Урман санитарлары
материал (средняя группа) на тему

Сунгатуллина Алия Фоатовна

Конспект по проекту "Урман санитарлары"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mo_proektnaya_deyatelnost_urman_sanitarlary_aliya.docx23.33 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре муниципаль районының 31 нче номерлы “Чишмә” исемле мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениясе.

“Татар төркеме тәрбиячеләре” метод берләшмәсендә күрсәтелгән презентация конспекты

Үткәрде:

тәрбияче Сунгатуллина А.Ф.

Яшел Үзән, 2014ел.

“Урман санитарлары” темасы буенча икенче кечкенәләр төркемендә педагогик проект.

Педагогик проектның паспорты:

Тема: “Урман санитарлары”.

Проектның исеме: “Урман санитарлары”.

Проектның төре: Танып белү, сөйләм телен үстерү.

Проектның тибы: кыска вакытлы.

Проектта катнашучылар: тәрбиячеләр һәм кечкенә төркем балалары, әти – әниләр.

Максат: Балаларны кырмыскаларның тормышы белән таныштыру һәм аларның өйләре төзү сәләтенә ия булулары турында мәгълумат бирү.

Мәсьәләләр: 
1.Кырмыскаларның ояларын саклау, хезмәтләренә  хөрмәт белән карау, аларга мәрхәмәтлек, сак караш тәрбияләү.
2.Балаларның уйлау, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3.Балаларның кырмыскалар турындагы белемнәрен камилләштерү; табышмаклар, әйтемнәр, хикәяләр, шигырьләр аша кырмыскаларның дус, тату, эшчән икәнлекләрен аңлату.

Перспектив – тематик план “Минем яраткан уенчыгым”.

  1. “Урман санитарлары”, “Кырмыска оясы темаларына әңгәмә.
  2.  “Кырмыска оясы”, “Кырмыска рәсемнәрен кисәкләрдән җый” дидактик уеннарын даими рәвештә куллану.
  3. Кырмыска рәсемнәре төшерелгән китапларны, рәсемнәрен карау.
  4. Виталий Бианкиның “Как Муравьишка домой спешил” шигырен уку.
  5. Бүлмәне фәнни – үстерешле әсбаплар белән тулыландыру.
  6. Әти – әниләрдән “Урман санитарлары” рәсеме төшертү.
  7. “Кырмыска” рәсемнәрен буяу.
  8. Кисеп ябыштыру: “Урман санитарлары - кырмыскалар”.
  9. Табышмаклар һәм әйтемнәр әйтү.
  10. “Кырмыска оясы” татлы ризыгын пешереп килү һәм чәй эчү.

Планлаштырган проектның нәтиҗәсе: 

1.Балалар кырмыскалар турында тагын да күбрәк мәгълумат алалар.
2. Кырмыскаларның кешеләр кебек үк куп катлы өйләр төзергә сәләтле булулары турында беләләр.
3. Кырмыскаларның тырышлыгы балалар өчен үрнәк булып тору.

Проектның этаплары:

1 нче этап “Әзерлек этабы”. 

Проектның темасын уйлап, максатын, бурычларын кую. Проектның перспектив-тематик планын төзү.
Әти – әниләрне проект планы белән таныштыру, аларга консультацияләр бирү
. Проектка эшләячәк кулланма әсбапларны әзерләү.

2 нче этап “Төп өлеш”

  • “Урман санитарлары”, “Кырмыска оясы темаларына әңгәмә.  

Кырмыскалар – урман санитарлары. Алар гаять күп санда корткыч бөҗәкләрне юк итеп һәм туфракны йомшартып, урманга зур файда китерәләр, алар саклауга мохтаҗ икәнен аңлату.

  • “Кырмыска оясы”, “Кырмыска рәсемнәрен кисәкләрдән җый” дидактик уеннарын даими рәвештә куллану.

Кырмыскалар – инженер төзүчеләр, алар матур итеп йортлар төзиләр. Кырмыска оясы – күп катлы өй ул, алар аны һәрвакыт чиста һәм тәртиптә тоталар икәнен сөйләү.

  • Кырмыска рәсемнәре төшерелгән китапларны, рәсемнәрен карау.
  • Виталий Бианкиның “Как Муравьишка домой спешил” шигырен уку.

Балаларда кызыксынучанлык үстерү. хикәяләр, шигырьләр аша кырмыскаларның дус, тату, эшчән икәнлекләрен аңлату.

  • Бүлмәне фәнни – үстерешле әсбаплар белән тулыландыру.
  • Әти – әниләрдән “Урман санитарлары” рәсеме төшертү.
  • “Кырмыска” рәсемнәрен буяу.
  • Кисеп ябыштыру: “Урман санитарлары - кырмыскалар”.
  • Табышмаклар һәм әйтемнәр әйтү.

Балаларның өлкәннәр һәм бер-берсе белән аралашу ихтыяҗларын канәгатьләндерү, кырмыскалар турындагы белемнәрен камилләштерү

3 нче этап: “Йомгаклау этабы”

  • “Кырмыска оясы” татлы ризыгын пешереп килү һәм чәй эчү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Максат: Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында  үз-үзеңне дөрес ...