Эй, уйныбыйз - уйныбыйз
консультация по теме

Игры обогащают словарный запас детей, попомогают воспитывать культуру общения, быть внимательным, доброжелательным к сверстникам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл y_uynyybyz.docx24.36 КБ

Предварительный просмотр:

Әй, уйныйбыз – уйныйбыз.

(ата – аналарга консультация)

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы” (23.11.2009, боерык № 655) структурасына федераль дәүләт таләпләренең (алга таба – ФДТ. – авт.) “Физик культура” белем бирү өлкәсе (3.3.1.) балаларда физик культура  белән шөгыльләнүгә кызыксыну һәм аңлы караш, гармонияле физик үсеш формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм баланың шәхси хәрәкәт активлыгын үстерү, көндәлек физик күнегүләргә ихтыяҗ, уңай сыйфатлар (җитезлек, тизлек, чыдамлык, көч һ.б.) тәрбияләү бурычларын билгели. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә әлеге бурычлар төрле юллар (махсус физкультура шөгыльләре, чыныктыру чаралары, гимнастика күнегүләре һ.б.) белән гамәлгә ашырыла. Уен вакытында балаларның мөстәкыйльлекләре арта, иҗат мөмкинлекләре ачыла, оештыру сәләтләре үсә.Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр.Уртак шатлык, күмәк ярышу балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Мәктәпкәчә яшь ул – баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры.Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә-юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә-тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор. Уен барышында бала төрле һөнәр һәм шөгыльләр турында мәглүмат ала, кечкенәдән шул эшләргә гадәтләнеп үсә, соңыннан бу эш аңа таныш һәм гади бернәрсә булып күренәчәк. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Ул организмның дөрес һәм тулы үсеше өчен кирәк булган төп физиологик факторлар белән бер рәттә тора.Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус-ишләре белән аралаша, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Бала өчен  иң мөһим булган бу эшчәнлек аның киләчәгенең моделен төзергә ярдәм итәчәк. Димәк, баланың нинди булып үсүе, алдагы тормышында нинди һөнәр сайлавы, кешеләр белән мөнәсәбәте ничек булуы, аның нинди уеннар уйнавы, уен барышында үзен ничек тотуы, иптәшләренә нинди мөнәсәбәттә булуы белән дә бәйле. Шуңа күрә уенның дөрес оештырылуы бик мөһим. Балаларның яшь үзенчәлекләренә, кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы, бер-берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтыярлы, сәләтәле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин. Уен – акыл чыганагы. Баланың зиһенен, хәтерен ныгытуга юнәлдерелгән уеннар аркылы акыл тәрбиясе алып барыла. Уен барышында балаларның иҗади уйлау мөмкинлеекләре үсә. Парлап, төркемләп уйнаганда, ярыш характеры булган уеннарда балаларның уй йөртүләре, тиз арада төрле ситуацияләрдән чыга чыга белү осталыклары арта. Болар, әлбәттә, аларның киләчәк тормышларында кирәк булачак мөһим сыйфатлар.Шуңа күрә дә гаиләдә һәм балалар бакчаларында уенны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы хәләтләрен истән чыгармаска кирәк.

Нәниләрнең сөйләмне үзләштерүләрендә, авзларны һәм сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнүләренә, сүз запаслары артуда да уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез. Бигрәк тә сүзле, җырлы-биюле уеннар вакытында баланың теле ачыла, ул үз туган теленең матурлыгын тоя белергә өйрәнә, аның фантазиясе үсә. Халкыбызның гасырлар дәвамында формалашкан мәдәни кыйммәтләрен үзләштерү һәм аларны киләчәктә файдалану теләге булдыру да уеннар барышында бик уңышлы башкарыла. Уен – физик тәрбия чарасы. Организмның дөрес формалашуы, төрле әгъзаларның дөрес үсеше һәм эшләве, баланың тәне сәламәт булу аның дөрес хәрәкәтләнүе белән бәйле.

Бармак уены.

 “Гаилә”.

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак малай (уң кулда).

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кыз (сул кулда).(урт.т.)

Сүзле-хәрәкәтле уеннар.

“Туп”.

Туп-туп , зур туп.

Сикер, сикер,зур туп.

Туп-туп, кечкенә туп.

Сикер, сикер, кечкенә туп.(урт. т.)

“Туп”.

Туп-туп, кызыл туп

Сикер-сикер, кызыл туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде,

Сигез, тугыз, ун,

Сикер, сикер, кызыл туп.

(Сикер, сикер, сары туп).(зур. т.)

“Зарядка ясыйбыз”.

Әй нәниләр, нәниләр,

Ардык без, дип әйтмиләр.

Аякларны күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.

Хәзер барабыз алга,

1, 2, 3, 4, 5.

Хәзер барабыз артка.

Егылмыйча син атла!

6, 7, 8, 9, 10.

Егылмыйча син атла!(м әз.т.)

Җырлы-биюле уеннар.

“Карусель”.

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә.

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.(урт.т.)

“Минем өем”.

Бу өй матур. Бу өй зур.

Монда яши бабай.

-Мин бабай.

Монда яши әби.

  • Мин әби.

Монда яши әти.

  • Мин әти.

Монда яши әни.

  • Мин әни.

Монда яши малай.

  • Мин малай.

Монда яши кыз.

  • Мин кыз.(урт.т.)

“Бар матур бакча”.

Бар матур бакча,

Анда ишер (алма)үсә.

Менә шундый кишер (алма)зур,

Менә шундый кечкенә.

Кишер,кишер (алма, алма),кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә. Биеп-биеп ит әле.(зур.т.)

“Матур”

Минем күлмәк матур,

Синең күлмәк матур.

Әйе шул, әйе шул,

Минем күлмәк матур.

Минем чалбар матур,

Синең чалбар  матур.

Әйе шул, әйе шул.

Минем чалбар матур.(зур.т.)

“Ак калач”

Алиянең туган көненә,

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә,

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы,

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.(зур.т.)

“Әйдәгез, биибез”

Бар монда зур      әтәч,

Зур әтәч, матур әтәч.

Әтәч,әтәч, кил әле,

Биеп,биеп кит әле.

Бар кечкенә тавык,

Кечкенә, матур тавык.

Тавык, тавык кил әле,

Биеп-биеп кит әле. (м.әз.т.)

“Кәрзиндә нәрсә бар?”

-Бабай, бабай,әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

-Кәрзиндә кызыл, сары,

Яшел, матур алма бар.

-Бабай, бабай, әйт әле,

Кәрзиндә нәрсә бар?

-Кәрзиндә кыяр, суган,

Кәбестә бар,кишер бар.(зур.т.)

Уен – акыл чыганагы. Уен – сәламәтлек чыганагы.