Праздник Навруз.
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

 Навруз – это праздник Нового года по старинному календарю, проводы зимы и встреча весны, а весна пробуждение всего живого.Дети ходили по домам , рассказывали хозяевам стихи, а хозяева давали им угощения. Люди веселятся, так как существует поверье: если Новый год встретить не веселясь, то весь год будет плохой. Давайте и мы будем веселиться, песни петь, танцевать, и играть.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme.docx21.05 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме.

(зурлар төркеме)

Максат. Нәүрүз бәйрәменең кайчан, ничек, ни өчен үткәрелүенаңлату.

Балаларның туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү, аңа мәхәббәт тәрбияләү.

Халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Зал бизәлеше. Уртада Яз кызы рәсеме, як- якта каеннар.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы(тәрбияче). Кадерле кунаклар! Элек заманда бик матур бәйрәм булган.Ул җиргә матур язлар килгәч, туган якларына кошлар кайткач, көннәр җылына башлагач үткәрелгән. Бу бәйрәм – Нәүрүз дип аталгн.Нәүрүз ул – яз бәйрәме. Әйдәгез,балалар, без дә сезнең белән яз бәйрәмен билгеләп үтик, язны котлап, җыр җырла алыйк.

Җыр башкарыла: “Яз җитә”(Җ.Фәйзи музыкасы, Ф.Кәрим сүзләре)

1нче бала.

Карагыз әле, дуслар,

Кара карга очып бара.

Сез беләсезме, дуслар,

Ул да бит сөйләшә ала.

Карга.

Мин карга, кар-р, кар-р!

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә тартып ал!

2нче бала.

Укымый да беләбез бит,

Хатыңда ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын!

Карга. Хәбәр бирәм яз турында. Уф! Арыдым, арыдым, эшем бик күп. Яз җиткәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар. Иң беренче  - аюкайны уятыйм әле. Әй, аю дус! Уян әле!

Аю. Нәрсә булды? Нигә уятасың мине тәмле йокыдан?

Карга.Кыш бетте,Аюкай, урман буйлап яз килә!

Аю.Рәхмәт! Бу бик шатлыклы хәбәр. Кыш буе бармак суырдым. Тизрәк бал җыярга кирәк!

Карга. Хәзер куянны эзлим, аңа да шатлыклы хәбәр әйтим.

Куян.Нәрсә булды, Каракай?

Карга. Кыш бетте, куянкай. Урман буйлап яз килә!

Куян. Рәхмәт! Куянкайлар, килегез, бергәләшеп биибез.

“Куяннар биюе” башкарыла.

Кыз.   Яз килә! Яз килә! Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып, җырчы кошлар килә.

Малай.  Бик күңелле тышта! Кар эри, боз китә.

Чабышып йөриләр малайлар бер читтә.

Ишек шакыйлар.    Яз кызы – Нәүрүзбикә  керә.

Алып баручы. Исәнме, Яз кызы – Нәүрүзбикә! Хуш киләсең, безнең бәйрәмгә рәхим ит!

Нәүрүзбикә.  

Исәнмесез, дусларым!

Дусларым, якыннарым!

Нәүрүз мөбарәк булсын

Яз бәйрәме белән, дуслар,

Тәбриклим мин сезне!

Күп шатлыклар алып килсен

Яз бәйрәме!

Бала.  

Әй, яз кызы! Яз кызы!

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Җыр башкарыла. “Нәүрүз килә”.

(Яз кызы балалар белән түгәрәктә җырлап әйләнәләр)

Яз кызы. Дусларым, мин бәйрәмгә үземнең табышмакларымны да алып килдем, менә тыңлагыз.

1.Көннәр озая, төннәр кыскара.Бу кайчан була? (Яз)

2. Тама, тама, таш яра.(Тамчы)

3.Агач башында – йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

4.Сорыйлар, көтәләр, килсә – бар да качалар (Яңгыр).

5. Яз килсә- киенә, көз килсә – чишенә .(Агач)

Алып баручы. Нәүрүзбикә, безнең балалар Сыерчык турында җыр да беләләр. (җыр башкарыла -“Сыерчык)

Балалар. Яз кызы, без синең җелән уйныйсыбыз килә.

“Син нишләсәң, без шуны эшлибез”уены (“Ай былбылым”тат.халык көенә)

уйнала.

Балалар яз турында шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы.

Бәйрәм бүген, бәйрәм  - диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Яз бәйрәме икәнне барысы белеп торсын.

Бию башкарыла. “Чәчәкләр бәйләме”.

Куян елаган тавыш ишетелә.

Яз кызы. Н булды сиңа куян? Нигә елыйсың?

Куян. Минем өем кайрыдан, әтөлкенеке – боздан иде.Кыш буе кайгы күрмичә үз өемдә яшәдем. Яз җиткәч, төлкенең өе эреп, су булып акты, ә минеке калды. Төлкебикә мине куып чыгарды, өемә хуҗа булды. Менә мин йөрим инде елап. Нишләргә дә белмим.

Нәүрүзбикә. Дуслар, куянга ничек булышыйк икән? Кемне җибәрик төлкене куарга?

Аю. Мин барам! Хәзер куып җибәрәм Төлкене! Әйдә, Куянкай, киттек.

Аю. Төлке, чыгып кит. Куянның өеннән.

Төлке. Юк, чыкмыйм!(Куян елый)

Куян. Чыгара алмады Аю бабай Төлкене.Көче җитмәде хәйләкәргә.

Нәүрүзбикә. Ай-ай, начар бит әле бу, дуслар. Ничек кенә куянга булышыйк икән. Әһә, уйлап таптым. Мин яхшылап әйтеп карыйм әле, тыңламасмы икән?

-Төлкебикә, чык инде,Куянның өеннән.

Төлке. Ярый инде,чыгып китәрмен. Тик миңа кайда яшәргә?

 Куян.(Төлкене кызганып) Әйдә, Төлке дус, тату булыйк, бергә яшик.

Алып баручы. Әй, яхшы булыр.

Балалар, сез дә бер-берегез белән дус, тату  булыгыз.

Нәүрүзбикә. Дусларым, минем күңелемне күрдегез, рәхмәт сезгә.

Мин сезгә чәчәкләр бүләк итеп калдырам (чәчәкләр өләшә).

Бәйрәм җыр беләнтәмамлана (“Нәүрүз килә”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Навруз"

Я размещаю свой материал - сценарий праздника "Навруз" и надеюсь на то, что данный материал поможет педагогам при проведении этого народного праздника с русскоязычными детьми. На земле нет такого...

Праздник Навруз

Совместно с педагогами – специалистами  разработали  проект по ознакомлению с татарской национальной культурой, итогом   которого стал праздник- развлечение «Праздник Навруз»...

Сценарий праздника "Навруз - весенний праздник"

“НӘҮРҮЗ – ЯЗГЫ  БӘЙРӘМ”“НАВРУЗ---ВЕСЕННИЙ  ПРАЗДНИК” Алып баручы:  Рузалия ВасиловнаВедущая:  Наталья АнатольевнаКыш бабай:  Татьяна ЛеонидовнаНәүрүз:  Индира Ильдар...

Праздник "Навруз"

Праздник «Навруз»Для средних, старших и подготовительных групп     Навруз - на земле нет такого народа, который бы не отмечал и не гордился бы своими праздниками. Ибо в праздник ко...

Методическая разработка "Формирование музыкально-двигательного творчества в танце у детей дошкольного возраста" и сценарий праздника "Навруз"

Методическая разработка "Формирование музыкально-двигательного творчества в танце у детей дошкольного возраста"...

Сценарий праздника Навруз - Весенний праздник (на татарском зыке)

Сценрий праздника Навруз (на татарском языке)...