https://www.youtube.com/watch?v=QK6JatKk-ww
материал (старшая группа) на тему

Фазлыева Елена Михайловна

сценарий "Каз Омэсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omese.docx20.69 КБ

Предварительный просмотр:

6-7 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә

“Каз канаты”

Максат: Бәйрәм көннәре турында күзаллау формалаштыру. Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү. Халык бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ихтирам тәрбияләү. Бәйрәм тантаналарына уңай мөнәсәбәт булдыру.

Җиһазлау: милли киемнәр, “казлар”, канатлар, чиләк-көянтәләр, гармун, өй, койма, өй көнкуреш кирәк-яраклары, чишмә макеты.

Алдан эшләнгән эшләр:

  1. Бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрү.
  2. Җырлар, шигырьләр, бию, уеннар өйрәнү.
  3. Залның бизәлешен уйлап табу.
  4. “каз түшкәләре” тегү.

Алып баручы:

Көзләр җиткәч, җырлый-җырлый,

Казлар йолкый кыз бала.

Авылларда хәзер каз өмәсе,

Өмә җыры һәрбер ызбада.

(Күренеш татар өендә бара. Әби өстәл әзерли, самовар куя. Бабай керә..)

Бабай. Әбисе, кара әле, бүген Сәмигуллаларда каз өмәсе икән бит. Әллә, мин әйтәм, без дә казларны йолкып алыйкмы, дим.Казларыбыз бик таза, матур булып устеләр, Аллага шөкер.

Әби. И бабасы, мин сиңа әйтергә онытканмын гына, картлык – яшьлек түгел шул. Кичә мин түбән очка төшкән идем. Кызларны каз өмәсенә чакырып кайттым.

(Өйгә чиләк-көянтәләр күтәреп,кызлар килеп җитәләр. Ишек шакыйлар.)

Әби. Кара әле, картым, ишек шакыйлар ахрысы. Кызларыбыз килеп тә җиттеләр.

(Бабай ишекне ачып җибәрә, кызлар керәләр)

Әби. Кызларым, килдегезме? Бик әйбәт булган. Узыгыз,узыгыз. Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр, үзләре белән су да алып килгәннәр.

Кызлар. Исәнмесез,әби-бабай. Без каз өмәсенә килдек.

Әби. Килүегез бик яхшы булды әле. Бабагыз казларны әзерләгәнче, чәй эчеп алыйк. (өйгә керәләр)

1 кыз. Рәхмәт, әби,элекэшлик әле,аннары чәй эчәрбез.

2 кыз. Элек хезмәт – аннан хөрмәт.

3 кыз. Эше барның – ашы бар, диләр.

4 кыз. Эле менә шундый әйтем дә бар:Кем эшләми, шул ашамый.

Әби. Шулай, балалар. Дөрес әйтәсез. Шагыйрь абыебыз Г.Тукай да безгә әйтеп калдырган бит:”Эш беткәч, уйнарга ярый”, - дип, шулай бит. Без дә иң элек эшне бетерик тә, аннары тәмләп чәй эчәрбез, күңел дә ачып алырбыз. Бабасы, әйдә алайса, казларны керт, тиз генә йолкып алыйк эле.

(Кызларга таз белән казларны кертеп бирәләр, кызлар утырып йолкырга керешәләр)

Әби. Кызлар,эшләргә куңелле булсын өчен, әйдәгез, табышмаклар әйтеп уйныйбыз.

Әби. Мин мичкә бәлешне куям, эш беткәч, тәмләп ашарбыз, Аллаһ бирсә. Кызлар, табышмак әйтәм, белерсез микән?

Эләктергеч, каптыргыч, мичтән бәлеш тарттыргыч. Нәрсә ул? (әби табагач белән бәлеш тыга). Табагач.

1 кыз. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. Нәрсә ул? (тоз)

2 кыз. Аш пешергәндә иң башта нәрсә салалар?

Кызлар. Судыр инде.

2 кыз. Юк шул, күз салалар.

3кыз. Ашка салсаң, тәм кертә,

         Борынга керсә, төчкертә.

Әби. Ай, булдырасыз, кызлар. Эшегез дә матур куренә. Язиләнең казына карагыз әле, ничек  чиста йолкынган.

(Ишек шакыйлар. Бу вакытта өйгә малайлар якынлаша.)

Әби. Кызлар, ишек шакыйлар ахрысы? Кемнәр икән?

И, монда егетләр килгәннәр икән.

(Малайлар гармунда уйнап керәләр)

Малай. Исәнмесез, хуҗалар! Сезне барыгызны да Каз өмәсе белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык телибез.

Әби. Матур сүзләрегез өчен рәхмәт. Сез болай гына килдегезме?

1 малай. Сездә Каз өмәсе дип ишеткән идек, ярдәм итәргә килдек.

Әби. Керегез, түрдән узыгыз. Әйдәгез-әйдәгез, бергәләп уйнап-җырлап алыйк. Күңелләр күтәрелеп китәр.

(Малайлар өстәл янына утыралар. Кызлар, кулларына канат алып, “каз канаты” татар лирик биюен башкаралар.)

2 малай. Кызлар, казларыгызны йолкып бетердегезме?

Кызлар. Әйе, бетте.

3 малай. Алайса, әйдәгез, елгага. Каз түшкәләрен елгада юып кайтабыз.

( Татарча лирик көй яңгырый. Берничә кыз, көянтәләренә казлар асып ,чишмәгә китәләр. Малайлар аларны озата баралар. Бу фонда балалар шигырьләр сөйлиләр).

1 нче бала.

Бүген бездә каз өмәсе,

Уз, рәхим ит, әйдә, кунакка.

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка эзләп тә.

2 нче бала.

Көзләр җиткәч, казлар киткән кебек,

Вакыт җиткәч китә кыз бала.

Авылларда хәзер каз өмәсе,

Бергә:

Өмә җыры хәрбер ызбада.

3 нче бала.

Авылларда бүген кызлар җыры,

 Гармун моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән-күңелләргә күчеп,

Кабатлана иске көйләрдә.

4 нче бала.

Ап-ак яуган ак мамыклар,

Тузып кала пар ат артыннан.

Кыңгыраулар хәтта әбиләрне

Яшьлек елларына чакырган.

5нче бала.

Авылларда бүген каз өмәсе,

Ак мамыкка дөнья күмелгән.

Һәм әбиләр сүзсез генә җырлый,

Үз яшьлеген җырын сагынган.

(Балалар чишмәдән кайталар).

Малайлар:

Кыз балалар каз юалар

Биектау суларында.

Каз йөрәген юган кызның

Ни икән уйларында?

Кыз балалар каз юалар,

Карлы-бозлы сулары.

Әйдә, йөгерик тизрәк өйгә –

Өшегәндер кулларың.

(Малайар казларны алып, хуҗаларга бирәләр).

Әби. Балакайларым, рәхмәт инде. Безне нинди зур эштән коткардыгыз. Әйдәгез, хэзер күңел ачып алыйк. Эш беткәч, уйнарга ярый.

Әби.

Асыл кошлар ояда,

Оялары – пыяла.

Уйнамыйча, шаярмыйча,

Кем яшәгән дөньяда.

Әйдәгез, без яшь чакта уйнаган уеннарны уйнап алабыз.

  1. Минем дусларым белән биисем килә.

Музыкаль композиция “Шома бас” (Татар халык көе, Г.Насрый сүзләре)

Әби. Ай-яй, матур биисез, җырлыйсыз балалар. Рәхмәт сезгә. Әйе, бездә борынгыдан килгән бәйрәмнәр күп. Үткәнен белмәгән, киләчәген дә белмәс, диләр бит. Менә без дә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен онытырга тиеш тугел. Менә шулай уеннар уйнап, кул эшләре эшләп, таң атканын сизми дә кала идек.

(Җыр “Каз өмәсе”, Р.Гобәйдуллин музыкасы, Н.Гәрәева сүзләре)

Кадерле балалар, бүгенге Каз өмәсендә без сезнең белән татар халык җырларын, биюләрен, табышмак-мәкальләрен искә төшердек, уеннарын уйнадык.

Әби. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, мин сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, бәхет, иминлек телим. Авылларыбызда казлар күп булсын, каз өмәләре шаулап-гөрләп үтсен.

(китәләр)