План по самообразованию на 2015-2020 г.
материал на тему

Тема: УМК кысаларынд заманча технологияләр кулланып балаларга  тел өйрәтү"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_po_samoobrazovaniyu.docx29.86 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль  районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен гомуми белем бирү муниципаль  бюджет оешмасы “Күрү сәләтенә зыян килгән балалар өчен компенсацияләү төрендәге

71 нче башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”

Татар һәм рус телләренә өйрәтүче тәрбияче

Науматуллова Разия Хакимхановнаның

үзбелемен күтәрү буенча эш планы

(2015-2020 нчы уку еллары)

Аттестация арасы: 2010нчы елның 30 декабреннән 2015 нче елның 30 нчы декабренә кадәр

Тема: УМК кысаларында заманча технологиялар кулланып  балаларга   тел өйрәтү.

Максат: Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәнү эшен югары дәрәҗәгә күтәрү,

тәрбияченең һөнәри белемен арттыру,

Бурыч:

- яңа технологияләрне,  ФГОСның, УМКның барлык юнәлешләрен дә тирәнтен өйрәнү;

-заманча технологияләрнең асылына төшенү, урынлы һәм нәтиҗәле кулланырга өйрәнү;

- төркем тәрбиячеләренә УМК буенча белемнәрен күтәрүдә ярдәм итү;

- әхлакле, тәрбияле  бала  тәрбияләү , мәктәпкә рухи , физик, психик яктан  сәламәт бала әзерләү;

- яңа технологияләр ярдәмендә балалар белән эш нәтиҗәсен  югары дәрәҗәгә күтәрү;

Теманың актуальлелеге: Тәрбия-белем бирү процессына яңа технологияләрне кертеп жибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Тәрбиячедән  бик күп  көч тәлап ителә: үз эшеңне яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, белем алу-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һэм физик үсешен тәэмин итү, җәмгыятькә бөтен яктан да камил булган шәхес тәрбияләү . Ә моның өчен тәрбиячегә үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге  мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша, шуңа  күрә дә  хәзерге педагоглар кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен заманча технологияләрне урынлы һәм нәтиҗәле  куллана белергә тиеш.

Көтелгән  нәтиҗәләр:

-балаларның  белем дәрәҗәсен күтәрү;

-педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, сыйфатын үстерү;

-эшчәнлектә  кулланудаа уңышлы дип табылган дидактик, электрон уеннарны системага салып, тел өйрәтүче тәрбиячеләргә тәкъдим итү;

- эш тәҗрибәсе белән уртаклашу  максатыннан методик кулланма  төзеп,  тел өйрәтүче тәрбиячеләргә тәкъдим итү.

Үзбелемне күтәрү чыганаклары:

-Методик әсбаплар, кулланмалар, программалар, махсус әдәбият, интернет-ресурс, видео, аудиоязмалар,  конференция, семинар-практикумнар, методик берләшмәләр, педагогик киңәшмәләр, ачык шөгыльләр, мастер-класс, курслар, эш тәҗрибәсе уртаклашу чаралары

Үзбелемне күтәрү төрләре:

- индивидуаль планнар аша индивидуаль эшчәнлек;

-төркемләп, ягъни  балалар бакчасы, шәһәр, республика күләмендәге  методик берләшмәләрдә, педагогик киңәшмәләрдә, семинар-практикумнарда, конкурсларда катнашу.

-Интернет аша үз сайтымда һәм башка сайтларда  башка педагоглар белән аралашу.

Үзбелемне күтәрү юнәлешләре:

Төп юнәлешләре

Үткәрелгән чаралар

Үткәрү вакыты

Һөнәри юнәлешләр

- Федераль дәүләт белем бирү стандартларын,  УМК ның барлык юнәлешләрен, методик әдәбиятләрне, программаларны,  кулланмаларны  үзләштерү;

-интернет-ресурслар аша яңа технологияләр белән танышу, үзләштерү;

-курсларда үзбелемне күтәрү;

-аттестацияне уңышлы үтү.

2015-2020 елга кадәр

2016

2020

Психолого- педагогик, тәрбия юнәлешләре

-Педагогика, психология өлкәсендәге үзбелемне күтәрү;

-балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү,  үз-үзлренә ышаныч булдыру,  мәктәпкә рухи , физик, психик яктан  сәламәт бала әзерләү;

-“Социально-психологическая адаптация ребенка в обществе” С.И.Семенака. 2001.

2015-2020 еллар

Методик юнәлеш

-Методик яктан булган белемнәрне арттыру, камилләштерү:

-«Современные образовательные технологии» Г. К. Селевко, Москва, «Народное образование», 1998г.

-«Инновационная деятельность в ДОУ» К. Ю. Белая, Москва, «Сфера», 2005г.

-Уртанчылар төркеме өчен программа: “Балалар бакчаларында рус балаларына татар теле өйрәтү”, проект “Минем өем” 2013г. З.М.Зарипова, иҗади төркем.              

-Зурлар төркеме өчен программа: “Балалар бакчаларында рус балаларына татар теле өйрәтү”,  проект “Уйный-уйный үсәбез” 201Зг. М.Зарипова, иҗади төркем.              

- Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен программа: “Балалар бакчаларында рус балаларына татар теле өйрәтү”,  проект “Без  инде хәзер зурлар...” 2013ел. З.М.Зарипова, иҗади төркем.  

-Хазратова Ф.В., Зарипова З.М. “Туган телдә сөйләшәбез”  по обучению детей татарской национальности  2-7 лет родному языку.

-«Здоровьесберегающие технологии в образовательно  воспитательном процессе» И. В.Чупахина, Е. З.Пужаева, И. Ю.Соколова, Москва, «Народное образование», 2006г.

-“Педагогические ситуации как средство активизации здоровьесберегающей среды ДОУ”

Н.Н.Гаврилова. 2009г.

-“Проектирование интегративной программы предшкольнного образования.А.И.Буренина”. 2007г.;

-“Метод проектов в образовательной работе детского сада” Л.В.Михайлова-Свирская. 2015 г.;

- “Инновационная образовательная модель “Начальная школа –детский сад” “2012г. Н.З.Медведева;

-“Ярмарка педагогических идей” региональ конкурста катнашу. Учебное пособие “Я учу татарский”. Номинация “Методическая копилка”;

- Балалар бакчасы күләмендә УМК буенча дидактик һәм электрон уеннар конкурсын әзерләү, үткәрү;

- Төркем җыелышларында чыгыш ясау. Тема: “Заманча технологияләр ярдәмендә  УМК кысаларында тел өйрәнү”

-УМК буенча «Күркәм кием — тән зиннәте» проектын

 төзү, тормышка ашыру.

-муниципаль күләмендә үткәрелгән  “Иң яхшы тел өйрәтүче тәрбияче” һөнәри конкурста катнашу.

-71,73,76 б\б лары арасыында  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әкият сәхнәләштерү.;

-Кышкы уеннар “Подвижные игры народов Поволжья»

үткәрү;

-“Без ике телдә дә сөйләшәбез” әти –әниләр белән берлектә УМК технологияләре буенча кичә;

-яңа технологияләр кулланып тәрбиячеләргә, әти-әниләргә шөгыль күрсәтү.Тема: “Без мәктәпкә барырга  әзер!”;

-региональ, шәһәр, балалар бакчаларында үткәрелгән шөгыльләрдә актив катнашу;

-педагогик җыелышларда чыгыш ясау;

-балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен  яңа технологияләр кулланып шөгыльләр үткәрү;

-әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр көне”н даими рәвештә алып бару;

-әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл оештыру;

-идарә карамагындагы иҗади төркем эшендә актив катнашу;

-үзләштерелгән яңа технологияләр кулланып эшчәнлек алып бару  турында, тел өйрәтүче тәрбиячеләр,  тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен консультацияләр язу;

-заманча технологияләрне режим вакытларында, барлык эш төрләрендә дә  актив  куллану;

-дидактик авторлык уеннары төзү;

-электрон уеннарны , дидактик уеннарны системага салып туплап бару;

-сәләтле балалар белән  балалар фестивальләрендә “Нәфис сүз”  номинацияләрендә  актив катнашу;

-милли бәйрәмнәр үткәргәндә  яңа технологияләр куллану;

-педагогик көллияттә укучы студентларга ачык шөгыльләр күрсәтү;

-интернет ресурслар аша эшне нәтиҗәле алып баручы тәрбиячеләрнең эш тәрибәләре белән танышу, үз эшем белән таныштыру;

-үткәрелгән эш буенча анализ үткәрү;

-эш тәҗрибәсе белән уртаклашу  максатыннан методик кулланма  төзү.

- тел өйрәтүче тәрбиячеләр, төркем тәрбиячеләре  өчен мастер-класс үткәрү.

Даими рәвештә

Даими

Сентябрь 2015

Октябрь 2015

Сентябрь2015

Октябрь 2015

Ноябрь 2015

Декабрь 2015

Январь 2016

Февраль 2016

Апрель 2016

 2016- 2020

Даими

Даими

Даими

2016-2017 еллар

Даими

 2017 2020

Даими

2016-2020

 Даими

Ел саен

октябрь,апрель

2016-2020

Даими ел башында,

азагында

2019 декабрь-

2019 март

2019-2020 еллар

даими

Информационно-коммуникативные технологии

-интернет-ресурсларны белеп, уңышлы куллану;

-үз сайтымны булдыру;

-проектор, наутбук, магнитофон, планшет, фотоаппарат, интерактив такта, видео - барлык техник чараларны  эшчәнлектә  киң куллану.

Даими

2015 2020 еллар

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План по самообразованию на 2015-2020 учебные года.

примерный план воспитателя на следующие 5 лет...

План по самообразованию на 2015-2020 учебные годы

План по самообразованию на 2015-2020 учебные годы...

План по самообразованию на 2015 - 2020 учебные годы

План по самообразованию на 2015 - 2020 учебные годы...

План по самообразованию на 2015-2020 года.

План по самообразованию тема: «Познавательное развитие детей младшего дошкольного возраста посредством развивающих игр»...

План по самообразованию на 2015 - 2020 год

План по самообразованию воспитателя  Багавеевой Лейсан Миннахметовны на 2015-2020г. по теме " Реализация системы мероприятий, направленных на речевое развитие дошкольников"...

Индивидуальный план по самообразованию на 2015 - 2020 г.

Индивидуальный план повышения профессионального уровня Низамутдиновой Алии Тагировны воспитателя  МБДОУ -  детский сад «Тамчыкай» на 2015-2020 гг. Тема самообразования: «Развитие творче...

индивидуальный план по самообразованию на 2015-2020 год

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад  общеразвивающего вида №9»исполнительного комитета Нижнекамского муниципального районаРеспублики Татарстан...