сценарий осеннего утренника: "Алтын көз "
материал (подготовительная группа)

татарский сценарий "алтын коз" для подготовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6._altyn_koz_podgotovitelnaya_gruppa.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

 “Алтын көз” бәйрәме

А.б.: Исәнмесез кадерле балалар. Хәерле иртә хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар һәм бакчабыз хезмәткәрләре.

Көз көннәре килеп җитте

Хушланабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

1б.: Җылы якларга кошлар да китә

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен

Җилферди җилдә сап-сары каен.

2б.:Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара.  

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

3б.: Каеннар бишек шикелле

Күренә туган якта.

Сары чыбылдык эчендә

Көзге моң йоклап ята.

4б.: Баш очыннан җылы якка

Кыр казлары өчалар.

Каңгылдашып, көзге моңны

Уятыр төсле лар.

5б.: Китте җәй безнең яклардан

Диңгез, таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде

Агачларның барсына.

Җылытмый инде кояш та

Көннәр кыскара бара,

Әбиләр чуачы белән

Көз алдый безне бары.

Сибәли салкын яңгырлар

Кургаш болытлар йөзә.

Җирдә хакимлек итәргә

Тапшырган Ходай көзгә.

А.б.: Әйдәгез әле балалар көзне зурлап “Алтын көз” дигән җырыбызны башкарыйк.

А.б.: Көз, җитте дә көз җитте дибез. Ә көз үзе кайда йори икән соң.

Шунда көзге букет арасыннан хат табып ала

А.б.: Ниндидер хат бар балалар.

Кадерле нәни дусларым!

Тәбриклим бәйрәм белән.

Озакламый мин дә сенең

Бәйрәмегезгә киләм.

Бу хатны укуга

Кул чабыгыз чөр килеп

Ишетеп шуны бәйрәмгә

Җитәрмен мин дә килеп

  • Әйдәгез балалар чөрләтеп кул чабыйк әле.

Көз куренә

Көз: Сез мине чакырдыгызмы

Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесез

Мин дә сагындым сезне

Мин башлым бәйрәмегезне!

Әйдә, ясап түгәрәк

Җырлыйк, биик, шигырь

Күңел ачыйк бергәләп.

А.б.: Әйдә көз рәһим ит.

Болыт кашын җыерса

Яңгыр белән куркытса.

Без аннан тиз качабыз

Кулчатырны ачабыз.

Уен  зонтик белән

Көз: Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чилртә

Сап-сары яфраклар сөйлик

Җиргә очып төшә

“Яфраклар белән бию”

А.б.: Көз көне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк- җимеш ул. Ә аларның берсен өчен файдасы зур. Безнең бәйрәмгә көзнең байлыклары узләре дә килде. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Борчак : Мин- бочак, мине кешеләр

Кырга чәчеп устерә

Җыеп алгач көзен, миннән

Тәмле ботка пешерәләр.

Чөгендер : Мин- чөгендер, мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен

Борщ пешерер өчен һәм

Венегрет ясар өчен.

Кабак : Таныйсыздыр инде мине

Әйе, әйе, мин кабак

Минем тәмне белэм дисәң

Бәлешелене ашат бак.

Суган: Аш тәмләткеч ясар өчен

Суган та бик кирәк

Кышын мине дус күрсәләр

Чирләүчеләр бик сирәк

Кишер: Көчле, җитез булыйм  дисәң

Кишер ашап кара син

Кишер- саулык чыганачы

Кишердә күп витамин.

Бәрәнге: Мин-бәрәнге.

Пешерсәң мин-тәмле булам бик тә

Мине йөртәләр хәттә

Икенче икмәк дип тә.

Кәбестә: Ә мин булам кәбестә

Мин бик тәмле бәлештә

Миннән щи пешерәләр

Йә голубцы төрәләр.

А.б.: Барлык яшелчәләрне дә җыеп машинага төяр вакыт җитте. Әйдәгез әле балалар җырны-уеныбызны “Урожай собирай” исемле кунакларга тәкдим итик.        

Көз: Балалар мин сезгә табышмак алып килдем:

  1. Утыралар урманда

Ап-ак әшләпә киеп

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр аларны җыеп.

Һәр кем аңлагандыр инде, ни турында сүз барганын. Ул әлбәттә инде минем урманымда үсүче гөмбәләр.

А.б.: әйе, шул көз кызы гөмбәне яратмаган кеше юктыр. Без дә балалар белән “Гриб, гриб, появись” дип аталган җыр беләбез. Рәһим итеп тыңлагыз.

1бала: Ну- ка мой грибной отряд

Выходи и стройся в ряд

Начинаем танцевать, веселей

Не отставать!

А.б.: Малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”

Көз: Бик күңелле булды бәйрәмегез. Инде миңа китәргә вакыт. Менә бу күчтәнәчләрем сезнең өчен. Төркемегездә чәй эчәрсезтсаубулыгыз

(китә)

А.б.: Балалар көз кызы китсә дә, урамда табигатьтә әле көз хакимлек итә. Килгән кунакларыбызга “Осень постучалась к нам” дип аталган җырыбызны буләк итик.

А.б.: Шуның белән бәйрәм иртәсе тәмам. Сезгә саулык, муллык, гаилә бәхете телим, саубуллашабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника для детей средней группы "Осень, осень - в гости просим"

Сценарий осеннего праздника для детей средней группы "Осень, осень - в гости просим"....

Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"

Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....

Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"

Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....

Сценарий осеннего утренника в средней группе "Осень, осень наступила"

Это утренник для детей средней группы с большим количеством ребят. В сценарии использованны песни, танцы музыкальные игры и маленькая инсценировка с участием взрослых. Это Веселый Скоморох и Баба Яга....

Сценарий осеннего праздника для старшей группы "Осень, осень в гости просим"

Сценарий осеннего праздника для старшей группы«Осень, осень в гости просим» Дети под музыку заходят в зал и выстраиваются полукругом. 1. Вновь осенняя пора    Листья закружила...

Сценарий осеннего праздника для старшей группы "Осень, осень в гости просим"

Сценарий осеннего праздника для старшей группы«Осень, осень в гости просим» Дети под музыку заходят в зал и выстраиваются полукругом. 1. Вновь осенняя пора    Листья закружила...

Сценарий театрализованного представления "Айболит" , Сценарий осеннего праздника "Пушкинская осень", развлечение ко дню смеха "Страна детских снов"

Я разместила осенний утренник , сценарий сказки, так как веду театральный кружок, и  развлечение, дети очень любят веселиться им нравится чувствовать себя в саду , как дома....