"Тормыш иминлеге"
консультация на тему

Балаларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү шөгыльләрдә һәм режим моментларында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tormysh_iminlege_insportal.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

                 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү  

                                    занятияләрдә һәм режим вакытларында.

     Бүгенге көн, яшәешнең төрле катлаулы ситуацияләре, фән һәм техника үсеше нәтиҗәсендә килеп чыгардай сәламәтлеккә һәм иминлеккә кире йогынты ясардай очракларны кисәтү, булдырмый калу, саклану чаралары күрә белергә өйрәтү мәктәпкәчә чордан ук башланырга тиеш. Дөрестән дә бала чит кешеләр янында үзен тота һәм саклый белергә өйрәнсә; табигатьне саклый һәм табигать тарафыннан килеп  чыгардай имгәнү очракларын алдан күрә һәм сиземли алса; өйдә тыелган  әйберләргә тимәскә һәр төрле куркыныч урыннардан сак булырга кирәклеген төшенсә, үз сәламәтлеген кайгырту буенча төшенә ала алса, хисси-психологик тәэсирләр кичергәндә үзен-үзе тынычландыра алса, урамда йөрү кагыйдәсенең мәҗбүри икәнлеген кабул итсә. без баланың иминлеге, сәламәтлеге турында кайгырта һәм төшендерә алганбыз дип әйтә алабыз.

   Ә моңа ничек ирешергә соң?

  Тормыш иминлеге нигезләренә кечкенәләр һәм уртанчылар группасында занятиянең аерым өлешләре итеп алып үткәрергә була.

   Ә зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек  группаларында тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү махсус занятиеләрдә, күңел ачуларда оештырыла.

   Режим моментларын оештырганда юыну, киенү, ашау, уен, хезмәт, прогулка вакытларында төрле күзәтүләр һәм килеп чыккан төрле очраклардан тәрбияче уңайлы файдалана, аңлата, төшендерә бара.

   Программа куйган бурычларны үтәү өчен әңгәмәләр, викториналар, белгечләр белән очрашулар, (табибә, милиционер, янгын сүндерүчеләр) экскурсияләр оештырыла ситуатив мәсьәләләр чишү алырга була. Ата-аналар белән балаларның сәламәтлеген, иминлеген саклау буенча укулар уздыру, ата-аналар өчен җыйма китап, күчмә китаплар йөртергә мөмкин. Балаларга тормыш иминлеге нигезләрен бирү өчен балалар бакчаларында тиешле методик әдәбият, ярдәмлекләр, техник чаралар булуы шарт.

   Балалар белән төрле әдәби әсәрләр, әкиятләр укыганда ни өчен  алай булган, алай булмасын нәрсә эшләргә кирәк булуы турында сорый һәм аңлатып үтү шарт.

   Балаларга махсус рәвештә куркыныч ситуацияләр күрсәтү, бу очракта ничек үзеңне тота белүне күрсәтүләр оештырырга кирәк.

    Балаларга кем дә булса, нинди дә булса яшерен, ярамаган эш эшләргә кызыктырып чакырганда баланың“юк” сүзен ышаныч белән әйтә белергә өйрәтергә кирәк (учак ягу, чардакка менү, төзелештә уйнау, подвалга төшү, дарулар кабып карау, чит кеше бакчасына керү, урманга бару һ.б), һәм ярамаган эш белән яраган эшне аңларга, үз-үзен саклый һзм яклый белергә өйрәтергә тиешбез.

    Ә балалар бакчасында балаларның иминлеген саклау буенча иң башлап бала бакчага өлкәннәр белән килсен һәм киткәндә үзенең китүе турында җиткерергә өйрәнсен. Аларның киемнәре хәрәкәтне тыярлык , уңайсыз, кысан булмавына әһәмият итәргә кирәк. Бала йөрисе урында сәламәтлеккә зыянлы, имгәнердәй җиһазлар булмавына күзәтү ясарга кирәк. Бала  уйныйсы уенчык, комлыкның чиста булуын тәэмин итәргә тиешбез. Балаларны кечкенә вакыттан ук уенчыкларны дөрес куллана белергә, иптәшләре белән үзара дус булып тарткалашмый, сугышмый уйнарга  өйрәтергә тиешбез. Әвәләү, кисеп ябыштыру, кул хезмәте, конструирование занятиеләрендә кулланыла торган приборлар белән сак эш итәргә өйрәтүне һәр занятиедә искә төшерү дә зарарлы булмас.

   Максатлы прогулкалар уздырыласы участоклардагы куркыныч урыннарны (агулы үләннәр, җимешләр, гөмбәләр, чокырлы, сазлы урыннар, пыяла ватыклары һ.б) алдан карарга, мөмкин булса чистартырга һәм балаларны кисәтергә кирәк.

    Урамда йөрү кагыйдәсе, төрле ситуацияләр турында даими сөйләшеп торырга әңгәмәләр, занятиеләрне системалы үткәрергә тиешбез.

    Янгынның нидән чыгарга мөмкин икәнлеген ачыкларга,нәрсәләрдән сак булырга тиеш икәнлекне балаларга  аңлату кирәк.

    Балалар тирә-юнь белән танышу занятиеләрендә тагын йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән танышалар аларга карата ничек сак карашта булырга өйрәнү белән бергә, ничек сакланырга кирәклеген дә аңлап калалар.

    Судан, урманнан зыян күрми яшәү рәвешенең нигезенә төшенәләр.

    Өстәл янында дөрес утырып, савыт-сабадан дөрес файдалану, ризыкларны суытып, тиешенчә туклана белергә дә өйрәнәләр.

     Тормыш булгач төрле хәлләр була, һәр очракта да беренче ярдәмне ничек күрсәтергә 01, 02, 03, 04 телефоннарыннан ничек файдаланырга, ничек сөйләшергә, тиешлеген өйрәтергә тиешбез.

    Балаларның хәрәкәт активлыгын үстергән вакытта өлгерлекне, йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту алымнарын  үстергәндә аңлы эш итү күнекмәсе дә үстерелергә тиеш. Бу уңайдан төрле ярышлар, ситутив чишелешле вакыйгалар файдалану бик кулай.

     Балалага төрле әдәби әсәрләр укыганда уңай һәм тискәре күренешләрне аера белергә өйрәтү дә бик мөһим.

    Гомумән алганда, көндәлек режим процессында тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү эзлекле һәм өзексез булганда гына без балалар иминлеге турында кайгыртабыз дип әйтә алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

юл иминлеге кагыйдэлэре

А.Б.Хәерле көн, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып , иптәшләребезне үз итеп һәркөн яраткан бакчабы...

открытое занятие по экологии на тему: "Җирдәге тормыш" Верхнемактаминское МБДОУ "Ләйсән" воспитатель Шамгунова Э.М

Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

уен ул реаль тормыш.

консультация для воспитателей на тему игра....

Презентация "Юл иминлеге иленә сәяхәт".

Презентация для обучения детей ПДД на татарском языке....

Әти-әниләр өчен консультация Тема «Юл иминлеге әлифбасы»

Балаларны юлда йөрү һәм тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү.Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балалар...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...