Презентация "Юл иминлеге иленә сәяхәт".
презентация к уроку по обж (средняя группа) на тему

Презентация для обучения детей ПДД на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_iminlege_ilene_seyahet.pptx727.2 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Юл билгеләре иленә сәяхәт! Юлда йөргәндә бу билгеләрне Белергә кирәк элек , Исән-сау йөрсеннәр дип , Куйганнар аны элеп . Юллардагы билгеләрне Әйдәгез , бергәләп белик ! ТӨЗҮЧЕ: САБИРОВА ГӨЛҮСӘ МИНСУР КЫЗЫ.

Слайд 2

Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны билгесе. Әлеге билге кисәтә Шоферларны шул хакта : - Игътибарлы булыгыз ,- ди , Җәяүле үткән чакта !

Слайд 3

Велосипедларда хәрәкәт итү тыела билгесе! Бу билгене күрсәгез , Борылыгыз кирегә . Ярамый шул бу урында Велосипедта йөрергә . Кагыйдәне үтәмәсәң , Мөмкин бәла килергә .

Слайд 4

Җәяүлеләр хәрәкәте тыела билгесе! Машина йөри торган Юл уртасына чыксаң , Билгегә игътибар бир : Кызыл түгәрәктә кара. Киемнән кеше тора - Ул билге җәяүлеләргә Монда йөрмәскә куша.

Слайд 5

Балалар билгесе!!!! Бу билгене , билгеле , Шоферлар бик шәп белә — Аеруча сак булыгыз , Юлдан балалар килә !

Слайд 6

Светофор бел ән көйләү билгесе Бу билгене күрми үтү Мөмкин түгел һич кенә . Кызыл, сары , яшел күзле Ак өчпочмак ич менә ! Җемелтәтер өч күзен , Әйтер өчен өч сүзен . Кызыл әйтер : “ Туктап кал!” Сары әйтер :” Игътибар !” Яшел әйтер :”Юл ачык , Карап кына атлап чык !”

Слайд 7

Юл эшләре билгесе Юллар да картаялар шул , Кайчакта авырыйлар . Аннан дәвалый аларны Юлчы апа-абыйлар . Дәвалый башлаган юлга Куела шушы билге . Билгеле , бу билгене дә Белү бик кирәк инде .

Слайд 8

Велосипед юлы билгесе Мөгезеннән тотасың да Утырасың , китәсең . Кирәк җиргә бик тиз генә , Ансат барып җитәсең . Велосипед— транспортның Бик тә уңайлы төре . Педалеңне әйләндер дә Теләсә кайда йөре . Болай уйлап ялгышма , Алай гына түгел ул. Зәңгәр түгәрәк эчендә Ак велосипед көтеп торса, Шушы булыр синең юл .

Слайд 9

Юлларда тәртип булсын ! Юл йөрү кагыйдәләрен Яттан бел барысын да, Кагыйдә белмәүчеләрне Зур бәла көтә юлда . Урамда , урамда Шау-гөр килеп уйныйбыз , Юлларда , юлларда Бер дә тәртип бозмыйбыз . Бер - беребезне хөрмәт итеп , Урамда йөрик әле . Кагыйдәне бер дә бозмыйк Син шофер—мин җәяүле .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

юл иминлеге кагыйдэлэре

А.Б.Хәерле көн, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып , иптәшләребезне үз итеп һәркөн яраткан бакчабы...

"Тормыш иминлеге"

Балаларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү шөгыльләрдә һәм режим моментларында....

Әти-әниләр өчен консультация Тема «Юл иминлеге әлифбасы»

Балаларны юлда йөрү һәм тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү.Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балалар...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...