Юл билгеләре иленә сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Юл билгеләре иленә сәяхәт33 КБ

Предварительный просмотр:

           «  Юл билгеләре иленә сәяхәт»

               (мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен шөгыль)

               

                                Тәрбияче:Гыйләҗева Эльмира Рамазан кызы

Максат   :        юлларда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен булдыру.

Бурычлар:      балаларның юл,урам турында күзаллауларын ачыклау.Кагый-

                          дәләрне,сигналларны төгәл үтәргә өйрәтү.

                           Балаларның светофор,аның төсләре турында күзаллауларын

                           ныгыту.Хәтер,игътибар,бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен  

                           үстерү.

                           Җәяүлеләргә,шоферга,үзеңә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиhазлау:       юл билгеләре,светофор макеты,магнитофон,автобус макеты.

    Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Хәерле көн,балалар!Хәлләрегез ничек?

Тәрбияче:Балалар сез сәяхәт итәргә яратасызмы?Мин бүген сезнең белән

юл билгеләре иленә сәяхәт итәргә телим.

   -Бүген иртән бакча яныннан бер саескан очып узды.Ул безгә дип бер хат та калдырып китте әле.Менә нәрсәләр язылган анда,укып карыйк әле.

«Без Юл билгеләре илендә яшәүчеләр Убырлыга тоткынлыкка эләктек.Шуңа күрә бездә hәлакәтләр күп була.Безгә булыша алмассызмы?

Тәрбияче:Балалар булышабызмы юл билгеләренә?Коткарабызмы аларны?

(Магнитофонда тавыш ишетелә)Хи-хи-хи!Берни дә эшли белмим!Сезгә дә

ирек бирмим!

Тәрбияче:Балалар сез шуннан соң да курыкмыйсызмы?

Тәрбияче:Беренче билгене коткару өчен безгә табышмакның җавабын табар-га кирәк:

       Элдерә шоссе юлдан

       Тәгәрмәчләр җиргә тими.

        Маршрут буйлап алып бара

       Теләгән hәр пассажирны.

Балалар: Автобус!

Тәрбияче:Дөрес,балалар.Ләкин менә Убырлы автобусны нәрсә эшләткән бит

әле.(Төрле кисәкләргә кискәләнгән автобус рәсемен күрсәтә.)

Тәрбияче:Әйдәгез,балалар төзеп карыйк әле автобусны.(Балалар өстәл янында рәсемне төзеп күрсәтәләр.

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар!Менә без сезнең белән беренче билгене кот-

кардык та.Нинди билге бу балалар?(Автобус тукталышы билгесен күрсәтү).

Безгә Юл билгеләре иленә барыр өчен транспорт та булды.Урыннарыгызны алыгыз да,кузгалабыз юлга!Имин юллар сезгә балалар!(Балалар урындыклар белән  тезелешеп утыралар.)

«Юлларда имин булсын»җырының көе яңгырый.)

Тәрбияче:Менә балалар без Юл билгеләре иленә килеп тә җиттек.Этешми

генә автобустан чыгыйк балалар.

Тәрбияче:Балалар,җәяүлегә юл аркылы чыгу өчен нәрсә булыша?

Тәрбияче:  -Светофорның күзендә

                    Нинди утлар яналар?

                   -Кайсы төс янып торганда

                    Юл чыгабыз,балалар?

                  Кызыл төскә туктап калып,

                 Сарысында көтәбез.

                 Яшел янгач,алга таба

                 Юлны дәвам итәбез.

Тәрбияче:Светофорның төсләре нәрсә белдерә?(җаваплар тыңлана)

Тәрбияче:Светофорны да коткардыкӘ бу билге нәрсәне белдерә?Дөрес.

Бу юл билгеләренең мәктәбе.Керәбезме мәктәпкә?Өстәл янына килеп

утыралар.(Өстәл өстендә кара турыпочмаклык,кызыл,сары,яшел түгәрәкләр,клей,клеенка.)Бу светофорлар безнең янга килергә тиеш иде-

ләр.Ләкин аларны Убырлы туздырып аткан.Ә сез светофорны дөрес итеп төзи аласызмы?

Балалар:Әйе.(Балалар белән светофорның төзелеше искә төшерелә.)Бала-

лар светофорны ябыштыралар.

Тәрбияче:.Булдырдыгыз, балалар.Яшел ут янды.

юл аркылы чыгарга була.Ә хәзер әйдәгез,»Үз төсеңне тап»уенын уйнап алабыз.(балаларга кызыл,сары,яшел төстәге түгәрәкләр таратыла.Бер,ике,

өч диюгә,балалар үз төсләрен табып,үз төсләре куелган урынга барып баса-

лар.

 (Видео-роликта рәсем күрсәтелә).Балалар,карагыз әле.Убырлы безнең янга ничек ашыга?Ул юл аркылы дөрес чыгамы?Ул юл кагыйдәсен боза.Монда

hәлакәт булырга мөмкин.

Балалар:Юлны аркылы чыкканда

              Карыймын уңга,сулга

              Күрсәм юлымда машина,

              Ашыгып чыкмыйм юлга.

Тәрбияче:Менә балалар без сезнең белән юл билгеләрен коткарып та бетер-

дек.Балалар без юл билгеләренә карата нәрсә эшләдек?(Яхшылык).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....

“Юл билгеләре иленә сәяхәт”

Тататарстан Республикасы Актаныш районы  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе «Актныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы»  ...

"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Максат:  юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Тема: " Юл билгеләре иленә сәяхәт"...