Юл билгеләре иленә сәяхәт.
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа) на тему

Галимарданова Гульшат Рифовна

Тема: " Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_bilgelre_ilen_syaht.docx27.59 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы”

Тормыш иминлегенә өйрәтү  буенча белем бирү эшчәнлеге

Тема: “Юл билгеләре иленә сәяхәт”

                                           

                                              Коллектив күзәтү

                                                                     өчен мәктәпкә әзерлек

                                                                     төркемендә күрсәтелгән

                                                                     белем бирү эшчәнлеге.

                                                                     Төзеде: тәрбияче  

                                                                     Галимарданова Г.Р.

Актаныш 2014.

Тәрбияче:Галимарданова

                                                               Гөлшат Риф кызы.

Тема: Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Максат:

Тәрбия бурычы: Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз - үзеңне урамда тоту культурасын формалаштыру.

Үстерү бурычы: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.

Белем бирү бурычы: Тыючы  билгеләр турында белемнәрен ныгыту, велосипедта йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе:Танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: Социаль - коммуникатив,танып -  белү, сөйләм теле.

Методик алымнар һәм чаралар: Сүзле уен, хәрәкәтле уен, фикерләү сәләтенә сораулар, мактау.

Җиһазлау: Мультимедиа - проектор, такта, хат, уенчык машиналар, ике телеккә өйрәтү буенча УМК  рәсемнәре.

Алдан үткәрелгән эш:

1. “Юл билгеләре иленә сәяхәт” темасына әнгәмәләр.

2. “Юл билгеләре иленә сәяхәт ” темасына дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек барышы:

 Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле көн балалар! Балалар, буген көн нинди матур, кояшлы. Шушы матур минутларда бер – беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бер- беребезгә бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте.

- Балалар, эшкә килгәндә, почтальон миңа хат бирде.Ул хат Юл билгеләре илендә яшәүчеләрдән. Әйдәгез, хатны укып китик әле.

        Кадерле балалар! Сезнең төркемгә бик акыллы, зирәк балалар йөри. Тиздән мәктәпкә барырга җыенасыз икән. Без сезне Юл билгеләре иленә чакырабыз. Без үзебезнең илебездә тату гына яши идек. Көтмәгәндә безгә усал дию пәрие килде, һәм бөтен юл билгеләрен ватып,  светофорны сихерләп китте. Хәзер безнең илдә тәртипсезлек. Сезне ярдәмгә чакырабыз.

                                          Хөрмәт белән, юл билгеләре илендә яшәүчеләр.

Без ярдәм итәбезме!

Балалар: Әйе, без ярдәм итәбез.

Тәрбияче:  Безгә тиз генә Юл йөрү билгеләре иленә барырга кирәк. Тиз генә бару өчен безгә, иң тиз йөри торган транспорт төре кирәк булачак.

“Табышмак әйтәм – җавабын” тап уенын уйнап алыйк.

1.Кыяга асылына,

   Тимергә таяна,

    Утыртып чаба,

    Теләсәң кая. (трамвай)

2. Уф итәр, пуф итәр,

    Төкеренер дә пошкырыр,

    Пошкарса  да, алып китәр,

    Акча түләсәң, илтәр.  (поезд)

3. Канаты бар, җилпеми,

    Эче җылы – җил тими,

    Корыч йөрәкле кош ул. (самолет)

4. Тәгәрмәчләр өстендә

     Зур гына арбасы бар.

     Арбаның эченә салып,

     Бик күп йөкләр ташыйлар. (йөк автомобиле)

5. Аяклары түгәрәк,

    Куышалар тәгәрәп.

    Үзем утырам,үзем чабам

     Теләсә кая таба. (велосипед)

Тәрбияче:Балалар әйдәгез әле без, сезнең белән транспорт төрләрен искә төшереп үтик.

Балалар: Су транспорты, җигүле транспорт, җәмәгать транспорты, йөк машиналары, махсус транспорт.

Тәрбияче: Сезнең өстәлләрегездә конверт эчендә киселгән транспортлар ята сез шуларны төзегез һәм нинди төр транспортка кергәнен әйтерсез.(Балалар өстәлләрдә пазллар төзиләр)

Тәрбияче:Балалар, ә хәзер рәсемгә карагыз инде, кайсы транспорт белән без тизрәк барып җитәрбез.

Балалар: Самолет белән, без тизрәк барып җитәрбез.

Тәрбияче: Кузгалдык.

Балалар: Вот мотор включился,

                Пропеллер закруҗился: ж – ж – ж.

                 К облакам поднялись,

                 Шасси убрались,

                 Вот лес, мы тут.

                 Приготовим парашют.

                 Толчок, прыжок , летим, дружок!

                 Парашюты все раскрылись.

                 Дети мягко приземлились.

Тәрбияче: Без, сезнең белән юл йөрү билгеләре иленә килеп тә җиттек. Әйдәгез әле карыйк, нәрсә булган бу илгә. Нинди тәртипсезлек.Бу нәрсә?

Балалар: Бу светофор. Ләкин ул эшләми?

Тәрбияче: Әгәр дә без сорауларга дөрес җавап бирсәк, безнең светофорыбыз эшли башлар.Балалар, светофор ни өчен кирәк?

Балалар: Светофор юлдагы хәрәкәтне көйләү өчен кирәк.

  • Ул юл чатларына куела.

Тәрбияче: Светофор булмаганда яисә ул эшләмәсә, аны кем алыштыра?

Балалар: Хәрәкәтне көйләүче полицейский. Аны регулировщик диләр.

Тәрбияче: Светофорның сигналлары  нәрсәне аңлата?

Балалар: Кызыл сигнал янса-машиналар туктап тора, җәяүлеләр юл аша чыга.( чөнки аларга яшел төс яна)

                 Сары сигнал янса, машиналар кузгалып китәргә әзерләнә.

                  Яшел сигнал янса, машиналар кузгалып китә.

Тәрбияче: Бик дөрес, хәзер светофорны, тикшереп карыйк. Сезнең алда биремнәр.Сезгә  светофордагы кеше силуэтын кабатлап чыгарга кирәк һәм нинди команданы күрсәтә?

Балалар: Барырга ярый.

Тәрбияче: Бу вакытта светофорда нинди төс янарга тиеш.Буяп куегыз.

Балалар: Яшел.

Тәрбияче: Икенче рәсемдәге, кеше силуэтын ясап бетер, һәм нинди команданы күрсәтүен әйтегез, һәм нинди төс янырга тиеш. Буяп куегыз.

Балалар: Бу команда тукта. Кызыл сигнал яна.

Тәрбияче: Светофорның тагын нинди командаларын беләсез.

Балалар: Әзерлән, көтеп тор – сары сигнал.

Тәрбияче: Бу вакытта нинди сигнал янырга тиеш. Буяп куегыз. Светофорны төзәттек. Хәзер безгә юл билгеләрен тәртипкә китерергә кирәк. Балалар юл билгеләренең нинди төрләре була?

Балалар:  Тыючы, кисәтүче, сервис билгеләре.

Балалар: Тыючы билгеләр ярамый дигәнне аңлата.

Тәрбияче: Кисәтүче билгеләр нәрсәне аңлата?

Балалар: Кисәтүче билгеләр, игътибарлы бул, әзерләнеп тор дигәнне аңлата.

Тәрбияче: Сервис билгеләре нәрсәне аңлата.

Балалар: Сервис билгеләре якындагы гына булган корылма- биналар турында хәбәр итә.

Ял минуты:

                     Бигрәк шаян инде без

                     Бердә тиктормыйбыз.

                     Кулларны күтәрәбез

                     Аннары төшерәбез.

                     Чүгәлибез, торабыз.

                     Башны уңга борабыз

                     Аннан сулга карыйбыз,

                     Шул арада иелеп.

                     Басарга да өлгерәбез

                     Тирән итеп сулыйбыз

                     Эшебезне башлыйбыз.

Тәрбияче: “Юл билгеләренә үзләренең яртысын табарга булышыйк.”

уенын уйнап алыйк.

Сезнең алда рәсемнәр бирелгән, карандашларны алып тоташтырып куярга кирәк.

Бергәләп дөреслеген тикшереп алыйк.

1 нче рәсемнең яртысы кайсы сан белән тоташа?

Балалар: 1нче рәсем - тигезсез юл.

                  2 нче рәсем - тимер юл.

                  3 нче рәсем - җир асты чыгу юлы.

                  4 нче рәсем  - велосипедта йөрергә тыела.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, бу биремне дә җиңеп чыктыгыз, Юл билгеләре илендә, балалар да тәртипсез хәрәкәт итәләр икән. Игътибар белән карагыз әле, кайсы сан астындагы бала дөрес хәрәкәт итми, һәм ни өчен?

Балалар: 1 нче санлы бала, дөрес хәрәкәт итми, чөнки ул юл читендә уйный, анда уйнарга ярамый.

                 2 нче санлы бала тиешсез урыннан чыга.

                 7 нче санлы  бала светофорның кызыл сигналына хәрәкәт итә.

                 4 нче санлы бала да, тәртип боза чөнки бу урында велосипедта йөрергә ярамый.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, велосипед йөртүче белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерик.

-Велосипедчының яше ундүрттән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә.

- Ундүрт яше тулганнардан велосипедның махсус теркәү раслаган документ таләп итәләр.

Велосипедчыга тыела:

-Рульгә бер кул белән булса да тотмыйча бару;

-Янәшәдә велосипед юлы булганда йөрү өлешеннән бару;

-Балалар юл аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны тотып барырга тиеш.    

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, без юл билгеләре илендә яшәүче балаларга да ярдәм иттек,  хәзер инде алар юл билгеләрен һәм юл кагыйдәләрен беләләр. Алар сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр.  Балалар сезгә юл билгеләре илендә ошадымы. Без буген шөгыльдә нәрсәләр эшләдек.

Балалар җавабы: - Без буген юл билгеләре иленә бардык.

  • Светофорга булыштык.
  • Табышмакларга җаваплар таптык.
  • Билгенең яртысы кайда уенын уйнадык.
  • Балаларга юл аркылы дөрес итеп чыгарга булыштык.
  • Юл йөрү билгеләрен искә төшердек.

Безгә рәсемнәр күргәзмәсен оештырыр өчен, сез өегездә әти-әниләрегез белән бергәләп рәсемнәр ясап алып килерсез.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....

“Юл билгеләре иленә сәяхәт”

Тататарстан Республикасы Актаныш районы  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе «Актныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы»  ...

"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Максат:  юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен...