Юл билгеләре иленә сәяхәт.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Газимова Чулпан Хакимовна

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor.docx31.95 КБ

Предварительный просмотр:

              “Юл билгеләре иленә сәяхәт…”

Алып баручы: Балалар, бүген мин бер хат алдым. Әйдәгез, аны укып карыйк әле.

"Без, юл билгеләре илендә яшәүчеләр, бик зур кайгыда. Убырлыга әсир төштек. Хәзер безнен илдә гел юл һәлакәтләре булып тора. Ярдәм итегез безгә!" Балалар, бәлага юлыгучыларга ярдәмгә ашыгыйк. Әзерләнегез...

Шулчак Убырлы үзе килеп керә.

Алып баручы: Гафу итегез, сез кем буласыз?

Убырлы: Мин - Убырлы. Мин хаттагы сузләрне ишетеп тордым. Зарланалармы? Юлдан аркылы чыгу урыннары бетсә, нәрсә була? Юлчылар юлны чыгу өчен үзләренә урынны үзләре сайласыннар. Светофор янмый, дисезме? Ә янмаса ни булган? Яшел ни дә, кызыл ни, сары булды ни? Алардан бит барыбер бер мәгънә дә юк!

Алып баручы: Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? Светофор ни өчен кирәк? Юл йөру кагыйдәләрен белү кирәкме? Ни өчен? {Балалар жавабы.)

Убырлы (конверты эләктереп  ала, хатнын ахыргы юлларын укый): Ха! Ярдәм кирәк булган мыни? Бернинди дә ярдәм булмаячак! Бер уйлаганда, кем ярдәм итсен сон аларга?

Алып баручы: Без ярдәм итәрбсз, шулай бит, балалар?

Убырлы: Ә сез кемнәр соң?

Алып баручы: Без "Ак каен" ясле-бакчасынын зурлар төркеме балалары.

Убырлы: Ярдәм итәсегез килә мени? Сез бервакытта да ярдем итә алмаячаксыз. Чөнки мин светофор белән юл билгеләрен бик әйбәтләп яшереп куйдым. Сез аларны тапмаячаксыз. Ул илгә бару юлы бик озын, авыр һәм бернинди юл билгеләре белән дә күрсәтелмәгән. (Китә).Алып баручы. Балалар, сез аннан курыктыгызмы? (Юк, курыкмадык.) Алай булгач, әйдәгез, вакытны әрәмгә үткәрмичә, юлга кузгалыйк! Автобуска утырыйк. Кайсы ишегәннән керәбез? Ә чыкканда кайсы ишектән чыгарга кирәк?Сәяхәтчеләр турында жыр башкарыла.Елый-елый Юл билгесе керә.Алып баручы: Кем син?Юл билгесе: Мин борылышларны күрсәтүче юл билгесе идем. Мине Убырлы сихерләде. Хәзер мин беркемгә дә юл күрсәтә алмыйм. Әгәр сез шушы табышмакларга җавап тапсагыз, бәлки минем сихерем бетәр иде. (Алып баручыга табышмаклар язылган кәгазь бирә.) Алып баручы укый:

Алып баручы: Әйдәгез, "Борылыш билгесен" дә үзебез белән сәяхәткә чакырыйк. Ул безнең "Кем тизрәк?" дигән ярышыбызда судья булыр. (Уен уйнала.)

Шулчак велосипедка утырган Песи керә һәм Юл билгесенә бәрелә. Юл билгесе ава, аның иңендәге юл билгеләре салынган сумка төшеп китә.

Юл билгесе: Син нәрсә, Песи, узенне юлда ничек тотасын белмисенме әллә? Юл йөру кагыйдәләре белән таныштыр бит син?

Песи: Әлбәттә, таныш. Мин бөтен кагыйдәләрне дә яхшы беләм.

Алып баручы: Ярый, алайса, хәзер тикшереп карарбыз! Урамны ничек аркылы чыгарга кирәк?

Песи: Ничек, ничек? Уңга-сулга карамыйча, дүрт аяклап чабасың. {Күрсәтә).

Алып баручы: Булдырдың, Песи дус. Ә хәзер балалардан сорыйк  инде: юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне белергэ кирәк?

(Балалар сөйлиләр.)

Алып баручы: Песи дус, сиңа икенчс сорау. Автобустан төшкәч, юлның икенчс ягына чыгарга кирәк булса, син нишләр идең?

Песи: Сикергәләп чыксан да була. Э тәгәрмәчләр арасыннан мүкәләп  чыгу тагын да ансатрак.

Алып баручы: Юк, юк! Алай әшләргә һичтә ярамый. {Балалар кагыйдәне искә төшерәләр.)

Юл билгесе: Песи дус, "Жәяүлеләр өчсн юл" билгессн әзләп тап та, балаларга күрсәт әле.

Песи: {идәндә  мүкәләп йөри, "Ашханә"не күрсәтүче билгене ала). Менә бу билге мина ошый. Монда чәнечке дә, пычак та бар. Тәлинкә генэ җитешми.

Юл билгесе: Эх, син! Балалар, әйдәгез, Песигә "Җәяүлеләр юлы" билгесен табарга булышыйк әле.

Алып баручы: Ә хәзер сиңа соңгы сорау, Песи дус. Машиналар йөри торган юлда уйнарга ярыймы?

Песи: Ярый, билгеле, рәхәтләнеп. Шахмат уйнарга ярамый.

Алып баручы: Ә ни өчен?

Песи: Шахмат фигураларын машиналар бәреп китә бит. Ә менә туп уйнарга була.

Алып баручы: Балалар, ә сез Песи белән килешәсезме? Юлда уйнарга ярыймы? Ни өчен ярамый? {Җаваплар.)

Бала: Озын юллар:

Без күрмәгән  җирләр гел алда. Ерак барып шуны күрер өчен Юл тамгасын кирәк белергә!

Бергә: Сәламәт булып каласың килсә,

Юлда ярамый уйнарга, ярамый шуарга!

Убырлы (йөгереп керә) Песигә: Тынлама син аларны, тынлама! Юлда уйнавы шулкадәр рәхәт! Синең белән без күпме аварияләр ясадык бит. Нәрсә дип алар сиңа һаман сорау бирәләр әле? Үзлрәе нәрсә дә булса беләләрме соң алар?

Песи: Беләләр, әлбәттә. Бик күп беләләр. Миңа алар белән кызык, күңелле. Ә син кит моннан, Убырлы, кит, яме.

Убырлы: Тынлама, дим, тынлама! Кагыйдә буенча гына яшэү кызык була ди мени! Әйдә, авария ясарга киттек. {Песи башта карыша, аннары Убырлы белән китә. Бәрелгән тавышлар ишетелә.)

Алып баручы: Балалар, бу - авария, ахырысы. Бәлки безнең ярдәм кирәктер?

Шулчак аксаклый-аксаклый Песи керә.

Алып баручы: Нәрсә булды, Песи дус?

Песи: Мин авариягә эләктем. Тәпиемне авырттырдым. Балалар, мин сезнен янда калам эле. Юл кагыйдәләрен, тамгаларны белмәүнен начар булуын бик әйбәт төшендем мин. Ярдәм итегез, зинhap! Минем дә юл йөру кагыйдәләрен беләсем килә! Мин сезгә бер сер ачам: светофорны ничек коткарырга кирәклеген әйтәм!

Алып баручы: Ничек соң?

 Убырлы (керә): Әйтмә, әйтмә!

Песи: Юк, әйтәм. Светофорның нинди төсләре булуын, аларньң нәрсә аңлатуын да белергә кирәк.

Светофор керә.

Убырлы: Бетте! Хәзер минем сихерем кочсез инде. Барысы да мина каршы. Мин китәм сездән!

Светофор: Рәхмәт, дуслар, мине коткаруыгыз өчен. Бу мин -Светофор һәм минем өч дустым.

Алып баручы: Без бүген бик зур эш эшләдек: Убырлыдан юл билгеләрен, Светофорны коткардык. Юл билгеләре илендэ башка тәртипсезлекләр булмас. Безгә дә хәерле юл теләп һәрвакыт светофор күз кысып торыр.

Синен өчен янып тора

Светофорның өч күзе:

- Кузгалма! - дия кызыл күз,

- Сабыр! - дия сары күз,

- Ярый! - дия яшел күз.

Балалар (бергә)'.      Юл тәртип ярата, диләр, Шуны чыгармыйк истән!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....

“Юл билгеләре иленә сәяхәт”

Тататарстан Республикасы Актаныш районы  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе «Актныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы»  ...

"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Максат:  юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Тема: " Юл билгеләре иленә сәяхәт"...