Гендер тәрбия буенча дидактик уеннар
консультация (младшая группа) на тему

Хисматуллина Ферзания Ахметгараевна

Консультация для педагогов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gender_trbiya_buencha_didaktik_uennar.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы “Салават күпере” 34нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге баларга тәрбия белем бирү муниципаль оешмасы

Гендер тәрбия буенча дидактик уеннар.

Тәрбияче:

Хисматуллина Ф.А.

     

Алабуга шәһәре

Һәрбер әти-әни олы кешенең нинди булуы турында, үз күзаллауларыннан чыгып, баласын тәрбияләргә омтыла. Без кечкенә малайны үз гаиләсен туйдыручы, аны яклаучы, көчле, җаваплы, акыллы һәм кыю ир итеп үстерергә телибез. Хатын-кыз, гомүмән ягымлы, нечкә холыклы, йомшак күңелле, яратучан хатын һәм әни, өй җылысын саклаучы булырга тиеш.

Без үзебез дөрес дип уйлаганча кыз һәм улларыбызны тәрбиялибез.Гендер тәрбиянең дөрес сызыгын төзүдә әти-әниләр һәм тәрбиячеләргә дидактик уеннар ярдәмгә килә. Уеннар буенча балалар тәртип модельләренә өйрәнәләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия чарасы буларак – уен.

Педагоглар әйтүе буенча уен - берәр-нәрсәгә өйрәтү өчен иң яхшы чара. 3-5 яшьлек балалардан игътибар таләп итеп парта артына утырта алмыйсың. Ә уйнаганда бала укытуны һәм үзеннән нәрсәдер теләүләре турында уйламый. Ул үзенә кызыклы булган эш-хәрәкәтләрне җиңел, җайлы башкара, биһисап кирәкле мәгълүмәтне истә калдыра.  

Гендер уеннар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен,кызлар һәм малайларның җәмгыятьтә үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеген аңлату ысулы булып тора. Малайларга- машина, кызларга- курчак стереотиплары күптән искерде. Ирләр һәм хатын-кызлар профессиясендә чикләр югала, хатын-кызлар феминизм идеяләре белән кызыксыналар. Шуңа күрә үсеп килүче буынга үз роленә керергә, тормышта үз урынын табарга авыр. Хәзерге вакытта яңа практика буенча малайларның курчаклы уйнавы рөхсәт кенә ителми, ә маетала да. Шулай ук хәзерге вакытта күп кызлар хуҗабикә булырга түгел, ә премьер-министр булырга хыялланалар.

Балалар бакчасы тәрбиячеләренә бу сорауда аерым роль туры килә. Балалар белән күп вакыт булганга алар тәртипне кирәк якка үзгәртә, төзәтә алалар, шулай ук җенси яктан да. Мәсәлән, кызлар көчсезрәк булганга, аларны кыерсытырга ярамаганлыгы, аларны якларга кирәклеген, малайларга яшьтән үк аңлатырга кирәк.

Түбәндәге уеннар моның өчен ярдәмче.Аларны уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерләү төркемнәрендә уйнарга тәгъдим ителә. Чөнки шушы яшьтә балалар коллектив аралашу гыйлеменә ия булалар.

1 уен: “Йорт мәшакатьләре”

Балаларга көндезге аш әзерләргә тәгъдим ителә. Тәрбияче балаларга рольләрне бүләргә ярдәм итә. Кызлар җитәкчелек итәләр, малайлар булышалар.

Уеннан соң әңгәмә: әтиләр әниләргә өй эшләрендә ярдәм итәргә тиешләр. Кем өйдә әниләренә ничек булыша?

2 уен: “Дуслык йорты”

Кыз-малай итеп түгәрәккә утырырга, конструкторлар бирергә. Конструкторның детален түгәрәк буенча җибәрергә. Һәр бала үз детален өсти дә, малайлар кызларга, кызлар малайларга комплемент әйтеп түгәрәктән җибәрәләр. Мәсәлән: Ваня нинди?- әйбәт, көчле, тиз йөгерә, кызларны кыерсытмый, сугышмый. Маша нинди?- матур, йомшак күңелле, пөхтә һ.б.

Бу уен һәрбер кешедә дә бер әйбәт як булуын аңларга ярдәм итә. Бер-берең белән дус булырга кирәклеген аңларга ярдәм итә.

3 уен: “Туганнар”

Бу уен балаларга төрле туганлык мөнәсәбәтләрен аңларга булыша. Кем кешегә ничек туган? Әби-бабайга алар онык, апа-абыйга алар племянниклар. Бу уенда сүзләр язылса уңышлы, алар буенча генеологик агач төзергә мөмкин.

4 уен: “Әниле-кызлы”

Бу уенда кызлар- әни, малайлар- әти булалар.

Әтиләр эшкә йөри, әниләр бала карыйлар. Соңыннан рольләрне алыштыралар: әтиләрнең ял көннәре – алар бала белән өйдә утыра, әниләр эшкә баралар.

Бу уен балаларга әти роле дә, әни роле дә гаиләдә бик мөһим, бертигез авыр икәнен аңларга ярдәм итә

5 уен: “Тылсымлы чәчәк” (2 кечкенәләр тәркеме)

1 вариант: “Ни өчен безгә малайлар һәм кызлар ошый”

Максат: Малайлар һәм кызлар арасында үзара яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. Малайлар һәм кызларның холыкларындагы уңай сыйфатларны күрә белү.

Материал: Төрле төстәге картоннан чәчәк. Таҗлары алына, уртасына беркетелә.

Уен барышы: Уенны 1 бала белән яки группа белән үткәрергә була. Тәрбияче тылсымлы ил турында сөйли. Анда барлык балалар бер-берсе белән дус, тату яшиләр. Ләкин усал фея балаларны талаштыра. Балаларга “дуслык” чәчәге җыярга тәгъдим ителә. Моның өчен һәр бала 1 чәчәк таҗы ала да малайга яки кызга яхшы сүзләр әйтә. Балалар бер-берсенә матур сүзләр әйтәләр, тәрбияче таҗларны урта белән тоташтыра. Чәчәк җыелып беткәч балалар бер-берсенә кул чабалар.

2 вариант: “Мин өйдә ничек булышам?”

Максат: Өйдә ирнең яки хатын-кызның өйдәге вазыйфаларын ачыклау, кешеләргә ярдәм итү теләге тудыру.

Материал: Картоннан ясалган чәчәк, таҗлары алына.

Уен барышы: Балалар бер-бер артлы чәчәкнең таҗларын өзәләр һәм таҗларны алган саен өйдә нәрсә эшләүләрен саныйлар(чәчәккә су сибәләр, идән себерәләр, уенчыклар җыялар һ.б.). Уенны катлауландырып була. Әти-әниләрнең нинди эшләр башкаруларын саныйлар.

6 уен: “Теләкләр”(икенче кечкенәләр төркеменнән)

Максат: .бер-берсенә карата игътибарлы булырга, икенче җенестәге балаларга симпатия күрсәтү белергә өйрәтү.

Материал: Йөрәк уенчыгы.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар. Уенчыкны бер-берсенә җибәреп, бер-берсенә теләкләр телиләр: “Мин сиңа телим ...”

Әмма гендер якны исәпкә алып эшләнгән уеннар җитеп бетми. Шуңа күрә малайлар психологик яктан ныклы, кыю түгел. Ә кызларда, киресенчә ягымлылык, түземлелек, оялчанлык, конфликтларны тыныч юл белән чишү теләкләре юк.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә 3-7 яшьләрдә 89% контактлар үз җенесе белән генә, 11% балалар капма-каршы җенес белән аралашалар. Шуңа педагоглар алдында малайлар һәм кызлар белән дуслык булдыручы юлларны эзләү тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында дидактик уеннар.

Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

Дидактик уеннар

ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...

УМК буенча дидактик уеннар

Рус балаларына татар теле өйрәтү буенча дидактик уеннар...

Дидактик уеннар

Дидактик уеннар...

УМК буенча дидактик уеннар

УМК буенча дидактик уеннар...

Кечкенәләр төркемендә төс аеру буенча дидактик уеннар

Кечкенәләр төркемендә төс аеру буенча дидактик уеннар...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...