"Коела җиргә яфраклар" проекты.
материал на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

"Коела җиргә яфраклар" проекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt._koela_zhirg_yafraklar.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Проект эше.

 “Коела җиргә яфраклар”

( беренче кечкенәләр төркеме өчен)

Проектның төре: практик юнәлешле уен.

Проектның дәвамлылыгы: 1 атна.

Проектның максаты: тере һәм тере булмаган табигатьтәге кайбер бәйләнешләрне ачуга шартлар тудыру.

Проектның актуальлеге: һәр ел фасылының  үзенчә матур булуын күрсәтү, аңлату.

Бурычлар:

  1. табигатьнең матурлыгына соклану, аны саклаучылар булып үсү теләген уяту.
  2. Чагыштыру, сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешләрен ачу, гади нәтиҗәләр чыгару сәләтен үстерүгә җирлек булдыру.
  3. Кечкенәләргә көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында башлангыч белемнәр бирү.

Проектны оештыру формасы:

  • Танып-белү эшчәнлеге (аппликация, рәсем ясау,әвәләү, музыка, сөйләм үстерү)
  • Экскурцияләр
  • Дидактик уеннар
  • Балаларның хезмәт эшчәнлеге

Проектның методлары:

  • Эзләнүле: тәҗрибә, күзәтү
  • Үзлегеңнән күзәтү
  • Бергәләп күзәтү
  • Күрсәтү: театральләштерү
  • Сүзлек: әңгәмә, матур әдәбият уку, әти-әниләргә консультация бирү
  • Аңлату, күрсәтү
  • Музыка тыңлау

Проектның этаплары:

  1. Әзерлек этабы.
  • Проектның темасын уйлап, максатын, бурычларын кую.
  • Проектның перспектив-тематик планын төзү.
  • Әти-әниләрне проект планы белән таныштыру, аларга консультацияләр бирү
  • Проектта кулланылачак материалларны әзерләү.
  1. Төп өлеш.
  • Табигатьтәге яфракларны сенсорик гамәлләр белән өйрәнү, тикшерү һәм ничек барлыкка килүләре турында гади нәтиҗәләр ясау.
  • Саф һавада йөргәндә, режим вакытларында, шөгыльләрдә төрле дидактик уеннар уйнау.
  • рәсем сәнгате, кул эшләре.
  • Көз темасына рәсемнәр карау.
  • Музыка тыңлау.
  • Көз турында шигырләр уку.
  • “Коела җиргә яфраклар” – әвәләү.
  • “Матур яфраклар” - рәсем ясау.
  • “Көзге бакчада” – сөйләм үстерү шөгыле.
  • “Көз бәйрәме” – җырлы- биюле чара.
  • Балалар һәм ата-аналар белән берлектә өйдә яфраклардан аппликацияләр ясау.
  • Әти-әниләр эшләреннән күргәзмә оештыру.
  • Төркемне бизәү.
  • Балаларга көз бүләкләре – күчтәнәчләр әзерләү ( көзге яфраклардан ясалган чәчәкләр бирү).
  1. Йомгаклау этабы

Ата-аналар белән берлектә өйдә яфраклардан аппликацияләр ясау ,

әлеге  эшләрдән күргәзмә оештыру.

Җиһазлау:

  • Группадагы табигать почмагы
  • “Ел фасыллары” турындагы альбом
  • Көзге яфраклар
  • Көз турында рәсемнәр
  • Пластилин, төсле буяулар, төсле кәгазьләр

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Сабыйлар тере табигатьтә булган сезонлы үзгәрешләр турында белемнәр алдылар;

2. Аяк астында яткан яфракларның һәрберсенең үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына инандылар;

3. Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсте;

4. Матурлыкны булдыру, аны саклау теләге туды;

5. Ата-аналарда балалар бакчасы, тәрбиячеләр белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә булу теләге барлыкка килде;

6. Әти-әниләр арасындагы дуслыкны, татулыкны ныгытты, аларны бердәм коллективка туплады.

Перспектив- тематик план   “Коела җиргә яфраклар”

Эшчәнлек төре

Тәрбияче белән балаланың бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

1.

Практик-гамәли эш – көзге яфракларны күзәтү

Дидактик уен “Бу нинди яфрак?”

Яфракларны тотып карау, яфраклардан “салют” ясау. Дидактик уен “Зур, кечкенә”

Бакчадан кайтканда яфракларны җыеп, киптерегә куярга

2.

“Матур яфраклар” – рәсем ясау

“Принт” (басу) алымын кулланып, төрле төстәге буяуларга манчып, көзге яфраклар ясау

Сүзле уен “Яфраклар буйлап атлыйбыз”

Бакча юлында яки өй тирәсендә үскән бер агачның көзен ничек үзгәрүен күзәтергә

3.

“Коела җиргә яфраклар” яфракларны  әвәләп ясау

Пластилинны чеметеп алып, алдан әзерләнгән төрле төстәге кәгаз тасмаларга сылап, күләмле, кабарынкы яфраклар ясау.

Дидактик уен “Ничә яфрак?”

Көзге яфраклардан төрле аппликаияләр ясау.

4.

“Көзге бакчада”- сөйләм үстерү шөгыле.

Көз сурәтләнгән рәсемнәр карау. Сүзле үстерешле уен “Яфрак ява”

Дидактик уен “Мин сиңа әйтәм, син тап!”

Көз турында шигырьләр укырга, җырлар тыңларга.

5.

“Көз бәйрәме” – җырлы- биюле чара

Яфрак тотып бию Көз турында шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау.

“Гөмбә җыю” уены. “Кояш һәм яңгыр” уены.

Ял көннәрендә гаилә белән паркка яки якындагы урманга бару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яфраклар коела

Максат . Формаларын күрсәтеп ,бөтен биткә тутырып ,яфрак рәсеме ясарга  өйрәтү. Көз төсмерен күрсәтә торган  төс  атамаларын хәтердә ныгыту. Нәфасәти кабул итүне үстерү, балаларны...