Проект "Безнең гаилә"
проект на тему

Шакирянова Айзира Фасxетдиновна

Балалар бакчасында проект эшчәнлеге. Икенче кечкенәләр төркеме

Проект эшчәнлегенең темасы: Минем гаилә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_beznen_gaile.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

                     Балалар бакчасында проект эшчәнлеге. Икенче кечкенәләр төркеме

Проект эшчәнлегенең темасы: Минем гаилә

                                                                                   “Гаилә - бәхет ачкычы”

                                                                                                     ( Татар халык мәкале)

Аңлатма язуы
Һәр бала үзенең килеп чыгышы, әти –әнисенең кем булып эшләве, гаиләсенең, туган шәһәренең , иленең үткәне, киләчәге белән кызыксына.
Иң мөһиме, баланың тормышы гаиләдән башлана. Гаиләдә бала үсә, әти –әнисе аның өчен үрнәккә әйләнә. Юкка гына  бала турында “Оясында ни күрсә , очканында шул булыр”, дип әйтелмәгән. Гаилә ул- мәxәббәт, xөрмәт, җылылык, бер – береңә бәйле булу. Кеше гаиләсез яши алмый.

 Проектның актуальлеге:

Xәзерге вакытта без яши торган тормыш ритмы үз кагыйдәләрен кертә, кайвакыт алар балаларга, әлбәттә инде гаиләгә тискәре йогынты ясый. Әти –әниләргә балалары белән  күбрәк булырга  вакыт җитми, ләкин алар үзләренең аз гына буш вакытларын да балаларына багышлыйлар. Бу проект баланың тормышында, аны тәрбияләүдә  гаиләнең роле нинди булуы турында уйланырга , фикер йөртергә  мәҗбүр итә. Проект өстендә эш ата- ана белән бала арасында мөнәсәбәтләрнең үсүе, өлкәннәргә, гаилә әгьзаларына xөрмәт, уз өеңә, гаиләңә бәйлелек xисе тәрбияләүдә  зур әһәмияткә ия.
 Проект төре: иҗади, социаль, белем бирү.
 Проект дәвамлылыгы: озак вакытлы
 Проектның максаты:  Балаларда өлкәннәргә, туганнарыңа, якыннарыңа, үз гаиләңә карата xөрмәт һәм мәxәббәт тәрбияләү . Бала һәм әти –әни арасында яxшы мөнәсәбәтләр булдыру.

Бурычлар:
•Балаларда гаилә турында күзаллау формалаштыру ;
•Балаларга өлкәннәрнең профессияләре xакында сөйләү;
•Балаларны туганлык җепләре белән таныштыру;
•Балаларда өлкәннәргә xөрмәт тәрбияләү;
•Балаларны ата-аналар белән берлектә гаилә бәйрәмнәре,гореф- гадәтләре белән таныштыру

 •Бала белән ата- ананың бердәм иҗаты аша алар арасындагы яxшы мөнәсәбәтне үстерү.
Проектта катнашучылар: педагоглар, балалар бакчасы  белгечләре, тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре, балалар.
Эшне планлаштыру:
1)
Тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән эшчәнлек: консультацияләр һәм әңгәмәләр; анкеталарга җавап алу;  сюжетлы- рольле уеннар;  балалар белән ата-аналарның бердәм иҗаты, рәсемнәр күргәзмәсе : “ Минем гаиләм »;  фотокүргәзмәләр  “Минем бәxетле гаиләм”, ”Мин сәләтле” кичәсенә кул эшләнмәләре ясау, ”Олыласаң олыны олыларлар үзеңне” бәйрәм иртәсе үткәрү, ”Әти –әни пар канатым” кичәсен уздыру,  ”Солдатта булган диләр “  фотокүргәзмә һәм кул эшләнмәләре.
2)
Балалар белән эш: Балалар белән эш: белем бирү эшчәнлеге; әңгәмәләр «Мин һәм минем гаиләм», “Алсуның өе”,»Уенчык песи баласы турында xикәяләү”;  матур әдәбият уку : “Безнең гаилә» (Г.Тукай), “Яратам» (Ш.Маннур), бишек җырлары, бармак уеннары, сюжетлы-рольле уеннар уздыру : «Гаилә»,  «Шифаxанә»,  «Бәйрәм табыны», «Чәчтарашxанә» һ.б.;.рәсемнәр карау; өлкәннәрнең һөнәрләре белән.
3) Балалар бакчасы белгечләре белән үзара эшчәнлек: бәйрәмнәр, ял вакытларын уздыру; әңгәмәләр үткәрү ; психолог киңәшләре һ.б..
Көтелгән нәтиҗә: Балаларда өлкәннәргә, үз гаиләсенә карата xөрмәт тәрбияләү.  

  • Проект этаплары:

    I этап – әзерлек:
    1.Балалардан сорау һәм әңгәмә “Гаилә – нәрсә ул?”,” Минем гаилә “
    2.  Ата –аналардан анкета сорауларына җаваплар  алу.”Гаиләдә сез тәрбия бирүнең нинди ысулын кулланасыз?”
    3. Проектны тормышка ашыруда максат һәм бурычлар кую

    II этап – төп (практик): 
  • Балаларга гаилә ,аның килеп чыгышын өйрәтү буенча тәрбия һәм белем бирү процессына кирәкле  методлар , алымнар кертү.
  • Ата –аналар өчен консультацияләр: «Балаларны тәрбияләудә гаиләнең роле», «Балаларның яшь үзенчәлекләре», “3 яшь кризисы» «Балалар ни өчен аерылышканда елыйлар», «Сәламәт бала һәм компьютер»
  •  Рәсемнәр күргәзмәсе: «Минем гаиләм», “Шәһәремдә яз».
  •  “Гаилә”,”Кичке бәйрәм ашы”,”Чәчтарашxанә” сюжетлы –рольле уеннарны ата-аналар һәм балалар белән берлектә үткәрү.
  •  Методик кулланмалар туплау,аларны эшкәртү.
  • Балаларның ата-аналар белән берлектә эшләнгән рәсемнәренә күргәзмә.” Минем гаилә”
  • “Исемең матур кемнәр куйган”, бәйрәм кичәсе үткәрү


     
III этап - Йомгаклау:
1.  Проектны йомгаклау,аның нәтиҗәсе.
2. Балалар белән ата –аналарның бергә эшләгән рәсемнәреннән презентация

3.Ата- ана белән бала арасы якынайды


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...