Исследовательский проект "История образования деревни Татарское Танаево"
проект (старшая группа) на тему

Хабибуллина Альбина Ильдаровна

Совместная работа с воспитанником.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_avylym_minem.docx295.37 КБ

Предварительный просмотр:

ТИКШЕРЕНҮ ПРОЕКТЫ

“ТАТАР ТАНАЕ АВЫЛЫ ТАРИХЫ”

                                 

        C:\Users\Albina-Pc\Desktop\2782.JPG        

                                                            Эшне үтәүче бала:  Хабибуллина Арина

                                                                       Җиткәче:Хабибуллина Альбина Ильдаровна  

   

Проектның эчтәлеге:

Кереш өлеш- 1 нче бит

Төп өлеш- 2,3 нче бит.

Нәтиҗә- 4 нче бит.

Йомгаклау-4 нче бит.

Иң кыйммәтле ата- бабадан кала торган хәзинә ул – истәлек.Атаклы,батыр һәм данлыклы кешеләр үз туган җиренең данын  күтәрәләр.Без буген 21  гасырда яшибез, ләкин үз тарихын белмәгән кешенең – киләчәге юк дип бушка әйтмәгәннәр.

Проблеманың актуальлеге һәм эзләнүнең темасын сайлау:Мин, әнием белән бергә эшемне Татар Танае авылы тарихын өйрәнүгә багышлыйм,чөнки минем яраткан авылым турында мәгълүматым бик аз.

Эшемнең максаты:Татар Танае авылының үткәнен һәм килеп чыгышын ачыклау.

Тикшеренү объекты- Яшел Үзән районының Татар Танае авылы.

Тикшеренү алымнары: эзләнү,әңгәмә һәм интернет ресурсларны файдалану.

Туган ягым,тал бишегем,

Минем газиз хәзинәм.

Хөрмәт итәм,тарихыңны,

Һәм каршыңда баш иям...(Әнием сүзләре)

 Авылыма булган олы мәһәббәтем миндә кызыксынучанлыкны уятты. Әнием белән Танайга кайткач, аның тарихы турында белешергә уйладык....Һәм икенче кайтуыбызда китапханәгә юл салдык.Шулай ук дәфтәр белән каләм тотып,авылыбызның  87 яшьлек  Гатауллина Саимә әбигә барып үз сорауларыбызны бирдек. Булган мәгълүматларны аз дип санап интернет ресурсларны кулландык,мәктәп китапханәсенә барып китапханәче- Мустафина Сания апа белән дә әңгәмә кордык.

Эзләнүләр нәтиҗәсе:

Татар Танае — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы торак пункт. Татар Танае авылы район үзәге Яшел Үзән шәһәреннән 46 чакрым ераклыкта урнашкан. Әлеге авылга мин, яраткан әби-бабам янына кайтып йөрим.Бу искиткеч матур, сихри дөньда минем әнием  тууып үскән.

Авыл атамасы тарихи чыганакларда һәм белешмәләрдә искә алына. Татар Танае авылы элек Мамадыш-Тәүгилде дип йөртелгән. Д. А. Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, (XVIII йөз мәгълүматларын үз эченә ала) авылда ясак түли торган 253 татар һәм 4 керәшен татары яшәгән. 1859 ел мәгълүматларын туплаган тарихи белешмәдән аңлашылганча, Гәбенә суы ярына урнашкан Мамадыш-Тәүгилде (Танай) авылындагы 136 хуҗалыкта 412 ир-ат һәм 406 хатын-кыз көн күргән, гыйбадәт кылыр өчен бер йорт булган. 1898 елны басылып чыккан тарихи белешмә мәгълүматларына караганда, Мамадыш-Тәүгилде авылында татарлар һәм руслар яшәгән. К. П. Берстель белешмәсендә авыл Татар Мамадышы, Тәүгилде-Татар Танае (Татарско Мамадыш, Тавельдино-Татарско Танаево) дип бирелгән һәм анда 1293 татар һәм рус кешесе яшәгәнлеге искәртелгән. Татар Танае авылын элек Тәүгилде-Мамадыш (урыннарын алыштырып) дип тә йөрткәннәр.

Олылар сөйләве буенча, иң элек Татар Танае оешасы авыл урынына Мамадыш Әкил авылыннан Әзи-Әҗи бабай килеп утырган. Әҗи бабайның Җәммәт, Баймәт, Туймәт, Колмәт исемле дүрт малае була. Җәммәттән туган: Хәмит; Хәмиттән туганнар: Сәгыйть, Хәбибулла, Халит; Сәгыйтьтән туганнар: Сәйдәш, Сәйфулла, Сәймәт һ. б. Авылда бу кешеләрдән килгән нәселләр әле дә дәвам итә.

Элек авылда руслар да яшәгән. Югарыда искә алынган тарихи белешмәдә бу турыда сүз булган иде. Татар Танае авылында гомер кичергән Дәүләтша абый һәм Мөнирә апаның сөйләвенә караганда, руслар Танайда 40 төтен (морҗадан чыккан төтен, йорт мәгънәсендә.— Ф.Г.) генә булганнар, 1891 елны аерылып чыкканнар һәм Рус Танаена нигез салганнар. Татар Танаенда бер урам әле дә Рус урамы дип йөртелә. Руслар бик яхшы җирләр алып бай яшәгәннәр, бал кортлары, хайван күп тотканнар. Алар тора-бара 60 төтенгә җиткәннәр. Хәзер 5 төтеннән артмас.

Татар Танае авылы тирә-юнендә елгалар, инеш-сулар, таулар, күлләр, сазлыклар, басулар күп.

Авыл үзәнлеккә урнашкан. Аның ике ягында да зур таулар тезелеп киткән. Ирексездән, борынгы заманнарда бу тирәдә бик зур елга акмадымы икән, дип уйлап куясың.

Элек бу җирләр калын урманнар белән капланып алынган булган. Авыл янындагы «ышна» сүзе кергән топонимнар шул заманнардан калган тарихи истәлекләр. Урман арасыннан Гәбенә суы аккан. Ул Зөягә килеп тоташкан. Гәбенә суында элек алты ташлы тегермән эшләгән. Авыл басуында Гөбенәгә коя торган елга-чокырлар байтак (Тау ягында елгаларны чокыр дип әйтәләр). Тоба елгасы, Уктачыл чокыры, Канлы күл чокыры, Ышланлы суы, Кабык күпер чокыры суы, Иске Гәбенә, Чат чокыры, Нәүрәп чокыры, Мөнәш чокыры, Ышналы чокыры, Елга чокыры, Нәҗметдин малае чокыры, Минһаҗетдин чокыры, Акшарлык чокыры, Урта алан чокыры, Кыр ышланлы чокыры һ. б.' Авылның көньягында кечкенә генә инеш бар. Аны халык, югарыда искә алып кителгәнчә, Ышланлы дип атый. Аның тирәсендәге басуларны һәм көтүлекләрне дә халык Ышланлы буе дип йөртә.

Күлләрнең табигыйлары да, казып ясаганнары да бар. Авыл уртасында урнашкан күлне халык Көя күле дип атый. Авылның икенче башында җәй көннәрендә кибә торган Пилмән күле җәелеп ята. Бу күлне авыл халкы казып ясаган. Күлнең ике ягында тау-калкулыклар урнашкан; бу калкулыклар — күл казыганда чыккан балчык өемнәре. Аны Пилмән таулары дип йөртәләр. Пилмән исеме күл янында яшәгән кешеләрнең кушаматыннан килеп чыккан. Авыл янында тагын Каен күле, Кумыл күле, Сәрби күле, Мансур күле, Мунчала күле, Чыршы очы күле, Камә күле һ. б. исемдәге күлләр бар. Чишмә-кизләүләр: Кизләү, Уктачыл кизләве, Марҗа кизләве һ. б.

Татар Танае авылы тауларга бай. Анда Мичкә тау, Бөти тавы, Морат тавы, Багай тавы, Панау тавы, Ышна тавы, Чыбалан тавы исеме алган тауларны искә алып китү кирәк. Авыл янындагы Алып бабай чабатасын каккан тау игътибарга лаек. Кайбыч районының Шуширмә авылында да Алып бабай чабата каккан тау бар. Татар Танае авылы халкы сөйләвенчә, Алып бабайның бер аягы Шуширмә авылында, икенчесе Татар Танае авылында булган. Менә бит халык фантазиясе нинди ул!

Авыл янында чалу-печәнлекләр һәм болыннар да аһәңле исем алганнар. Уба чаты чалуы, Мамадыш болыны, Ташкичү чалуы (чалу янында коесы да бар), Уба сырты, Вәлкә болыны, һ. б. печәнлек-болыннар әле дә халыкка хезмәт күрсәтә.

Авылда элек ике мәчет эшләгән. Берсе урынында хәзер су суырта торган җайланма (водокачка) тора. Ул урынны халык хәзер дә Мәчет яны дип йөртә.

Күренекле кешеләр

Татар Танае авылында язучы, тәрҗемәче Афзал Шиһабетдин улы Шамов (1901—1990) туып үскән.

1990 елда авылда яңа, ике катлы урта мәктәп торгызылган, аңа Афзал Шамов исеме бирелгән.

Йомгалап шуны әйтәсем килә, Татар Танае авылы һичшиксез,Татарстан Республикасының хәзинәсе.Әлеге байлык билгеле безнең киләчәк буыннарабызга да  калырга тиеш.Шуңа күрә әйдәгез, авылыбызның инеш-суларын,урман-кырларын, тауларын-урамнарын саклыйк,яклыйк һәм аның тарихын онытмый хөрмәт итеп яшик.

Авылыбызның искиткеч матур вакыты һичшиксез язгы ташу чоры.

http://cs315719.vk.me/v315719753/65d9/IaHuRKbaMYg.jpghttp://cs315719.vk.me/v315719753/65f5/r8yPP-IciYA.jpg

http://cs315719.vk.me/v315719753/6491/CfF29jq5a78.jpg

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация поисково-исследовательского проекта "История одной снежинки".

Исследовательская активность – естественное состояние ребенка, он настроен на познание мира. Предметы, окружающие малышей, являются для них источником любопытства и первой ступенькой познания мира. Ре...

Исследовательский проект "История плюшевого мишки"

Воспитанник старшей логопедической группы проследил и рассказал историю возникновения и обретения популярности любимой игрушки - плюшевого мишки....

Исследовательский проект "История одной кубанской семьи"

Цель данного проекта:изучить судьбы своих дедов и  прадеда, их вклад в историю страны в годы Великой Отечественной Войны....

Исследовательский проект «История поселка»

Исследовательский проект«История поселка» ВВЕДЕНИЕ:Основополагающий вопрос:Что я знаю об истории своей малой родины? Мы родились в современном посёлке Правохеттинский. В нашем п...

Творческо-исследовательский проект "Вот моя деревня ,вот мой дом родной"

Проекттворческо-исследовательской деятельности...

Исследовательский проект " История одной снежинки"

Мир природы не устает нас удивлять. Ведь в каждом сезоне можно найти свои уникальные явления, которые не только порадуют своей красотой и необычностью, но и заставят задуматься о том, почему так проис...