Салкын кыш
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Хафизова Гульшат Каллямовна

Конспект о зимней прогулке в старшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл salkyn_kysh.docx14.99 КБ

Предварительный просмотр:

         МБМБУ-Казан шәhәре Киров районының 321 нче катнаш  төрдәге татар телендә тәрбия hәм белем бирүче балалар бакчасы

Тема:”Салкын кыш”

(Зурлар төркемендә үткәрелгән режим моментының конспекты)

 

                                                                      Тәрбияче:Хафизова Г.К.

Казан 2016

Максат:шөгыль эшчәнлеге барышында бирелгән материалны ныгыту, балаларның аңнарына сеңдерү, кыш фасылына хас сыйфатларны чагылдыручы сүзләрне аларның сөйләм теленә кертү, ел фасыллары турында белемнәрен үстерү, кышкы матурлыкны күрә белергә күнектерү,туган як табигатенә карата ярату hәм соклану хисләре тәрбияләү.

Жиhазлау:туп, шар, җилпәвеч,көрәкләр, себерке, җимлек, җим, уенчыклар.

Режим моментының барышы.

(Урамга чыгар алдыннан тәрбияче балалар белән шар кабарта ,балаларга шарны тотып уйнап карарга тәкъдим итә,шарның тыгыз итеп тутырылуына игътибар итәләр. Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра).

Тәрбияче:Балалар,урамга карагыз әле, көн бүген нинди матур.Әнә кояш тыйнак кына елмаеп, сезне урамга уйнарга чакыра. Әйдәгез, нәни дусларым, тиз генә киеник тә, урамга уйнарга чыгыйк.

Урамга чыккач ,беренче эш итеп балаларның игътибарын hава торышын ачыклауга юнәлтәм.

Тәрбияче:Балалар,әйтегез әле бүген көн нинди? (Балалар җавабы).

Балалар:Бүген көн җылы ,матур.

Тәрбияче: Ә күк йөзе нинди?

Балалар: күк йөзе аяз,кояшлы.

Тәрбияче:Балалар,сез ничек уйлыйсыз,бүген көн җиллеме яисә җил юкмы?

Балалар:җилле.

Тәрбияче:Әйдәгез әле менә шушы җилпәвечләр ярдәмендә җилнең юнәлешен билгелик әле,җил кайсы яктан исә икән?(җилнең юнәлешен билгелибез).

Тәрбияче:Ә хәзер тирә-юньгә күз салыгыз, сез табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар:Карлар эри башлады,каралды,тамчылар тама.

Тәрбияче:Ә бу нилектән шулай ,балалар?

Балалар:чөнки,көннәр җылынды,кояш күбрәк җылыта башлады.

Тәрбияче:Әйе, балалар,кышның соңгы көннәре җитте,тиздән нинди ел фасылы башлана?

Балалар:Яз ае.

Тәрбияче:Балалар,без сезнең белән төркемдә шар кабарткан идек, сез аны тотып карадыгыз , ул нинди иде?

Балалар: Тыгыз итеп тутырылган иде.

Тәрбияче:Ә хәзер тотып карагыз әле шар нинди?

Балалар:Йомшак.

Тәрбияче:Балалар,сез ничек уйлыйсыз,шар нилектән йомшарды икән? (Салкында шар эчендәге hаваның күләме кими, шунлыктан шар салкында йомшара.Без аны төркемгә кергәч яңадан күзәтербез, җылыда шар эчендәге hаваның күләме арта hәм шар яңадан үз хәленә кайтачак.)

Тәрбияче:Балалар, әйдәгез әле хәзер үзебезгә уйнау өчен участокны тәртипкә китерәбез,участоктагы агач ботакларын җыеп алыйк, кардан ясалган корылмаларны кардан чистартыйк.

(Балалар тәрбияче белән берлектә көрәкләр,себерке ярдәмендә участокны тәртипкә китерәләр).

Тәрбияче:Булдырдыгыз,балалар,рәхмәт. Әйдәгез хәзер уйнап алабыз. Уен “Светофор” дип атала. Әйтегез әле светофорның нинди төсләре бар?

Балалар:Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче:Бик дөрес.Светофорның кызыл төсе янса без нишлибез?(көтәбез), сары төс янса (әзерләнәбез),яшел төс янса (юл аркылы чыгабыз). Ә хәзер “Светофор” уенын уйнаганда мин кызыл төс күрсәтсәм сез чүгәлисез, сары  төс күрсәтсәм басып торасыз, яшел төс күрсәтсәм атлыйсыз. Кем уен барышында ялгыша шул кеше уеннан чыга. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз. (уен ахырында иң игътибарлы бала билгеләнә).

Тәрбияче:Ә хәзер әйдәгез “Птичка-невеличка” дигән җырлы уенны уйныйбыз. Әйдәгез әле түгәрәк ясап басабыз, бер баланы санамыш ярдәмендә санап уртага бастырабыз. Әкалган балалар җырлап аның тирәсендә әйләнәләр.

Жил на крыше воробей

Птичка-невеличка

Непоседа-озорник

Чик-чирик-чиричка

Тәрбияче:Воробей черикни.

(Бер бала чик-чирик дип әйтә, ә уртадагы бала аны танып исемен атарга  тиеш.(уен шулай дәвам итә).

Тәрбияче:Балалар,әйтегез әле,бу уен нинди кош турында булды?

Балалар: чыпчык.

Тәрбияче:чыпчык бездә кышлаучы кошмы, яисә җылы якка китәме?

Балалар:Бездә кышлаучы кош.

Тәрбияче:Балалар, кыш көне без бездә кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәбез?

Балалар: Җимлекләр куябыз, җим салабыз.

Тәрбияче:Әйдәгез әле без дә кошларга җимлек элеп куйыйк  hәм җим салыйк әле,алар аны килеп ашарлар hәм сезгә рәхмәт әйтерләр.        Ә хәзер Дима hәм Марат минем янга килегез,без сезнең белән шушы түгәрәккә туп атып уйныйбыз. Ә калган балалар мөстәкыйль рәвештә уенчыклар белән уйныйсыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Ачык шогел: "Салкын кыш"

Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...

Буранлы кыш, салкын кыш

Стихи озиме на татарском языке...

Салкын тиюне ничек кисәтергә.

Күпчелек очракта салкын тидерүгә үзебез гаепле. Урамда һава торышының нинди булуына карап киенмәү, саклану чараларын күрмәүнең аяныч нәтиҗәсе бу.Салкын тию, грипптан саклануның иң гади юллары бе...

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

Салкын Кыш

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе...

откытое мероприятие "Исәнме,салкын кыш" ШамсутдиновойА.М.,

Открытое мероприятие для детей старшего возраста по теме " Исәнме, салкын кыш!"...