Эссе
статья (подготовительная группа) на тему
Тәрбияченең уй фикерләре, тәрбия эшчәнлегендәге яңалыкларга карашы
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 32.34 КБ |
Предварительный просмотр:
Эссе
Остазым Акмалова Хәмдия Рәхимовна хат.
Хөрмәтле Хәмдия Рәхимовна!
Сезгә янәдән хатлар яздым, фикер алышыр кеше булу үзе бер бәхет бит.
Сез, 37 ел тәрбияче хезмәтен башкарып, лаеклы ялга киткәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм укыту эшчәнлеген миңа тапшырып киттегез. Минем өчен бу эш яңалык булмаса да, ике педагогик уку йорты бетергән, балалар белән эшләүдә тәҗрибәсе, хезмәт стажы булган кешегә дә күп кенә кыенлыклар кичерергә туры килде. Иң зур проблемаларның берсе - катнаш төрем булу. Берүк вакытта 2 һәм 7 яшьлек балаларга тәрбия һәм белем бирү никадәр кыен икәнен күз алдына да китермәгәнмен икән.
Тора – бара ияләшәсең, өйрәнәсең диярсез?
Әйе, шулай! Шундый төр төркемнәрнең уңай яклары да бар икән. Үзара ярдәмләшеп яшәү, олыны - олы, кечене – кече итеп күрә белү. Тәрбияче буларак мин шуны да сиздем, мәгълүмати яктан кыенлык кичермиләр. Алар, балалар бакчасына йөрмәгән яшьтәшләренә караганда, тәрбияви яктан «бер адым алда» баралар.
Катнаш төркем тәрбиячесе буларак, педагогик эшчәнлегеңне нәрсәдән башладың? – дип сорарсыз.
Беренче чиратта үз эшемдә ярдәм итәрдәй, катнаш төркемнәрдә эшчәнлекне оештыру өчен методик кулланма эзләргә керештем. Сез хаклы булып чыктыгыз! Халык теле белән әйткәндә, андый эш программалары «Көн яктысында, шәм яндырып эзләсәңдә юк!» икән. Ләкин мин бит тәрбияче! Ә тәрбияче ул – уйларга, әзләргә һәм табарга тиеш. Бар икән – кулланасың, юк икән – сабыйлыгыңа әйләнеп кайтасың. Бала кебек уйлый, уйный, кирәк чакта кичерә һәм сөенә белү кебек сыйфатларны югалтмасаң – син чын тәрбияче!
«Эшемне дәвам ит, халык педагогикасына таян!»- дидегез.
Үзбелемемне күтәрү буенча да сез башлаган теманы киңәйтеп алдым, гражданлык тәрбиясендә балалар бакчасы һәм гаиләнең нинди роль уйнауын ачыклыйсы килде. Мин дә, сез башлаган эш буенча балаларда милләтебезнең асыл сыйфаларын тәрбияләүдә халык педагогикасына таянам. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Риза Фәхретдин «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән бит. Халык уеннары аша балаларда кешелеклелек, дустанә мөнәсәбәт сыйфатлары тәрбияләргә тырышам. Халык уеннары коры хәрәкәт кенә түгел, ә эчтәлекле, максатлы хәрәкәт итәргә, сабыйның сөйләм телен дә камлләштерергә ярдәм итә. Бала яшьтәшләренең ритмын үзендә тоя, уен шартларын үзе генә үтәп чыкмый, ә иптәшләрнә дә булыша, бергәләп җиңәргә, ихтыяр көчен чыныктырырга өйрәнә.
Баланың милли, патриотик һәм хокукый яктан үсешен тәэмин итәр өчен яңа эш алымнары табарга, кулланырга тырышам.Ә иң мөһим эш принципым: «Бала тәрбияләүдә балалар бакчасы һәм гаиләнең аерылгысыз, бердәм эшчәнлеге.» Әгәр гаиләдә тирә – юньгә гуманлы мөнәсәбәтләр тамыр җәйгән икән, бу очракта инде бала күңелендә дә нәкъ менә гуманлылык, миһербанлылык кебек әхлак сыйфатлары урын ала.
Балалар бакчасының эш системасында нинди яңалыкла бар?- дисезме.
Сезне сөендерә алам. Балалар бакчасының тәрбия эшчәнлеген алып баруда яңа эш программасы булдырылды. Хәзер эшебезне Н.Е. Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакиясендәге “Туганнан алып мәктәпкәчә кадәр” Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы, «Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы»на таянып эш итәбез.(автор Р.К.Шаехова) Балалар бакчасында ике тел өйрәнү буенча программалар булдырылды, бик тә яратып рус телен өйрәнәбез. Дәү әбиләр генә борчуда, оныклары туган телне онытырлар күк тоела. Хәмдия Рәхимовна! Сез педагог буларак аңлыйсыз, туган тел беренче чиратта һәм аны үстерү буенча төрле юнәлештә эш алып барыла. Оештырылаган кичәләрдә сез көтеп алган кунагыбыз. Ике телне белү зарури, бала үсеше өчен мохим фактор һәм без аны сүз белән түгел, ә эш белән даими рәвештә дәлилләп торабыз.
Тагын яңалык, үзгәреш?!- диярсез.
Ә мин сөенәм генә. Федераль дәүләти белем бирү стандартына нигезләнеп яңа эш планнары булдырдык. «Җәмәгать! Боз кузгалды!» Ниһаять катнаш төркемнәр белән эшләү өчен азмы – күпме дәрәҗәдә якын килгән методик кулланма туды. Балалар өчен эшчәнлекләрнең тоташ билгеле бер вакытта бару түгел, ә үземә кулай итеп көн дәвамында мөһим бурычларны билгеләп сайлап алып эш башкару мөмкинлеге туды. Ә иң сөендергәне балаларга мөстәкыйльлек бирелә.
Охшамаган яклары бармы?- дип сорарсыз.
Һәрвакыттагыча яңалыкны балалар өчен бик тә уңышлы,уңай нәтиҗәләргә китерәчәген исбатлый башлыйлар. Мин исә бик сак! Эксперемент булмасмы? Үз көчен югалтмасмы?
Мине писсимист диярсез?
Юк әлбәттә! Тик мине балалар язмышы борчый. Бу очракта уенга әйләндерү, кызык ясау урынсыз дип уйлыйм. Безнең кулда балалар язмышы. Һәр эшебез соңгы ноктасына кадәр уйланган булырга тиеш. Беренче урында баланың үсеше икән, ә башта белем бирү, өйрәтү иде. Сез ничек уйлыйсыздыр, тик мин, өйрәтүдән башка үсешне күз алдына китермим, алар янәшә, бер-берсеннән аерылгыз ике термин.
Хөрмәтле остазым!
Мине яңалыкларга каршы икән дип уйламагыз. Бер генә көн белән яшәмибез бит. Хата икән вакытында төзәтик, кемнеке булуга карамастан. Балалар яллардан соң урман, табигать, ярдәмләшеп яшәү турында түгел, ә планшет, телефон, компьютер турында сөйлиләр. Әти-әниләргә шулай уңайлы, хаталар өстендә эш дәвамлы булмагае.
Тискәре якларны гына күрә дип уйларсыз?
“Ватыкны” төзәтүе авыррак шул, ә матурлык ул күз алдында, бер кая да югалмый.
Хәмдия Рәхимовна!
Һәр бала, һәр кеше туган йортын, аның һәр тереклеген, туган илен сагынырга тиеш. Сагына икән, димәк, ярата. Ярата икән, димәк, сакчыл, миһербанлы.
Әзер методик кулланманы тәнкыйтьләргә хакым юк мы?
Бәлки.Тик мин тәрбияче! Тәрбияле, тәрбияли сүзләренең нигезе ул. Бу эш системасында бары берләшеп, фикерләшеп эш иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешербез.
Бүгенге көндәге хыялым мы?
Балаларда шаянлык юкка чыкмасын. Бөек француз философы Жан-Жак Руссо әйткәнчә:» Әгәр балалардагы шаянлыкны бетерсәгез, чын акыл ияләре үстерә алмассыз.» Тизрәк үсүләрен, акыллы булуларын телибез. Сабый яшендәге балачакта олыгаеп калмасыннар иде. Күзләрендәге очкын, йөзләрендәге елмаю озак саклансын!
Киңәшләрегез, ярдәмегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Исән – сау булыгыз!
Хөрмәт белән Сахапова Гөлнара Салих кызы.
2016 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе "Моя профессия - воспитатель, а это значит..."
эссе было написано к конкурсу "Воспитатель года"...
Эссе "Я поведу вас за собой, чтобы утверждать идеалы будущего.." (опубликован в сборнике эссе"Один день из жизни педагога". "Вселенная Учитель",выпуск 2,2014)
Размышления педагога об одном своём дне....
Эссе "Моя педагогическая философия". Эссе о науке педагогике.
В эссе отражены мои ощущения, взгляды, чувства и эмоциональное отношение к детям. Человек, не любящий детей, не сможет стать хорошим педагогом. Также становление педагога происходит вместе с профессио...



