Эссе
материал на тему

Багутова Назира Миннахметовна

Бала – җаның

Бала – уртак каның,

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала  - назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак утчәчәк.

Утырдым да уйга калдым әле.... Ни өчен мин тәрбияче һөнәрен сайлаганмын икән?! Арча педагогика көллиятен тәмамлаган 19 яшьлек кыз бала ул вакытта үзе дә сабый гына ләбаса... Тәрбияче кем ул, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Төрле гаиләләрдә, төрле тәрбия алып үсеп килхче нәни сабыйларны ничек итеп бергә тупларга, ничек итеп аларны бер – берсенә каршы куймыйча гына белем һәм тәрбия эшчәнлеген алып барырга? Бүгенгедәй хәтеремдә балалар бакчасына беренче тапкыр атлап керүем. Төркемгә керү белән мине шау – шулы кечкенә кечкенә генә сабыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мең сорау борчыды. “Мин бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр тәрбияли алырмынмы? Хаталар җибәрмәсменме? Эшне нәрсәдән башларга?”

Аларның кызыксынучан  күзләренә карап шуны аңладым: мин ачылмаган галәм, барлык сорауларга җавап бирүче энциклдпедия. Мин аларның бу кызыксынуларын хупларга, аларга икенче әни булырга, алар белән бергә әкияти фантазияләр дөньясына бергәләп яшәргә ирешергә тиешмен.

Минем иң беренче остазым Алфинур Рафаиэл кызы булды. Бакчага килгән беренче көннән үк ул миңа гомерем буена җитәрлек бер киңәш бирде. «Нәзирә син тәрбияче! Ә тәрбияче икәнеңне кайда гына булсаңда онытма!» Әлеге сүзләр минем тормыш девизыма әйләнде.

24 елдан артык тәрбияче булып эшләүдәверендә тәрбияче һөнәр генә түгел, ә минем тормышым, яшәешемә әйләнде. Гомеремне балалар арасында үткәргәнемә минем бер вакытта да үкенгәнем булмады. Киресенчә бу әкияти балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатләремне онытып, үземне яшь энергияле, сәламәт итеп хис итәм. Ж. К. Ирен язганча: «Һәр һөнәр аны ярату белән бу өлкәдә уңыш китерә». Мин үз һөнәремне бик яратып башкарам. Көн дә гөнаһсыз сабыйлар янында булу, аларның уй- хисләрен уртаклашып яшәү үзе зур бәхет түгелме?

Бакчада эшләү дәверендә тормышка чыктым. Тормыш иптәшем белән бер ул, бер кыз бала тәрбияләп үстерәбез. Бу үзе дә олы бәхет түгелме?

Моннан берничә ел элек миңа бакчага йөргән сабыйлар инде кулларына үзләренең балаларын тотып яныма киләләр. Ни чәчсәң – шуны урырсың, ди бит халык. Аларның миңа карата хәзерге мөнәсәбәтләрендә мин, аларның тәрбияче апалары, үземнең җимешләремне күрәм. Зур тәрбиячелек тәҗрибәсе булса да, миңа әле тагын да күбрәк укырга, эзләнергә кирәк. Чөнки тормыш алга бара. Әгәр мин үз-үземнән канәгать икән – бу эшләүдән, яшәүдән туктау була.

Юк! Син – Тәрбияче! Сабырлыгыңны, акылыңны эшкә җигүдән туктама! Тормыш, эшеңнән җыйган тәҗрибәңне яшьләр белән бүлеш! Тәрбияче эшендә бернинди дә вак-төяк нәрсә юк, эшләнгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгьнәгә ия булырга тиеш. Тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык итеп яшәргә һәм эшләргә кирәк.

Мин – тәрбияче! Мин моның белән горурланам! Җир йөзендә һөнәрләр күп, теләсә кайсын сайла. Әмма тәрбияче һөнәрен сайламыйлар, ул һөнәр ул үзе сине сайлый. Биредә очраклы кешеләр була алмый. Минем өчен тәрбияче булып эшләү, балаларны нәрсәгәдер өйрәтү белән түгел, ә көн саен алар белән аралашып, үземә яңалык ачуым белән дә кадерле. Алар нинди төрле! Балаларны ничек бар шулай яратырга кирәк.Балаларны мин үз балаларымдай якын итәм. Үз балаларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга омтылам. Характерлары буенча да балалар бер- берсенә ошамаган. Кемдер бик оялчан һәм үзен кыерсытылган, кимсетелгән саный, җавабы да буталчык, фикерләре дә төгәлләнмәгән була, ә кайбер балаларның лидерлык сәләте күзгә ташланып тора. Андый балалар бик тиз коллективка кереп китәләр, уен, эшчәнлек барышында да башлап йөриләр. Еллар дәвамында төрле гаиләләр белән очрашырга туры килде. Ятим калган балалар, тәрбиягә алынган балалар, әти- әниләре була торып та әби – бабай тәрбиясендәге балалар.

Моңа кадәр балалар бакчасына йөрмәгән 6 яшьлек Диләрә исемле кыз бакчага килде. Гаиләдә әле аннан соң туган инвалид энесе дә бар. Икенче атадан туган апасы мәктәптә белем ала. Әни кеше бала тәрбияләүнең ни икәнен дә белмәүче, алар турында уйлап та карамаучы кеше. Үзе дә тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы әнидән бу балага бик күп эләккән. Бакчага килгәндә Диләрә бик оялчан, һәр нәрсәдән куркып торучы бала иде. Уйлаган фикерендә әйтергә кыймыйча бер читтә йөрүне кулайрак күрде ул. Балалар иртәләрендә катнашып, нидә булса эшләргә теләге булмаган, шигырьләр сөйләргә дә батырчылык итмәгән кызыбыз, берничә айдан мин өйрәнәм, мин сөйлим, мин үзем кебек лидерлык сәләтен күрсәтә башлады. Мин әлеге уңышка уеннар аша, аның белән дусты кебек аралашканга ирештем дип уйлыйм. “Театр”. “Кибет” уеннарында аңа беренче булып эндәшә торган ролләр бирдем. Ул шулай итеп курыкмыйча, оялмыйча, матур сөйләшергә өйрәнде. Бүгенге көндә Диләрәбез мәктәптә алдынгылар рәтендә белем ала.

Тәрбияче кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Ул- шагырь дә, рәссам да, биюче дә, артист та. Ул бик күп белергә тиеш. Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Хыял канатларым чиксез минем.

Без – тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Балаларыбызның киләчәгетәрбиячеләребезнеңшәхсиҗаваплыгыгына, аларның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле.

Шулай булгач, киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын өчен, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән, алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, тәрбияле сау-сәламәт балалар үстерергә кирәк. Моныңөчен, әлбәттә, тәрбиянең бар төрен практик кулланугына – ныклы фундамент булып тора.

Әгәр сорау бирсәләр,

Бәхет ни ул?- дисәләр.

Бәхет шушы балалар,

Кеше булып үссәләр!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Моя профессия - воспитатель, а это значит..."

эссе было написано к конкурсу "Воспитатель года"...

Эссе

"Моя профессия - воспитатель",...

Эссе

"Моя профессия - воспитатель",...

Мое педагогическое эссе

Мое педагогическое эссе...

Эссе на тему "Современный воспитатель - это..."

Каким же должен быть современный воспитатель?!...

Эссе "Моя педагогическая философия". Эссе о науке педагогике.

В эссе отражены мои ощущения, взгляды, чувства и эмоциональное отношение к детям. Человек, не любящий детей, не сможет стать хорошим педагогом. Также становление педагога происходит вместе с профессио...