Доклад для воспитателей на тему "Обучение детей русскому языку"
материал на тему

Сафина Римма Мухаматназиповна

Заман, мәгариф өлкәсенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү системасында, тамырдан үзгәрешләр кертүне таләп итә.  Республикабызда татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала. Шуңа күрә дә Татарстанда яшәгән һәрбер кеше бу ике телне белергә, ике милләтнең гореф- гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итәргә тиеш. Бу иң элек гаиләдән башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Үз чиратыбызда безгә, тәрбиячеләр алдына, зур җаваплылык һәм тырыш хезмәт белән башкаруыбызны  таләп итеп куя. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә балаларны рус теленә өйрәтү

      Заман, мәгариф өлкәсенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү системасында, тамырдан үзгәрешләр кертүне таләп итә.  Республикабызда татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала. Шуңа күрә дә Татарстанда яшәгән һәрбер кеше бу ике телне белергә, ике милләтнең гореф- гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итәргә тиеш. Бу иң элек гаиләдән башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Үз чиратыбызда безгә, тәрбиячеләр алдына, зур җаваплылык һәм тырыш хезмәт белән башкаруыбызны  таләп итеп куя.

         Татарстан Республикасында балаларны кече яшьтән үк безнең өчен икенче тел булган рус теленә өйрәтү- мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республикада икетеллелеккә өйрәтү буенча иң яхшы педагогик коллективларны, балалар бакчаларын билгеләү максатыннан һәр ел саен “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы үткәрелә. Безнең балалар бакчасы 2014 нче елда бу конкурста катнашты һәм “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” исемен алды.

        Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы ике төркемле азкомплектлы  бакча. Анда 37 бала йөри. Мин Сафина Римма Мөхәммәтнәҗиповна музыка җитәкчесе һәм зурлар төркемендә тәрбияче булып эшлим, шул ук вакытта рус теле шөгыльләрен алып барам.

       Татар балаларын рус теленә өйрәтү өчен кызыклы, мавыктыргыч, уңайлы алымнарны сайлыйм һәм бүгенге көннең инновацион технологияләре ярдәмендә башкарылган эшнең нәтиҗәләрен күрәм. Иң үтемлесе дип уен технологиясен саныйм. Яңа сүзләр белән танышканда, бу сүзләрдән җөмлә төзегәндә, кабатлау, ныгыту шөгыльләрендә төрле уеннар кулланам. Темага туры китереп музыкалы уеннар кертәм, рус теленә өйрәтүне музыка белән берлектә алып барам. Гомумән, рус теле шөгыле уен белән башлана, уен белән тәмамлана.

      Минем балаларны рус теленә өйрәтүдә үз алымым бар. Мин аны күп еллар эшләү дәверендә кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирештем. Безнең бакчага йөрүче балалар барысы да татарлар, алар гаиләләрендә дә, балалар бакчасында һәм урамда да татар телендә аралашалар. Балалар рус телендәге сөйләмне радио, телевидение аша ишетә алсалар да, аларның рус телендә аралашу мөмкинлекләре бик аз. Шуңа күрә, бигрәк тә уртанчылар төркеме балалары рус телендәге сүзләрне бик аз белә, белгән очракта да дөрес әйтми. Шуны истә тотып мин балаларны рус телендәге сүзләр белән таныштырып, аларны дөрес итеп әйтергә, җөмләләрне грамматик яктан төгәл төзүгә зур игътибар бирәм. Балаларга яңа сүзләрне иҗекләп өйрәтәм. Иҗекләрне көйгә салып та өйрәнәбез. Иҗекләрдәге авазлар дөрес өйрәтелсен өчен иң башта фонетик күнегүләр, уеннар уйнатам. Авыл баласының сөйләмендә күп вакытта б, в, а, о, ш, с авазлары дөрес әйтелми, шунлыктан “Поезд”, “Успокой куклу”, “Кукла Маша”, “Машины”, “Угадай” фонетик уен- күнегүләрен кулланам. Аннан соң сүзләрне иҗеккә бүлеп, һәр иҗекне күп тапкыр кабатлау юлы белән сүзне өйрәтәм. Бу эш индивидуаль дә, бергәләп өйрәтү юлы белән дә ныгытыла. (Мәсәлән бер төркемдә 5 бала гына булса да  бала бер сүзне 7-8 тапкыр кабатлый). Безнең бакча азкомплектлы  булганлыктан бер төркемдә өч төрле яшьтәге бала. Уртанчылар төркеме балалары белән зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да бу сүзләрне искә төшерәләр, ныгыталар.

           Зурлар төркеме балаларына күбрәк игътибарны  катлаулырак җөмләләр төзүгә бирәм. Монда үзем әзерләгән  “Игры и игровые упражнения для развития речи”  уен- папкасы ярдәм итә. Уеннарны һәрвакыт яңартып торам. Чөнки, гел бер уенны уйнау баланы ялыктыра. Зурлар төркеме балаларының иң яраткан берничә уенын әйтеп китәсем килә: “Переезжаем на новую квартиру”, “За покупками в магазин”, “Угадай по описанию”, “Кто быстрее соберет вещи”, “Поезд”. Бармак уеннарын, динамик паузаларны баян белән, музыка белән үткәрәм, шигырьләрне көйгә салып өйрәнү бала өчен җиңелерәк, кызыгырак килеп чыга.

         Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рус телендә күп нәрсә белә. Хәзер инде мин аларны мәктәпкә әзерли башлыйм. Программа буенча бирелгән һәр теманы катлаулырак, баерак итеп бирергә тырышам. Күбрәк итеп шигырьләр, тизәйткечләр, сынамышлар, мәкальләр өйрәтәм. Бер- берсе белән рус телендә аралашсын өчен диалоглы уеннар кертәм. “У доктора”,  “Библиотека”, “Магазин”, “Дежурим». Бу уеннарны уйнаткач практик рәвештә ныгыту өчен кибет, почта, библиотека, медпункт, ашханәгә экскурсиягә алып барам. Анда эшләүчеләр белән рус телендә аралашабыз.

       Гаффарова Сәвилә Муллануровна җитәкчелегендә төзелгән “Изучаем русский язык” укыту методик комплектын үз эшемдә кулланам.  Һәр төркем өчен күрсәтмә, таратма папкалар ясадым. Тема буенча рәсемнәр, картиналар, дидактик, фонетик, хәрәкәтле, сюжетлы- рольле уеннар, презентацияләр әзерләдем. Шөгыльдә интерактив такта кулланып баланың кызыксынуын арттырабыз, күбрәк информация бирәбез. Укыту-методик комплектындагы рәсемнәрдән бармак уеннары, маскалар эшләдем. Аны рус теле шөгыльләрендә уңышлы кулланам. Балалар маскалар ярдәмендә әкиятләр, хәрәкәтле, дидактик уеннар уйныйлар.

    Өч төркем балалары да Гаффарова Сәвилә Муллануровнаның эш дәфтәрләре буенча эшли. Балалар үз куллары белән рәсемнәрне буяулары, эшләгән эшләрен дәфтәргә карап сөйләүләре алар өчен кызыклы, өйрәнгән белемнәрен ныгыту өчен дә яхшы дип уйлыйм.

        Рус теленә өйрәтү буенча эш шөгыльләрдән тыш вакытта да дәвам итә: аерым темаларга әңгәмәләр, сүзле, дидактик уеннар уйнау, сюжетлы- рольле уеннарда төрле аралашу ситуацияләре оештырыла. Балалар белән бармак, курчак һәм өстәл театрлары ярдәмендә әкиятләрне карау һәм аларны иптәшләренә, кечкенә балаларга уйнап күрсәтү оештырыла. Монда балалар рус телендә аралашудан тыш, сәнгатьле итеп сөйләргә дә өйрәнәләр, аларның артистлык сыйфатлары да үсә. “Колобок”, “Репка”, “Теремок”, “Курочка Ряба”, “Три медведя” әкиятләрен өстәл, курчак театры итеп тә, сәхнәләштереп тә күрсәттек. Шулай ук экологик әкиятләр алам, балалар алларына  куелган сорауга  чишелешне үзләре эзлиләр, нәтиҗәне табалар. Шушындый эш баланың логик фикерләвен үстерергә ярдәм итә.

        Балалар бакчасында һәр атнаның бер көне- рус телендә аралашу көне буларак үтә. Бу көндә тәрбиячеләр балалар белән рус телендә сөйләшәләр. Балалар киенгәндә, чишенгәндә, ашаганда, саф һавада булганда бары тик рус телендә генә аралашырга тырышалар.

          Телне үзләштерү өчен  шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен өйрәнми мөмкин түгел. Балалар бакчасында рус теле һәм рус мәдәнияты белән танышуга “Прогулка по Москве”, “В гостях у бабушки-забавушки”, “Народные промыслы”, “Русская ярмарка” балалар иртәләре, “Золотая осень”, “Спорт, игра, радость”, “В мире сказок”, “Путешествие в страну загадок” темаларына күңел ачуларны даими үткәреп киләбез. Бу бәйрәмнәргә әти-әниләрне чакырабыз.

       Ата- аналар җыелышларында балаларны ана теле, рус теленә өйрәтү бурычлары һәм алымнары белән таныштырабыз, тематик кичәләр, укулар үткәрәбез, аерым сораулар буенча әңгәмәләр, консультацияләр үткәрелә, “Бергәләп өйрәник”, “Учимся играя”, “Изучаем русский язык” темаларына стендлар, аерым темаларга ширмалар эшләнеп куела, балалар белән шөгыльләнү өчен махсус биремнәр бирелә. “Изучаем русский язык” белешмә почмагына, рус теленнән өйрәнгән тема, яңа сүзләр, җөмләләр, картина буенча төзелгән хикәяләрне язып, куеп барам. Шөгыль вакытында сөйләргә өйрәнгән картинаны, рәсемнәрне эләм. Шунда ук ата-аналарга язып алу өчен ак битләр, ручкалар куям. Әти-әниләр тәкъдим ителгән бар яңалыкны язып алалар, ә кайберләре картиналарны, рәсемнәрне фотога төшереп алып кайтып китәләр. Әти- әниләргә һәрбер төркемдә ачык шөгыльләр күрсәтелә, алар бәйрәм иртәләре, күңел ачуларга чакырыла. Әти- әниләр үзләре уеннарга атрибутлар эшләүдә, төрле чараларга костюмнар, маскалар әзерләүдә ярдәм итәләр.

        Мәктәпкә чыгып киткән балаларның рус теленнән  алган белемнәренең, мәктәпнең беренче баскычында ярдәм итүе, без -  тәрбиячеләр өчен, куаныч.

      Ата-аналар һәм балалар бакчасы коллективы бердәм эшләгәндә генә балаларга рус телен тиешле дәрәҗәдә  өйрәтеп, уңышларга ирешеп була.

Ясамадым олы ачышлар,

Менгәнем юк минем галәмгә.

Бары гади тәрбияче булып

Хезмәт итәм шушы галәмдә.

   

   Мин бер гади тәрбияче,

   Хезмәт итәм бүген тормышта.

   Һәр балам – язылмаган роман,

   Һәр шөгылем – маяк тормышта.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

доклад на тему Обучение детей русскому языку: проблемы и пути решения

Обученеие детей русскому языку в национальных дошкольных учреждениях, проблемы и пути решения...

Аналитическая таблица по оценке эффективности деятельности воспитателя по обучению татарскому (русскому) языку

Аналитическая таблица по оценке эффективности деятельности воспитателя по обучению татарскому (русскому) языку ...

Аналитическая таблица по оценке эффективности деятельности воспитателя по обучению татарскому (русскому) языку в МБДОУ № 78

Таблица по оценке эффективности деятельности воспитателя по обучению татарскому (русскому) языку в МБДОУ № 78...

План по самообразованию воспитателя по обучению детей русскому языку Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа через устное творчество»

План по самообразованиювоспитателя по обучению детей русскому языку  Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа   через устное творч...

Доклад: "Использование проектного метода в обучении детей русскому языку"

Использование проектного метода в обучении детей русскому языку...