«Организация предметно – развивающей среды в связи с введением ФГОС. Из опыта работы»
материал на тему

Шайхиева Рузиля Рафаэлевна

Доклад воспитателя  для педагогического совета «Организация предметно – развивающей среды  в связи с введением ФГОС. Из опыта работы» на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx22.77 КБ

Предварительный просмотр:

“Федераль дәүләт мәгариф стандартларына туры китереп предметлы-устерешле мохит оештыру”

2014 елның 1 гыйнвареннән мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары  тулы көченә эшләде, ә балалар бакчаларында өлешчә генә өйрәнелеп, аерым эксперименталь площадкаларда гына эш барды.

Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын  үзгәртеп  коруга  китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС, ФГТ) педагогик системаның структурасын  федераль стандартлар буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

       Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы  ШӘХЕС  итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен  үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.

          Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

Безнең “Гөлчәчәк” балалар бакчасы шундый эксперименталь площадка итеп сайланды. Бакчабызның һәр бүлмәсен һәр почмагын ФГОС таләпләренә туры китереп корырга һәм тулыларга тырыштык. Бүгенге көндә бакчада

– УМК (укыту-методик комплекты )кабинеты бар. Укытудагы методик кулланмаларны системалы кулланышка кертек. Яңа укыту-методик комплектына нигезләнеп балаларның патриотик һәм интернациональлек хисләрен, туган як, туган илгә, туган телгә мәхәбәт тәрбияләүне дәвам итәбез сүз байлыгын арттырабыз, хәтерләрен яхшыртабыз, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбиялибез. Монда без рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын, дидактик материалардан методик материаллардан  кулланабыз.

 – Ике бинада да логопед булмәсе актив эшләп килэ.Логопед үз эшенең күпчелек өлешен һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнүгә юнәлтә. Игътибар, хәтер, психик процессларны, кулның вак моторикасын формалаштыруда  индивидуаль шөгыльләр  эффектив чара булып тора. Катлаулы, ә кайчакта ялыктыргыч та булып тоелучы авазларны кую һәм автоматлаштыруда уеннарны киң куллану шөгыльләрне кызыклы һәм мавыктыргычка әйләндерә.

Балаларның тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру өчен  аерым музыка, физкультура залы,физкультура мәданчыгы, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен мәйданчык, рус-татар теле кабинеты, экология бүлмәсе, бай коллекцияле туган якны өйрәнү буенча кече музей. булдырылган, бүлмәләр  методик материаллар белән җиһазландырылган. Барлык бүлмәләр дә рациональ файдаланыла. Төркем бүлмәләре, мәйданчыклар балаларны тәрбияләү-сәламәтләндерү өчен барлык җиһазлар белән тәэмин  ителгән,  Балаларның уеннары өчен уңайлы шартлар тудыру игътибар үзәгендә тора. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур,  яңа. Балалар бакчасының төркем бүлмәләренең үсеш тирәлеген  шушы программаларның таләпләренә туры килерлек итеп төзергә тырыштык. Төркем бүлмәләре балаларны тәрбияләү-сәламәтләндерү өчен барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән, күпчелек җиһаз һәм уенчыклар күп функцияле һәм үзгәрешле. Бу баланың теләкләренә һәм мөмкинлекләренә карап тирә-юньдәге предметлы мохитне белем бирү ситуациясенә туры китереп үзгәрүчән итеп кору дигән сүз. Күп функциялелек, исә, төркем бүлмәсендә балаларның мөстәкыйль уеннары һәм эшләре өчен куп функцияле предметлар, шул исәптән, табигать, кулланышта булган материаллар булырга тиеш дигән сүз. Шулай ук су, Һава, ком белән тәҗрибәләр балалар белән еш үткәрелсә – бик әйбәт. Без узебезнен төркем бүлмәләрендә боларны булдырырга  һәм кулланырга  тырышабыз. Шушы таләпләрне эштә тормышка ашыру баланың уен, танып белү, иҗади һәм тикшеренү активлыкларын камилләштерә, үстерә.

Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану-тормыш таләбе. Безнең балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне, гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре, телевизион технологияләр, стандарт булмаган технологияләр, ФГОС таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәләр, әти-әниләргә дә җиткерәләр. Шундый үзенчәлекле тәрбия – белем бирү чарасы булып, бакчабызның горуррлыгы булып әти – әниләр өчен чыгарыла торган “Гөлчәчәк” газетасы тора. Бу газета аркылы без әти-әниләргә кирәкле информацияне, киңәшләребезне җиткерәбез. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бергәләшеп табигать материаллары, әсбаблар җыябыз. Группаны тема  буенча уенчыклар,  китаплар, шөгыльләр өчен күрсәтмә-дидактик әсбаблар белән тәэмин итеп торалар

Безнең коллективның тәрбиячеләре  яшь буынны тәрбияләү процессын да, алда күргәнегезчә, ФГОС таләпләренә җавап бирерлек итеп оештыра. Тәрбияче ярдәмчеләре дә бу эштә актив катнашалар, төрле яктан ярдәм итеп торалар.(берәр нәрсә күрсәк иң беренче бакчага кирәк,шуны-шуны эшлим дип уйлыйбыз)

Дөрес, бар эшнедә санап бетереп булмый. Әмма минем әйтәсем килгән сүзем бер. Без -   тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр,  үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач,  киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән,  алдан күрә белә торган, шәфкатьле,  хезмәт яратучы,  сау-сәламәт балалар  үстерик. Моның  өчен, әлбәттә, хезмәткә өйрәтүнең  бар төрен практик  куллану гына – ныклы фундамент булып тора. Барыгызга да шушы фундаментны нык төзүдә сәламәтлек,  сабырлык,    телим.  Игътибарыгыз өчен рәхмәт

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фотоотчёт организация предметно-развивающей среды в соответствии с ФГОС

МБДОУ «Детский сад № 9 комбинированного вида» «Алёнушка» Подготовительная к школе группа (логопедическая) Воспитатель Богатая Людмила Владимировна...

Семинар для педагогов ДОУ «Особенности организации предметно-развивающей среды в соответствии с ФГОС дошкольного образования»

Семинар для педагогов ДОУ «Особенности организации предметно-развивающей среды   в соответствии с ФГОС дошкольного образования»...

Художественно-эстетическое развитие дошкольников через организацию предметно-развивающей среды в условиях реализации ФГОС

Понятие художественно - эстетическое воспитание выражается в формирование в ребенке художественно- эстетического отношения к действительности и активизации его творческой деятельности по зак...

Педагогический проект "Организация предметно-развивающей среды в соответствии с ФГОС"

Проект направлен на всестороннее повышение компетентности и профессионального мастерства педагогов, ориентирован на развитие и повышение творческого потенциала педагогического коллектива в целом, на п...

Развивающая предметно-пространственной среда группы. Реализация требований ФГОС (из опыта работы)

Вопрос организации предметно-развивающей среды ДОО на сегодняшний день стоит особо актуально. Это связано с введением нового Федерального государственного образовательного стандарта (ФГОС) к структуре...

Развивающая предметно-пространственная среда в ДОУ по ФГОС из опыта работы

Развивающаяпредметно-пространственная среда в ДОУ по ФГОСиз опыта работы...