Консультация “Уен гына димә уенны, уйдырып әйтә бел уеңны”
консультация (средняя группа) на тему

Харисова Гульнар Рафисовна

Консультация для педагогов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen_gyna_dim_uenny_uydyryp_yt_bel.docx15.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама миниөипаль районы «15 нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы»муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

ТӘРБИЯЧЕЛӘР ӨЧЕН КОНСУЛЬТАЦИЯ.

“Уен гына димә уенны,

 уйдырып әйтә бел уеңны”

               15 нче балалар бакчасы    тәрбиячесе;Харисова Г.Р.                                                                                                                                                                                

                                                                          

Түбән Кама

2017ел.

Уен – сөйләм телен, туган телне өйрәтү, камилләштерүнең иң үтешле һәм нәтиҗәле чарасы. Бигрәк тә сүзле уеннар туган телендә иркен сөйләшә алмаган татар балаларын ана теленә өйрәтүдә яхшы нәтиҗә бирә. Бала сүзле уеннар белән никадәр иртә танышса, аның сүз байлыгы тизрәк арта, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә, ана телендә сөйләшү, аралашу даирәсе киңәя. Уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияләп кенә калмый, ә ишетеп аңлау, авазларның һәм сүзләрнең дөрес әйтелешен үзләштерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә дә ярдәм итә.

Уен вакытында мәкаль–әйтемнәр, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар да кулланыла. Бу исә сөйләм телен үстерә, балаларның фикерләү сәләтен активлаштыра. Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр – биюгә осталык та сорый.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак та отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү, шәфкатьлелек кебек матур сыйфатлар да, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә.

1.”Ягымлы сүз әйт.”

Уенның максаты. Тыңлап аңларга өйрәтү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

Ягымлы сүз әйткән саен,

Бер адым алга атлап,

Килә алсаң миңа кадәр –

Алырбыз сине мактап.

Яки:

Тәмле сүзләр әйтә – әйтә,

Атлап бер адым алга.

Монда кадәр кем килә ала?

Шул “Иң ягымлы” була.

2.”Нинди төстә”

Уенның максаты: төсләрне аера белергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Уен барышы. Уенга катнашучыларга ашъяулык, алъяпкыч, кулъяулык һәм башка предметлар сурәтләнгән карточкалар таратыла. Тәрбияче аларны алдан әзерләнгән төрле төстәге чәчәк рәсемнәре белән бизи. Һәр бала үзенә ошаган чәчәкләрнең төсен әйтә. Мин кызыл( сары, зәңгәр, ак)  чәчәк яратам.

Кулъяулык читенә чиктем

Чәчәкләрнең төрлесен.

Кайсылары ошый сиңа,

Әйт шул чәчәкнең төсен.

3. “Уйлап кара”

Уенның максаты. Кышлаучы кошларның исемнәрен хәтердә калдыру, алар турында белемнәрен ныгыту. Тиз фикер йөртергә һәм төгәл итеп аңлатып бирергә өйрәтү.

Ала карга, чыпчык, песнәк,

Тукран, саескан, песнәк,

Кайсы кош бездә кышламый?

Уйлап кара әйбәтләп.

4. “Ярдәм ит”.

Уенның максаты. Шигырьне игътибар белән тыңларга, мәгънәсен аңларга өйрәтү. Кыргый һәм йорт хайваннарын төркемнәргә аеру һәм кайда яшәүләрен билгеләү.

Материал: өстәлнең бер ягында – урман һәм җәнлек өннәре, икенче ягында – йорт, сарай макетлары. Бер читтә – төрле хайван сыннары – уенчыклар.

Уен барышы. Тәрбияче шигырьне берничә тапкыр укый. Балалар уендагы биремне үти. Шигырьнең сүзләрен тиз генә өйрәнеп, мөстәкыйль рәвештә уйный башлыйлар. Үзләре теләгән кыргый һәм йорт хайваннарының исемнәрен атыйлар.

Сыер, аю, кәҗә, төлке.

Сарык, бүре, куян, эт.

Кая барырга белмиләр,

Адашканнар – ярдәм ит.

Көтәдер әниләре.

Кайда икән өйләре?

Әдәбият: Мәгариф – 1 – 2003 ел. Рима Дәүләтшина “Уен гына димә уенны, уйдырып әйтә бел уеңны”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация - парадокс или консультация с запланированными ошибками

Консультация -парадокс "Методика иллюстрирования литературных произведений"...

Консультация для родителей группы НПОЗ. Тема: «Техника проведения артикуляционной гимнастики». Проводит консультацию учитель-логопед Петрова Татьяна Николаевна

Данная консультация знакомит родителей с тем, как организуется и проводится работа по артикуляционной гимнастике в домашних условиях....

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Тәрбиячеләр өчен консультация "Уен гына димә, уйдырып әйтә бел уенны"

для воспитателей старших, подготовительных к школе групп...

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?» Консультация для родителей Особенности речевого развития детей 2–3 лет. Консультация для родителей«Понимаем ли мы друг друга?»

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?»Зачем читать детям книги?Дети имеют огромную потребность, чтобы родители читали им вслух. Для благополучного развития ребенка семейное...