Тәрбиячеләр өчен консультация "Уен гына димә, уйдырып әйтә бел уенны"
консультация (старшая группа) по теме

для воспитателей старших, подготовительных к школе групп

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ns_portal_konsul.docx19.91 КБ

Предварительный просмотр:

Уен гына димә, уйдырып әйтә бел уенны.

(Тәрбиячеләр өчен консультация)

Уен –сөйләм телен, туган телне өйрштү,камилләштерүнең иң үтемле һәм нәтиҗәле чарасы. Бигрек тә сүзле уеннар туган телендә иркен сөйләшә алмаган татар балаларын ана теленә өйрәтүдә яхшы нәтиҗә бирә.

Бала сүзле уеннар белән никадәр иртү танышса, аның сүз байлыгы тизрәк арта, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә, ана телендә сөйләшү, аралашу даирәсе киңәя.         

Уен вакытында мәкаль- әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, табышмаклар да кулланыла. Бу исә сөйләм телен үстерә, балаларның фикерләү сәләтен активлаштыра.

Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр – биюле осталык та сорый.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак та отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар да, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәтләр, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисе тәрбияләнә.

1.”Ягымлы сүз әйт”

Уенның максаты: Тыңлап аңларга өйрәтү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

Ягымлы сүз әйткән саен,

Бер адым алга атла,

Килә алсаң миңа кадәр-

Алырбыз сине мактап.

Яки

Тәмле сүзләр әйтә – әйтә,

Атлап бер адым алга,

Монда кадәр кем килә?

Шул “Иң ягымлы” була.

2.”Ниниди төс”

Уенның максаты: Төсләрне аера белергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Уен барышы:Уенга катнашучылар ашъяулык, кулъяулык, алъяпкыч һ.б.

предметлар сүрәтләнгән карточкалар тараталар. Тәрбияче аларны алдан әзерләгән төрле төстәге чәчәк рәсемнәре белән бизи. Һәр бала үзенә охшаган чәчәкләрнең төсен әйтә. (Миңа кызыл, сары,һ.б) чәчәкләр ошый)

Кулъяулык читенә чикем,

Чәчәкләрнең төрлесен.

Кайсылары охшый сиңа,

Әйт шул чәчәкнең төсен.һ.б.

3.“Уйлап кара”

Уенның максаты: Кышлаучы кошларның исемнәрен истә калдыру, алар турында белемнәрне ныгыту. Тиз фикер йөртергә һәм төгәл итеп аңлатып бирергә өйрәтү.

Ала карга, чыпчык, песнәк,

Тукран, саескан, ләкләк.

Кайсы кош бездә кышламый?

Уйлап кара әйбәтләп.

4.“Ярдәм ит”.

Уенның максаты: Шигырьне игътибар белән тыңларга,мәгьнәсен аңларга өйрәтү. Кыргый һәм йорт хайваннарын төркемнәргә аеру һәм кайда яшәүләрен билгеләү.

Материал: Өстәлнең бер ягында – урман һәм җәнлек өннәре, икенче ягында – йорт, сарай макетлары. Бер читтә – төрле хайван сыннары –уенчыклар.

Уен барышы:Тәрбияче шигырьне берничә тапкыр укый. Балалар уендагы биремне үти. Шигырьнең сүзләрен тиз генә өйрәнеп, мөстәкыйль рәвештә уйный башлыйлар. Үзләре теләгән кыргый һәм йорт хайваннарының исемнәрен атыйлар.

Сыер, аю, кәҗә, төлке,

Сарык, бүре, куян, эт.

Кая барырга белмиләр,

Адашканнар – ярдәм ит.

Көтәдер әниләре,

Кайда икән өйләре.

5.“Уҗыш җыю”

Уенның максаты:Шигырьдә бирелгән сүзләрне ишетеп аңларга, яшелчәләрне танып белергә, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.

Материал: Яшелчә муляжлары, кәрҗин.

Яшелчәләр җыяр өчен,

Бик матур кәрҗин кирәк.

Исемнәрен әйтә – әйтә.

Җыеп ал әле энем (сеңелем).

6.“Серле таратма”

Уенның максаты: Серле тартмадагы предметларның исемнәрен искә төшерү. Балаларны санарга өйрәтү, сүз байлыгын арттыру.

Материал:“Серле тарта”, тартмада төрле уенчыклар. ( тартмадагы предметлар дәрес темасына карап үзгәреп торырга мөмкин).

Нәрсә бу?

Серле таратма!

Ачылмый шул, шаярта.

Тартманың серен табыйк,

Әйдә, бергәләп саныйк.

Бер, ике, өч.

Ачылмады ич.

Бер, ике, өч, дүрт,

Тукта бераз гына көт.

Бер, ике,өч,дүрт,биш...

Хәзер ачылырга тиеш..

Бер,ике,өч,дүрт,биш,алты,

Ачылды-ы-ы!

7.”Хайван исемен уйла”

Уенның максаты: Балаларның сүз байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү.Йорт хайваннарының исемнәрен хәтердә калдыру.

Вакытны бушка уздырмыйк,

Әз генә уйнап алыйк.

Бер генә иҗектән торган,

Хайван исемен атыйк  (Ат,эт)

Ике иҗеклесен табыйк,

Башкача уйлап карыйк.

Кабатлыйм беренче иҗеген,

Син әйтеп бир исемен    (Кә – җә)

8.”Без, без,без...”

Уенның максаты: Балаларның сөйләм телен үстерү.Түзем булырга, үз – үзеңне тыя белергә өйрәтү.

Уен барышы: Берничә бала, бер – берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп – төшереп санамышны әйтәләр:

Без- без – без идек,

Дүрт малай, биш кыз идек.

Барыбызга бер шатлык,

Кем тели уйнап карый,

Кагыйдәсе бик гади:

 “Әйе –ыһы” димәскә,

Сөйләшмәскә, көлмәскә,

Авызыбызны яптык,

Әйтерсең лә су каптык.

Уйнаучылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар, бер – берсен көлдерү өчен, төрлечә кыланалар, күз – йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем элек авызынача, я көлеп җибәрсә, шул“Җәза” бирелә. Һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең маңгаена чиертеп ала.

9.“Урын алмашу”

Уенның максаты: Балаларда өлгерлек, сизгерлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Уен барышы: Уенда катнашучылар түгәрәк буйлап биеп әйләнәләр. Көй туктагач та, урындыкларга утырырыга ашыгалар, бер бала урынсыз кала. Ул болай дип такмаклый.

1нче вариант. Арыгансыздыр тик торып,

                         Бер урында утырып.

                        Алыгыз бер чабышып,

                         Урыннарны алышып.

2 нче вариант.Кызык түгел тик тору,

                        Бер урында утыру.

                        Күз кысышып алыгыз,

                        Якын сердәш табыгыз.

                        Чабышып алыгыз бер,

                         Яле, кайсыгыз өлгер.

Күз кысышып парлар урыннарын алмашаларда, икенче бер бала урындыкка утырып калырга тырыша. Уен шулай дәвам итә.

10.“Песи белән тычканнар”

Уенның максаты: Балаларның сүз байлыгын арттыру. Төрле ситуацияләрдә уртак фикергә килә белергә өйрәтү. Сизгерлек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Уен барышы: Уйнаучыларның берсе – песи, калганнары тычкан була. Алар, өчәр – өчәр булып, “оя” ясыйлар. Тычканнар ояда чакта песи аларга тимәскә тиеш. Песи йоклаганга салыша. Тычканнар такмак әйтәләр:

Мыекларын салындырып,

Йокыга китте мәче.

Кунакка йөгерешик әле,

Мияубикә сизгәнче.

Такмак бетүгә, үзара килешеп, бер тычкан күрше ояга таба йөгерә. Песи кунакка баручы тычканны тотарга тиеш. Тотылган тычканга “җәза” бирелә.Шуннан соң санамыш ярдәмендә башка мәче сайлана. Уен дәвам итә.

11.“Мин башлыйм – син дәвам ит”.

Уеннын барышы: Нәниләрне татар халык мәкальләре белән таныштыру, аларның фикерләү сәләтен үстер

Мин мәкальне әйтә башлыйм

Ә сез дәвам итегез,

Һәр мәкальдән сабак алып,

 Күңелдә беркетегез.

12.“Көтү йөри җәйләүдә”

Уенның максаты: Балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту. Аларның сүз байлыгын пассив сүзләр хисабына арттыру, сөйләм телен үстерү.

 Уен барышы: Өстәлдә уенчык йорт хайваннары тезелеп куела. Балалар уенчыклар белән танышып өлгергәч, тәрбияче аларның игътибарын кояшка юнәлтә (Кулын югары күтәрә), ә үзе шул мизгелдә бер уенчыкны яшерә.Балалар аның исемен әйтәргә тиеш.

Күрәсезме, балалар?

Көтү йөри җәйләүдә:

Сыер, бозау, ат, колын,

Сарык, бәрән, һәм кәҗә.

Бик эссе җәйге көндә,

Кояш елмая күктә.

Кем чыбыркы шартлатты?

Бер хайван куркып качты.

Нәрсә соң ул белегез,

Исемен әйтеп бирегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше. Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле.

Республикада билингваль белем бирүне тормышка ашыруда дидактик уенның роле....

Балалар тормышында уенның роле.

Балалар тормышында уенның роле....

Бала тормышында уенның әһәмияте

воспитательная работа...

«Бала тормышында уенның әһәмияте».

laquo;Бала тормышында уенның әһәмияте»....

Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уенның әһәмияте.

Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный  тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый....