Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период 2018-2024
материал на тему


Предварительный просмотр:

2018 – 2024  уку елы аралыгында профессиональ белем күтәрү буенча тәрбияче Гильмутдинова Назирәнең шәхси иҗади планы

Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Максат: Әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;

Гореф-гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен өйрәнү. Балаларны халкыбызның милли бәйрәмнәре,йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.Халкыбызның традицияләре белән горурланырга өйрәтү.

Балаларны ачык күңелле, кунакчыл, олыларны хөрмәт итә белергә өйрәтүне дәвам итү. Әдәп-әхлак кагыйдәләренә төшендерүне ныгыту.

Үз буыныңны, нәселеңне белергә өйрәтү.Туганнарны хөрмәт итәргә, олыны олыларга, кечеләргә ярдәм итәргә өйрәтүю

Теманың актуальлеге: Балалар – безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Баланың чын тормышы алда әле дип, кайвакыт аларның кимчелекләрен күрмәскә тырышабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия. " Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул – киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә-тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, – дигән В.А. Сухомленский.
Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы калыплашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара.
Яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шушы максат безне, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне, халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Халык педагогикасы – фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый.
Халык педагогикасы – акыллылык, рухи сафлык чишмәсе. Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын атыйлар.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының әһәмияте турында чиксез язып булыр иде. Ләкин бер әһәмиятле нәрсәне онытмаска кирәк – әти–әниләр һәм балалар бакчасында бирелә торган тәрбия һәрвакыт бер юнәлештә булырга тиеш.

Проектта катнашучылар: Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проектны тормышка ашыру вакыты: 4 ел

                           

                                   

                                

                                 

                                   

                                     2018-2019

                     Эшчәнлек төре

Вакыты

1

Балаларның бакчага ияләшүе, бакчада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Сентябрь

2

 Өлкәннәр һәм тәрбиячеләр көненә әзерләнү.

Октябрь

3

Җәмәгать урыннарында үзеңне тоту әдәбен аңлату

Ноябрь

4

Методик матбугатка язылу

Ноябрь, май, елга 2 тапкыр

5

”Туган ягың тарихын яхшы бел”әңгәмә.музейга бару

Декабрь

6

 " Хуш киләсең Яңа ел" бәйрәм иртәсе оештыру.

Декабрь

7

“Дидактик уеннарның роле” ата-аналар өчен консультация ;

Январь

8

“Без авылда яшибез”авылыбызның матур урыннарына сәяхәтләр оештыру:  1.Мәчет янына.

2.Авылыбыз урамына.

Февраль

9

Ягез әле, егетләр!

(Әтиләр белән берлектә)

Февраль

10

“Әниемә –алтыным””- әниләр көненә багышланган музыкаль- әдәби кичә

Март

11

 Г.Тукай туган көненә багышланган шигырь бәйгесендә катнашу

Апрель

12

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  әхлак тәрбия бирү

эшчәнлегендә халык педагогикасын куллану  (эш тәҗрибәсе буенча эшкәртмә).

Апрель

13

Әңгәмәләр: “Акыл кадере әдәп белән”, "Әдәп төбе матур гадәт”

Май

                               

                                   

                           

                               

                             

                             2019-2020 уку елы.

                           Эшчәнлек төре

Вакыты

1

Яңа уку елына эш планын  кабул итү

Сентябрь

2

«Әкиятләрдә көзге бизәкләр”” табигый материаллардан эшләнгән кул эшләренә бәйге  уздыру.

Октябрь

3

 "Өлкәннәр көненә” бәйрәм котлавы әзерләү

Ноябрь

4

“Яңа ел” бәйрәме иртәсе уздыру

Декабрь

5

 “Кышкы бизәкләр “ рәсем конкурсы уздыру.

Январь

6

“Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек” темасына әкиятләр уку.

Февраль

7

“Балаларда әхлакый кыйммәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү турында”җыелыш.

Март

8

“Син балаңны беләсеңме?” ата-аналар белән анкета

Апрель

9

“Туган телем-татар теле”

Туган тел көне

Апрель

10

“Без тынычлык телибез”. Рәсем конкурсы

Май

11

Үземнең   тәҗрибәләрем  белән  уртаклашу.

 Нәтиҗә  ясау.

 Мониторинг

Май

                               

                           

                           

                 

                        2020 – 2021 уку елы.

                           Эшчәнлек төре

Вакыты

1

Яңа уку елына эш планлаштыру

Сентябрь

2

Предметлы тирәлекне җиһазлау буенча

педагогик эшчәнлекне оештыру:

1 Балада балалар бакчасына

карата уңай тойгылар уяту

максатыннан, төркем

бүлмәсен әзерләү .

2 Җиһазларны балаларның яшь

үзенчәлекләре буенча

маркировкалау.

3 Табигать почмагын җиһазлау .

4  Мәйданчыкны җиһазлау

буенча эш.

Октябрь

3

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә әби-бабайларның роле. “Гаилә традицияләре”ата-аналар җыелышында чыгыш ясау

Октябрь

4

«Алтын көз» балаларның тематик рәсем күргәзмәсе

Ноябрь

5

  “Әниләр көне “үткәрү.

Ноябрь

6

“Яңа ел бәйрәм”иртәсен үткәрү

Декабрь

7

Декабрь

8

“Әдәп-гаиләдән башлана” мастер класс

Январь

9

Күргәзмә:”Әдәпле бала” балалар рәсемнәреннән.

Январь

7

“Әтием горурлыгым” фото-конкурс оештыру

Февраль

10

” Нәүрүз мөбәрәкбад!”Нәүрүз бәйрәме

Март

11

Буыннар бердәмлеге” фольклор бәйрәме мәктәп белән берлектә

Март

12

Күргәзмә:”Шәҗәрәңне беләсеңме?”

Апрель

13

“Тылсымлы сүзләр,яхшы эшләр” Рәсемнәр буенча дид. уен.

Май

                               

                         

                        2022 – 2023 уку елы.

                            Эшчәнлек төре

 Вакыты

1

Яңа уку елы өчен план кабул итү

Сентябрь

2

  Сайтны яңарту. публикацияләр урнаштыру

Октябрь

3

 Ата-аналар өчен консультация: “Халык уеннарын онытмыйк”.

Октябрь

4

“Әниемә бүләгем”- әниләр көненә багышланган музыкаль- әдәби кичә

Ноябрь

6

   " Хуш киләсең Яңа ел" бәйрәм иртәсе оештыру.

Декабрь

7

Сайтка даими публикацияләр урнаштыру

Январь

8

Ата-аналар  белән  анкета  тутыру “Балага  уен  ни өчен  кирәк?”

Февраль

9

“Тәртип бусагадан башлана”-консультация

Февраль

10

“Әниемә бүләк”темасына әвәләү эшчәнлеге буенча ата-аналар өчен ачык шөгыль үткәрү.

Март

11

“Кулларыннан гөл тама”.Иҗади эшләр конкурсы

Март

12

«Г. Тукай – безнең күңелләрдә»  бәйрәм кичәсе

Апрель

13

Йомгаклау шөгыльләре үткәрү, педсоветта катнашу

Май

14

 Җәйге чорга эш планын кабул итү

Май

                     

                       

                                  2023– 2024 уку елы.

                          Эшчәнлек төре

  Вакыты

1

Еллык эш планын кабул итү, метод әсбәпләр белән эш

Сентябрь

2

Консультация “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының әһәмияте

Октябрь

3

Булмәне яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.Ата-аналар  белән эшләү.

 Авыр үзләштерүче балалар белән эшләү.

 Октябрь

4

“Әнием-кадерлем” бәйрәм иртәсе  үткәрү

ноябрь

5

“Сез нинди әти-әни? Балагызны беләсезме?” (тестлар)

Декабрь

6

“Яңа ел бәйрәме “уздыру.

Декабрь

7

“Булыйк һәрчак әдәпле”

Түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр.

Январь

8

«Сак булыгыз Грипп!» -консультация  әзерләү

Февраль

9

“Җәннәт-аналарның аяк астында”-бәйрәм кичәсе

Март

10

Әңгәмә :“Әхлак тәрбиясенең нигезе-хезмәттә”

Март

11

”Туган ягың тарихын яхшы бел”әңгәмә.музейга бару

Апрель

12

Мониторинг уздыру, нәтиҗәсен ата-аналарга җиткерү

“Сау бул, бакчам!”бакча белән саубуллашу кичәсен уздыру.

Май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период воспитателя коррекционного учреждения Ибатуллиной Любовь Семеновны 2011-216 гг.

Данный план поможет учителям, воспитателям составить собственный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период с 2015г. по 2020г.

Цели профессионального развития:·                     В течение учебного года продолжать внедрять...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня в межаттестационный период учителя-логопеда

Использование ИКТ в коррекционно-развивающей работе учителя – логопеда, как способ оптимизации процесса коррекции речи у детей дошкольного возраста....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период...