Илебез киләчәге—яшь патриотлар.
статья на тему

Гадила Хадиулловна Хайруллина

статья 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vatanprvr_yash_almash_trbiyalu_tzhribse.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Илебез киләчәге—яшь патриотлар.  

                     

        Бала тәрбияләү—даими иҗади эшчәнлек. Җанның һәм акылның баланы кайгырту белән сугарылган өзлексез хезмәте. Баланың һәръяклы тәрбиясе туган көненнән башлана. Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчаларында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбияче таланты шунда, аңа баланы зур сабырлык белән ярату сәләте хас.  Бала тәрбияләүдә катнашучы әти-әниләрнең, әби-бабайларның, тәрбиячеләрнең кулга-кул тотынып, үзара килешеп, фикер алышып, эзлекле  даими эшчәнлек алып барулары таләп ителә.

        Без зур үзгәрешләр чорында яшибез. Бөек дәүләтнең таркалуы, үткән тарихыбызга төрле карашлар, базар мөнәсәбәтләре, әхлакый кыйммәтләрнең югалуы... Аларның  шаукымы тәрбия системасына да үз йогынтысын ясамый калмады. Рухи кыйммәтләребезгә караш үзгәрде. Соңгы вакытта бигрәк тә гражданлык һәм  патриотлык хисләре тәрбияләү  үзенең әһәмиятен югалтып торды. Бу шактый гына аянычлы хәлләргә китерде.

      Балаларда гражданлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләү балалар бакчасы бусагасыннан башлана. Якындагы елларга үсеш программабызның бер максаты итеп, без--Мәскәү районы 339 нчы балалар бакчасы коллективы балаларга патриотик һәм интернациональ тәрбия бирүне куйдык. Яшәү җирлегебезне исәпкә алып, аңа милли  төсмерләр өстәдек.

       Мин татар теле тәрбиячесе буларак, үз эшемдә бу максатны татар халкының бай мирасына таянып тормышка ашырам. Минем өчен патриотик тәрбия белән милли тәрбия тамырлары үрелеп үскән бер төптән чыккан ике агач кебек. Аларны аерып карау мөмкин түгел. Минемчә, үз телеңне, үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәм, уеннарын белми торып, туган илебезгә, анда яшәүче халыкларга мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү мөмкин түгелдер. Эшемне  түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

1.  Балаларда туган шәһәренә, торган җиренә, үзенең гаиләсенә ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

2. Татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, халык уеннары, атаклы кешеләре белән таныштыру. Бу бурычларны тормышка ашыруда нигез итеп Р.Борһанова төзегән “Татар халкының мәдәнияте белән таныштыру программасын” алдым. Һәм үзем яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик һәм интернациональ тәрбия бирү буенча перспектив эш планы” төзедем.

3. Милли мәдәниятне башка халыклар мәдәнияте белән бәйләнештә өйрәнү. Балаларны башка милләтләр (рус, чуваш, башкорт, мари, удмурт, керәшен, мордва) белән дуслык, милли  түземлелек рухында тәрбияләү.

Әлеге эшләр дәресләр барышында, әдәби-музыкаль кичәләрдә, бәйрәм иртәләрендә, әңгәмә-очрашулар, түгәрәк өстәл артларында тормышка ашырыла. Эш тәҗрибәмдә иң беренче чиратта балачакның гүзәл шигьрияте—балалар фольклорына таянам. Моңлы, салмак көйле бишек җырларын тыңлап үскән бала беркайчан да тупас, дорфа була алмыйдыр. Эндәшләр, мавыктыргычлар, санамышлар, уеннар, әкиятләр, мәзәкләр балалар тәрбияләүдә кулланыла торган  күңелле һәм мавыктыргыч чаралар дип саныйм.

  Тәрбия максаты белән беррәттән саналган чараларның төп максаты булып балаларның тел байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү, татар теленең грамматикасын үзләштерү ята.

     Бакчабыз тәрбиячеләре балаларда соңгы елларда актуальлеген югалткан патриотлык хисләре тәрбияләү эшенә яңа сулыш өреп, җанландырып җибәрделәр. Максатыбыз балаларда туган илгә, халкына тирән мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре уяту, ил азатлыгы өчен һәлак булучылар истәлеген саклау, ветераннарга, тыл хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү, ил тарихына кызыксыну уяту.

      Патриотик тәрбия берү мәсьәләләрен тормышка ашырганда төрле эш формаларын кулланабыз. “Туган илем—торган җирем” темасына үткәрелгән дәресләрдә Россия һәм Татарстан дәүләтләренең символлары булган флаг, герб, гимн белән таныштырабыз, аларның әһәмияте, үзенчәлекләре турында аңлаешлы итеп  сөйлибез. Болар балаларда үз иленең билгеләренә хөрмәт тәрбияли, танып-белү күнекмәләрен формалаштыра.  Тынычлык дәресләрендә балаларга Бөек Ватан сугышы, ул китергән кайгы-хәсрәт турында хикәяләр сөйлибез, сугыш чоры җырларын тыңлатабыз. Батырлык дәресләрендә Бөек Ватан сугышында тиңсез батырлык күрсәткән геройларыбыз (Г.Гафиятуллин, М.Җәлил, А.Матросов, А.Девятаев) белән таныштырабыз. 9 май көне алдыннан үткәрелгән хәтер дәресләрендә балалар белән безнең ирекле, бай, матур тормышыбыз өчен үз гомерләрен биргән батырларны искә алабыз. Мондый дәресләр циклы балаларда Туган илгә мәхәббәт, сугыш афәтенә нәфрәт хисләре, батырларыбызга хөрмәт, алар белән горурлану хисләре тәрбияли. Алда әйтеп үткән дәресләребез матур әдәбият үрнәкләре, армия һәм туган ил турында диафильм, видеофильмнар, фотолар, иллюстрацияләр, картиналар карау белән үрелеп бара.

      Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Казаныбызның атаклы урыннарына ( Җиңү  паркы, М.Җәлил һәйкәле, мәңгелек ут яны) максатчан экскурсияләр оештыруны бик отышлы саныйбыз. Аннан кайткач, балалар үзләренең тәэсирләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Күзләрендә очкын яна, күңелләреннән канәгатьләнү һәм соклану хисләре ташый. Мондый экскурсияләр балаларда үз шәһәрләре белән горурлану хисләре уята.

    Балалар рәсем ясарга, әвәләргә, кисеп ябыштырырга бик яраталар. Һәр елны тәрбиячеләребез “Мин яратам сине, Татарстан”, “Җиңү салюты”, “Батырлар—ил күрке” темасына рәсемнәр, Космонавтлар,  Ватанны саклаучылар көненә әвәләп ясаган әйберләр күргәзмәләре оештыралар. Күргәзмәләрдә катнашу балаларыбызда үзләрен илебезнең нәни гражданнары итеп тою хисен үстерә, рухи байлык тупларга мөмкинлек бирә.

    Бакчабызның музыка җитәкчесе белән татар һәм рус халыкларының йола бәйрәмнәрен—Нәүрүз, Сөмбелә, Карга боткасы, Масленица, Ярмарка, Сабантуйлар үткәрәбез. Балалар төрле халыкларның милли киемнәре, көн-күреш әйберләре, гореф-гадәтләре, халык уеннары белән танышалар. Бу чаралар аларда үткәнебезгә, тарихыбызга кызыксыну уятырга, аны өйрәнергә теләк тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Мин ел саен М.Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган кичә, апрельдә шигьрият бәйрәме үткәрәм. Балалар шагыйрьләребезнең шигырьләрен теләп өйрәнәләр, яратып сөйлиләр.

     Соңгы елларда ветеран әби-бабайларыбыз һәм хәрби хезмәттән кайткан солдатлар белән очрашулар традициягә әйләнеп бара. Мондый очрашулар балалар өчен аеруча кызыклы, аларда төз сынлы, батыр солдатка охшарга тырышу һәм ветераннарыбызга карата хөрмәт, ихтирам хисләре арта.

    Татарстан—күп милләтле республика. Без үзебезнең балалар бакчасында Идел буе халыклары музее оештырдык. Төрле халыклар турында күп мәгьлүмат туплап музейны альбомнар, милли киемнәр, тормыш-көнкүреш һәм кул эше әйберләре, милли киемле  курчаклар белән җиһазладык. Музейга балалар бик теләп йөриләр, төрле милләт кешеләре белән үзара дус, тату, тыныч яшәү кирәклеген төшенәләр.

      Патриотик тәрбия мәсьәләләрен хәл иткәндә ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Балалар белән шәһәребезнең атаклы урыннарына, музей-күргәзмәләргә барырга киңәш итәбез. Үзләре үрнәгендә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында малайлар баш киемен салып, чәчәк куеп, бер минут тынлык белән ихтирам, хөрмәт, горурлану хисләрен белдерсеннәр иде. Ата-аналардан бабаларының орден-медальләре белән таныштыруларын, ни өчен бирелгәнен сөйләүләрен үтенәбез. Булачак ил сакчысына кирәк булган көч, түземлелек, батырлык, җитезлек кебек сыйфатларны “Гаилә көне”, “Көчлеләр һәм җитезләр” кебек спорт бәйрәмнәрендә, хәрби  патриотик эчтәлекле уеннар ярдәмендә тәрбиялибез.

        Еллар дәвамында эзлекле эш алып барып,  без туган илебез—Россия дигән зур гаиләнең аерым  әгьзалары икәнен төшендерәбез. Туган ил һәркем өчен кадерле. Аны сакларга, яратырга, якларга кирәк. Без һәрберебез аның лаеклы гражданины булып үсәргә тиешбез.

   Эзлекле алып барган  эшебезнең нәтиҗәләрен дә күрәбез. Ул малай-кызларыбызның тәртипләрендә, эш-гамәлләрендә, аралашуларында күренә. Хәзер алар олыларга игьтибарлырак, ярдәм итәргә әзер торалар, бер-берсенә мөнәсәбәтләре җылырак, дустанә. Бакча территориясен, уен мәйданчыкларын тагын да чистарак, матуррак итеп тоту теләгенең көчле булуы, бездә зур куаныч тудыра.

       Бала күңеле ак кәгазь дибез. Бу кәгазьгә дөрес, кирәкле  сүзләрне табып язу тәрбиячеләрдән зур тырышлык, белем, иҗади эшләүне сорый. Безнең төп бурычыбыз яшь буынны рухи-мәдәни хәзинәләргә таянып, Туган телен, Туган илен, Туган халкын ихтирам итүче, аңа хезмәт итәргә әзер рухи-әхлакый, белем ягыннан камил, киң карашлы шәхес тәрбияләү. Безнең тәрбиячеләребез моңа ирешү өчен бар көчләрен куеп эшлиләр.

                                                           Мәскәү районы 339нчы балалар бакчасы

                                                           татар теле тәрбиячесе Хәйруллина Г.Х.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Туган илебез буйлап сәяхәт”

Зурлар төркемендә тирә- юнь  белән таныштыру...