“Туган илебез буйлап сәяхәт”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Зурлар төркемендә тирә- юнь  белән таныштыру 

                                                 эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkurs-_milli_trbiyache.docx29.72 КБ

Предварительный просмотр:

  Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                              мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

                   Зурлар төркемендә тирә- юнь  белән таныштыру  

                                                 эшчәнлеге.

                             Тема: “Туган илебез буйлап сәяхәт”

                                               

                                                                                                 

Саба районы, №2 “Әллүки” балалар бакчасы  тәрбиячесе Гәрәева  Мәдинә Мансур  кызы.

Максат: Балаларда туган илебез, туган җиребез белән  кызыксынып аның үткәнен, тарихын,хәзерге вакытын күзаллап белүләренә ирешү.

Бурычлар:

Белем бирү: карта белән таныштыруны дәвам итү, районыбыз,республикабызның ,илебезнең байракларын аера белергә, аларның төсләренең нәрсә аңлатканын өйрәнә башлау,татарстан байрагын дөрес эзлеклелектә ясый белүгә ирешү(өстә яшел, уртада ак, аста кызыл төсләр)

Үстерешле: илебез,туган ягыбыз белән горурлана белү, уңышларга сөенү хисләре уяту, ил башлыгы, республикабыз президенты, районыбыз җитәкчесе портретлары белән таныштыру,аларга карата хөрмәт хисе  уяту,туган телебез белән горурлану,телебезне саклау,камиль  итеп сөйләшә белү теләге уяту.

Тәрбияви: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү,”Туган ил”,”Туган җир” төшенчәләрен  кечкенәдән үк  аңлауга ирешү, туган илебезгә,республикабызга, туган җиребезгә карата  ярату  хисләре уяту.Милләтебез белән горурлану  хисләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:,милләт,төбәк,күркәм,күз явы ,мәркәз,һөнәр,бистә, тормыш – көнкүреш,сәяхәт,киек- җанвар, байрак.,сәфәр,дәүләт.

Методик алымнар:  мотивация,актуальләштерү күрсәтү, аңлату,сорау- җавап, мактау, уен, чагыштыру, нәфис сүз, рефлексия.

Җиһазлар: карта,фишкалар,ноотбук,интерактив такта, аудиоязмада :”Туган тел”,”Туган җирем Татарстан”, “поезд тавышы”;“Туган илем” призентациясе; краскалар, кисточкалар, су белән банкалар,салфеткалар,ак кәгазь бите,уен өчен маскалар( һәр бала санынча),бала санынча ясалган фишкалар.

Хәерле иртә, исәнмесез балалар?(исәнләшү). Әйдәгез бер- беребезгә матур итеп елмаеп ,хәерле иртә телик  ,  бөтен җиһанны, табигатьне сәламлик : Саумы кояш,

Саумы һава,

Саумы иртә,

              Саумы йомшак җил,

           Саумы Туган ил!!!

Менә без сезнең белән күпме кешеләргә.,табигатебезгә үзебезнең  күңелебездәге матур теләкләребезне җиткердек.  Бөтен  җиһанны шатландырдык.( Ишектән  татар  киемнәреннән киенгән татар кызы белән татар малае килеп керәләр.)

-Исәнмесез, якын дуслар! (ишектән кереп ,балалар каршына килеп басалар)

Тәрбияче:- Исәнмесез, нәни дусларым, сез шул арада килептә җиттегезмени, кадерле кунаклар әйдәгез түребездән үтегез!(кунакларны түргә уздыра ) . Балалар, сез кемнәр икәнен белдегезме бу матур кыз белән малайның?(җаваплар алам)

Ничек матур итеп киенгәннәр безнең кунакларыбыз, күз явыңны алырлык матур аларның киемнәре, балалар игътибар итегез  әле. Нинди милләттән  икән бу матур  кыз белән малай? (җаваплар). - Рәхмәт сезгә дуслар, сез бик дөрес әйттегез, без татар малае белән татар кызы,исемнәребез минеке Айсылу.

-Ә минеке Бәхтияр булам.

Тәрбияче: Ә без үзебез сезнең белән нинди милләт  кешеләре соң?(җаваплар алам). Ә без сезнең белән, кунакларыбыз белән нинди телдә аралашабыз соң әле?(җаваплар алам). Әйе, балалар, аллага шөкер безнең үзебезнең туган телебез, саф матур яңгырашлы татар телебез бар. Безгә менә шушы үзебезнең татар телебез турында бик матур җырда бар бит әле, нинди җыр әле ул?(җаваплар алам, мактыйм).Рәхмәт сезгә дусларым.Бу матур җырның сүзләрен кем язган , искә төшерик әле?(җаваплар) Әйе, бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләре, халык көенә язылган бик матур җыр бу. Әйдәгез бергәләп җырлап алыйк әле бу матур җырны.(“Туган тел” җыры башкарыла”). Әйе, бик матур безнең туган телебез. Ул һәр татар баласы өчен кадерле, газиз. Менә шуның өчен балалар, беркайчанда телебезне онытмыйк, аны кадерлик, саклыйк.Туган телебезне саклау- һәрберебезнең изге бурычы!!! Балалар,кунакларыбызның өс-киемнәренә игътибар бирегез  әле, ничек матур аларның киемнәре. Алар  өсләренә нинди киемнәр кигәннәр соң?(җаваплар). Булдырдыгыз,әйе, кунакларыбыз чын милли татар киемнәреннән икән. Алар безне хөрмәт итеп, яратып нинди матур киемнәрдән килгәннәр безгә. Ә бу инде безнең татар халкында хөрмәт итү билгесе булып саналган. Элек- электән үк халкыбыз матур ,чиста итеп киенергә яраткан. Кызлар матур итеп чигелгән калфаклар,бала итәкле күлмәкләр, камзуллар һәм бизәкләп эшләнгән читекләр  киеп йөргәннәр,әинде  егетләр шулай ук чигелгән матур түбәтәйләр,затлы итеп кулдан чигелеп эшләнгән камзул ,аякларына чын күннән тегеп, чигелеп эшләнгән читекләр киеп өйргәннәр.  Халкыбыз менә шундый югары культурага, затлылыкка, матурлыкка,чисталыкка омтылган. Ә бу инде  халкыбызның киемнәрендә чагылыш тапкан.Бик зур рәхмәт сезгә кадерле кунакларыбыз, безне хөрмәтләп килгәнсез!!!

-Үзегезгә дә бик зур рәхмәт  безне якын итеп каршы алуыгыз , якты йөзегез өчен.! Бүген сезнең тәрбияче апагыз иртән  безнең  белән элемтәгә керде, аның сезне сәяхәткә алып чыгасы килүен әйтте. Ничек уйлыйсыз без  сезгә кайдан килдек, тәрбияче апагыз безне кайдан чакырып китерде икән?(җаваплар) Бу сорауга җавапны бәлки әле безнең матур шигыребез аркылы белерсез.(кунак кыз белән малай диалог рәвешендә Нәкый Исәнбәтнең “Туган илкәем” шигырен сөйлилиәр.:

-Син яраткан  иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

-Иң  назлы  сүз, иң якын сүз,

Ул матур сүз Әнкәем!

-Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?

-Ул матур сүз,

Ул якын сүз- Әткәем!

-Үскәнем, йә инде син әйт!

-Иң матур сүз- Илкәем!

Анда- мин,син-һәммәбездә,

Анда әткәй- әнкәем.

Тәрбияче:   Бигерәк матур шигырь сөйләдегез сез, хөрмәтле нәни дусларым,ягез әле  балалар,  бу  бик матур шигырь  нәрсә хакында соң?(җаваплар алам)(активлаштырам)

Тәрбияче: Әйе, балалар,  бу шигырь  безнең Туган илебез турында икән. Ә нәрсә соң ул,  чыннада Туган ил?(җавалар) Булдырдыгыз, безнең һәрберебез өчен Туган илебез кадерле якын.  Дөньяда бик күп илләр, республикалар бар. Ләкин шулар арасында иң матур, иң бай ил- ул безнең илебез.  Шагыйрә Зәкия Туфайлованың  туган илебез турында  бик матур шигыре бар:

Туган ил ул-алтын арышлар,

Туган ил ул- зифа камышлар,

Туган ил ул-иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак,үскән нигезләр.

Туган илдә- барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

 Һәрбер кешенең үзенең туып- үскән җире була. Ә без туган җиребезне ничек  атыйбыз?(җаваплар). Безнең туган жиребез, туган төбәгебез Татарстан- татар иле. Ул безгә бик кадерле, без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Минем балалар  сезне туган  илебез буйлап сәяхәткә алып чыгасым килде,менә мин инде шуңа күрә сезне туган илебез белән таныштыру өчен  экскурсоводлар чакырдым. Ә безнең экскурсоводларыбыз шул арада килептә җиткәннәр. Ничек өлгерләр шул безнең татар егетләре, татар кызлары! Балалар ,әйдәгез бүген без сезнең белән  рәхәтләнеп ,күңелле ял итеп кайтыйк әле! Иң беренче безгә  сәфәргә чыкканчы нишләргә кирәк? Без алдан әзерлек белән ,нинди юлга чыгып китәсебезне белергә тиешбез?(җаваплар) , Әйе,сәяхәткә чыгасы юлыбызны картадан карарга кирәк. Экскурсоводларыбыз безгә  ярдәмгә менә шушы картаны   алып килгәннәр. Ә бу картадан инде без сезнең белән барачак юлыбызны   эзләп табарбыз .Без барасы   җирләребезне   картада менә шушы фишкалар ярдәмендә билгеләп куярбыз (балалар тактага эленгән карта янына киләләр).  Маршрутыбызның беренчесе безнең үзебезнең районыбыз -Саба районы буйлап сәяхәт итәрбез(картада кызыл фишкалар белән билгеләп куялар) Юлыбызның икенче маршруты -мәркәзебез Казан шәһәрендә дәвам итәрбез(кызыл фишкалар белән балалар билгелиләр) .Өченч е маршрутыбызны илебез башкаласы Мәскәү шәһәренә дәвам итәрбез(картада фишкалар белән балалар билгелиләр.) Балалар ,сез юлга чыгарга әзерме? (җаваплар)Рәхим итеп барыгызда автобуска билетлар алыгыз!(кулдан эшләнгән ,Саба районы эмблемасы төшерелгән фишкалар таратыла)  Автобус рәвешендә тезелгән урындыкларга утыралар.  Юлыбызны туган төбәгебездән башлыйк.(  слайдлар күрсәтелеп бара) Без сезнең белән балалар кайда, кайсы районда  яшибез?(1 слайд)(җаваплар алам) Әйе, без Саба районында , районның үзәгендә яшибез. Ә бу үзәк ничек атала?(җаваплар) Әйе, булдырдыгыз , без сезнең белән Саба районының Саба бистәсендә яшибез. Бенең Саба төбәгебез табигатьнең иң матур җиренә урнашкан.(2 слайд) Районыбыз Татарстанда иң бай, иң күркәм, иң алдынгы урыннарны алып тора. Саба төбәгебез  борын- борыннан үзенең уңган кешеләре, яшеллеккә бай табигате, (3 слайд)оста һөнәрчеләре,көмешчеләре белән дан тоткан(4 слайд).Элек- электән  һөнәрчелек алга киткән. Халык балчыктан савыт- сабалар ясап сату иткән. Әби – бабайларыбыз шуның белән үзенең тормыш- көнкүрешен алып барган (5 слайд) Бистәбезнең исеменең килеп чыгышыда САБА   мөгаен шуннан килеп чыккандыр. Ә хәзерге вакытта районыбыз нинди һөнәрчелек белән шөгыләнә икән  балалар?(җаваплар) Әйе,районыбызда терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнү тармаклары алга киткән.(6-7 слайдлар) Ә менә безнең җитәкчебез  - Рәис Нургали улы Миннеханов белән инде үзебезнең кунак малаебыз, кунак кызыбызны да  таныштырып китик. Кем бу балалар?(җаваплар) (8 слайд- портрет күрсәтелә) Булдырдыгыз,рәхмәт балалар. Һәрбер илнең, милләтнең яшәү рәвешен  чагылдыручы билгеләре, тамгалары,символлары була. Саба  төбәге табигатебезнең  иң гүзәл, иң матур почмагына  урнашуын без үзебезнең байрагыбызда  да күрәбез. (9 слайд) Байракта нинди рәсем ясалган? (җаваплар) Әйе, чыршы рәсеме  ясалган. Бу инде димәк районыбызның урманнарга бай булуын аңлата да инде. Ә урман инде ул үзе бер байлык. (10 -11 слайдлар)Бу урманнарда бик күп төрле агачлар,куаклар,гөмбәләр, дару уләннәре һәм башка бик күп төрле үсемлекләр үсә.  Бик күп төрле киек- җанварлар,бөҗәкләр, кош- кортлар тереклек итә.  Әйдәгез  искә төшерик әле нинди хайваннар яши икән  анда ?   (Ял минуты)

Язгы  урманга килдек,

Матур урыннар күрдек,

Сылу каен –уңда,

Ямь- яшел  чыршы сулда.

Яңгыр тамчылары  төшә,

Тамчылап җирне коча,

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Сыерчыклар очалар,

Бигерәк тә матурлар  алар,

Урманда рәхәт булсада.

Өебезгә кайтыйк балалар!

Балалар, әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итик , картабызга карап алыйк әле. Чиратта безнең Татарстаныбызның баш шәһәре Казанга килеп җиттек .(12слайд).  Татарстан –ул күп милләтле республика. Анда татарлар,чувашлар,марилар һәм башка бик күп төрле милләт кешеләре бердәм гайлә кебек дус- тату яшиләр.   Казан шәһәре- борынгы шәһәр, тарихи матур кала.(13 слайд) 

Менә балалар, без сезнең белән  Казаннын Кремелен күрәбез, аның искиткеч матур ,серле бина булуына сокланырлык.(слайд- 14) Ә менә бу борынгы манара- Сөембикә манарасы. Аның турында бик күп риваятьләр йөри. Ә менә бусы инде  зиннәтле, гөмбәзләре күкә ашкан  мәчетләрнең берсе Кол – Шәриф мәчетен күрәбез. Бу мәчет дөнья  күләмендә югары дәрәҗәдә тора.(14-15-16 слайдлар). Күрәсезме Кремль өстендә Татарстаныбызның- байрагы җилферди. Ул  милләтебезнең көчле рухлы, горур халык  булуын исбатлый.(17 слайдлар) Ә хәзер әйдәгез әле бергәләп Татарстан байрагы рәсемен  фотога тошереп алыйк(  дөрес эзлеклелектә байрак  рәсемен ясау, балалар рәсем ясаган вакытта аудиоязмада җырчы   С. Фәтхетдинов башкаруында  “Мин яратам сине Татарстан “ җыры яңгырый ) Бу төсләрнең нәрсә аңлатуы турында әңгәмә кору.

Тәрбияче: Ә менә безнең шушы матур, горур халкы булган Татар иленең хуҗасы кем икән балалар? (җаваплар) Әйе, ул бик төпле , акыллы  шәхес Рөстәм Нургали улы Миннеханов. Ул безнең якташыбыз.( 18-слайд) Менә без сезнең белән балалар  бик  озын юл үттек. Әле безнең сәфәребез бетмәде, без юлыбызны кая таба дәвам итәбез?(җаваплар). Картадан фишка куелган  Мәскәү шәһәрен эзләп табалар.

Тәрбияче:Менә шуннан хәзер үзебез яши торган   Рәсәй илен эзләп табыйк әле .Россиянең баш  шәһәре нинди шәһәр ул, ничек атыйбыз?(җаваплар) Әйе, бу Мәскәү шәһәре . Бу шәһәрне илебезнең йөрәге  дип әйтергә дә була. 

Балалар ,безнең юлыбыз ерак, безгә Мәскәү шәһәренә бару өчен самолетта очарга кирәк булачак.Экскурсовод дусларыбыз безгә ярдәмгә килерләр,безне аэропортка алып барырлар. (татар кызы белән малае балаларның  башларына кияргә  самолет рәсеме сүрәтләнгән маскалар тараталар)“Самолётлар»  хәрәкәтле  уены  уйнала.(19 слайд - самолет рәсеме)

Тәрбияче: дусларым, менә без сезнең белән  Россиябезнең башкаласы Мәскәү шәһәрендә. (Слайд- 20)Безнең илебез Россия  дөньяда иң көчле, иң зур дәүләтләрдән санала. Бөек Ватан сугышында да   дошманга бирелмичә, җиңү яулаган көчле дәүләт. Менә без сезнең белән Кызыл мәйданда.(Слайд-21) Ул Мәскәү шәһәренең капкасы, йөзе. Күрәсезме Кремль сараеның очында  кызыл байрак  җилферди. Бу байрак- Рәсәй иленең көчле, нык дәүләт  булуын раслый. Нинди горур булып сәламли ул безне! (Слайд- 22) Ә сез бу  байрактагы төсләрнең нәрсә аңлатуын беләсезме балалар?(җаваплар алам, активлаштырам, мактыйм) .Ә менә шушы көчле, зур дәүләтне кем җитәкли безнең? Илебезнең хуҗасы кем?(җаваплар алам)(слайд-23, портрет) Булдырдыгыз балалар.

Татар кызы һәм малае: Ярый дуслар, без бүген сезгә бик сокландык һәм сезнең белән бик горурланып йөрдек, сез безнең туган илебез турында бик күп мәгълүмат беләсез икән,үзегезнең безнең туган илебез белән кызыксынуыгызны, аны яратуыгызны күрсәттегез,  иң мөһиме туган телебездә аралаша белүегез өче, аны сакларга тырышуыгыз  өчен рәхмәт сезгә. Бүгенгә без сезнең белән саубуллашабыз, әле тагын илебез буйлап сәяхәтне дәвам итәрбез.

Тәрбияче: Балалар, үзебезнең милләтәш- экскурсовод  дусларыбызга рәхмәт әйтик, Без  әле алар белән тагын  илебез буйлап сәяхәтебезне дәвам итәрбез.  Чөнки безнең илебез бик зур, ә сезнең у хакта бик күп беләсегез килә. Ә хәзер инде үзебезнең туган төбәгебез Сабабызга кайтыйк. Ә сезнең нинди транспортта кайтасыгыз килә? Мөмкин һава транспорты белән  кайтырга, шулай ук тимер юл транспорты белән кайтырга да мөмкин (слайдлар самолет- поезд рәсемнәре)(җаваплар алам). Әйдәгез алайса кызык булсын әле поездга утырып  кайтыйк Татарстаныбызга!  (Слайд- поезд рәсеме,аудиоязма:поезд тавышы)Барыбызда поезд вагоннарына кереп утырдык(балалар бер- бер артлы тезелеп басалар)

Алга таба барабыз:

Тик- так- так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап- тап!

Юл тап- тап,

Ак төтен артта кала:

Пух-пах- пух

Пух- пах- пух

Вагоннар җырлап чаба

Әх-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Сыбызгы яңгырап  китә

Ту- ту- ту

Ту- ту- ту

Тавышы ерак китә:

У-У-У

У-У-У

Тәрбияче: Балалар, менә без аллага шөкер үзебезнең туган җиребез –Сабабызга да кайтып җиттек. Ә сезгә бу сәяхәтебез ошадымы? Сезгә күңелле булдымы? Бу сәяхәткә тагын бер тапкыр барыр идегезме?Бу сәяхәтебездән сез үзегезгә нинди  яңалыклар алдыгыз? Сәяхәттән соң сездә нинди хисләр уянды? Сәяхәткә тагын нинди юнәлештә барырга телисез?(җаваплар алам, активлаштырам). Рәхмәт балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, сәяхәттә үзегезне бик тәртипле, тыйнак тоттыгыз,мин сезне  бик яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

"Туган ягым буйлап күңелле сәяхәт"

Балалар бакчаларында эшләүче педагогларга, ата-аналарга, педагогия училищесы  студентларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча методик кулланма....

книга "Туган ягым буйлап күңелле сәяхәт"

Хөрмәтле ата-аналар, тәрбиячеләр, балалар!           Сезнең игътибарыгызга мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган ягыбызның табигате белән таныштыру, аның...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...