Фестиваль "Сай бул, җәй!"
материал (подготовительная группа) на тему

Фестиваль "Сай бул, җәй!" Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырган бәйрәм кичәсе конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл festival.docx15.21 КБ

Предварительный просмотр:

Фестиваль «Сау  бул, җәй”

Балалар музыка астында залга керәләр. (Музыка “Что такое лето?”)

Алып баручы: Балалар, сез бүген шундый матурлар! Карагыз әле, кечкенәләр төркеме ничек зур үскән! Берсеннән-берсе матур бантиклар тагып килгәннәр! Ай-яй-яй! Ой,  ә уртанчылар төркеме җәй буе көч җыйганнар бугай.Карагыз әле аларны, безболкалардан килгәннәр! Әйдәгез миңа үзегезнең көчегезне күрсәтегез әле!Сез спорт белән бик дус  икән, молодцы! Ай-яй-яй! Зурлар төркеме безнең җәйне бик күңелле уздырганнар бугай, алар күзлек һәм панамалар киеп килгәннәр. Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме дә җәйне бик күңелле уздырганнар. Карагыз әле нинди матур зонтиклар, ромашка чәчәкләре!

Кинәт залга “Хохотушка-кыз” килеп керә. (ул көлә дә көлә, шаяра).

Хохотушка-кыз: “Балалар, ә сез нигә бик моңсу? Мин үземә иптәшләр эзләп килгән идем, шундый көләсем, шаярасым, уйныйсым килә. Ә сез монда күңелсезләнеп утырасыз!”

Балалар: “Без бүген җәй белән саубуллашабыз, шуңа бераз моңсу безгә”.

Хохотушка-кыз: “Ха-ха-ха! Тапкансыз  борчылыр нәрсә! Җәй белән саубуллашуны бик күңелле итеп үткәреп була бит! Телисезме, мин сезне өйрәтәм?! Минем арттан кабатлап көләргә генә кирәк!Ха-ха-ха”

Балалар Хохотушка-кыз белән “Ша-ла-ла” биюен бииләр.

Кинәт залга канәгатьсез Угрюм килеп керә.

Угрюм: “Нинди тавыш бу иртә баштан. Башларым авырта инде сезнең шаяруыгыздан. Туктагыз! Җәй бетә ә сез, шаярасыз!”

Алып баручы: “Эйе шул Угрюм, без, балалар белән җәйне күңелле итеп, истә калырлык итеп бәйрәм итәргә булдык! Сине дә үзебезнең бәйрәмгә чакырабыз!”

Угрюм: “Юк, миңа бу ошамый. Мин бернәрсә дә эшли белмим.

Алып баручы: “Борчылма юкка ,Угрюм, без сине күңелле итеп бәйрәм итәргә өйрәтербез! Шулай бит, балалар?” (әйе)

Угрюм: “Ну ярар, алайса, карап карыйк. Ничегрәк микән инде ул бәйрәм итүләре. Ләкин кисәтеп куям, ошамый икән чыгам да китәм!”

Алып баручы: “Килештек, Угрюм! Балалар, әйдәгез һәрбер төркем үзләренең белемнәрен Угрюмга күрсәтсен әле! Үзегезнең девизыгызны һәм нинди бүләк әзерләгәнегезне күрсәтерсез. Сез әзерме?”

Икенче кечкенәләр төркеме чыгышы.

Девизлары:

“Губки бантиком” биюен күрсәтәләр.

Уртанчылар төркеме чыгышы.

Девизлары:

Зурлар төркеме чыгышы.

Девизлары:

“Безболки -  спорт биюе”.

Мәктәпкә әзерелек төркеме чыгышы.

Девизлары:

 “Зонтиклар” биюен бииләр һәм “Җәйне озатканда”  җырын җырлыйлар. Ахырдан “Ромашкалар” биюен биеп Угрюм белән Хохотушка кызны сөендерәләр.

Алып баручы: “ Менә күрдеңме инде, Угрюм, ничек матур итеп бәйрәм итеп була?!”

Хохотуша-кыз: “Ха-ха-ха,ә мин болай да беләм күңелле яшәүнең тәмен!”

Угрюм: “Ай-яй, бердә уйламаган идем, шулай кызык булыр дип! Сезнең янга гел кереп чыккалыйсы булыр әле!”

Алып баручы: “Әфәрин, балалар! Сез җәй буе бер дә тик ятмагансыз икән!Бик күңелле булды. Алда безнең яңа уку елы, барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм көз айларын да шулай актив, күңелле һәм файдалы итеп уздырырга чакырам!”