Гаилә бәйрәме
материал (старшая группа) по теме

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләүгә багышланган кичә сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Гаилә бәйрәме сценарий27.77 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме

Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.

1.Алып баручы

Шатлык- күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә бәйрәме бездә!

2.Алып баручы

Кошлар сайраса, урман ямьләнә.

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.

1.Алып баручы

Исәнмесез, әти- әниләр!

Исәнмесез килгән кунаклар!

Хәерле кич, бакчабызның барлык хезмәткәрләре һәм балалар

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзебезнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

2.Алып баручы

Бәйрәмсез бик күңелсез шул,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Ә хәзер сүзне бакчабызның мөдире Гүзәл Хәмитовнага бирәбез

Җыр:

Кечкенәләр төркеме маршка атлап керәләр, куларында  шалтыравыклар, тезелеп басалар.

1.Алып баручы

Бүген без “Гаилә бәйрәме”нә, әтиләрне 23 февраль  бәйрәме белән, әниләрне 8 март хатын-кызлар  көне белән котларга җыелдык

2.Алып баручы

Бәйрәмебезне балаларның әтиләргә, әниләргә, гаиләгә багышланган шигырьләре, җырлары  белән дәвам итәргә рөхсәт итегез.

1.Алып баручы

Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер утырып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

2.Алып баручы

Хөрмәтле, әти-әниләр!

Хәзер сезгә кечкенәләр төкеменең бәйрәм котлавын тәкъдим итәбез.

“Шалтыравыклар” җырлы-биюе (шалтыравыклар белән)

Шалтыравык, шалтыравык
Шалтырый калтырап.
Шылтыр-шылтыр, шылтыр-шылтыр
Үзе тора калтырап.

Шалтыравык яшерелде
Шауламыйбыз,тынабыз.
Шылтыр-шылтыр итмәс микән
Тыныч кына торабыз.

Шуны эзләп карыйбыз.

Менә, менә шалтыравык
Ягез биеп алабыз.

Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.

Дилбәр

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәттә әйтергә.

Азалия

Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир, дигән
Исемне аклар өчен.

 

Талия

Кадерле әтиләребез!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Бию бергә “Рассердись”

Дилбәр

Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Безнең әниләр килгән.

Данияр

Әниләрне барыбыз да

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Азалия

Әни сүзе – иң матур сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Талия

Бик күңелле, бик рәхәт

Безнең әниләр булгач.

Әниләргә булышырбыз
Үсеп зур кеше булгач.

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

        Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

        Бар дөнья көлеп торсын.

        Әни бәйрәме икәнен

        Әти дә белеп торсын,

        Әти дә көлеп торсын.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

1.Алып баручы

Сезгә бүләк ясадык без,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер-

Зур бүләк дип уйладык.

Балалар бүләкләрен тапшыралар, чыгып китәләр.

2.Алып баручы

Хөрмәтле, әти-әниләр!

Хәзер сезгә зурлар төкеменең бәйрәм котлавын тәкъдим итәбез.

Фәргать

Мам своих мы поздравляем

И от всей души желаем

Быть здоровыми, счастливыми

И весёлыми, красивыми.

Сәминә :

Дөньяда иң яхшы кеше,

Беләсезме кемнеке.

Белмәсәгез үзем әйтәм

Ул әни бит минеке.

Аделина: 

Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

Килә сезне һөрмәт итәсе.

Ф.Ралина:

 Рәхмәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше” - дип

Мактыйлар бар да аны.

Дилә: 

Минем әткәй иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

С.Әдилә:

 Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Әминә:

 Әти минем акыллы,

Эшчән, тырыш, миңа үрнәк.

Минеке кебек әти

Һәр балага да кирәк.

Зәлинә:

 Әтиләрне сакларга кирәк,

Аларны Ходай биргән,

Үз әтием өчен мин,

Аңа зур рәхмәт әйтәм.

Җыр “Солдатта булган диләр”

Бию “Каблучок”

Фәргать

Мам своих мы поздравляем

И от всей души желаем

Быть здоровыми, счастливыми

И весёлыми, красивыми.

Сәминә :

Дөньяда иң яхшы кеше,

Беләсезме кемнеке.

Белмәсәгез үзем әйтәм

Ул әни бит минеке.

Рамир: 

Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Ислам:

 Әнием, кадерлем!

Син – энҗе бөртегем,

Син - хөрмә җимешем

Син – йөрәк тибешем.

Замира:

 «Мама»- какое красивое слово,

 Лучше его в мире нет!

Скажешь «мама» в душе засияет,

 Ласковый, нежный свет!

Алим:

 Лучше друга не найти,

 Обойди весь свет.

Лучше мамочки моей,

 В целом мире нет.

Ильдан: 

За доброту, за нежность к нам,

 Благодарим мы наших мам.

 И от души вся детвора

 Желает сил вам и добра.

Лейсан: 

Маму крепко поцелую,

Мама - солнышко мое!

Обниму ее родную,

Очень я люблю ее!

Дәринә:

Әниемнең җылы назын,

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

Зәринә: 

Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерле - әнием.

Яхшылыкка, матурлыкка

Үрнәк минем әнием.

Ф.Әдилә:

Әнием сиңа бүләк итәм,

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын

Үтәсе гомерләрең.

Г.Ралина: 

Миндә котлыйм, әнием сине,

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Динә:

 Бу дөньяда әтиләр күп

Минем әти бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш

Бар эшкәдә өлгерә.

Дамир: 

Борчыйсым килми әнине

Елмаеп, көлеп торсын.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым белсен.

Бию “Слоники”

1.Алып баручы

Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе.

2.Алып баручы

Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр. Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле,

шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.

Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балаларыбыз безгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.

1.Алып баручы

Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. 

2.Алып баручы

Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

Җыр: Бер матур җыр бүдзк итәм”

1.Алып баручы

Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

2.Алып баручы

Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана.

Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!

Сөекле әниләребез! Бүгенге бәйрәм тәнегезгә җиңеллек, җаныгызга ял, күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!

Җыр: “Әни булганда өйләр ямьлерәк”

Бию “Держи”

1.Алып баручы

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып!

2.Алып баручы

Алмадык сатып бүләкләр.

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.

(Бүләкләр тапшыру)

Балалар чыгып китә

2.Алып баручы

Бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.Сәламәтлек_ кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзер үткәреләчәк бәйге дә”Әти-әни һәм мин –сәламәт гаилә” дип атала. Бу бәйгедә әти-әниләр командасы белән балалар командасы ярыша.

2.Алып баручы

Бүгенге бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты.Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтемне белдерәм.

Иң матур көн- бүгенге көн!

Иң матур җир- син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял –рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык – сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән,

намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!

 

1.Алып баручы

Шуның белән бәйрәмебез тәмам! Тигез-тату яшәгез! Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

Бәйге барышын дәрәҗәле жюри күзәтеп барачак

.

1. ”Сазлык аша барабыз”.

2. Шарны алга таба аяк белән этеп бару.

3. Балык тоту.

4. Иншалар уку. “Минем гаиләм”(Кемнәр гаиләсе турында язылган?)

5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6. ”Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7.Сорауларга җавап.(Спорт өлкәсенә караган сораулар)

-Футбол кырының уртасында нинди геометрик фигура бар?

-Малайларның яратып уйнаган кышкы уены.

-Кышкы спорт мәйданчыгы ничек атала?

-Спорт мәйданындагы җитәкче кеше.

8.”Көнгерә.”( Туп белән сикерү)

Укытучы: Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.(Алар бәйгегә нәтиҗә ясыйлар.Ике командага да бүләкләр тапшыралар).

Укытучы: Бәйрәмне дәвам итәбез.(Әти-әниләр турында җырлар, шигырьләр, биюләр).

1.Шигырьләр: “Әтием белән бергә”,”Әнием”, “Әтием кайтыр эштән”, “Әнигә генә”

2.Татар халык биюе.

3.Җыр ”Гөлләрем”

Укытучы: Бүгенге бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты.Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтемне белдерәм.

Иң матур көн- бүгенге көн!

Иң матур җир- син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял –рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык – сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән,

намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!

Кадерле балалар,әти-әниләребезгә карата игътибарлы булыйк!Аларга һәрвакыт

булышыйк, аларны олылыйк!Үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз,ягымлы сүзләрегез

белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез!

Җыр яңгырый: “Матур булсын !”

УЕННАР

Уен “Ягымлы, тәмле сүзләр”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...