Статья "30 ел буе яна бу учак..."
статья на тему
Предварительный просмотр:
30 ел буе яна бу учак...
Тормышта китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышта яшәргә өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китаптагы яхшы геройлардан үрнәк алып, яманнарыннан гыйбрәт алып яшибез. Китаплар булмаса, кеше мең ел яшәсә дә, бөтен белемне, табигатьнең кануннарын, күп гасырлар дәвамында ясалган бөтен ачышларны белә дә, өйрәнә дә алмас иде.
Мин кечкенәдән үк китаплар укырга яраттым. Кич йокларга яткач, әнием безгә әкиятләр укый иде. “Гөлчәчәк”, “Үги кыз”, “Су анасы”... Көн дә бер яңа әкият! Гөлчәчәкне Убырлы карчыктан коткарырга теләп офтанып ятулар, тәрәзәсен Су анасы шакыган малайны кызганулар, Үги кызның зирәклегенә хәйран калулар...
Эштән кайтып, кухняга керүенә китапны тотып әнием янына килеп керәм. Йә битен юмаган пычрак малайны, йә аюны укы дип бәйләнә торган чакларымны хәзер дә хәтерлим.
Үзем укырга өйрәнгәч ул миңа “Сертотмас үрдәк” китабын бүләк итте. Мин бик сөендем, төн йокламыйча укып бетердем. Җиһан серен ача торган китапларга юл әнә шул балачактагы әкиятләрдән башлана да инде.
Эрудицияле булу, кыю карарлар кабул итү, гомумән тормышта үз урыныңны табу өчен белемле булу кирәк. Ә менә шул белемне арттыру өчен шәһәребездә үзендә никадәр китап, мәгълүмат хәзинәсен туплаучы һәм күз карасыдай саклаучы Сөббух Рафиков исемендәге үзәк китапханәбез бар.
Ул – чын-чынлап белем сарае булып тора. Халкыбызның киң катлавының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара. Менә 30 ел инде бу китапханә укучыларга китап бирү белән генә чикләнмичә шәһәребездә яшәүче төрле милләт халкы арасында мәдәни-агарту эшләре алып бара.
Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык. Үзәк китапханә дә нәкъ шул мәкальдәгечә тирә-яктагы биналардан аерылып, ерактан балкып тора. Ә ишеген ачып эчкә үтүгә гаҗәеп матурлык дөньясына килеп эләгәсең. Анда аңлатып бетерә алмаслык рәхәт бер мохит! Биредәге тәртип, чисталык, пөхтәлек – күзне, компьютерлар белән җиһазландырылган заллар күңелне сөендерә. Шик юк, монда үз эшенә бирелгән фидакарь җаннар эшли.
Кайсы гына бүлеккә барып керсәң дә, кояштай нурлы елмаеп китапханәче кызлар каршы ала. Алар түземлеләр, тырышлар, уңганнар, булганнар. Шат күңелле, ачык йөзле һәм, әлбәттә оештыру сәләтенә ия, үзләре дә гыйлем затлар. Оештыру сәләте дигәнен дә сүз булсын өчен генә әйтмәдем. Биредә эшли торган китапханәчеләрнең чыннан да шундый, берсеннән-берсе оста, тапкыр телле, булдыклы икәнлекләренә үзем инандым. Китапханәче хозурына килгән укучыны – картмы ул, яшьме, галимме, нәрсә кирәген ачыклый алмыйча аптырап калган берәүме – ачык чырай, якты йөз белән каршы алу – бурычың. Эш дәверендә психолог та, кеше күңелен дәвалаучы табиб та, киңәшче, дус, сердәш тә булырга туры килә аларга.
Китапханәче һөнәренә чын мәгънәсендә гашыйк булсаң гына кыен да, мавыктыргыч та булган бу эштә эшли аласыңдыр. Үз һөнәрен гомере буе яратып эшләүче, үзлегеннән даими рәвештә белемен күтәрүче, иҗади эшендә туган каршылыклар алдында каушап калмыйча көрәшә белүче китапханәче өчен укучыларны китапны яратырга өйрәтү, чәчләргә чал кергәч булса да аларның рәхмәтен ишетеп, аралашып яшәү үзе бер бәхеттер.
Күңелле чаралары белән дә, кызыклы китаплар, газета-журналлар белән дә китапханә һәрчак халыкны үзенә тартып тора. Өлкән яшьтәге китап сөючеләр белән оештырылган “Сөмбелә” клубы эшли. Биредә күп төрле әдәби иртәләр, очрашулар, бәйгеләр, викториналар, китап күргәзмәләре, якташ язучыларны искә алу кичәләре, яңа чыккан китаплар белән танышу, һәм башка мавыктыргыч чаралар үткәрелә. Әнә шулай халкыбызның рухи чишмәсе саекмасын өчен бар тырышлыкларын куеп эшлиләр алар.
Китапханәнең чишмә башында кешелекле, хезмәттәшләренә гаҗәеп игътибарлы җитәкче Чулпан Шәйхиева тора. Аның хакында эшен ярата дию генә аз, мавыгып, күңел биреп, илһамланып эшли, булмаганны булдырырга тырыша торган дияргә кирәктер. “Мәгърифәтче”, “зыялы”, “затлы, гыйлем кеше” дигән мәгънәләргә тәңгәл килә торган горур исемне йөртүче ул.
- Китапсыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, йөрәккә тынычлык бирә ул. Хәтерем яхшылыгы да китап, гәҗит укырга яратудан килә, - ди “Сөмбелә” клубына йөрүче 68 яшьлек әнием, китапханәгә булган тирән мәхәббәтен белдереп..
“Китапханә – ул һәрберебез өчен тудырылган өстәл, анда һәркем үзенә кирәкле азыкны таба ала”, - дип яза бөек акыл иясе Аристотель. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Яраткан китапханәмдә халкымның үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә табарга була.
Мин үзем тәрбияче булып эшлим. Педагогия университетында укыганда да кирәкле материалларны, сорауга җавапларны табарга миңа китапханәчеләр ярдәм итте.
Хәзерге көнгәчә татар әдәбияты минем тормышымда зур урын алып тора. Һәрбер укыган әсәр минем тормышыма бер яңалык булып керә. Алар аша мин дөнья белән танышам, үземә тормыш тәҗрибәсе туплыйм. Минем өчен үз туган телемдә укый алу – зур бәхет. Татар теленең матурлыгын игътибар, иткәнегез бар микән? Искиткеч нәфислек! Бигрәк тә М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Ә.Еники, М.Маликова, Н.Гыйматдинова, З.Кадыйрова әсәрләрен яратып укыйм. Күптән түгел М.Маликованың “Арыш тәме” китабына тотындым әле.
Бакчадагы сабыйларымны да җитәкләп бу йортка алып киләм, аларны кызыклы, матур китаплар белән таныштырам. Шуңа да китапханә минем өчен иң яраткан һәм кадерле урыннарның берсе.
Китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт, китапсыз күңел – буш күңел. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Без – китаплы халык. Безнең Сөббух Рафиков исемендәге яраткан китапханәбез бар! Ул гөлбакчадай нур сибеп, меңләгән күңелләрне агартып, нурландырып яши.
Язманың авторы: “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе: Әгъзамова Гөлшат Хәкимҗан кызы. (Агзамова Гульшат Хакимзяновна)

