“Гаилә - ул җылы учак.” (Ясле төркеменең әниләр көненә багышланган бәйрәме)
материал (младшая группа)

Низамиева Фания  Саубановна

Гаилә бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gayl_byrmeyasle.docx27.14 КБ

Предварительный просмотр:

“Гаилә - ул җылы учак.”(Ясле төркеменең әниләр көненә багышланган бәйрәме)

1 ал.бар.: “Исәнмесез!” - диеп башлыйк әле.

Бәйрәм  бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана!

2 ал.бар.: Сезгә булган кайнар сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Тапшырабыз аны,сезгә

 Матур җырлар,уеннар белән.

1 ал.бар: Хәерле кич кадерле әти-әниләр. Бакчабызда матур, тату, талантлы гаиләләр белән бәйрәм үткәрү традициягә кереп бара. Һәм безгә дә бу бәйрәмне үткәрергә насыйп булды.

Гаилә бәйрәмен ачып җибәрү өчен сүзне бакчабыз мөдире Сабирова Эльвира Фәритовнага бирәбез.

2 ал.бар: Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. .......................................

1 ал.бар: Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

1 ал.бар: Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын

 Әйтмичә мөмкин түгел.

2 ал.бар: Бала – җаның,

Бала – уртак каның-

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

Бала – бәгырь,

Бала - татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

ӘЙДӘГЕЗ,хәзер без балаларыбыз белән биеп алыйк әле.

Балалар чыгышы:1.”Үчти,үчти,үчтеки” җырына курчаклар тотып бию.

                                   2.Шалтыравыклар шалтырату.

2 ал.бар: Хәзер бәйрәмебезнең төп өлешенә күчәбез. Гаиләләр бәйгесендә катнашыр өчен ике командага  бүленергә кирәк. Сез инде бәйрәмгә кергәндә төсле түгәрәкләр алган идегез.Шул түгәрәкләр ярдәмендә ике командага бүленеп басабыз.(Ике командага бүленү)

Уенчыларга бәя бирү өчен жюри сайларга кирәк.

Уеныбызны башлыйбыз.

1 нче конкурс: Командалар исем, девиз, сәламләүләрен тәкъдим итеп үтәрләр.

2 нче конкурс: Хәзер әти-әниләргә иҗади эш бирәбез.Дәфтәр битенә шигырь язылган, ләкин төшеп калган сүзләр бар, сез шул сүзләрне куеп шигырьне тулыландырырга тиеш буласыз.

Ана- бөек исем,

Нәрсә җитә Ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке Ана булуда.

Әти дә солдат булган,

Бабай да солдат булган,

Дәү әтидә солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Җыр:.........................................................................................................................

Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

3 конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!

-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

4 конкурс. “ Бишек җырлары”. ( Командадагы аналар баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

5 нче конкурс: Хәрәкәтле уен. “Кер элү”. Нәни йокыга китте. Хәзер әти -әниләргә бала чүпрәкләрен дә юып – эләргә була. Күзләр бәйләнә, сузылган бауга әни кеше керне элә бара, ә әти кеше каптыра. Җитезлек исәпкә алына.(Һәр командадан 1 пар чыга)

6 нчы конкурс: Безнең алдагы конкурсыбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дип атала. Мәкальләр әйтешеп ярышабыз. Мин чиратлап һәр командага мәкаль әйтәм, сез җавап бирәсез, белмәсәгез каршы команда да әйтә ала җавапны.

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

-Эткэй шикэр, энкэй( бал)

-Ата-ананы тынлаган –адэм булган, тынламаган-(эрэм булган)

-Ана соте белэн кермэгэн-( тана соте белэн кермэс)

-Оста барда кулың тый... (Белгән барда телең тый).

-Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми).

-Чит илдә солтан булганчы... (Үз илеңдә олтан бул).

-Яхшы гадәт адәм итәр... (Яман гадәт әрәм итәр).

-Ана күңеле балада... (Бала күңеле далада).

-Җиде кат үлчә... (Бер кат кис).

-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).

-Ата –анасын хурлаган, Үзен... (хурлаган булыр).

Рәхмәт барыгызга да!

7нче конкурс “Шарыңны сакла” (тамашачылар белән)

Хәзер әзрәк биеп ял итеп уен уйнап алабыз.Шарын шартлаткан әни шар эчендә язылган биремне үти һәм уеннан чыгып бара. (5 әни чакырыла)

8нче конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Җыр:

9 нчы конкурс. “Әтием, әкият беләсеңме?” дип атала. Әтиләргә бер әкияттән киселгән рәсемнәр бирелә. Сезгә аны пазл кебек төзеп, кайсы әкияттән икәнен әйтергә кирәк.

Шулай итеп, безнең әзерләгән конкурсларыбыз ахырына якынлашты. Ә хәзер сүзне мөхтәрәм жюрига бирәбез. ( Котлау, медальләр, грамоталар тапшыру)

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”(В.А. Сухомлинский)

Шушы Сухомленский әйткәнчә,балаларыбызга үрнәк булып дөрес тәрбия бирергә тырышыйк.

Алып баручы. Һәр гаиләдә дә – җитез әни, булдыклы әти һәм мәрхәмәтле дәү әниләр бар. Берсендә аерып алып син яхшы, син начар дип әйтеп булмый. Алар һәрберсе дә үз нәниләрен яраталар, мәрхәмәтле һәм тәүфыйкле итеп үстерергә тырышалар. Үзләренең йөрәк җылыларын балаларына бирәләр. “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән? Әлбәттә тату гаилә, ягымлы сүз, җылы куен. Бүгенге бөйгебез безнең ахырга якынлашты һәм курыкмыйча мин дуслык җиңде дип әйтәсем киләм. Ә иң зур бүләкләрне сезнең балалрыгыз үзлзренең нәни куллары ясадылар. Кечкенә генә булсада зур итеп кабул итегез.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бергә булыйк, ярдәмләшеп эшлик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

Статья "30 ел буе яна бу учак..."

Статья для мунициапльного конкурса (о библиотеке)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...