Проект төре: «Милли бәйрәм-Сабантуй».
проект (старшая группа) на тему

Мухаметшина Наиля Нурисламовна
Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon proekt_sabantuy.ppt1.93 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тәрбияче: Мухаметшина Наиля Нурислам кызы Муни ци паль бюджет мәктәпкәчә мәгариф идарәсе учреждениясе “ 25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы ” а Түбән Кама 2016 ел

Слайд 2

Зурлар төркеме Проект т өре : ижади юн ә лешле Проектның дәвамлылыгы :өч атна Проектның актуаль леге: Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора. Максат: Халык – авыз иҗаты, шөгыль ләр, уеннар аша сабан туе бәйрәме турында белем бирү .

Слайд 3

Бурычлары: Тәрбия бурычлары: Балаларны халкыбызның иң яраткан, иң күңулле, иң тантаналы бәйрәме – Сабантуй белән таныштыру . Үзебезнең халык милли бәйрәмнәренә мәхәббәт тәрбияләү. Сәләтләрен үстерү : Татар халкының культурасы, традицияләре белән таныштыру . Балаларның иҗади зәвыгын , күзаллавын , уйлап табу сәләтен үстерергә. Бармакларның һәм кул чугының хәрәкәтләрен камилләштерергә ярдәм итә торган эшчәнлек төре татар бизәкләре ясау алымнары турында белемнәрен атрттыру. Белем бирү: Сабантуе бәйрәме турында төшенчәләр бирү. Балаларда халык бәйрәменә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру. Физик тәрбия: Спорт уеннары аша балаларны физик яктан ныклылыкларын үстерү, тизлек, җитезлек, өлгерлек сыйфатларын формалаштырырга этәрчек ясау. Уеннарда актив катнашуны булдыру . Балаларның коллектив катнашудан канәгать калуларына ирешү.

Слайд 4

ЭТАПЛАРЫ Кереш өлеш: Проектның этаплары: максат кую; проектны башкару формаларын эзләү; проект темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү; әйләнә- тирә мөхитне оештыру, эзләнү эшчәлегенең юнәлешен билгеләү; балалар, башка педагоглар, ата - аналар белән берлектә иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру; проектның өлешләре буенча эш, аларга төзәтмәләр кертү; проектны күмәк рәвештә тормышка ашыру һәм презентацияләү.

Слайд 5

Төп өлеш: Әдәби әсәрләр белән таныштыру; күзәтү; хәрәкәтле уеннар; уен ситуацияләре; рәсемнәр карау; күргәзмә; иҗади эш. Йомгаклау өлеше: Ата – аналар белән күңел ачу « Сабантуе бәйрәме »

Слайд 6

Индивидуаль эш Сабантуе бәйрәмен үткәрү. Ябыштыру «Читекләрне бизибез». Рәсем ясау«Түбәтәй» , « Матур алъяпкыч » Җыр «Сабантуе- хезмәт туе» музыка Карипова Сария Рәсемнәр карау «Милли бәйрәм - Сабантуй». Хәрәкәтле уеннар : « Чүлмәк вату», « Йомырка ташу», « Су тутыру». Сабантуе турында шигырьләр , мәкальләр өйрәнү. Сабантуе турында мультфильмнар карау «Приключения Сабантуя», «Кем к өчле ». Безопасность. Уен вакытында саклану чаралары куллану.

Слайд 7

Мөстәкыйль эш: Уен ситуациясе: «Атлар чабалар». Дидактик уен: «Тап һәм әйт», «Дөрес итеп милли киемнәрне җый», «Бизәкне төзе» Р әсем: «Кем көчле» муль тфил ь мына иллюстра ция ясау. Хәрәкәтле уеннар: «Көрәш», «Кабчык белән сугыш», «Аркан тартыш», «Капчык белән сикерү».

Слайд 8

Ата – аналар белән эш Сабантуй турында шигырьләр ятлау. Өй эше. Күргәзмә «Сабантуйга бүләгем, чигелгән бизәкләрем». Әти – әниләр белән күңел ачу «Күңелле сабантуй». «Без сабантуен яратабыз!» - әти – әниләр белән фотоальбом төзү. Әти – әниләр өчен папка «Халкыбызның милли бәйрәмнәре».

Слайд 9

Көтелгән нәтиҗәләр. Балалар сабантуе бәйрәме турында белемнәрен ныгыттылар. Татар халкының,кул эшләрен, уеннарын, бәйрәмнәрен өйрәнү. Бүген, бездә Сабантуй Эшләренңнең барын куй. Тизрәк йөгер мәйданга; Бәйрәм башлана анда.

Слайд 10

Сабантуй-сагынып һәм елныӊ котлы булуын теләп алынган иӊ хөрмәтле бәйрәм-туй. Бәйрәм Болгар ханлыгы ислам динен кабул итүгә кадәр үк, VIII-IX гасырларда башланган. Аӊа хәзерлек үзенә бер күӊеллелек белән ел буена дәвам иткән. Яз җиткәч, кызлар, киленчәкләр үзләре тукыган-чиккән әйберләрне барлап куйганнар, чөнки Сабантуй көне билгеләнгәч, ат менгән яшьләр, җиӊүчеләрне бүләкләү өчен чигелгән яулык, тукылган сөлге кебек әйберләрне җыеп йөриячәкләр. Чирәм күренү беләнүсмерләр йөгерек атларыныӊ «аягын кыздырырга чыгалар» Хазерге көндә татар бәйрәме Сабантуй милли кысаларда гына туктап калмый, киң, бөтен халык бәйрәменә әверелеп бара. Аны хәзер хезмәт һәм шатлык бәйрәме дип кенә түгел,ә халык дуслыгы бәйрәме дип тә атыйлар,чөнки, бу бәйрәмдә,күпмилләтле Россиянең бар милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар.

Слайд 11

Кабчык киеп чабышу Капчык киеп йөгерергә Теләүчеләр күп булдык. Сыбызгы сызгыруга ук Дәррәү алга атылдык. Чү, ни хәл бу, кинәт кенә Әллә җир әйләндеме, Капчык эчендә адашып Аяклар бәйләндеме - Яшел чирәмгә сузылып Ятканны сизмәдем дә, Башкалар узып киткәнен Күрдем дә, күрмәдем дә! Сикереп торып, ачудан Томрылдым алга табан. Үҗәтлек бушка китмәде, Беренче килдем – арттан!

Слайд 12

Чүлмәк вату Уртада тора – чүлмәк, Кулга бирделәр – күсәк, Бәйләп куйдылар күзне, Чуалдырдылар эзне. Бер, ике, өч... ун адым, Менә тагын буталдым! Күпме генә сукмадым, Чүлмәкне һич тотмадым. Мөгаен, эшем уңмас, Хәйлә кормыйча булмас! Яулыкны чак күтәрдем, Күсәкне алып бәрдем, Ватылды китте чүлмәк – Яулыкта булган хикмәт!

Слайд 13

Капчык белән сугышу Юктан гына әтәчләнеп, Нурислам белән Барый Сугышып китә язганда Аерып алдык ярый. -Чын егетләр көч сынаша Башкача, -дип аларга, Капчык бирдек кулларына, Утырттык баганага. Тәпәләшә торгач тагын Онытылды ачулары, Икәүләп килеп төшкәчтен Ерылды авызлары. Кочаклашып китеп бардылар Берни булмаган кебек. Безгә дә күңелле булды, Эчебез катты көлеп.

Слайд 14

Кашык кабып йөгерү Авызга кашып каптык, Җыйнаулап торып чаптык. Йомыркалар бииләр, Гел тик торам димиләр. Шулчак кызу алдырып, Барыбызны калдырып, Менә сиңа әкәмәт, Алга чыкты Сәгадәт! Килеп җиттем дигәндә, Инде генә җиңгәндә, Әллә артык ашыккан, Йомыркасы кашыктан Сикереп төште-китте, Барча халык аһ итте. Сәгадәт елап калды, Бүләкне башка алды.

Слайд 15

Аркан тартыш Бигрәк юан арканы! Бармы икән тартканың? Тезелдек ике сафка, Бүлендек ике якка. Уртада торак – таяк, Билгегә дигән маяк. И, арканны тартабыз, Тирләп чыкты аркабыз. Бер маякка җитәбез, Аннан артка китәбез... Тырыша торгач шулай, Ахры, җиңәбез бугай! Уйлап та өлгермәдем, Чирәмгә тәгәрәдем!

Слайд 16

Көянтә белән су ташу Менә сиңа сулы чиләк, Көянтә ал иңеңә Йөгер тизрәк, иң алдан кил, Егыла гына күрмә.

Слайд 17

Колгага менү Иң уртага утыртканнар Иң озын бер колганы. Колганың да бик тиз генә Менеп булмый торганы.

Слайд 18

Атлар чабышы Ат кешенең бик борынгы заманнардан бирле якын дусты, томышта төп терәге булган.Шуңа күрә аларның узышы иң кызыклы бәйгеләрдән санала. ... Башта алар артыннан күтәрелгән тузан болыты гына еракта бөркелеп күренә иде. Аннары бу җанкайлар үзләре дә каяндыр кинәт кенә калкып чыктылар. Менә әкренләп алар, төркеменнән аерылып, әле берсе, әле икенчесе алга ыргылды. Төркем сирәгәйде һәм таркалды. Хәзер инде һәркемнең күзе алдагы атка төбелгән. Ат инде үзенең җиңүче икәнен аңлдагандай, өстендәге малай тезгенен тартканны көтмичә үк, халык төркеме арасындагы аралыктан мәйдан уртасына ыргыла.Аны шунда ук кешеләр чорнап ала. Аткайны һәрберсе кочаклый, үбә, ялларыннан сыйпый.

Слайд 19

Сабан туе, сабан туе бара. Елга буе, матур аланда Җиз кыңгырау таккан, атлар чаба Ярсып-ярсып алар тагында. Ат булса мәйдан табыла, ат булмаса мәйдан ябыла. Ат картаер мәйдан картаймас, егет картаер заман картаймас. Чабышкы сабан туен алдан сизә.

Слайд 20

Татарча көрәш Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының төп билгесе. Малайлар башлаган көрәш өлкәннәр бәйгесе белән тәмамлана. Баш батыр ачыкланмыйча, кәкре мөгезле тәке аның җилкәсенә менеп “кунакламыйча”, түгәрәк әйләнәсеннән берәү дә китми. Көрәшми җиңү төштә була. Көчең барда көрәшеп кал,егәрең барда ярышып кал. Көчле кеше күтәреп тә ега, чалып та ега.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

"Сабантуй-милли бәйрәм"

Халкыбызның милли бәйрәмнәрнең берсе булган Сабантуй бәйрәме!Шушы зур,олы бәйрәм күренешен бакчабызда һәр елны күңелле итеп үткәрәбез.Халкыбызның гореф-гадәтләрен шушы уенда чагылдырдым....

"Сабантуй-милли бәйрәм"

Халкыбызның милли бәйрәмнәрнең берсе булган Сабантуй бәйрәме!Шушы зур,олы бәйрәм күренешен бакчабызда һәр елны күңелле итеп үткәрәбез.Халкыбызның гореф-гадәтләрен шушы уенда чагылдырдым....

Проект: “Милли бизәкләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен проект)

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли йолаларны (чигү, кул эшләре) хәзерге яшь буынга ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән як...

“Милли бәйрәм - Сабантуй” бәйрәменә сценарий

ldquo;Милли бәйрәм - Сабантуй”бәйрәменә сценарий...