Конспект "АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МАШИНАЛАРЫ".
план-конспект урока (старшая группа) на тему

Насибуллина Римма Федоровна

Балаларның авыл хуҗалыгы техникасы төрләре турында мәгълүматларын киңәйтү;

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Авыл  хуҗалыгы  машиналары.

                                                                     Зурлар төркеме.

Максат.                 

 Балаларның авыл хуҗалыгы техникасы төрләре турында мәгълүматларын киңәйтү;

Авыл хуҗалыгы техникасының тагылма җиһазлары турында өйрәтү;

авыл хуҗалыгында эшләүче һөнәр ияләренең хезмәтенә хөрмәт, үз-үзеңне дө рес тоту күнекмәләре тәрбияләү;

 авыл хуҗалыгы техникалары - трактор, комбайн, йөк машинасы һәм алар белән идарә итүче - тракторчы, комбайнчы, шофер турында белемнәрен үстерү.

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш. Кырга экскурсия, шигырьләр, әкиятләр уку, рәсемнәр карау.

Сүзлек өстендә эш. Сабан, тырма, чәчкеч.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче:  Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Күңелләребез тагын да күтәрелеп китсен өчен бер-беребезгә хәерле иртә телик әле. Балалар, без кайда яшибез?

Балалар:  Без  Сарман авылында яшибез. слайд№1

Тәрбияче:  Балалар,сезнең  Сарман урамында  нинди  транспорт  төрләрен  күргәнегез  бар?.(Камаз,трактор......)

Тәрбияче:  Әйе, балалар, безнең авылда да йөк машиналары һәм тракторлар бик күп. Алар: “ авыл хуҗалыгы техникасы” -дип атала. Авыл җирендә кешеләр икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, сөт һәм ит хәзерлиләр. Бу ризыкларны үстерү, хәзерләү, ташу өчен аларга авыл хуҗалыгы техникасы ярдәмгә килә. Ә хәзер шушы техника белән якыннанрак танышу өчен, без машина-трактор паркына ”читтән торып”  экскурсия ясыйбыз.  слайд№1

Тәрбияче:  Балалар,бүген миңа Фидаил абыйдан хат килде     ( Авылында каникуллар)

Хат:      Исәнмесез балалар! Кайнар сәләм сезгә Простоквашино авылыннан.Без уйладыкта сезгә хат язарга булдык.Безнең авылда парк бар,ләкин ул ял паркыгы түгел,киресенчә анда машиналар,тракторлар күп,кешеләр эшкә баралар.Безнең ул парк турында күбрәк беләсебез килә.

                                                                           Фидаил абый,Шарик,Матроскин слайд№2 

Тәрбияче:  Балалар сезнең дә ул парк турында беләсегез киләме?                                                                                Ә хәзер шушы машина-трактор паркы белән якыннанрак танышу өчен экскурсия ясарбыз.

Балалар, иң беренче куркынычсызлык  кагыйдәләрен  искә  төшерик:                                                                     — Эшләп торган техника янына якын килмәскә.

— Олы кешедән башка техникага утырмаска.

— Сораусыз бер әйбергә дә кагылмаска.

— К аршыга килүче транспорт каршына чыкмаска  слайд№3

   Уен:”Трансорт сайла”(автобус,трамвай,тролейбус,такси)  слайд№4

Хәрәкәтле уен: “Светофор”(сезнең игътибарыгызны тикшереп карыйм)

Тәрбияче:  Мне балалар паркыка килеп тә җиттек. Паркта ниләр күрәсез?

Табышмаклар чишү:  

1. Солы,печән сорамый ул

Һич кенә дә армый ул.

Көне-төне җир сөрә.

Тырыш булганга күрә.               (ТРАКТОР).  Слайд№5

           Әйе,балалар трактор. Тракторлар : чылбырлы  Һәм  тәгәрмәчле була. Слайд№6

Чылбырлы тракторлар күбрәк басуда файдаланыла. Алар сабан тагып җир сөрә, тырма тагып тырмалый, чәчкеч тагып җиргә орлык чәчә. Слайд№7

Ә тәгәрмәчле тракторлар җиргә ашлама кертә. Йөк ташу өчен дә шушы тракторларны кулланалар.                                                                                                                                      Тракторда эшләүче кешене кем дип атыйлар?-   ТРАКТОРЧЫ

   2.Үзе ура, үзе суга,

       Үзе капчыкка сала;

       Шаулап, гөрләп эшләгәндә,

         Кыр матурланып кала.                 (КОМБАЙН) Слайд№8

Әйе, балалар, бу комбайн. Җәй буе үсеп өлгергән ашлыкны җыеп алу һәм аны машиналарга төяү өчен шушы техника файдаланыла.

Комбайнда  эшләүче кешене кем дип атыйлар?-  КОМБАЙНЧЫ 

    3.Үзем олы,йогем дә зур

      Ашыгамын бик тә мин

      Кешеләргә хезмәт итәм

      Һаман юлда эштә мин .                  (ЙӨК МАШИНАСЫ). Слайд№9

Йөк машинасы авыл хуҗалыгында йөкләрне,ашлыкларны ташу өчен кулланыла.                                 Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар?-     ШОФЕР

                ФИЗМИНУТКА:    браз ардык ял итәргә уйладык Слайд№10,11,12

Уеннар:                          1.“Парын тап”.

                                         2.”Нәрсә артык”.

                                          3.”Рәсемне  өлешләрдән җый”.

Җыр: “Шофер буласым килә”. Слайд№13

Йогаклау:- Балалар сезгә экскурсия ошадымы?

-Нинди транспотр торләре белән таныштыгыз?-

-Нинди  уеннар уйнадык?

Ә хәзер  балалар бакчасына кайтыйк һәм бергәләшеп Фидаил абыйга хат языйк.