Сценарий: “Көзге вакыйга”
материал (старшая группа) на тему

Зал төсле яфраклар белән бизәлгән. Күңелле көй астында балалар залга керәләр.

Алыпбаручы: Балалар, карагыз әле, көз кабат безнең бакчабызга атлап кергән, тирә-юньдәге яфракларны төрле-төрле төсләргә манган. Әйе, безгә көз килгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_gr.kozge_kiyat_2018.docx23.27 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Көзге вакыйга”

Зурлар төркемендә көз бәйрәме

Зал төсле яфраклар белән бизәлгән. Күңелле көй астында балалар залга керәләр.

Алыпбаручы: Балалар, карагыз әле, көз кабат безнең бакчабызга атлап кергән, тирә-юньдәге яфракларны төрле-төрле төсләргә манган. Әйе, безгә көз килгән.

 

Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

 

1бала. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Буген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

 

2бала. Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга мангансыман,

Кызыл яфраклы  чаганнар

Утларда янган сыман.

 

3бала. Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

 

“Яфраклар бәйрәме” җыры башкарыла

“Яфраклар белән бию”(“Проказница осень»)

(Көз кызы вальс көенә биеп керә).

Көз кызы:Исәнмесез,балалар!Мин-Көз кызы.Әсез минем турында нәрсәләр беләсез?

Балалар:Без көзне яратабыз,

               Очрашуга бик шат без.

               Сезгә җырлар җырларбыз,

                 Бергә уен уйнарбыз.

                Безнең белән калыгыз.

Көз кызы:Рәхмәт,балаларӘгәр сез миңа үзегезнең урман почмагыгызны күрсәтсәгез һәм аның турында сөйләсәгез,мин сезнең янда беразга  калырмын.

Алып баручы:Менә без үзебезнең бакча почмагыбызга барабыз.

Җыр “Уңышны җыеп ал”

Күмәк бию

Уеннар

Көз:Афәрин,дусларым!Сез бик матур итеп күңел ачтыгыз,шуның өчен мин сезгә күчтәнәчкә әкият алып килдем.

Алып баручы:Рәхмәт сиңа , Көз, рәхәтләнеп карарбыз.

Көзге әкият  “ БЕР КАПЧЫК АЛМА”

Көз: Яшәгән ди бер Куян. Бер матур көз көнендә ул урманга киткән. Озак-озак йөри торгач Куян кыргый алмагач күрә.

Куян: Лә-лә-лә! (җырлап алмагач тирәли әйләнеп йөри).

-Нинди матур, нинди тәмле алмалар! (Алмаларны капчыкка тутыра).

- Күчтәнәч әйбәт булыр,

  Балаларым куаныр,

  Колаккай, Йомшаккай,

  Куркаккай, Сикерткәй!

(Карга очып керә).

Карга: Нинди хәл инде бу? Йөриләр монда әллә кемнәр, алмаларны җыеп, ятлары да юк.

Куян:Нәрсә, Карга, бушка кычкырасың, бу бит кыргый алмагач. Аның алмасы бөтен урманга җитә, ә минем өйдә балаларым ач.

  Нәниләр әтисен көтә,

  Күз яшьләреннән күзләрен сөртә,

  Дүрт малайчык һәм кечкенә кызчык.

Карга: Җитте инде шул куяннарың турында сөйләргә! Әтисен имеш көтәләр... Менә аучы килер дә, пиф-паф атыр да, балаларың юк булыр... Ләкин Бүре – һам!

Куян: Алай әйтмә! ( Куян капчыгын тутырып, бавын бәйләп куя).

Карга: Кара күпме тутырган, күтәрерлек тә түгел! Өеңә хәтле капчыгыңны алып кайта алмассың! (Очып китә. Куян юлны дәвам итә, каршысына Аю чыга. Куян куркып кала).

Аю: (көлә) Нәрсә куркасың? Курыкма, тимим. Капчыгыңа нәрсәләр тутырдың, кая барасың?

Куян: Өйдә мине гаиләм көтә,

           Балаларым алма ярата:

           Колаккай, Йомшаккай,

           Куркаккай, Сикерткәй.

           Дүрт малайчык һәм кечкенә кызчык.

Куян: Рәхим итеп аша, Аю абый. (Аюга алма бирә).

Аю: Бигрәк алмаң вак һәм әче. Тагын бер ничәне биреп кара әле.

Куян: Күпме кирәк алыгыз, Аю абый, миндә алмалар күп, капчык тулы.

Аю: Яар рәхмәт, Куян, сау булып тор.

Куян: Саубулыгыз, Аю абый!

(Куян юлын дәвам итә, каршысына ике Тиен чыга).

Жыр “Песенка белочки”

1 Тиен: Әй ямьле дә урманда,

              Кояш карап торганда.

              Без уйныйбыз сикереп,

              Гөмбә утыра көлеп.

Тиеннәр: Куян абзый, алма белән сыйламассыз мы икән?

Куян: Рәхәтләнеп сыйлармын, ашагыз, Тиеннәр!

2 Тиен: Алмалар әй уңганнар,

             Кызарышып тулганнар,

             Балга манып алганмыни,

             Шундый татлы булганнар.

( Тиеннәр алма алып китәләр. Куян каршысына Керпе чыга).

Куян: Кая барасың, Чәнечкеле баш?

Керпе: Гөмбә эзләп килгән идем, берне дә табалмадым әле.

Куян: Мә алмалар белән булса да сыйлан.

Керпе: Рәхмәт сиңа, Куянкай.

Куян: Исән-сау бул, Чәнечкеле баш. (Керпе китә, Куян ял итәргә бер агач төбенә утыра, аның астыннан Сукыр тычкан чыга).

Сукыр тычкан: Кем монда?

Куян: Бу мин, Куян!

Сукыр тычкан: Сәләм, Кылый! Күптән күрешкән  юк. Бу нинди ис? Тукта-тукта, алмалар исе килә.

Куян: Дөрес, дустым. Мә менә сыйлан.

Сукыр тычкан: (Алма ала) Рәхмәт, дустым, күрешербез.

( Сукыр тычкан китә. Куян юлын дәвам итә, каршысына Кәҗә белән бәтиләре чыга).

Кәҗәләр биюе

Куян: Хәерле көн, Кәҗәкәй! Бәтиләрең бик күңелле. Әйдәгез әле мин сезне алма белән сыйлыйм. (Алмалар бирә).

Кәҗә: Рәхмәт сиңа, Куянкай! (Китәләр).

( Куян юлын дәвам итә, Карга очып керә һәм капчыкка  чукып тишек ясый, шул тишектән соңгы алмалар коела).

Карга: Тукта, тукта, кара нинди игелекле, бөтенесен сыйлый, ә миңа авыз итәргә дә бимәде!

Куян: Гафу ит инде мине. Хәзер бирәм. (алма капчыктан эзли, тишек күрә).

Карга (көлә): Карагыз әле моңа, бөтен алманы таратып бетерде. Ә туган, ач балаларына бернәрсә калдырмады...

Куян: Ярар, мин тагын урманга барып капчыкныалма белән тутырам.

Карга: Кая, кая инде тагын җыенасың? Закламый караңгы төшә, яңгыр җыена, җил-давыл чыга... (Яңгыр тавышы ишетелә).

Куян: Сиңа да алып кайтырмын...

Карга: Кирәк миңа синең алмаң... (Очып китә).

(Куян яңгыр астында алмагач янына бара, ә алмагач астында Бүре качып тора).

Куян: Әй-әй, Бүре!..

Бүре: Әйе, Бүре! Менә яңгырдан качып торам. Ә син монда нишләп йөрисең, Куян?

Куян (куркып, калтырап): Мин алма җыям...

Бүре: Алма ашыйсың килдемени?

Куян: Ул минем өчен түгел, балаларым өчен.

  Өемдә куяннарым ач утыра,

  Балаларым алма ярата:

  Колаккай, Йомшаккай,

  Куркаккай, Сикерткәй.

  Дүрт малайчык һәм кечкенә кызчык.

Бүре (куян янына якыная): Кызык, кызык...Дүрт малайчык һәм кызчык!

Куян: Кечкенә кызчык.

Бүре (тагын якыная): Бигрәк кызык, өчкенә кызчык! (Көлә, Куян да көлә башлый)

Куян: Юк инде өчкенә түгел, кечкенә кызчык!

Бүре (Куянны кычаклап ала): Сез куяннар, димәк, алма яратасыз инде?

Куян: Я-я-яратабыз (калтырый).

Бүре: Ә мин куяннарны яратам! Ха-ха-ха!

( Күк  күкери, Куян Бүредән очкына һәм кача, Бүре аның артыннан йөгерә).

Икенче бүлек

Көз: Өйдә Куянны аның гаиләсе көтә. Куян – әни балаларына әкият сөйли.

Әни-Куян: Бер аланда Теремкәй басып тора. Шул теремкәйдә тычкан, бака,керпе һәм әтәчкәй яшиләр.

Кыз Куян: Ә әти кайчан кайта?

Әни: Озакламый кайтыр, балакаем, кайтыр.

1 Куян: Әни, минем ашыйсым килә.

Әни: Түзәргә кирәк, менә әтиең кайткач, бергәләп ашарбыз.

(Ишеккә шакыйлар).

Куяннар: Эти, эти кайтты!

Әни: Кем бар? ( Кәрзин тотып Тиеннәр керә).

Тиеннәр: Без- Тиеннәр. Әни сезгә күчтәнәчкә күркә җибәрде.

Әни: Нинди күчтәнәч?

Тиеннәр: Белмибез, бирергә генә диде! (Китәләр).

Куяннар: Чикләвек, ура, ура! ( Ишек шакып Керпе керә, куында кәрзин тулы гөмбәләр).

Керпе: Хәерле кич, Хуҗабикә! Мин урманда синең иреңне күрдем, ул күп иттереп алма капчыкка җыйган иде.

Әни: Никтер һаман кайтып җитә алмый.

Керпе: Капчыгы авырырак булган,  шуңа соңга каладыр. Ярар мин китим, саубулыгыз!

Әни: Кая ашыгасың? Утыр, ял ит, әтиебезне көт...

Керпе: Юк , рәхмәт. Мине дә Керпе әни көтеп тора.

Әни: Тукта, син кәрзинеңне оныттың.

Керпе: Бу гөмбәләрне мин сезнең өчен җыйдым, рәхәтләнеп сыйланыгыз.

( Керпе китә. Кулына кәбестә тотып Кәҗә керә).

Кәҗә: Хәерле кич, күршем! Быел кәбестә биктә уңды. Менә сиңа да берсен алып килдем, рәхәтләнеп бергәләп ашарсыз.

Әни: Рәхмәт сиңа, Кәҗәкәй! (Кәҗә китә. Таяк тотып Сукыр тычкан керә).

Сукыр тычкан: Кая мин? Монда кемнәр яши?

Әни Куян: Бу мин- Куянбикә һәм минем балаларым. (елый) Әтиебез генә нигәдыр озак кайтмый.

Сукыр тычкан: Дөрес казыганмын икән, менә сез кирәк идегез дә миңа. Мин – Сукыр тычкан, җир астында яшим. Шуның өчен җирдә үсә торган яшелчәләр сезгә алып килдем: кишер, чөгендер һәм бәрәңге.

Әни Куян: Рәхмәт сиңа, кадерле Сукыр тычкан. Син безгә бик тә булыштың.

( Сукыр тычкан кәрзинен Куянбикәгә тапшыра һәм китә).

Куяннар: Ура! Күпме яшелчә! Рәхмәт сезгә! (Сукыр тычкан китә).

1 куян: Дуслар булса, яшәргә дә кызык.

2 куян: Чын дуслар булышалар һәм ярдәм итәләр.

( Көй яңгырый, арган Әти Куян кайтып керә).

Әни Куян: Куяным минем!

Куяннар: Әти, әти кайтты!

Әти Куян: Көчкә кайтып җиттем, артымнан Бүре куды. Сезгә бернәрсә дә алып кайта алмадым. Нәрсә ашарбыз инде хәзер?

Әни Куян: Бердә борчылма, кадерлем, иң мөһиме син исән-сау. Дусларыбыз күп иттереп күчтәнәчләр алып килделәр – менә алар.

(Ишеккә шакыйлар).

Әти Куян: Бу Бүре, качыгыз! (Куяннар урындыклар артына кача. Бал тотып Аю керә.)

Аю: Кемнәр бар монда? Әй, Кылый, кая син? Курыкма, бу мин ишеккә шакыдым. (Куяннар алга чыга).

Куян: Мин монда, Аю абый.

Аю: Мә тот миннән күчтәнәч. Бу чын юкә балы. Исәнлеккә биктә файдалы.(Китә).

Әни Куян: Менә тагын бер чын дустыбыз. Ничек рәхәт яшәргә- дуслар булганда! (Куянбикә белән Куян Әти күчтәнәчләрне өстәлгә тараталар).

Әти, Әни куяннар: Күчтәнәчләр әйбәтләр,

                                 Ашагыз, балакайлар!

                                 Колаккай, Йомшаккай,

                                 Куркаккай, Сикерткәй.

                                 Дүрт малайчык һәм кечкенә кызчык.

( Балаларның башларыннан сыйпап алалар).

Көз: Менә , Куяннар, хәзер сезгә кыш та куркыныч түгел. Ә без истә калдырыйк: дусларга һәрвакыт булышырга, ярдәм итәргә кирәк, шул вакытта алар да сиңа ярдәм кулын сузарлар.

  1. Чын дуслык – зур байлык.
  2. Дус кайгыда сынала.
  3. Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.

Дуслык турында җыр “Настоящий друг»

«Хоровод друзей» (С родителями)

Алып баручы:Рәхмәт сиңа, Көз , бик кызыклы әкият өчен, безгә кунакка тагын кил !(Көз китә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы бер вакыйга

Балаларда яна елга карата кызыксыну уяту...

Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган кичә"Урамдагы вакыйга"

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...

Юл йөрү кагыйдәләре буенча "Урамдагы вакыйга"

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...

"Урамдагы вакыйга"

Юл  хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгель вакытларында һәм башка чарала...

Урамдагы вакыйга

Зурлар төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча күңел ачу чарасы...

"Урамдагы вакыйга"

Презентация...