1 младшая группа новый год
материал (младшая группа) на тему

Сафина Резеда Камилевна

1 младшая группа новый год

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_1_kechkeneler_torkeme.docx25.83 КБ

Предварительный просмотр:

Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта.

Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.

Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уенчыклар эленгән.

                                               Күрәсезме чыршыны

                                               Матур итеп киенгән

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әйдәгез әле, бергәләп, чыршыга җыр җырлап алыйк.

                                  “Чыршы” җыры

Алып баручы:  Балалар, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм соң? (Балалар җавабы). Дөрес, бик тә дөрес, бүген бездә Яңа ел бәйрәме!

Бәйрәмгә безгә чыршыны Кыш бабай алып килде

Чыршыны кем алып килде? Кыш бабаймы?

Балалар: Кыш бабай!

Бүген безгә чыршының утлары да яначак

Кем өчен соң яначак? Балалар өченме?

Балалар: Балалар өчен!

Алып баручы:  Әйдәгез әле бергәләп, чыршы белән уйнап алыйк.

                     Уен “Чыршының утларын яндыр”

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Балалар кул чабалар – чыршыда  утлар кабына.

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Балалар кул чабалар – чыршыда  утлар кабына.

Балалар чыршыга өрәләр –утлары сүнә.

Алып баручы:  Әйдәгез балалар, бергәләп, чыршыны уен уйнап  уятабыз.

«Уен» Руки-ноги голова»

Балалар, сез хәзер урыннарыгызга утырыгыз. 

Балалар урындыкларга утыралар, алып баручы шул вакыт бияләй таба.

Алып баручы:  Балалар, кызык, бу кемнең бияләе икән? Сез белмисезме?

Ммм, моның эчендә кыңгырау да бар. Хәзер беләбез хуҗасын.(шалтырата, җавап булып ишек артыннан кыңгырау тавышы килә. Кар кызы керә).

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Ничек сезнең монда матур! Ә сез балалар, бигрәк тә матур бүген! Берәр бәйрәм була торгандыр, нинди бәйрәм?

Алып баручы: Бездә бүген бәйрәм – Яңа ел бәйрәме! Кар кызы без синең бияләеңне таптык.

Кар кызы: Ой, рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! Эйдэгез эле бергэлэп бер биеп алабыз.

“Хлоп-хлоп” җыры

Кар кызы: Балалар, миңа сезнең белән бию бик тә ошады, ләкин Кыш бабайны да чакырырга вакыт җитте. Ул самолетка утырып килэм дигэн иде. Эйдэгез Кыш бабайга булышыйк, самолетлар булып биеп алыйк.

«Самолет»

Алып баручы: Кыш бабай!Кыш бабай!(бергәләп чакыралар)

Кыш бабай:  Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат. Чыршыгыз да бик матур бүген, утлары да җем-җем килә! Сез дә балалар бик матур киенгәнсез!

Кар кызы: Кыш бабай, кыш бабай эйдэ эле бер жыр жырлап алыйк.

Песня.«В лесу родилась»

Кыш бабай: Бик матур җыр! Балалар, сез бәйрәмгә шигырьләр өйрәндегезме соң? Кем сөйләп карый?

Теләк белдерүчеләр булса,шигырь сөйлиләр.

 Кыш бабай:                       Әйлән-бәйлән уйнадык

                                                Биедек тә, жырладык

                                                Инде хәзер балалар

                                                Бүләк алып карарлар.

(капчыктан бер бүләкне алып күрсәтә)

Кыш бабай: Бүләкләрем бик авыр, күтәрә алмасыз, шуңа күрә мин аларны төркемнәрегезгә очырам (төркемгә таба карап өрә).Э безгэ китэргэ вакыт. Безне башка балалар да котеп тора. Тагын бер тапкы Яна еллар белэн сезне.

 Сау булыгыз, балалар, киләсе елларга кадәр!

                  

Шигырьлэр.

Бүген Кыш бабай

Бәйрәмгә килә

Без нәниләргә

Күп бүләк бирә.

Кунак булып

Яшел чыршы килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә. 

Салкын кыш килде,

Ак карлар яуды.

Буран уйнады,

Таулар ясады.

Кар яуган ,яуган

Мамык кебек кар.

Ап-ак булганнар

Урамнар,кырлар.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә

Кунак булырсың

 кер өебезгә.

Кыш бабай,кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.  

Яңа ,яңа,яңа ел

Бүген шундый яңа ул!

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

кыш көлә-көлә.

Битебездән үбә

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

 

Ап-ак карлар

Әкрен генә явалар.

Чаналар тартып балалар

Тау шуарга баралар

Куркытмый безне

Кышкы салкын да!

Тауда шуабыз

Чана-чаңгыда.

Всё вокруг сияет,
Всё вокруг блестит,
Новый год шагает,
В гости к нам спешит.

Кыш бабай безгэ

Чабып килерсен.

Шигырь сойлим дэ

Булэк бирерсен.

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник.

Рәхмәтсиңа, кыш бабай

Чыршы китергән өчен

Яңа елда барыбызны

 Сөендергәнең өчен. 

Кыш бабай,суык бабай

Балаларны ярата.

Яңа ел белән котлап

Бүләкләр дә тарата. 

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде. 
Бәйрәмдәге һәр балага 
Бүләкләр бирде.

Елочка сверкает,
Шарики блестят,
Радуются дети,
И «ура» кричат!

Новый год идет,
И снежок метет,
Дед Мороз спешит,
Елочка горит!

Белый снег кружится.
Будем веселиться,
Петь и танцевать,
Новый год встречать!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект непосредственно - образовательной деятельности в I младшей группе "Новые игрушки".

Интеграция образовательных областей: познание, коммуникация, социализация, труд, физическая культура, чтение художественной литературы, худ.-эстетическое развитие, музыка.Цель: обогащение детских пред...

Конспект непосредственной образовательной деятельности коммуникация для детей второй младшей группы "Новый год идет... идет!"

Конспект непосредственной образовательной деятельности коммуникация для детей второй младшей группы "Новый год идет... идет!"...

Новогодний праздник для детей младшей группы "Новый год к нам пришёл"

Сценарий новогоднего праздника для малышей....

Консультация для родителей во второй младшей группе "Новая жизнь без мамы"

Необходимая информация для родителей, чьи дети начинают посещать детский сад....

НОВОГОДНИЙ ПРАЗДНИК ДЛЯ ДЕТЕЙ 2 – ой МЛАДШЕЙ ГРУППЫ "НОВЫЙ ГОД СО СНЕГУРОЧКОЙ И СТЕПАШКОЙ".

Всегда сложно писать праздники для младших дошкольников. Предлагаю на ваш суд свой праздник со Снегурочкой и Степашкой....

Сценарий новогоднего праздника для детей 1 младшей группы "Новый год в зимнем лесу"

Данный материал написан с учетом возрастных и психологических особенностей детей этого возраста, базируется на хорошей сюжетной основе, что позволяет превратить традиционный утренник в настоящий празд...

Проект в младшей группе "Новый, Новый, Новый год!"

Цель: формирование представлений о новогоднем празднике, его традиции, культуре, главных сюжетных героях (Дед Мороз, Снегурочка, елка...