Консультация для родителей на тему “Балалар- тормышның зиннәте, байлыгы”
материал

Хаева Гульфина Габделбаровна

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер, дип яза бөек педагог, галим. мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

Гаилә – бәхет ачкычы, ди халык, ә кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата-ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле шәхес формалашуда мөһим роль уйный.

Тәрбия! Чынлап та, бүгенге көндә иң кирәкле, иң актуаль көнүзәк мәсьәлә. Бүген балаларда әхлакый нигезләр, тирә-яктагыларга карата ихтирам һәм толерант мөнәсәбәт, патриотлык, гражданлык хисе һәм үзара тату яшәү культурасын тәрбияләү мөһим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Консультация для родителей.23.81 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында ата –аналарар өчен

“Балалар- тормышның зиннәте, байлыгы” темасына консультация.

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер, дип яза бөек педагог, галим. мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

Гаилә – бәхет ачкычы, ди халык, ә кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата-ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле шәхес формалашуда мөһим роль уйный.

Тәрбия! Чынлап та, бүгенге көндә иң кирәкле, иң актуаль көнүзәк мәсьәлә. Бүген балаларда әхлакый нигезләр, тирә-яктагыларга карата ихтирам һәм толерант мөнәсәбәт, патриотлык, гражданлык хисе һәм үзара тату яшәү культурасын тәрбияләү мөһим.

Хәзерге жәмгыятьнең нигезен һәръяктан гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗди сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Бүген тотрыксыз сәясәт һәм базар экономикасы шартларында үз мөмкинлекләрен тулы файдаланып, тормышта үз урынын таба алучы, социаль актив шәхес тәрбияләү - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Бөек педагог Риза Фәхреддиннең шундый канатлы сүзләре бар: “Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Ул балада әхлак нигезен балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешлекне, шулайда иң беренче чиратта бу эш ата-аналарның изге бурычы булуын искәртә. Аның фикеренчә, тәрбиядә гаилә үрнәген, гореф-гадәтләрен олылауга, дөрес яшәүгә нигезләнү бик нәтиҗәле булачак. Ата-ананың вазифасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт

итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, дине һәм милләте өчен файдалы итү – ата-ананың иң зур вазифасы. Ә инде мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче оешмаларның гаилә белән тату хезмәттәшлек алып баруы – бүгенге көннең мөһим ихтыяҗы.

Без кемнәрне, ничек тәрбиялибез? Балаларыбызның белеме, яхшы укып ВУЗларга керүе аларның үзләре өчен генә кирәкме? Киләчәктә без аларны кемнәр итеп күрергә телибез? Яхшы түләүле эштә эшләп, баеп, “дөньяның артына тибеп “ яшәүче итепме, әллә әти-әнисен һәркайчан исеннән чыгармаган, кешелекле, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең язмышына битараф булмаган, кирәк вакытта таныш түгел кешегә дә ярдәм итә, үзенең милләте, нәселе турында кайгырта алырлык шәхесләр итепме? Бу сорауга җавапны һәр ата-ана үзе сайлый. Бу темага бик акыллы фикерләрне Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, “Нәсыйхәт” , “Тәрбияле бала” кебек хезмәтләреннән табарга була. Бала тәрбияләү өчен иң элек тәрбияләүчеләр үзләре тәрбияле булырга тиешләр. Без беренче чиратта, түбәндәгеләргә игътибар итәргә тиешбез:

- ялган, гайбәт, сүз йөртмәскә, кеше сүзен арттырып сөйләмәскә;

- кирәкмәгән сүзгә катышмаска;

- сөйләшкәндә кычкырмаска, кызып китмәскә, һичкемгә яман сүз әйтмәскә;

- мактанмаска, тәкәбберләнмәскә;

- кеше сөйләгәндә бүлдермәскә.

Һәр гаиләдә ата-ананың бер-берсенә мөнәсәбәте, аларның балага үрнәк була белүе ягъни тәрбияле булуы, гаиләдәге бала өчен тудырылган уңайлыклар нәкъ менә бала формалашуның төп шартлары. Димәк, тәрбияне үзебездән башларга кирәк.

Р.Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабында гаиләгә карата булган вазифаларны түбәндәгечә билгели: “Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге – гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата-ана белән төзелә. Гаилә эчендә яшәүче кешеләрнең бер-берләренә карата булган вазифалары бар. Вазифаларны ике өлешкә бүлеп карарга була:

- ата-аналарның балаларга карата булган вазифалары;

- балаларның ата-аналарга карата булган вазифалары.”

Бүгенге көндә бала үзенең вазифасы турында уйлауга сәләтлеме икән? Чөнки нишләптер һәрвакыт бала өчен гел ата-ана гына нәрсәдер эшләргә тиеш кебек тоела.

Балаларыбыз “Алма пеш, авызыма төш” дигән девиз белән яшәргә күнегеп килә түгелме?

Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” исемле хезмәтендә язылган бик акыллы киңәшләргә тукталып китәсем килә.

1. Балаларыгызның күңелләренә кечкенә чактан ук күркәм холык орлыклары чәчегез, изгелекнең нәрсә икәнен аңлатыгыз, кирәк урында йомшаклык яисә вакытына карап бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, үзегезне олы итеп тотыгыз.

2. Гаиләдә бала өчен ата-ананың үрнәк булуын бервакытта да истән чыгармагыз.

3. Аналар тәрбия кылганда аталар, ә аталар тәрбия кылганда аналар арага кермәсен. Бу нәрсә – тәрбия түгел, тәрбиясезлектер. Чөнки бу хәлне күреп, бала үзен кыерсытылган итеп санар һәм иркәлеккә өйрәнеп, ата белән ана арасында бер-берсеннән качып һәм шикаять итеп йөрер.

4. Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген, кешегә таянып, ышанып йөрергә ярамаганлыгын балага аңлатыгыз.

5. Балаларыгызның тәрбиясе, максатларын тормышка ашыру өчен мал кызганмагыз. Чөнки дөрес тәрбия булмаса балалар өчен дөнья тулы алтын калса да файдасы булмас.

6. Гаиләдә булган балаларыгызны тигез күреп яратыгыз, гаилә назын башка урыннардан эзләргә мәҗбүр итмәгез.

7. Балаларыгызны үз эшләрегезгә, һөнәрләрегезгә өйрәтегез, фикерләренә колак салыгыз, тормыш кагыйдәләрен аңлатыгыз.

Онытмасак иде! Балалар дөнья тормышының зиннәте, байлыгы булып торалар. Алар тормышны тагын да күңеллерәк итәләр һәм алар аркылы шәфкатълелек, мәрхәмәтлелек күбәя. Әгәр ата-аналар үзләренең балаларын игелекле итеп үстерсәләр, ул вакытта алар тормышның бизәге булалар. Әгәр балаларын тәрбияләүгә тиешле игътибарны бирмәсәләр, ул вакытта алар зур бәхетсезлек, бәла-каза, газап һәм бетмәс мәшәкатьләре белән ата-ананың тынычлыгын бетерүгә сәбәп булалар. Балаларыбызда мөстәкыйллек, хезмәткә, һөнәр алуга унай мөнәсәбәт формалаштыра алсак, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтсәк, тормыш

диңгезендә адашмас өчен дөнья гыйлемнәре белән беррәттән дини гыйлем бирү ягын да кайгыртсак бик урынлы булыр иде. Ата-аналар үзләре дөньяга китергән балалар алдында зур җаваплылык тотканлыкларын яхшы аңларга тиешләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Консультация для родителей на тему: "Речевая готовность ребёнка к школе — консультация для родителей"

Школьное обучение предъявляет ребенку новые требования к его речи, вниманию, памяти.Наиболее значимым для ребенка 7 лет является переход в новый социальный статус: дошкольник становится школьником. Пе...

Консультация для родителей на тему: "Речевая готовность ребёнка к школе — консультация для родителей"

Школьное обучение предъявляет ребенку новые требования к его речи, вниманию, памяти.Наиболее значимым для ребенка 7 лет является переход в новый социальный статус: дошкольник становится школьником. Пе...

Консультация для родителей «Безопасность детей дома». Консультация для родителей по теме: «Безопасность детей дома».

Хочу предоставить вашему вниманию консультацию для родителей на тему Безопасность. Опасность подстерегает нас и наших детей везде. Чтобы уберечь детей , вы должны знать простые правила  о безопас...

Консультация для родителей на тему "Семья и книга"Консультация для родителей на тему "Семья и книга"

quot;Семья и книга"Жизнь семьи сложна и многогранна. В процессе воспитания человека, в развитии его духовного богатства, большая роль принадлежит книге, которая дает силу для нравственного созре...

Консультация для родителей "Бодрящая гимнастика после сна" Консультация для родителей на тему: "Малыши и бодрящая гимнастика"

Дневной сон для детей, а тем более для малышей, жизненно необходим для их правильного физического и интеллектуального развития. Однако, малыши после дневного сна часто остаются в полусонном состоянии ...