2018 ел."Әниләр бәйрәме" сценарие
материал (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү.Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_konene_stsenariy.docx42.5 КБ

Предварительный просмотр:

2018 ел."Әниләр бәйрәме" сценарие

Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү.Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Ана назы - жирдэ ул мэнгелек, 
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз. 
Балаларыгыз узасы юлда маяк булып 
Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

Иң ягымлы ,иң сөйкемле - син ул, әнием.

  Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

Алып баручы Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

(зурлар төркем балалары “Яфраклар биюе” башкаралар. Биеп бетергәннән соң шунда ук шигырь сөйлиләр.)

Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам. (Фидан)

        

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем! (Руфиль)


Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк. (Айгиз)


Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга. (Айзат)


Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке. ( Айсаф)

Урында калып  җыр башкаралар: “Мамочка милая, мама моя”

Алып баручы Кадерле, әниләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез!

Сезнең белән күңел ачарга, сезнең тапкырлык һәм белемегезне, җитезлек һәм өлгерлегегезне белер өчен, сәләтләрегезне ачыклар өчен “Зәлидә” уены уйнап алырга булдык. Бу уен, хәтерләсәгез, 5-6 ел элек телевидение экраннарында бик еш күренә иде, борынгы халык уеннарына корылган булганлыктан, халык тарафыннан җылы кабул ителгән һәм популярлашып киткән иде.

Бүген без дә сезнең белән татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнарбыз.

Уеннар:

1. Гөлбану          6. Кем артык?

2. Назалы            7. Җебегән

3. Йөзек салыш   8. Тукмак

4. Кулъяулык      9. Кем өлгер

5. Капкалы          10.Җеп урау

Алып баручы Уенда катнашыр өчен әниләрне түгәрәккә чакырабыз. Әниләребезне алкышлап каршы алыйк.

Алып баручы  Беренче уен - Назалы уены.

Уен болай уйнала: уйнаучылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Алда бер парсыз уенчы кала. Көй уйный башлый. Уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, уенчыга багышлап җыр җырлыйлар. Җырның азагында ул парлар арасыннан уза, бер парның сыңарын “йолкып” алып китә һәм тезмәнең ахырына барып баса. Парсыз калган уенчы алга чыгып баса, уен яңадан башлана. Көй туктаганда ялгыз калган кеше үзенә пар табып өлгермәсә, аңа җәза бирелә.

/Уен башлана. көй уйный./

Җыр: 1. Синмени, килдеңмени?

Зәйтүн гөле өч тармаклы,

Аның берсе синмени?

Кушымта. Алсуланып кояш чыга таң аткач,

Ник сызгырып уятмадың, ошаткач?

2. Исемнәре Нургата,

Синең кебек ялкау бака

Күпер астында ята.

3. Кара каеш ник будың?

Эш эшләргә ярамагач,

Җан көйдереп ник тудың?

4. Исемнәре Алтынбай.

Бер битендә балкый кояш,

Бер битендә балкый ай.

/Көй туктала. Парсыз калучыга җәза бирелә./

Җәза: Тизәйткеч әйтергә. Саран сара саный-саный салам сала.

Уенчы җавап бирә, чыгучы әнигә “Тел остасы” дигән медаль бирелә, аның хөрмәтенә балалар башкаруында концерт номерын карап китик:

Диләрә: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әниләр көне икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

        
Инзилә: Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Зәлинә:Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Безнең әниләр килгән.


Аяз: . Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән

(Җыр: “Әниләр бәйрәме” (А.Минһаҗев сүз., Ә. Һадиева музыкасы)

Алып баручы Икенче уенны уйнарга әзерләник. Уенның исеме “Гөлбану”. Аны башлар өчен безгә уенны алып баручы кирәк. Әйдәгез, санамыш белән аны билгелик.

Уенчылар түгәрәккә басалар, 1 уенчы санамыш әйтә.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал – мин чык!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык;

Анда чыпчык, монда чыпчык,

Син дә торма, йөгереп чык!

Чыгучы – ........... Димәк, “Гөлбану” уенын башлаучы ............ була. Уенның эчтәлеген исегезгә төшерәбез: уенда катнашучылар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада ………. кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Гөлбану.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач, уртадагы кеше хәрәкәтләр ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлыйлар. Бу хәрәкәтне дөрес кабатламаучылар булса, җәза бирелә. Уенны башлыйбыз.

/......... хәрәкәтләр ясый, аның артыннан уенчылар кабатлыйлар. Уенда ялгышкан уенчыга җәза бирелә./

Уенның җиңелүчесе билгеле булды, аңа җәза бирелә. Ак чәчәк таҗларында биремнәр, сораулар бирелә, шуларга җавап бирергә кирәк.

Җәза:

Ул үзе бик кирәкле әйбер.

Ике колагы бер борыны бар.

Ул бик күп төрле була.

Бик матур бизәлгәннәре дә бар.

Аны әбиләр ярата.

Ул өстәл бизәге. (самавыр)

Уенчы җавап бирә, чыгучы әнигә “Иң тапкыр әни” дигән медаль бирелә.

Татарлар һәм урыслар бик дус яшәгәннәр һәм аларның уеннары, җыр-биюләре дә бер-берсенә охшаш булган.

Бию “Татар һәм урыс” (зурлар төркеме)

Алып баручы. Ә хәзер өченче уенны башлыйбыз. Ул уен “Йөзек салыш” уены дип атала. Бу уен барчагызга да таныштыр. Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Алып баручы билгеләнә. Аны санамыш белән билгеләр.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

Йөзек салыш” уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә.

Менә инде җиңелүче дә бар.

Җәза: Күзне бәйләп үз балаңны танырга

Чыгучы әнигә “Иң сизгер әни” дигән медаль тапшырыла.

Бүләк итеп кечкенәләр төркеме чыгыш ясый.

(Бию: “Чебиләр”.)

Алып баручы: Алдагы уеныбыз белән танышып китик. Борын-борыннан аулак өйләрнең күрке булган уен – “Тукмак” уены. Аны уйнау өчен уенчылар түгәрәккә басалар, уртада 1 алып баручы тукмак тәгәрәтә. Тукмак башы кемгә карый, шуңарга җәза биргәннәр. Алып баручыны санамыш ярдәмендә билгелибез.

Ары карадым, бире карадым,

Аны күрдем, моны күрдем,

Ә монысын күрмәдем.

/Көй уйнала, тукмакны әйләндерәләр, тукмак башы караган уенчыга җәза бирелә./

Җәза: “Табышмакның җавабын әйт”

- Ул элек чит илләрдә генә иде.

Хәзер бездә дә гадәткә керде.

Аны гәҗиттә басалар.

Телевизордан күрсәтәләр.

Кызык та була, ялыктыргыч та.

Аның бик файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.

Берәр кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (Реклама)

“Иң зирәк әни” дигән медаль тапшырыла. Балаларның шигырьләрен тыңлыйк.

(Зурлар төркем балалары сөйли)

Фидан.Мин әнигә булышам,

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Айзат.Мин әнигә булышам,

Урын-җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә уышам.

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әни кебек эш остасы

Булу өчен тырышам. (Айгиз)

Как так много успевает,

Кто красивей всех поет,

С нами вмесие поиграет,

Всех простит и всех поймет?

Знают взрослые и дети,

Это вовсе не секрет.

Лучше мамы нет на свете

И добрее тоже нет. (Руфиль)

Алып баручы 1: Ә хәзер алда уйналачак уенга күчәбез. Ул –“Кулъяулык уены”.

Уенчылар түгәрәккә тезелеп басалар, менә бу чиккән кулъяулыкны түгәрәк буенча җибәрәбез, музыка туктаганда кулъяулык кемдә кала, шуңа җәза бирәләр.

/Көй янгырый, көй туктала, җиңелүче ачыклана/

Җәза: Бишек җыры җырлап күрсәт

Уеннан чыккан әни “Иң моңлы әни” медале белән бүләкләнә.

Зурлар төркеме башкаруында Бию: “Губки бантиком”

Ә хәзер залдагы балалар белән уен уйнап алабыз, тик утырып аргансыздыр. “Күрсәт әле үскәнем”

Алып баручы : Алдагы уеныбызның исеме “Капкалы”. Уенны башлап җибәргәнче, уен тәртибе белән танышыйк. 2 ярдәмче – капкачылар кирәк. Капкачылар залда утыручы җанатарлардан сайлана. Алар кулга-кул тотышып “капка” ясыйлар.Көй уйный башлау белән, уенчылар капка аша бии-бии чыгалар. Көй туктаганда кем капка эчендә кала, шуңа җәза бирелә. Башладык.

/ Көй янгырый..., көй туктала, ..... җиңелүчегә җәза бирелә./

Җәза: Педагогик ситуация Бала үстерүдә әти-әни, беркадәр генә булса да, педагогика белән таныш булырга тиеш. Менә хәзер сезгә педагогик ситуация бирелә

1.Малай бик бирелеп телевизор карый. Шулвакыт әнисе бик тиз башкарылачак эш куша, малайның телевизордан аерыласы килми, әнисе әйткәнне үтәми.

-Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

Җиңелүче әнигә”Иң акыллы әни” медале бирелә.

(Аның хөрмәтенә җыр: “Әнием” җыры.)

Алып баручы Уеннар белән танышуыбызны дәвам итәбез. “Кем артык? уены. Уенның эчтәлеге болай. Түгәрәк буенча урындыклар тезеп куелган. Урындыклар саны уйнаучылар саныннан 1-гә ким. Музыка уйный башлау белән уенчылар түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй туктауга, һәрберсе урындыкка утырырга тырыша. Кем урындыксыз кала, шул уеннан чыга. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/ Көй янгырый, уенчылар уйныйлар, җиңелүче ачыклана

Җәза: Биергә, балаларны да чакырырга кирәк. (Татар халык биюенә балалар әниләре белән бииләр)

Чыгучы әнигә “Иң яхшы биюче” медале тапшырыла.

(Зурлар төркеме Башкаруында заманча бию.)

Алып баручы “Җебегән” уены сезгә танышмы? Бу уенны болай уйныйлар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә.

Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кар, балчык,

Син кал, бу – чык!

Уенны алып баручы уенда катнашучыларга “йөзем”, “алма”, “хөрмә”....һ.б. дип, җимеш исемнәрен әйтеп чыга. Аннан соң бу исемнәрне искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер “җимеш” үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул “Җебегән” була.

/Алып баручы исем куша, музыка уйный, “Җебегән” җәза ала./

Җәза: чыгучы әнигә төрле киемнәр бирелә ул шушы әйберләрдән яңа мода уйлап чыгарырга һәм подиумда йөреп күрсәтергә тиеш була.

Чыгучы әнигә “Иң зәвыклы әни” медале тапшырыла.

(Балалар башкаруында “Просто, просто” биюе.)

Алып баручы: “Җеп урау” уены. Йомгаклар бирелә, кем ахыргы чорнап бетерә – шул җиңелүче була. Башладык!

Җәза: Җиңелүче билгеле, аңа җәза “мәктәптә” дип атала, сораулар бирәм, һәрберсенә җавап биреп барырга кирәк:

-Алтын таракның төшеп калган урыны?

-кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?

-берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?

-мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй.......

-кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган?

-әнинең әнисе сиңа кем була?

-явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?

Әнигә “Иң белемле әни” дигән медаль тапшырыла.

Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән такмаклар әйтеп җырларга яратканнар. Безнең балаларыбыз да алардан калышмый, гореф-гадәтләрне дәвам итәләр.

(Зурлар төркеме: “Бәрәңге” такмагын җырлыйлар.)

Алып баручы . Безнең уенчыларыбызның рәтләре кимегәннән кими бара. Хәзер безнең 2 уенчы калды. Аларның кайсысы җиңүче исеменә лаек булачагын нәкъ менә шушы уен ачыклар. Бу уеныбыз “Кем өлгер?” дип атала. Уен өчен безгә 2 урындык кирәк, аларны артлары белән терәп куябыз, ә урындыклар астына сузып тасма салына. Көй уйный, уенчылар урындык тирәли биеп әйләнәләр. Көй туктауга, алар урындыкка утыралар һәм, иелеп, тасманы тартып алырга тиешләр. Тасмасыз калган уенчыга җәза бирелә. Уенчыларга көч өстәп, җанатарлар, әйдәгез кул чабыйк.

/ көй уйный, уенчылар уйныйлар, көй туктауга, алар утыралар һәм өлгер уенчы тасманы тартып ала. Җиңелүчегә җәза бирелә./

Җәза: Залда барлыгы ничә кеше бар? Санап күрсәтергә.

Җиңелүче әнигә “Иң төгәл әни” медале бирелә.

(Зурлар төркеме башкаруында җыр: “Әниләргә сөю бүләк итик”)

Ә җиңүче әнигә “Иң молодец әни” дигән медаль бирелә

Алып баручы .  Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә-

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә күктә йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр, әнкәйләргә

Гел изгелек кенә кылыгыз.

Алып баручы Кадерле әниләр! Сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телибез! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын сезгә! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм иртәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!

Безне, балаларыгызны хөрмәт итеп килуегез, уеннарда актив катнашуыгыз, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!!!

Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам. (Фидан)

        

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем! (Руфиль)


Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк. (Айгиз)


Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга. (Айзат)


Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке. ( Айсаф)

Диләрә: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әниләр көне икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

        
Инзилә: Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Зәлинә:Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Безнең әниләр килгән.


Аяз: . Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән

Фидан.Мин әнигә булышам,

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Айзат.Мин әнигә булышам,

Урын-җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә уышам.

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әни кебек эш остасы

Булу өчен тырышам. (Айгиз)

Как так много успевает,

Кто красивей всех поет,

С нами вмесие поиграет,

Всех простит и всех поймет?

Знают взрослые и дети,

Это вовсе не секрет.

Лучше мамы нет на свете

И добрее тоже нет. (Руфиль)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План мероприятий по работе с родителями на 2017-2018, 2018-2019, 2019-2020гг.

Перспективный план работы с родителями на 2017-2020гг....

ВЫПИСКИ из протоколов городского методического объединения специалистов физкультурно-оздоровительного направления 2016, 2017-2018, 2018-2019, 2019-2020гг.+ФОТО.

Выписки из протоколов городского методического объединения специалистов физкультурно-оздоровительногонаправления 2016-2020гг....

План самообразования на 2015-2018, 2018-2019.

План саморазвития и самообразования....

Эссе Семеновой Веры Сергеевны на конкурс "Педагог года - 2018" в номинации "Воспитатель года - 2018"

Эссе Я- Воспитатель!Вечер. Как же я устала. Ноги еле-еле несут меня домой. Как хорошо на улице! Позади шумный, но очень продуктивный день: сделали с ребятами поделки, разучили новую песню, повтор...

Перспективный план на 2017-2018 и 2018-2019 г.г.

Тема: " Дидактическая игра, как средство развития психических процессов у детей дошкольного возраста"...