МАЙНЫ КАРШЫЛАП
рабочая программа (средняя группа)

Жиңу көненә багышланган бәйрәм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл temapochta.docx1005.33 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  9 МАЙНЫ КАРШЫЛАП... 

Бурычлар: 

1) Балаларның Җиңү көне турында күзаллауларын формалаштыруны, хәрби һөнәрләр, аларның баш киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, сугышчыларның батырлыгы турында сөйләү, хәрби техника турында белемнәрен киңәйтү;

2) Балаларның диалогик сөйләмен, конкрет  образлы фикерләвен, игътибарын, кызыксынуларын, конструктив осталыкларын үстерү;

3) Хәрби һөнәрләргә, ветераннарга карата хөрмәт, патриотик, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: Марш аудиоязмасы.  Ватан сугышы, Җиңү бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр: мәңгелек ут, һәйкәлләр, сугыш ветераннарын котлау,

Эшчәнлек барышы. 
Аудиоязмада марш яңгырый. Балалар урыннарына утыра.
Тәрбияче. Җиңү көне уңаеннан безнең илебезне саклаучылар турында сөйләшик. Бөек Ватан сугышы бик озак барган. Сугыш илгә, аның кешеләренә зур кайгылар, җимерүләр алып килгән. Бу сугыш турында нәрсә ишеткәнегез бар? (Балаларның җаваплары). Бүген без тыныч илдә яшибез. 1941 елның 22 июнендә немец юлбасарлары илебезгә кинәт һөҗүм ясаганнар . Һәр көн саен эшелоннар белән солдатларны фронка озатканнар. Туганнары, якыннары аларны күз яшьләре белән  озатып калганнар . Әйдәгез, хәзер без дә сугышка  озату күренешен карап китик.

 Син сеңлем бер дә елама .

Әнием синдә нык бул.

Мин сугыш кырларыннан

Җиңү алып кайтырмын .

 Әни : Исән - сау әйләнеп кайтыгыз. Бу сугыш дигәне тизрәк бетсен . Балалар, моңаеп утырмыйк . Әйдәгез, бер биеп алыгыз!C:\Users\Администратор\Desktop\1db3dac6-99e5-496f-b1d1-60c3553aee79.JPG

C:\Users\Администратор\Desktop\PHOTO-2019-05-17-15-17-31.jpg

C:\Users\Администратор\Desktop\PHOTO-2019-05-15-19-48-59.jpg

 Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән сугышка озату күренешен карап үттек . Бергәләп сугыш турында монолог тыңлап үтик .

                        Сугыш  монологы  тыңлау .

         Менә шундый авырлыклар белән килгән безгә Җиңү көне. Бу көн шатлыклы, куанычлы һәм бик көтеп алган көн булган.  Җиңү көнендә сугыш ветераннарын, олы яшьтәге әби - бабайларны бәйрәм белән котлыйбыз, аларга саулык - сәламәтлек телибез. Бөек җиңүне фронттагы солдатлар, авыл-шәһәрдә эшләүче кешеләр яулаган. Бик күпләр сугыш кырында үлеп калганнар. Аларның батырлыгын искә алып, һәйкәлләр куялар. Һәйкәлләр янында һәрвакыт тере чәчәкләр. Бу чәчәкләр сугышта катнашкан, батырлык күрсәткән, гаиләләренә кайта алмаган солдатларга рәхмәт билгесе һәм истәлек. Сугыш ветераннары елдан ел азая бара. Аларның истәлегенә  аларны хөрмәләп чәчәкләр белән кызлар бию   башкаралар.

         Ветераннар сез яшәгән йортта, подъездда да яшәргә мөмкин. Аларны күрсәгез, бәйрәм белән котларга онытмагыз. “Бәйрәм белән! Җиңү өчен сезгә рәхмәт”, - дип әйтегез.

C:\Users\Администратор\Desktop\PHOTO-2019-05-15-19-48-59 (1).jpg

C:\Users\Администратор\Desktop\PHOTO-2019-05-16-18-04-24.jpg

        Балаларны активлаштыру. Безнең солдатлар диңгездә, коры җирдә, һавада да дошманнар белән сугышканнар. Безнең илнең солдатлары нинди? (Кыю, көчле, курку белмәс, илне яратучан). (Балаларны активлаштыру). Балалар, самолетта, вертолетта очучы сугышчыларны кем дип атыйлар? (очучы, очучылар).  Парашют белән сикерүчеләрне кем дип атыйлар. (Парашютчы). (Балаларны активлаштыру). Танкта хезмәт итүчеләрне кем дип атыйлар? (Танкистлар). (Балаларны активлаштыру). Корабта, су асты көймәләрендә хезмәт итүчеләрне кем диләр? (Диңгезчеләр). (Балаларны активлаштыру). Дәүләт чиген саклаучыларны кем дип атыйлар? (Чик сакчылары). (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче әңгәмәне рәсемнәр күрсәтү белән бергә алып бара).

      Җиңү көне турында җырлар, шигырьләр  язганнар.  Шигырьләр сөйләүC:\Users\Администратор\Desktop\PHOTO-2019-05-15-19-49-00.jpgC:\Users\Администратор\Desktop\PHOTO-2019-05-15-19-48-59 (2).jpg

C:\Users\Администратор\Desktop\PHOTO-2019-05-15-19-49-00 (1).jpg

 

 Практик эшчщнлек.

      Хәрбиләргә хәрби техника ярдәмгә килә. Солдатлар, офицерлар төрле хәрби техника белән эшлиләр. Әйдәгез нинди хәрби техника бар икәнен карыйк әле. (Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә: танк, самолет, вертолет, ракета, корабль, су асты көймәсе. Балалар техниканы атыйлар һәм кабатлыйлар). Балалар, сезнең өстәлләрдә таякчыклар ята. Шулардан үзегезгә ошаган хәрби техниканы ясагыз. (Балалар биремне үтиләр).

 Тәрбияче. Һәрвакыт булсын кояш

Һәрвакыт булсын һава

 Һәрвакыт  булсын әни

 Һәртвакыт булсын тынычлык

   Бу  әйтелгән  теләкләребез кабул булсын.  Әйдәгез, барыбыз бергә  “Кояшлы ил”  дигән җырын җырлыйбыз.

 Бәйрәмебезне тәмамлап әйтәсе килә.

 Дурт ел буе барган сугыш эчендә 20 миллионнан артык кеше һәлак булган . Бу дәһшәтле сугыш һәр гииләгә кайгы алып килгән . “Бер кайтмасак , бер кайтырбыз дип киткән солдатларыбыз  яу  кырында мәңгелеккә ятып калган .

 Якты киләчәгебез,сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән солдатларыбызга олы ихтирам йөзеннән аларны  бер минут тынлык белән искә алыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чтение произведения М. Майна «Пуговица»

Образовательная деятельность в старшей группе проведена с использованием физминутки, пальчиковой игры, работы в тетраи в сочетении с новым материалом - чтение художественного произведения....

Конспект НОД по ОО «Речевое развитие» «Наша Майна в стихах и на картинах» (интеграция речевого развития, нравственного воспитания и художественного творчества детей в процессе восприятия живописи)

Конспект НОД  по ОО «Речевое развитие»«Наша Майна в стихах и на картинах»   (интеграция речевого развития, нравственного воспитания и художественного творчества ...

"Илалтын удэр -Майн 9"

Спасибо Вам, Ваш подвиг вечен,Пока жива моя страна,Мы в душах наших,В нашем сердце,Героев не забудем никогда!Д.Рыбаков...

Инновационный учебно-исследовательский проект "Моя родная Майна"

Инновационный учебно-исследовательский проект по знакомству дошкольников с родным краем...

Майн-карты для заучивания стихов

Мнемотаблицы или Майн-карты  особенно  эффективны  при  разучивании  стихотворений.Использование опорных рисунков для обучения зау...