Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке для детей подготовительной группы
методическая разработка

Мухтарова Зухра Фаргатовна

 Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке  для детей подготовительной группы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy.docx24.43 КБ

Предварительный просмотр:

 Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке  для детей подготовительной группы

Автор: Мухтарова Зухра Фаргатовна, воспитатель по обучению татарскому(родному) языку МБДОУ №90 “Гөлбакча” Приволжского района г. Казани Республики Татарстан.

Бәйрәмнең максатлары:

1. Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, борынгы йолалары белән таныштыру.

2.Борынгы уеннар, җырлар-биюләр аша туган телгә хөрмәт, кызыксыну уяту.

3. Балаларның рухи дөньясын баету,туган телне яратырга өйрәтү.

Бәйрәм узачак зал борынгы өй эчен хәтерләтеп бизәлгән. Чиккән сөлгеләр, сандык , чигүле мендәрләр куелган.

Алдан эшләнгән эшләр: балалар белән җыр, бию, шигырьләрне, уеннарны өйрәнү.

Катнашалар: Ике әби( төркем тәрбиячесе һәм төркемдәге әни), мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары һәм кызлары, алып баручы.

Бәйрәм барышы.

Әби йон эрләп утыра, кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра. Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Алып баручы, әбиләр, кызлар малайлар милли киемнәрдән.

Әби: Кызым, кем бар икән кара әле.

Әдилә: Ярар, әби.

Күрше әби керә, исәнләшә: Исәнмесез күршеләр, хәлләрегез ничек?

Әби. Исәнме күршекәем. Бик вакытлы кердең әле, балалар кунакка китте, менә оныгым белән боегып утырабыз әле.

Күрше әби. Эх ахирәткәем, без яшь чакта бик күңелле итеп аулак өйләр уздыра идек. Кызлар -егетләр бергә җыелып җырлар җырлый идек, уеннар уйный идек.

Әби. Хәзер яшьләр ял итә дә белмиләр, телевизор, ноутбукка, телефонга карап тик утыралар, дөньяларын онытып.

Әдилә: Әби, нәрсә була ул аулак өй. Сөйләп бир әле безгә.

Әби. Бер кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка китсә, бу өйдә аулак өй була иде. Кызлар янына егетләр киләләр иде. Шул чагында яшьләр уен-көлке, җыр-бию оештыралар иде.

Әдилә: әби, әйдә без дә аулак өй үткәрәбез.

Әби: Бик рәхәтләнеп, син кызларыңны чакыр. Кыз ноутбук аша кызларны чакыра. Мин кызларга хат җибәрдем хәзер килеп җитәрләр.

Күрше әби: менә кызлар килеп тә җитте.

Алып баручы:

Хуш киләсез, кунаклар,

Рәхим итегез түргә!

Сезне көттек бик сагынып,

“Аулак өй” үткәрергә!

Халкыбыз йолаларын

Искә төшерик әле

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй” үткәрик әле.

Милли көй астында кызлар кул эшләре эшлиләр. Чигү чигәләр, бәйлиләр. Һәрбер кыз нәрсә булса да эшләргә тиеш. Кемдер чигә, кемдер тегә.

Күрше әби. Кызлар, берәр җыр җырласак күңеллерәк булып китәр.

“Шәл бәйләдем” җыры. Җыр җырлаганда кызлар әбиләреннән карап, бию хәрәкәтләре дә ясыйлар.

Егетләр аулак өйгә барырга әзерләнәләр.

Рамазан. Егетләр, бүген  Әдиләләрдә аулак өй. Әйдә, барыйк, кызлар карыйк.

“Их, сез, матур кызлар” көе уйнатыла, гармун тотып малайлар керә.

Адель:  Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Юк, юк, кертмибез.

Малайлар: Кызлар кертегез инде без сезгә бүләк алып килдек.

Кызлар : .Әллә кертәбезме?

 Малайлар керә. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелеп басалар.

Адель: Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.

Алсу: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.

 Сәлим:Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

 Радмила:Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

 

Әмир:

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

Әби: Бигрәк оста сөйлисез икән. Булдырдыгыз! Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз! “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?

Малайлар, кызлар: Беләбез, беләбез!

Санамыш ярдәмендә йөзек салучыны билгелиләр.

Радмила: Йөзек салучыны үзем билгелим!

Санамыш:

Әке, бәке, кыек сәке

Саескан, чыпчык,

Син кал, бу –чык!

Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез?

Тотылган уенчы я җырлый, я бии, я шигырь сөйли.

Алсу: Малайлар, тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Таһир: Әйдәгез, такмаклар әйтешәбез!

Әсхәт: Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз,

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Рамазан: Ике сарык юлга чыккан.

Кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләре юмаган.

Риана: Йорт кошларын ашатырга

Иртүк чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам,

Печән салам казларга.

Сәлим. Йөзләремә килешәсен,

Кайлардан гына белгән.

Туган көнгә дәү әтием,

Кәләпүш алып килгән. 

Әби. И безнең яшьләр дә булдыра икән. Аулак өйдә төрле уеннар уйный идек. Үскәнем түбәтәең бик матур икән, әйдәгез, “Түбәтәйле” уенын уйныйбыз.

Бергә: Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз. Балалар түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены уйныйлар. Җырлап әйләнәләр.

Түбәтәеңнең кигәнсең,

Бик ераклардан  килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түбәтәй калган бала уртага чыга, түбәтәйне башына кия,балалар аңа карап җырлыйлар.

 Туп-туп-туп түгәрәк түбәтәй (2 тапкыр)

Түбәтәең  укалы,

Чиккән матур түбәтәең

 Менә кемдә тукталды. Түбәтәй кигән бала бирем үти.

Рөстәм: Кызлар без сезгә бүләккә бию дә алып килдек.

Малайлар биюе(Марсель, Имир, Әмир, Әмир, Рөстәм).

 Без биибез тыпыр- тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

 

Әби. Рәхмәт, балалар, бик әйбәт ял иттердегез, яшьлекне искә төшердегез.

Күрше әби: Бигрәк тә күңелле ял булды. Болай булгач гореф- гадәтләребез югалмый икән. Рәхмәт сезгә, балалар!

Алып баручы:

Очраштыра, кавыштыра

Дуслаштыра “Аулак өй”!

Уйната да, җырлата да,

Биетә дә “Аулак өй”!

Алып баручы: Аулак өйдә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Хөрмәтле кунаклар!  Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк, киләчәк буыннарга да тапшырыйк!

Шуның белән безнең Аулак өй кичәсе тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Кулланылган әдәбият:

1.К.Закирова. Иң матур сүз, Казан, ТКН, 2012

2.К. Закирова. Уйный-уйный үсәбез, Казан, ТКН, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Мы живём в России" сценарий праздника ко Дню народного единства для детей подготовительной группы

Сценарий праздника ко Дню народного единства " Мы живём в России" для детей подготовительной группы...

Сценарий праздника "Женский день 8 Марта" для детей подготовительной группы

Сценарий для проведения праздника 8 Марта в детском саду, в подготовительной группе...

Сценарий праздника ко дню дошкольного работника для детей подготовительной группы «День дошкольного работника»

Сценарий праздничного концерта для сотрудников и педагогов ДОУ. Веселая клоунесса Ириска танцует и играет с детьми на празднике.Предварительная подготовка занимает 1 месяц....

Сценарий праздника 8 марта "Волшебник-недоучка" для детей подготовительной группы.

Создать радостную атмосферу праздника с помощью познавательной, двигательной и музыкальной деятельности....

Сценарий праздника посвященного Д ню победы для детей подготовительной группы

Сценарий праздника посвященного Д ню победы для детей подготовительной группы...

Сценарий праздника посвященного Дню Народного Единства для детей подготовительной группы детского сада.

Сценарий праздника посвященного Дню Народного Единства для детей подготовительной группы детского сада....