"Свинка Пеппа в гостях у дорожных знаков"
методическая разработка (подготовительная группа)

Утренник по ПДД. Главный герой, Свинка Пеппа, приходит в гости к дорожным знакам, которые учат его Правилам дорожного движения, с помощью русской народной сказки "Теремок".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utrennik_po_pdd_2019.docx37.46 КБ

Предварительный просмотр:

Свинка Пеппа тылсымлы юл билгеләрендә кунакта!

Тәрбиячеләр:Хусаинова В.В

Максат: мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре,транспорт төрләре турында белемнәрен ныгыту. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

 

Алып баручы:  -Исәнмесез балалар, Исәнмесез кунаклар! Хәерле көннәр сезгә! Һәрвакытта юлдаш булсын  хәерле юллар сезгә!  Без бүген сезнең белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз һәм аларны кулланырга өйрәнербез. Шулай ук юл билгеләре белән танышырбыз.

Бүгенге юл кагыйдәләренә багышланган “Свинка Пеппа тылсымлы юл билгеләрендә кунакта!” дигэн  иртәбезне башлыйбыз.

 1.Ильсина: Исәнмесез, кунаклар!

Саумысез, барчагыз да!

 Сезне күрүгә без бик шат,

Балалар бакчасында.

 

3.Ляля: Ә инде әти-әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк!

Белгәннәребезне күрсәтик-

Бәйрәмне башлыйк тизрәк.

 

 2.Илюза: Юл йөрү кагыйдәләрен

Ел да өйрәнәбез без.

Ни дәрәҗәдә белгәнне

Хөкем итүчебез сез.

   4.Айлина: Рәхим итеп карагыз
Безнең бу тамашаны. 
Kүңелләрегезгә хуш килер,
Без моңа ышанабыз.

 

Зебра. Мухаммат

Юлда аклы сызык күрсәң –
Булыр чыгу урыны.
Мин булмаган җирдә чыксаң –
Машина бүләр юлыңны.

Мине күрсәң дә, ашыкма,
Светофорга кара син!
Юл читендә басып тора
Өч күзле бер командир.

Светофор.Амина.

– Урамнарны күзәтәм.
Узганнарны кисәтәм.
Чатта торам мин,
Сакта торам мин.
Янып тора өч күзем,
Күреп тора ич сезне,
“Кузгалма”, – ди кызыл кузем,
“Сабыр” – дия сары кузем,
“Ярый”, – дия яшел кузем.

Регулировщик: Азат.

– Яшенле яңгыр яуса да,

Карлы бураннар булса да,

Әче җилләр уласа да,

Урамда дежур торам.

Үтә трактор гүләп,

“Москвич”, “КамАЗ”, “Зил”ларга

Дөрес юлны күрсәтәм.

Үтә алмый беркем дә,

Мин таякны күрсәтсәм.

Булат: Кызыл, сары, яшелне

 Аерырга өйрәндек.

 Юлга чыксаң бик кирәк

 Уяулык һәм зирәклек.

 

Альмир: Бакчада да, мәктәптә дә,

 Өйдә дә бергә-бергә

 Юл билгеләрен бик яхшы

 Кирәк шул өйрәнергә. 

А.Б.: Рэхмэт балалар. Булдырдыгыз.Эйтегез эле балалар без кайда яшибез? Авылда. Бик дорес. Безнен авылнын урамнарыннан бик куп машиналар йори. Шуна безгэ дэ юл йору кагыйдэлэрен бик эйбэт белергэ кирэк. Эйдэгез эле балалар кузне йомып машина тавышларын тынлап карыйк эле.

 Беренче  күренеш. Машиналар тавышы. Свинка Пеппа юлга карамыйча йөгерә. Шул вакыт аны чак кына машина бәрдерми кала.

Алып баручы:Балалар, карагыз әле. Машиналар йори торган юл кырыенда  туп белән уйнарга ярыймы? Әйдәгез, үзеннән сорыйк әле. Балалар,Кем соң бу?

Балалар:  Бу бит Свинка Пеппа

Свинка Пеппа: Лилия

Йөгерә йөгерә бара идем
Алга да карамыйча
Килеп чыкты бер машина
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп китә язды
Көчкә читкә тайпылдым
 

Зур бәладән котылдым дип
Бик озак өнсез тордым.
 

Шофер: Алмаз

Эх син,Свинка Пеппа
Яхшы уен тапкансын
Машина юлына чыгып
Туп тибеп уйныйсын.
Әх; Свинка Пеппа
Болай итеп йөрмә син!
Гомер бер генә килә ул,
Аны шулай өзмә син!

Регулировщик: Азат

Кем гаепле?Нигә мондый

Фаҗигаләр еш була?

Чөнки күп балалар бездэ

Юл кагыйдәсен боза. 

Свинка Пеппа: Нишләргә соң инде миңа? Минем бит бик тә юлда уйныйсым килә!

Алып баручы: Балалар әйдәгез әле Свинка Пеппага юлда нәрсә эшләргә ярый, нәрсә эшләргә ярамый икәнен анлатып бирәбез .Хэзер без сезнен белэн «Ярый-ярамый» дигэн уен уйнап алабыз. Мин сезгэ сораулар бирэм, сез мина ярый яки ярамый дип жавап бирерсез. 

Уен: “Ярый-ярамый”. (сораулар)

    -Светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгарга...(ярамый)

-Светофорда  яшел ут янганда юл аркылы чыгарга (ярый); 

-Кызыл утка каршы чыгарга (ярамый.)                                                -Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый);                                            -Машиналар юлын зебра аша гына чыгарга...(ярый)                                     -Машиналар юлында уйнарга..(ярамый)                                                      - Юлдан барган машина артына ябышып барырга...(ярамый)                     -Велосипед белән теләгән урында йорергә (ярамый);                      -Велосипедта рульне җибәреп йөрергә...(кызыл)                                -Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый);                                        -Автобуста кычкырып сөйләшергә, шаулашып барырга...( ярамый)   -Автобуста салонны чүпләргә...(ярамый)                                            -Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый);                      -Транспортта барганда транспорттан сикереп төшеп калырга ...( ярамый)   -Транспортның тәрәзәсеннән башны тыгып барырга...(ярамый).

Молодцы Балалар. Булдырдыгыз.

Свинка Пеппа: Менэ ничек икэн. Юл кагыйдэлэрен белү чынлап та бик кирәк икән шул! Сау-сәламәт булыр өчен юл кагыйдәләрен  үтәргә кирәк икәнен белдем хэзер!       Ә таяк тоткан бу абый юл уртасында нишли?

 

А.б.:  Ул абый – юл хәрәкәтен көйләүче. Ул юлда иң кирәкле кеше. Җәяүлеләр, машина йөртүчеләр аңа буйсыналар. Алар юлда хәвеф-хәтәр булмасын өчен көн-төн, җәен-кышын постта тора. "Юлда йөрсәң – уяу бул – ди алар

Регулировщик:   Мин ЮХИДИ хезмәткәре

               Юлларда сакта торам

               Юлларда сез йөрисез

               Һәрвакыт имин-исән 

Исәнлекне, иминлекне

     Мин һәрвакыт  кайгыртам.

     Юлларда сез сак йорегез

     Чөнки мин сакта торам.

Свинка Пеппа: Ә, менә ничек икән! Э монысы нэрсэ инде?

Басып тора багана.

Бер аяклы багана

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәр балага

Менә сиңа багана?! 

А.Б.: Ә монысы була светофор. Юлда йоргәндә ул безгә бик кирәк. Светофорнын кызыл сигналы янганда туктап торырга кирәк. Сары сигналга әзерләнәсең, яшел сигнал янгач кына юлны дәвам итәсең,

Светофор: Амина

Светофор мин – таныйсыздыр,

Сез мине беләсездер.

Светофорсыз  юлда авыр,

Сез моны сизгәнсездер.

Машина узганын көтми,

Йөгермэ син тизерәк.

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк 

А.б.: Ә син, Свинка Пеппа, бездә кунакта кал! Без сиңа юл кагыйдәләрен өйрәнергә булышырбыз.

Свинка Пеппа:

  • Рөхсәт итсәгез мин игътибар белән тыңлап утырырмын.

 Ә хәзер әйдәгез эле балалар белән “Светофор” дигән җырны җырлап алабыз.Р.Миннуллин сүз.,Р.Курамшин көе.)

 

Уен “Светофор”

Азалия: Юлга чыксаң, аң бул дустым

Юл кагыйдәсен бозма.

Белмәсәң, ойрән бүген үк,

Әйдә, озакка сузма.

Ислам:  Нигә кирәк диярсең син

Юл кагыйдәләре сиңа?

Бик иркенләп йорисең шул,

Карамый уңга-сулга.

Дина: Билгеләрне мин беләмен

Менә алар ниндиләр:

Күрсәтүче, кисәтүче

Һәм тыючы билгеләр!

А.Б.: Э хэзер безнен балалар юл билгелэре турында “Теремкай” дигэн экиятне сезгэ уйнап курсэтэлэр. Но безнен “Теремкай” гади тугел, э юл билгелэреннэн тозелгэн.Рэхим итеп карагыз.

А.Б.: Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер тычкан чабып килде        Ильсина

Һәм шакылдатып сорады.

Тычкан-чыелдык: -Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Светофор: Бу мин Светофор һәм минем дусларым-юл билгеләре. Без монда бергә-бергә бик дус булып яшибез. Ә син узең кем буласың?

Тычкан:  Мин тычкан-чыелдык. Мине дә кертегез әле яшәргә?

Светофор: Э син белэсенме сон минем бу тослэрнен нэрсэ анлатуын? Дорес итеп жавап бирсэн кертермен.

Тычкан: Хөрмәтле Светофор, синең бу төрле төстәге түгәрәкләрең бик тә җиләк-җимешләрне хәтерләтә. Сездә ашарга күп дер мөгаен. Ә мин ашарга яратам.( Теремкэйгэ кермэкче була)

Светофор: Ашыкма эле син дустым. Кая шулай ашыгасың? Күрмисеңме кызыл сигналны? Кызыл сигнал янганда туктап торырга кирәк. Сары сигналга әзерләнәсең, яшел сигнал янгач кына юлны дәвам итәсең. Менә хәзер яшел сигнал яна әйдә, кер теремкәйгә.Мин сине уземнең дусларым белән таныштырырмын.

А.Б.: Шулай итеп алар теремкәйдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына яши башлаганнар.

 А.Б.: Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер бака сикереп килде        Илюза

Һәм шакылдатып сорады. 

Бака-бакылдык: -Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан: -Мин тычкан-чыелдык һәм минем дусларым -юл билгеләре -Ә син үзең кем буласың?

Бака: Мин бака-бакылдык. Мине дә кертегез әле яшәргә.

Тычкан: -Юл билгеләре белән дус булсаң керерсең.

 Ә менә бу билге турында нәрсә әйтә аласың?

“Җәяүле юлы билгесе” чыга:        Азалия Аз.

Бака:-Монда кеше ясалган, кешеләр яши торган урындыр.

Билге: мин “Җәяүле юлы” билгесе. Бу билге куелган урында гына юлның икенче ягына чыгарга була.

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

–Игътибарлы булыгыз,– ди,

 Җәяүле үткән чакта!

Тычкан: Аңладыңмы инде хәзер,бу билге белән дус буласыңмы?

Бака: Эйе.

Тычкан: Алай булгач эйдә кер теремкәйгә.

А.Б.: Шулай итеп алар теремкәйдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына яши башлаганнар.

А.Б.: Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер куян чабып килде        Айлина

Һәм шакылдатып сорады.

Куян:-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан:-Мин тычкан-чыелдык.

Бака:-Мин бака-бакылдык

Бергә: Һәм безнең дусларыбыз –юл билгеләре.

Бака:-Ә син үзең кем буласың?

Куян:-Мин куян -куркаккай булам. Мине дә кертегез әле яшәргә.

Бака: -Юл билгеләре белән дус булсаң керерсең.

Ә менә бу билге турында нәрсә әйтә аласың?

Аның каршысына “Балалар” юл билгесе килеп чыга.          Ислам

Куян уйланып тора:-Кешеләр каядыр чабалар! Кая чабалар икән? 

Билге аңлатып:-Бу билге “Балалар” дигәнне аңлата. Бу билге булган урында сак булырга кирәк.

Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар бик шәп белә—

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

Бака: Аңладыңмы инде хәзер,бу билге белән дус буласыңмы?

Куян: Эйе

Бака: Алайса, эйдә кер теремкәйгә.

А.Б.: Шулай итеп алар теремкәйдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына яши башлаганнар. 

А.Б.:Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер төлке чабып килде        Ляля

Һәм шакылдатып сорады.

Толке:-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан:-Мин тычкан-чыелдык.

Бака:-Мин бака-бакылдык булам.

Куян:-Мин куян-куркаккай булам.

       -Ә син үзең кем буласың?

Толке:-Мин төлке-хәйләбай булам. Мине дә кертегез әле яшәргә.

Куян: -Юл билгеләре белән дус булсаң керерсең.

Ә менә бу билге турында нәрсә әйтә аласың?

Аның каршысына “Велосипедта йөрергә ярамый” билгесе чыга.  Дина

Төлке: Нинди юл билгесе булсын инде бу, монда бары велосипед кына ясалган бит.

Билге аңлатып:- Бу билге велосипедта йөрергә ярамый дигәнне аңлата.

Яратсаң да чабарга сәпиттә

Туктата бу билге әлбәттә

Аңлата ул сиңа ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

Куян:Бу билге булган урында велосипедта йөрергә ярамый.Аңладыңмы? Әйдә кер, теремкәйгә. 

А.Б.: Шулай итеп алар теремкәйдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына яши башлаганнар. 

А.Б.:Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер буре чабып килде        Булат

Һәм шакылдатып сорады. 

Буре:-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан:-Мин тычкан-чыелдык,

Бака:-Мин бака-бакылдык,

Куян:-Мин куян-куркаккай,

Толке:-Мин төлке-хәйләбай булам.

       -Ә син үзең кем буласың?

Буре:- Мин Бүре - Соры Колак. Мине дә кертегез әле.

Толке: -Юл билгеләре белән дус булсаң керерсең.

Ә менә бу билге турында нәрсә әйтә аласың?

Шунда аның каршысына “Автобус тукталышы” билгесе чыга.  Лиана

Буре: Мин беләм бу билге сездә автобус уенчыкларыгыз бар дигәнне аңлата.

Билге аңлатып:- Бу билге монда автобус тукталышы дигәнне аңлата. 

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска. 

Толке: Аңладыңмы инде хәзер,бу билге белән дус буласыңмы?

Буре: Эйе

Толке: Алайса, эйдә кер теремкәйгә.

А.Б.: Шулай итеп алар теремкәйдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына яши башлаганнар.

А.Б.:Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Менә шунда бер аю атлап килде        Мухаммат

Һәм шакылдатып сорады.

Аю:-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан:-Мин тычкан-чыелдык,

Бака:-Мин бака-бакылдык,

Куян:-Мин куян-куркаккай,

Толке:-Мин төлке-хәйләбай

Буре: -Мин буре-соры колак булам.

       -Ә син үзең кем буласың?

Аю:-Мин аю-камытаяк булам.  Мине дә кертегез әле. 

Буре: -Юл билгеләре белән дус булсаң керерсең.

Ә менә бу билге турында нәрсә әйтә аласың? 

Шунда аның каршысына “Беренче медицина ярдәме пункты “билгесе чыга. Нурзиля

Аю: Бу билге сездә йокларга буш караватларыгыз бар дигәнне аңлата. Дөресме?

Билге аңлатып:- Кара эле монда. Менә бу кызыл хачны күрәсеңме? Бу билге беренче медицина ярдәме пункты билгесе дип атала.

Бу билгене күрсәләр,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

Юлда кәефең китсә,

Эзләп тап шул билгене -

Ул сиңа әйтер беренче

Ярдәм кайда икәнне.

Бүре: Аңладыңмы инде хәзер,бу билге белән дус буласыңмы?

Аю: Эйе

Бүре: Алайса, эйдә кер теремкәйгә.

А.Б.: Шулай итеп алар теремкәйдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына яши башлаганнар. Юл билгеләреннән төзелгәнгә һәм җәнлекләр юл билгеләре белән дус булганга күрә, теремкәй ишелми кала.

Барысы бергә җырлыйлар:

Басуда урнашкан терем-теремкәй,

Үзе биек тә, тәбәнәк тә түгел.

Анда җәнлекләр хәвефсез яшиләр

Юл кагыйдәсен саклыйлар.

 Свинка Пеппа:: Балалар бик белемлеләр,

Тыңладык без һәрберсен.

Өйрәнергә сүз бирәбез

Юл йөрү кагыйдәсен! 

А.Б.Юлда һичкайчан ярамый

Ашыгырга, чабарга.

Кирәк игътибарлы булып,

Уңга, сулга карарга.

Һәр бала да юлларда

Исән-сау йөрсен иде!

Гөмерләрнең кадерләрен

Һәр кеше белсен иде.

Җыр: “Юл кагыйдәсен өйрән”.  Ф.Галимов көе,

                                            И.Газизҗанов сүзләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по ОБЖ в старшей группе "Незнайка в гостях у дорожных знаков".

В ходе занятия дети закрепляют знанияоб уже известных ранее дорожных знаках, о назначении светофора. Знакомятся с новыми знаками, учатся читать их и выполнять действия, ими преписываемые. А также чита...

Мини-спектакль "Лунтик в гостях у дорожных знаков."

Однажды, на Луне родился малыш.........

Игровое развлечение по ПДД в гости к дорожным знакам

1. Формировать у детей навыки и умения наблюдения за дорожной обстановкой и предвидеть опасные ситуации, умения обходить их, а в случае попадания в такие ситуации выходить из них с меньшим вредом для ...

"Незнайка в гостях у дорожных знаков".

Занятие по ОЗОЖ проходит для детей в занимательной форме. на занятие приходит их любимый друг Незнайка, которому они рассказывают о правилах дорожного движения, учат его равильно переходить дорогу. пр...

Сценарий развлечения "В гостях у дорожных знаков"

В игровой форе дети знакомятся с правилами дорожного движения и дорожными знаками....

"Незнайка в гостях у дорожных знаков"

Конспект занятия по ОБЖ в старшей группе «Незнайка в гостях у дорожных знаков»....

Конспект НОД по ПДД в средней группе «В гостях у дорожных знаков»

Конспект НОД по ПДД в средней группе «В гостях у дорожных знаков»...