КВН "Что? Где? Когда?" На тему: "Правила дорожного движения"
материал (подготовительная группа)

Юлда йорсәң бул өлгер,

юл кагыйдәләрен син бел!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1nche_alyp_baruchy_avtosohranennyy.docx27.05 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Әтнә районы мэктэпкэчэ белем бирү

муниципаль бюджет учреждениясе «Олы Әтнә балалар бакчасы”

1 нче мәктәпкәчә хәзерлек торкемендә КВН “Что? Где? Когда?

                                  Тема: Юл йөрү кагыйдәләре

1нче алып баручы

Исәнмесез дусларым!

Буген бик кунелле кон

Тапкырлар һәм зирәклеләрне

Табып бирәчәк бу кон

2нче алып баручы.

Буген бездә бәйрәм кон,

Кояш та көлә күктән .

Бәйрәмебез кунагы

Дәртле күнелле уен

Куптәннән безне көткән

1 нче алып баручы

Әйе, дуслар, буген бездә КВН бик гаҗәеп кызыклы уен.

Ә кичәбезнен темасы:”Юл йорү кагыйдәләре”

2нче алып баручы:

Җылы, матур ял көннәрендә безнен урамда йогерәсе, төрле уеннар уйныйсы, велосипедта йорисе килә.

 Ә шул чакта юл йорү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.

Балалар әйдәгез КВН ны башлап җибәргәнче җыр җырлап алыйк

Җыр Светофор

1к. Он стоит у перекрёстка

Он не маленького роста

С высока он смотрит на дорогу

И говорит прохожим строго!

Припев:

Красный свет - дороги нет

Желтый подожди

Зеленый проходи

2К. Он без сна и напряжения

Регулирует движение

Чтобы не было задоров

Слушайте вы светофора

Припев 2 раз

1нче алып баручы

Ә хәзер балалар узләренен өйрәнгән шигырьләрен сөйләп китерләр.

1Б.: Если красный свет горит,

Стой на месте, путь закрыт.

Я стою спокойно жду.

Я на «красный» не пойду.

 

2Б.: А когда горит красивый,

Яркий «жёлтый» огонёк.

Означает он «Вниманье!»

Приготовься в путь, дружок.

 

3Б.: Поморгаю жёлтым глазом,

И включу «Зелёный» свет.

Это значит «путь свободен»,

Никакой преграды нет»

4Б: Карап торам да мин,

Уйлап – уйлап торам да

Куркып куям ай-һай кыен

Йөрүләре урамда

5 Б: Светофорның сигналы бар,

Тыңла аны карусыз

Кызыл төс – әле куркыныч

Тукта син дигән суз.

Сары әйтә – әзерлән ди,

Хәзер юл ачылачак.

Яшел әйтә: әйдә кузгал,

Юлдан чык курыкмыйча.

1нче алып баручы: Балалар әйдәгез КВНны башлап җибәрик, ә КВНның девизы: Юлда йорсәң – бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!

Хөкемдарларны игълан итәбез.........................................

КВН да 2 команда катнаша:

1Светофорлар командасы

2Юл билгеләре

2 алып баручы: 1нче бирем: командалар бер-берсен сәләмлиләр

1Команда

Һәр җирдә дә, һәр кайда да

Белик юл кагыйдәсен.

Һичбер истән чыгармыйк

Без олыларның сузен

2Команда

Юлда йөрсәң бул өлгер

Юлнын кагыйдәләрен бел

Светофорның хэрбер төсен

Юлның билгеләрен бел

2нче алып баручы:

Бик яхшы балалар. Сез КВН га ныклы әзерлек белән килгәнсез.

1 Бирем :Разминка”

Һәр командага юл йорү  кагыйдәләре буенча сораулар бирелә. Командалар  чират буенча сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирә. (Әгәр җавап дөрес бирелгән булса, жюри бер балл куя, ахырда нәтиҗәләр ясала)

1Команда:

Нәрсә ул юл?

Җавап: транспорт хәрәкәте өчен урын.

2 Команда:

Кемне йөртүче дип атыйлар?

Җавап: транспорт белән идарә итүче кеше.

1Команда:

Кемне җәяүлеләр дип атыйлар?

Җавап: тротуар буенча барган кеше.

2Команда:

Беренче чиратта юл аркылы чыкканда кайсы якка карарга кирәк?

Җавап: башта сулга, аннары унга.

1Команда:

Нәрсә ул перекресток?

Җавап: урамнар кисешү урыны.

2Команда:

Җәяүлеләр сфетофоры команданы кемгә  бирә?

Җавап: җәяүлеләргә.

1Команда

Автобусны кайсы яктан йөреп чыгарга кирәк?

 Җавап: арттан

1нче алып баручы

Молодцы балалар, булдырдыгыз!

Балалар узләренен шигырьләрен сойләп китәләр.

 Бергә булса да

Ялгыз булса да

Урамда дөрес

Йорсен һәр бала.

Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

Як – якка карап

Нәрсә барын күр

Машиналарга

Атларга юл бир.

Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма

Бераз туктап тор

Урам чатында

 Светофорга кара син

Тора ул сакта

Чыгарга кирәк юл аша

Яшел ут янган чакта.

1нче  алып баручы

 2нче Бирем: Мин һәр командага транспорт төрләре буенча  табышмаклар эйтәм, сез җавапларын әйтерсез.

1Команда

Бер аяклыдыр үзе

Маңгаенда өч күзе (Светофор)

2. Команда

Барам – барам – очы юк( Юл)

1Команда

.Аның бар дүрт көпчәге

Ташый ул бик күп кешене. (Автобус)

2.Команда

 Мин бик акыллы үзем,

Бензин да “ашамыйм” мин.

Тик бер бәлә –

Ут бетсә, тик торам мин? (Троллейбус)

1. Команда.

Арбасы бар аты юк

Утырсаң алып китә

Көче йөз атка җитә? (Машина)

2. Команда

Каян белә каян күрә

Машиналар күплеген

Җәяүлеләр чыксын диеп

Туктата ул һәрберсен( Светофор)

1.Команда

Аяклары түгәрәк

Куышалар тәгәрәп

Узем утырам,узем чабам

Теләсә кая таба. ( Велосипед)

2.Команда

Канаты бар – җилпеми

Эче җылы җил тими. (Самолёт)

Шигырьләр сөйлиләр.

:

Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

2Б:

Юкка гына әйтмәгәннәр

Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгармагыз сез  истән.

3Б:

Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам – юлда йөрмәсен

Бик йорисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.

4Б :

Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал син унга – сулга

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

5Б:

Кайда гына йөрсәгездә

Игътибарлы булыгыз

Кагыйдәләрне үтәгез

Имин булсын юлыгыз

1нче алып баручы:

3нче бирем: Йөк машиналары

Балалар  хәзер мин сезгә ком ташучы йөк машиналары булырга тәкъдим итәм. Һәр команда кулда  руль, башында комлы спорт капчыгы куеп, билгеләнгән урынга капчыкларны төшермиче  барып җитергә кирәк.

2нче алып баручы:

4нче биремЮл билгесен дөрес итеп  җый

Ә бу нинди билге ята берничек тә анламыйм, балалар ярдәм итегез билгене тизрәк җыегыз. Өстәлдә  киселгән берничә өлештән торган билгеләр бар, командаларда катнашучылар аларны җыярга тиеш.

Шигырь сөйлиләр:

1 Светофор ул безнен өй,

Өчебездә бертуган.

Дөрес юл йоргән балага

Йозебез якты һаман

2.Б Иң кырыйда – мин кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара.

Алдында кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма!

3.Б Юлдан тыныч чыгу өчен,

Минем киңәшләремне тыңла:

-Көт!Күрерсең – Сары янар

Өч төснең уртасында.

4.Б Артыннан ук мин – яшел төс.

Янармын синең алда.

Әйтермен, каршылыклар юк,

Курыкмый, алга атла!

1нче алып баручы

5нчне бирем – мин сезгә табышмак – шигырь эйтэм, ә сез остәлдәге билгеләр арасыннан дөрес  җавап бирергә тиеш.

1Команда:

Ак өчпочмак билге

Җәяүлегә киңәшче.

“Кыю атлап юл аркылы

Мин булганда, әйдәле!” ( Җәяүле сукмагы)

2.Команда

Кызыл түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!” (Җәяүлегә юл юк)

1. Команда

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер? (“Ашханә” – хезмәт күрсәтү билгесе)

2. Команда

Сезгә киңәш кирәк булса,

Борчылма: ул якында. (Телефон)

1.Команда

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә

Җавап эзләп аптырамагыз

Таныш билге ул сезгә. ( Ял итү урыны)

2.Команда

Андый билге булган җирдә

Йөреп була “сәпид” тә (Велосипед юлы)

1.Команда

Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап – ак шакмак? ( “Юл юк”)

2.Команда

Эчәсен килсә эгәр,

Чатнап кипсә авызын.

Су табарга булышырмын,

Билге исеңдә калсын.(“Эчәргә яраклы су”)

1нче алып баручы:

Менә балалар барлык төр ярышлар буенча безнең биремнәр тәмам.Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей по правилам дорожного движения на тему: "Правила дорожного движения всем знать положено!"

Уважаемые родители, как научить ребёнка правильно вести себя на дороге?Казалось бы, что это очень легко, надо только познакомить его с основными требованиями Правил дорожного движения и никаких пробле...

Конспект занятия по правилам дорожного движения в старшей группе на тему: «Правила дорожного движения - правила жизни".

Продолжать знакомить  с правилами дорожного движения, учить практически применять их в различных ситуациях. Развивать мышление, зрительное внимание, умение ориентироваться в окружающем мире. Восп...

Методическая разработка Познавательно – игрового интегрированного развлечения для детей старшего возраста по правилам дорожного движения с использованием ИКТ технологий. Тема: «Правила дорожного движения - правила жизни".

Создать условия для закрепления детьми знаний правил дорожного движения, расширить знания о светофоре и его сигналах   и умений использовать знания в различных практических ситуациях для обе...