"Дулкын" радиосының (ТРК) "Сабый авызы белән" тапшыруында чыгыш (Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына карата)
материал (старшая группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына карата радиодан чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem_-_halkymnyn_akyl_hm_mon_chishmse.docx18.83 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы                                   гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы”                                         мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Дулкын” радиосының (ТРК) “Сабый авызы белән” тапшыруында чыгыш

/Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына карата/

                                                   1 квалификацион категорияле тәрбияче                                                                                              Шакирова Эльвира Альфред кызы

- Хәерле көн, хөрмәтле радио тыңлаучылар!

Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы −
Сагынып көткән яз килә!

Туган ягыбызга кышның салкыннарыннан соң яз  килеп җитте. Яз башка ел фасыллары кебек үк үзенә генә хас үзенчәлекләре белән ямьле. Кояш үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар тама башлый. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара.
Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Ул - елның бик матур фасылы. Яз темасына бик күп язучылар, шагыйрьләр үзләренең матур әсәрләрен иҗат иткәннәр.                                    Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез.

1)Хузина Иркә  – “Март аенда”, Әминә Бикчәнтәева

2)Халилова Индира – “Март һәм Марат”, Саҗидә Сөләйманова

3)Сафина Әминә – “Яз килә”, Бари Рәхмәт

4)Камалтдинова Алия – “Сыерчыкның яңа көе”, Ямаш Игәнәй

5)Саетова Алисә – “Минем кунагым”, Әнәс Кари

   Яз аена аяк атлауга безне 8 март халыкара-хатын кызлар көне көтеп тора, без инде әниләребезне, әбиләребезне, дәү әниләребезне бу бәйрәм белән котлыйбыз.

  “Әниләр бәйрәме” /А.Минһаҗев сүз., Ә.Һадиева муз./ җыры аларга бәйрәм сәламе булып барып ирешсен. 

 2021 ел  Татарстанда “Туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде.

«И туган тел, и матур тел» – дигән Г.Тукай һәм шунда ук матурлыгын сиздереп: «Әткәм-әнкәмнең теле» – дип өстәгән. Бу сүзләрдә никадәр күңел назы, туган телне, туган җирне ярату. Әхлаклы, тәрбияле кеше үзенең туган җирен, ата-анасын ярата, туган телдә сөйләшә. Җир йөзендә һәр кешенең үз туган ягы, туган теле – иң матуры, иң күркәме, иң кадерлесе.

Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә күркәм сыйфатлар тәрбияли. Шуңа күрә аны, ана теле дип атыйлар.

 Туган телебез – әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз тарафыннан безгә бүләк ителгән зур байлык, мирас.

Татар теле – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә!

  • Зайнутдинова Әдилә (“Өч матур сүз”, Нәкый Исәнбәт)
  • Нигъматзянов Әмир  (“Туган илем”, Әхмәт Исхак)
  • Валиева Сөмбел (“Туган телем”, Энҗе Мөэминова)
  • Нигметзянов Алим (“Яхшы бел”, Шәйхи Маннур)
  • Фаляхова Зәлия (“Туган телемә”, Роберт Миңнуллин)

       

Ана теле - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Ул - табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

  • Хөрмәтле радио тыңлаучыларыбыз, чыгышыбызны  “Кояшлы ил” /А.Минһаҗев сүз., Ә.Һадиева муз./ җыры белән тәмамлыйбыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге темасына доклад....

"Балалар бакчасы һәм гаилә бердәмлеге"

Материал поможет для совместной работы дошкольного образовательного учреждения с родителями по воспитанию детей....

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"

План мероприятий на татарском языке, посвящённых году "Родных языков и народного единства в РТ". План посвящён сохранению и развитию родных языков, культуры и традиций представителей народов...

"Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"

План мероприятий на татарском языке, посвящённый "Году родных языков и народного единства в РТ". План посвящён сохранению и развитию родных языков, культуры и традиций представителей народов...

Чыгыш: “Балалар бакасы һәм гаилә бердәмлеге” .

Гаилә - җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллетивы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт ...