"Тәҗрибәләр һәм экспериментлар көне”
опыты и эксперименты (старшая группа)

Сафиуллина Альфия Камилевна

(зурлар төркемендә танып-белү эшчәнлеге: тәҗрибәләр, экспериментлар)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tzhriblr_hm_eksperimentlar_kone.docx34 КБ

Предварительный просмотр:

“Тәҗрибәләр һәм экспериментлар көне”

(зурлар төркемендә танып-белү эшчәнлеге: тәҗрибәләр, экспериментлар)

Максат һәм бурычлар:

  • Балаларның игътибарын эксперимент эшчәнлегенә юнәлтү; балаларны һава һәм су узенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларны кул астындагы предметлар белән катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәтү;
  • Су һәм һаваның үзлекләре турында күзаллауларын үстерү;
  • Тәҗрибә-экспериментлар үткәргәндә төрле приборларны куллана белү күнекмәләрен үстерү;
  • Балаларны анализларга, уйларга – фикерләргә, нәтиҗә ясарга өйрәтү;
  • Балаларны узләренең ачышларын куреп сөендерү, кызыксынучанлыкларын, күзаллауларын үстерү.

Үткәрү урыны: залда.

Методик алымнар: сюрприз-момент, аңлату, әңгәмә, уен, тәҗрибә үткәрү, практик эш, рефлексия.

Көтеләчәк нәтиҗә: мөстәкыйль тәҗрибә үткүләренә ирешү.

Сүзлек эше: лаборатория, вулкан, гейзер, кратер.

Материаллар һәм җиһазлар: өстәлләр, тоз, су, калий перманганаты, лимон кислотасы, чәй содасы, сары һәм зәңгәр төстәге акварель буяулар салынган ике баночка, 2 апельсин, 2 йомырка, шарлар, пипетка, калак, агач таякчыклар, стаканчиклар, коктейль таякчыклары, вулкан-гейзер макеты.


Эшчәнлек барышы:

Группада минилаборатория урнаштырылган. Балаларның башларында шапкалар, осләрендә – ак халатлар һәм бейджиклар.

Тәрбияче: --Балалар, әйдәгез кунакларга хәерле көн телик әле.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барчабызга да!

--Балалар, әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле. Сез бит инде мультфильмнар карарга яратасыз, шулай бит. Ә ниндиләрен бигрәк тә яратып карыйсыз?

--Ә сезнен берәр мультфильм героен кунакка чакырасыгыз килмиме? (..............)

Әйдәгез, үзебезгә кунакка Фиксиктан Симканы чакырабыз. Фиксиклар алар нишлиләр әле? (тәҗрибәләр үткәрәләр).  Хат язып салсак, бик озак барачак. Әйдәгез, интернеттан голосовой - хәбәр җибәрәбез. Ул тиз барып җитәчәк. Кая әле минем телефоным.

--Исәнме,  Симка! Безнең “Шатлык” блалар бакчасында үзебезнең лабораториябез бар. Без анда бик кызыклы тәҗрибәләр үткәрәбез.безнең синең белән очрашасы килә.  Һәм сине дә үзебезгә кунакка чакырабыз.

Экранда хәбәр барган күренеш, шул ук вакытта Симка сөйли башлый:

С: --“Хәерле көн, дусларым! Мин сезнең СМС-хәбәрегезне алдым. Һәм сезнең эзләнүчән, кызыксынучан, акыллы, күпне белергә теләвегезне анладым. Мин бик етләп сезгә кунакка киләм. Мин хәзер килеп җитәм. “

       --- дия дэ Симка ишектән килеп керә.

 --Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы? Мин сезнең белән очрашуыма бик шатмын.

Т:       --Исәнме, Симка. Без дә сезне күрүебезгә бик шатбыз.

С:       -- минем сезгә бер соравым бар?  Нәрсә сон ул лаборатория? (балалар җавабы)

--Сез бигрәк акыллылар, бик дорес җавап бирдегез, әйе, лаборатория – торледән-торле тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрә торган урын. Ә сез үзегез экспериментлар үткәрергә яратасызмы соң? (балалар җавабы)

Т:       -- балалар, сезнең фәнни-эзләнү лабораториясендә эшләүче хезмәткәрләр булып уйныйсыгыз киләме? Һәм без чын белгечләр кебек су һәм һава белән тәҗрибәләр үткәрербез.

  --  Безнең лабораториядә  Кемнәр  эшләр икән?

--Мин топ хезмәткәр булам.

С:          -  Ә мин сезнең ярдәмчегез булырмын.

--Ә сез балалар – лаборантлар булырсыз.

--Әйдәгез киттек, фәнни-өйрәнү лабораториясенә – безнең эш урынына.

       Лабораториягә кергәч, безгә иң беренче эш итеп халатларны киеп куярга кирәк, шулай бит,

Бүгенге безнең эшчәнлегебез бик кызыклы, ләкин башлап җибәрү өчен безгә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап чыгарга кирәк.

--рөхсәтсез урыннан торырга;

--рөхсәтсез әсбапларга һәм приборларга кагылырга;

--бер нәрсәне дә авыз-борынга, колакка тыкмаска.

--балалар, әйтегез әле, ә нәрсә очен белгечләр тәҗрибәләр, экспериментлар үткәрәләр соң? (Балалар, җавабы)

--белгечләр табигать табышмакларына җавап табарга телиләр.

--һәм сезнең очен минем беренче табышмагым: безнең залда ул бик күп, ләкин без аны күрмибез, без бит аны сулыйбыз да,  нәрсә ул? (Балалар җавабы)

      --Хәзер без сезнең белән залдагы ботен кеше дә һаваны курсен очен мондый тәҗрибә үткәрербез,  

1. (Балаларга сулы стаканга трубочка аркылы орергэ эйтелэ.)

--Менә сезнең алда һәрберегезгә сулы стаканнар куелган. Шуңа трубочка аша ореп карагыз әле.

--Сез нэрсэ курэсез?(һава куыклары, һава)

--Э ул каян алына сон? (без аны сулыйбыз, һэм трубочка аша кире чыгарабыз)

--Э һава куыклары кая китеп югалдылар? (Алар су астыннан өскә күтәреләләр, аннан шартлап , залга кире эйлэнеп кайталар)
--э ни очен алар суда калмыйлар? (чонки һава суга караганда жинелрэк)

--эйе, һава суга караганда жинелрэк. Бу инде бик куп экспериментлар аша расланды. Шунын берсен без хэзер уткәрербез.

--Һава нинди тостэ ул? (бернинди дэ тугел, һава тоссез)

Э аны ишетеп (тынлап) буламы сон? (жил, буран тавышы, курай тавышлары аша ишетергэ була)

2. Шар күпертү.

2. эйдэ хэзер алдагы тәҗрибәгә күчик. һәрберегез 1 әр шар алып  купертегез эле, э хәзер әкрен генә авызын сузыбрак эчендәге һаваны чыгарыгыз.

--нэрсэ ишетэбез? .(тавыш). Шулай тавышланып нәрсә чыга? (һава чыга)

--тагын бер сорау – һаванын исе бармы? Иснәп карагыз әле. Исе юк, шулай бит.

--урманда нинди һава иснибез?  (үлән, яшеллек исе сизәбез, , кухняда нинди ис килэ?

3. пакетта апельсин исе.

3. э менэ бу пакеттан нинди ис килэ? (апельсин – пакетны ачып курсэтэм,  апельсин узе монда юк, кайчандыр бэлки булгандыр.

--апельсин да юк, кабыклары да юк, лэкин барыбер апельсин исе килэ. Бу пакеттагы һава шундый ис чыгара икэн)

Димәк, һаваның үзенең исе юк, тирә-юньдә булган әйберләрнең генә исе була. Алар янына якынрак килсәк, без аны сизәбез.

4. Апельсинны суга салу. 

4. апельсиннар белән тагын мондый тәҗрибә дә үткәреп карыйсы килә. Менә минем кулымда ике апельсин бар, берсе -  чистартылган, икенчесе  - чистартылмаган, шуларны сулы ике стаканга  салам.

--карагыз эле, коллегалар. Берсе батты, э икенчесе йозэ. Моны ничек анлатып була икэн?

Ничек уйлыйсыз?(,,,,,,,) Апельсин кабыгында вак тишекләр, шул тишекләрдә һава бар, шуңа күрә  алар төпкә төшми, өстә кала. Димәк һава ничек булды инде? (Судан җиңелрәк)

Физ. минутка: 

  • балалар, минем сезнең игътибарлылыкны да тикшереп карыйсы килә бит.  “Әйе- юк” дигән уен уйнап алыйк әле. Уртага чыгып, түгәрәкләнеп бастык.

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез – “ Әйе” җавабы икән- - кул чабасыз, “Юк”  икән – аяк белән тыпырдыйсыз.


-- Һава җылы буламы?             (була)                

 -- Һава чиста буламы?              (була

-- Һава йомшак  буламы?   (булмый)

-- Һава җинел буламы?           (була)
-- Һава пычрак буламы?         (була)

-- Һава ачулы буламы?           (булмый)
-- Һава салкын буламы?          (була)
-- Һава  буйлы-буйлы буламы?           (булмый)

--- мин эле тагын бер кызыклы тэжрибэ белэм. Кулларыгызны кутэрегез эле, кем йозэргэ ярата? Э сез кайда йозэсез? (бассейнда, инештэ. дингездэ, Яхшы, ә кайда йозэргэ жайлырак. (Дингездэ). Э ни очен? (дингездэ су тозлы, була, шуна курэ яхшы тота.

  • Бик дорес, без моны хэзер экспериментта тикшереп карарбыз.

5. Йомырканы суга салу.

  • 5.Бер банкада гади су, ә икенче банкада – тозлы су. Мин хәзер аларга йомырка салып карыйм. Гади суда – йомырка бата, ә тозлы суда – остендә йозеп йөри.

С:       Сез молодцы! Бик игътибарлы икән. Минем дә сезнең белән тәҗрибә үткәреп карыйсым килә.

 6. төс кушып ясау.


6.-      хәзер суны буяу тәҗрибәләренә кучик. Сез рәсем ясарга, рәсем эшчәнлекләрендә буяуларны кушып, яна тор тосләр алырга - ясарга яратасыз инде. Нинди буяу суны ярата, суда яхшырак эри? (акварель краскалар).

Минем монда берсе сары, икенчесе зәңгәр тостәге буяулар белән ике банка. Әгәр дә шушы ике тосне кушсаң, нинди тос килеп чыгар икән? (зәңгәр). Әйдәгез, тикшереп карыйк. (менә бу стаканнарга сары һәм зәңгәр төстәге гуашьлар салынган., сез хәзер оченче стакандагы суны икесенә бүлеп су салып  раствор ясагыз, яхшылап болгатыгыз һәм чиратлашып оченче стаканга бушатыгыз , нинди төс барлыкка килде ? (яшел төс)

7. Марганцовкалы су.

7. ләкин гел син курергә теләгән тос кенә барлыкка килми шул, кайбер матдәләр, су белән кушылып,  реакциягә керә.

Менә суга шундый марганцовка кристаллары салып карыйк әле. Алар нишләр икән? Алар су белән кушылып, суның төсен үзгәртте. Су нинди тоскә керде? (куе алсу ). Ә анда чиста (үтә куренмәле) су остәсән, ни булыр соң?   (Төсе сыеклана )

Арып та киттек. Бераз ял итеп алыйк.

                        Физ. минутка: Фиксиклар биюе.

8. вулкан

8. бераз ял итеп алдык. Хәзер әйдәгез, вулкан ясыйбыз. Ә юк, вулкан ярамый, куркынычсызлык кагыйдәләре кушмый. Алайса, әйдәгез без сезнең белән су вулканы ясыйбыз. Минем булышчыларым мина вулкан макетын ясадылар, аны бары тик активлаштырырга гына кирәк.

Мин кратерга сода һәм лимон кислотасы салам, ә аннан су салам -  ул нишләде балалар? (кайнап чыкты, шулай бит. ) . Менә шулай вулкан кайнап тора. Аннан чыккан массалар вакытлар үтү белән катып ташка әйләнәләр.

9. Практик эш.

  • Ә хәзер балалар, менә бу өстәлдә сез дә үзегезнең мини-вулканнарыгызны  “эшләтеп җибәрә аласыз .

--  Сез молодцы! Балалар, без сезнең белән нәрсә ясадык? (Вулкан). Әйе, балалар, без сезнең белән аны су вулканы итеп ясадык.  

-- Балалар, сезгә бүген бигрәк тә нәрсәләр ошады, нинди яңалыклар белдегез?

-- Мина да сезнең белән бергә лабораториядә эшләү бик ошады. Барыгыз да бик актив булдыгыз. Минем бүгенге лабораториямдә бик яхшы хезмәткәрләр эшләде.

--Әти-әниләрегезгә ниләр сөйләр  идегез?