Тамчы
план-конспект занятия

Тамчы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy.docx15.29 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа-Савин районының

“ Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 297нче катнаш төрдәге балалар

бакчасы” автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениясе

Конспект

2нче кечкенәләр татар төркемендә танып – белү үсеше

 “ Тамчы” да кунакта

Тәрбияче: Парамонова Л.И.

Конспект:

Тамчы да кунакта

Максат:  Балаларның су билгеләре  буенча белемнәрен формалаштыруны дәвам итү. Төсләр турында кузаллауларын устеру. Уен алымын кулланып су белән тәҗрибә ясауга кызыксыну уяту. Сүзлек запасын активлаштыру hәм баету.

Материал: Тазик, таш, зонтик, савытларда су.

Тәрбияче: Бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән исәнләшеп алыйк. Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле, безнең урамда нинди ел фасылы хәзер?

Балалар: Көз,

Тәрбияче: Әйдәгез, көз билгеләрен санап алыйк.

Тәрбияче: Яфраклар коела ( Алар төрле-төрле: сары, кызыл, яшел, кызыл, яшел), урамда салкын, кояш сирәк чыга, көннәр болытлы,яңгыр еш ява.

Тәрбияче: Ә, хәзер, без сезнең белән уен уйнап алыйк “ Кояш hәм яңгыр”

(кояш турында җыр җырлаганда балалар чабып йөриләр, яңгыр яуганда зонтик астына кереп качалар)

Тәрбияче: Балалар, карагыз, без сезнең белән табакка су агызабыз. Зонтик астына кулыгызны куеп су тамчыларын тотыгыз

Там, там, тамчы там,

Тамганымны яратам.

Тамган тамчыларга карап

Мин җырларга яратам.

Тәрбияче: Балалар су нинди?

Балалар: Җылы, чиста

( “Тамчы”  керә)

Тамчы: Исәнмесез ,балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тамчы: Бу мин –Тамчы.  Сез монда шундый кызык уйныйсыз, минем дә сезнең белән уйныйсым килә.

Тәрбияче: Әйдә Тамчы, син дә безнең белән уйнап ал.

(уен уйнала ) ( тәрбияче зонтик өстенә су сала, балалар шул суның тамчыларын куллары белән тоталар)

Тамчы: Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз. Миңа уен бик ошады. Минем дә сезгә уеным бар. Мин сезгә шушы савытларда су алып килдем. Әйдәгез әле, аларны карап алыйк. (савыттагы суларны “ Тамчы” күрсәтә hәм балалар белән бергә карыйлар).

Тамчы: Балалар, савытта су нинди төстә?

Балалар: Ак

Тамчы: Ә хәзер кулларыгызга ташларны алыгыз. Алар нинди?

Балалар: Авыр

Тамчы: Ташларны шушы савыттагы суга салыгыз. hәм  карыйк сезнең белән, таш нишләде?

Балалар: батты, су төбенә төште.

Тамчы: Әйе, безнең суда җиңел әйберләр йөзеп йөри, ә авыр предметлар су төбенә төшеп китеп баталар.

Тамчы: Әйдәгез хәзер без сезнең белән шушы савытларны капкач белән ябып каты итеп селкетәбез. Карагыз әле, ала сезнең нинди төскә керделәр? Нишләделәр?

Балалар: Сары, кызал, яшел, зәңгәр төскә керделәр.

Тамчы: Дөрес,  булдырдыгыз. Алар безнең төрле төскә керделәр. Һәм мин бу  савыттагы суларны сезгә буләк итеп калдырам.

Тәрбияче: Балалар, ә без сезнең белән шушы суларны кулланып төркемдә рәсемнәр ясыйбыз.

(баларга шәмнән ясалган өй рәсеме бирелә һәм алар пумала белән шул өйне төрле төстәге суларны кулланып буилар)

Тамчы: Хәзер миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгә тагын кунакка килермен. Сау булыгыз балалар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы шоу-14

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йомгаклау эшчәнлеген Тамчы-шоу итеп үткәрү бик тә отышлы. Анда балалар өчен бөтен өлкәне дә үз эчкенә алган сорауларны кертеп була....

Тамчы-шоу "Кошлар - табигатьнең күрке" (мәктәпкә хәзерлек төркеме).

Балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү ...

"Тамчы - шоу" интеллектуально-развлекательная игра

"Тамчы-шоу" - это интеллектуально-развлекательная игра. Участники шоу – дети 6-7 лет - должны блеснуть своими знаниями татарского языка по проектам «Минем өем», «Уйный-уйный үсәбез»,  «Без инде х...

"Тамчы ШОУ"

Бу интеллектуаль уен мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен....

“Эш беткәч уйнарга ярый!” тамчы шоу - уен викторина кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Габдулла Тукайның иҗатына  багышланган  “ Эш беткәч уйнарга ярый! ” тамчы шоу - уен викторина кичәсе....

Тамчы шоу: Син Толстойны беләсеңме?

Данную работу можно назвать как развлечение-викторина. Это мероприятие для старших и подготовительных групп. Очень увлекательное мероприятие как для детей так и для взрослых....

Тамчы шоу "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Итоговое мероприятие для детей старшей, подготовительной группы...