“Эш беткәч уйнарга ярый!” тамчы шоу - уен викторина кичәсе
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Габдулла Тукайның иҗатына  багышланган  “ Эш беткәч уйнарга ярый! ” тамчы шоу - уен викторина кичәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_betkch_uynarga_yaryy.docx35.27 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Габдулла Тукайның иҗатына  багышланган  “ Эш беткәч уйнарга ярый! ” тамчы шоу - уен викторина кичәсе.            

Бурычлар: 1) Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларны, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Г.Тукайның тормыш юлы , иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

2) – Балаларның сәнгатьле сөйләмен камилләштерү;– Куелган сорауларга тулы, дөрес җавап алуга ирешү; – Бергә команда булып уйнауларына ирешү;– Ярышу теләген уяту;

3) Балаларда әкиятләр, шигырьләр белән кызыксыну уяту; бердәмлек, татулык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: Тукай портреты, Г.Тукай язган китаплар күргәзмәсе, балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр; “Туган тел” җыры язылган диск, эт маскасы, читлек, ширма, су табаклары (2 шт.), ком тутырылган капчыклар, серле капчык, бүре башы, аппликация уены өчен рәсемнәр, клей, очколар өчен тарак һәм балта рәсемнәре.

Алдан әзерлек эше: Г.Тукай әсәрләрен балаларга  уку, кайберләрен яттан өйрәтү. Тукай шигырьләренә язылган җырларны аудио тасмадан тыңлау.

 Зал Г.Тукай әсәрләренә ,балалар ясаган рәсемнәр белән бизәлгән.Уртада чәчәкләргә күмелгән Г.Тукай портреты. Бер почмакта Г.Тукай иҗат иткән әсәрләр кергән китаплар күргәзмәсе һәм Тукай музееннан күренешләр. Уртада ике яклап командалар өчен урындыклар, биремнәр өчен такталар куелган . “Бәйрәм бүген” җыры (Җ.Фәйзи музыкасы,Г.Тукай сүзләре ) яңгырый. Җыр барышында бүлмәгә бер кыз һәм малай йөгереп керәләр һәм “Бәйрәм бүген” шигырен сөйлиләр.

Малай: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу ?

Кыз: – Мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйна сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Малай: Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

 Залга  алып баручы керә һәм балаларга мөрәҗәгать итә:

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Нинди бәйрәм соң сездә, матур җыр яңгырый, йөзләрегез дә нинди шат?  (Бүген 26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн.)                                                                     (Мәктәпкә хәзелек торкеме” Бәйрәм буген “җырын җырлый)

Алып баручы: Ә сез Г.Тукайның шигырьләрен, җырларын беләсезме? Әкиятләрен яратып тыңлыйсызмы? (Балалар җаваплары)

Алып баручы: Дөрестән дә шулай икәнлегенә ышанам. Сез Г.Тукай иҗаты белән яхшы таныш микән!? Хәзер шуны ачыклар өчен сезне  “Эш беткәч уйнарга ярый!” уенында катнашырга чакырабыз. Каршы алыгыз!

 (Залга ике команда керә, алар үзләре өчен әзерләнгән урыннарга утыралар.

Балалар без сезнен белән барыбызда Г.Тукайнын тормышын презентация аша карап китәрбез.Г. Тукай турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.
(Г.Тукай фотосы чыга. -Сез рәсемдә кемне күрәсез? ( Г.Тукай.)
- Г. Тукай –кем ул?
Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.- Ул ничәнче елда һәм кайчан туган?(1889 елның 26 нчы апрелендә.)-Ул ничә ел яшәгән?Балалар, Тукай дигәч, безнең күңелгә нинди хисләр килә?Аның бөеклелеге, даһилыгы.Хәзер шуны ачыклар өчен сезне  “Эш беткәч уйнарга ярый!” уенында катнашырга чакырабыз. Каршы алыгыз!
Алып баручы: Барлык уенчылар урнашып беттеләр. “Эш беткәч уйнарга ярый!” уенын башлап җибәрәбез. Иң беренче командалар белән танышып китәбез. Моның өчен сүзне капитаннарга бирәбез.Алар үз командаларының исемен атарга, девизын әйтергә тиеш булалар.

 Беренче команданың сәламләве:

Бергә: Без – “Былтыр” командасы.

Капитан:Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң матур бер җыр, дибез.

Бергә: Безнең девиз: “Былтыр кысканны, быел кычкырмыйлар!”

 Икенче команданың сәламләве:

Бергә: Без – “Су анасы” командасы.

Капитан:

Тукай әкиятләрен сөйләп,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”,”Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Бергә: Безнең девиз: “Су анасы кебек җитез булырбыз!”

 Алып баручы: Менә командалар белән дә танышып киттек. Һәр команданың уенда бары тик җиңү, ә кайсы команда җиңүче булачагын без бары тик уен ахырында гына белә алырбыз!

Уенның шарты белән таныштырып китәм. Уен берничә бәйгедән торачак, бәйгедә җиңгән саен “Былтыр” командасына балта, ә “Су анасы”командасына алтын тарак биреп барылачак (балта һәм тарак рәсемнәре күрсәтелә). Ахырдан ике команданың да балталарын һәм таракларын санарбыз да, чагыштырып җиңүчене билгеләрбез. Уңышлар сезгә!

 1 нче бәйге: “Кем тизрәк”

Алып баручы: Беренче бәйге “Кем тизрәк ” дип атала. Ике командага да бер үк сорау бирелә, ә алар, үз чиратларында, куелган сорауга бераз уйлап иң беренче булып өч җаваптан дөресен сайлап җавап бирергә тиешләр. Җавап бирергә әзер булгач, капитаннар сигнал бирәләр. Һәр дөрес җавап өчен бер балта яки тарак бирелә.

 Сораулар:

1) Чәчен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Вә шуннан соң кинәт суга чума-

Нәрсә кала басмада?

а) шампунь;

б) кармак;

в) тарак;

 2) Тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз, кайсы әкиятне Г.Тукай иҗат итмәгән? Шул рәсем астындагы санны атагыз.

1 – “Шүрәле”;

2 – “Су анасы”;

3 – “Шалкан “

 3) Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән?

а) Мәдинә белән;

б) кәҗә белән;

в) эт белән;

 4) Шүрәле Былтырга нинди уен уйнарга тәкъдим иткән ?

а) Кети-кети;

б) Качышлы;

в) Йөзек салыш;

 5) Бу җыр Г.Тукайның кайсы шигыренең сүзләренә иҗат ителгән? (“Туган тел” җыры яңгырый)

а) “Туган тел”;

б) “Эшкә өндәү”;

в) “Бала белән күбәләк”;

 6) Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?

а) 12;

б) 6;

в) 1;

 Алып баручы: Беренче бәйге тәмам (нәтиҗә ясала). Хәзер бераз ял итеп алыйк. Музыкаль тәнәфес игъланитәм. Сезнең алдыгызда кызлар Г.Тукайның “Бишек  җырын җырлап күрсәтерләр. 

Алып баручы:Кызлар матур итеп Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырны башкардылар.Сезгә ошадымы?(Җаваплар) Хәзер инде командаларны сынауны дәвам итик, алар да безгә Г.Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәтсеннәр. Икенче бәйгене башлап җибәрәбез.

 

2 нче бәйге:” Иң матуры кем сөйли?”

Алып баручы: Һәр командадан берничә бала Г.Тукайның үзләре теләгән бер шигырен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтергә тиеш. Залда утыручылар җиңүчене билгелиләр. Ничек дисезме? Бик гади: кайсы командага иң озак һәм каты итеп кул чабалар, шул команда җиңүче була.Тамашачылар, сез игътибарлы булыгыз! Алкышларызны жәлләмәгез!

(“Былтыр” командасы – “Кызыклы шәкерт “, “Су анасы” командасы – “Бала белән кубәләк”” шигырен сәнгатьле итеп сөйлиләр. Ахырдан нәтиҗә ясала.)

Алып баручы: Сорауларга җавап бирдегез, шигырьләр сөйләдегез, үзегезне гел яхшы яктан гына күрсәттегез, бәлки бераз ял итеп алырсыз? (Балаларның җаваплары)

 3 нче бәйге: “Физкультминутка”

Алып баручы: Кечкенә чагында Г.Тукай бик тә төрле хәрәкәтле уеннар уйнарга яраткан, ләкин аның сезнеке кебек берсеннән берсе матур уенчыклары булмаган, шуңа күрә ул гади әйберләр кулланып төрле уеннар чыгарган. Әйдәгез Тукайның яратып уйный торган уеннарының берсен без дә уйнап карыйк әле. Уен өчен ком салынган кечкенә капчыклар һәм ике буш су таба кирәк булачак. Командадагы һәр балага икешәр ком салынган капчык бирелә һәм аларны бер-бер артлы табакка атырга кирәк була. Кайсы команда күбрәк кертә, шулар җиңүче була.

(Балаларга ком салынган капчыклар өләшенә, һәр команда алдыны буш су табагы куела. Командалар ике рәт итеп бер-бер артлы тезеләләр һәм чиратлап капчыкларны ыргыталар. Ахырдан ике команданың да табактагы капчыклары санала да, нәтиҗә чыгарыла.

Алып баручы: Бигрәк җитез икән үзегез, төрлә яктан һөнәрләрегезне күрсәттегез(Залга матур итеп бизәлгән капчык чыгарыла)

 4нче бәйге: “Серле капчык”

Алып баручы: Сезнең алдыгызда серле капчык, аның эченә мин бер табышмакның җавабын яшердем. Нәрсә яшерелгәнене әлегә сер. Аны сез миңа әйтергә тиеш буласыз. Хәзер мин Г.Тукайның шигыреннән бер өзек укыйм,

 Тыңлагыз:

Кәҗә әйтә: “Микикики! микикики!

Капчыктагы ул бит бар уники!

Ах, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррагын китер табып!”

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,

Капчыктан ул алып килә яңадан шуны.

Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,

Бер-берсенә күзләренә йөрештеләр.

Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,

Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы;

“Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?” –

Һәрбер бүре шуңар салган бөтен уен…

 Алып баручы: Бу серле капчыкка нәрсә яшерелгән икән соңНәрсә шуның кадәр бүреләрнең котын алган? Кайсы команда әйтә алыр? (Команда исеме әйтелә) командасы җитезрәк булып чыкты, шуңа күрә аларга ….. бирелә. Уен:”Буре башын салып капчык белән әйләндереп алып килеп ярышу”(музыкага)                                                                                                Командаларга таракларын һәм балталарын санар чак та җитә, ләкин әле аларның тагын бер очко алырга мөмкинлекләре бар. Моның өчен командаларга залда утыручы балалар ярдәм итәргә тиешләр. Ничек дисезме? Бик гади, “Былтыр” командасына – малайлар, “Су анасы” командасына – кызлар.5 нче бәйге “Ашыгыч ярдәм” дип атала.Сезнең өчен сорау бик гади: кайсыларыгыз Г.Тукай әсәрләрен күбрәк атый ала? Кемнәр күбрәк атый, шулар командасына бер очко бирелә. (Җаваплар: Туган тел, Кызыклы шәкерт, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык, Карлыгач, Фатыйма белән Сандугач, Безнең гаилә, Шаян песи,Эшкә өндәү,Эш беткәч уйнарга ярый, Гали белән кәҗә, Бишек җыры, Җир йокысы Һ.б.).

Физминутка (Музыка астында төрле күнегүләр башкарыла). 

6.бәйге Викторина сорауларына җавап бирү.                                                              -Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )                                                                                                                                              -“ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме?( Акбай ) 
-Габдулла Тукай туган ел? (1886 ) 

Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак ) 

Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән) 
“ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр)


“ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай ) 


Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )


Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )


Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )

Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра?( Шәрифә карчыкка
Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )Тукайның “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигыренә кайсы ел фасылы туры килә? (Җәй)
Кечкенә чагында Тукайны ничек атыйлар? (Апуш)

Алып баручы: Сез барыгыз да бик акыллы икәнсез, Тукайның шигырьләрен бик күп беләсез, ләкин. шул сәбәпле алар командасына бер (тарак, балта) бирелә.

Хәзер һәр команданың да җыелган таракларын, балталарын санар вакыт та җитте. (тарак, балталар санала һәм саннары тамашачыларга әйтелә) Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресне башларга мөмкин.

 

Алып баручы: Шулай итеп “Эш беткәч, уйнарга ярый!” уены ахырына якынлашты һәм нәтиҗәдә җиңүчеләр булып (команда исеме) командасы танылды. Балалар барысы да бик тырыштылар, үзләренең Тукай шигырьләрен яратуларын һәм белүләрен түрсәттеләр. Моның өчен бик зур рәхмәт аларга.

 Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре буенча  ял минуты  мултфилм карыйбыз
Әнгәмә: Шигырьдә нинди бала турында сүз бара икән ?(- Шигырьдә һәр эшне үз вакытында эшли торган бала турында сүз бара.) Андый балаларны тагы ничек әйтә алабыз?(- Тырыш, җитди, сабыр һ.б.)
- Баланы тышка нәрсәләр чакыра инде? (кояш, сандугач, алмагач)
- Бала кайчан уйнарга чыга?
- Дөрес балалар. Әйдәгез Физминутка”Сандугач”
- Һәр эшне үз вакытында башкарырга кирәк. Тырыш булырга

 Алып баручы: Әйдәгез бугенге уеныбыз тагын да күңеллерәк тәмамлансын өчен Г.Тукайның “Туган тел” ен бергә күмәкләшеп җырлыйбыз!

Карагыз әле, балалар, серле капчык яңадан залда пәйда булган, бәлки аның эчендә сезнең өчен тагын бер сюрприз бардыр!? Ачып карыйбызмы? (Тартма ачыла һәм аның эченнән балалар өчен конфетлар килеп чыга.)

(Кичә тәмамлана).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без уйнарга яратабыз(Мы любим играть)

Оценка знаний детей с помощью игр, диологов и работой на интариктивной доске (на татарском языке)....

Тамчы шоу-14

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йомгаклау эшчәнлеген Тамчы-шоу итеп үткәрү бик тә отышлы. Анда балалар өчен бөтен өлкәне дә үз эчкенә алган сорауларны кертеп була....

Уен-викторина: «Эш беткәч уйнарга ярый!»

Г.Тукайның иҗатына багышланган зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар өчен уен – викторина...

Өйдә уйнарга мөмкин булган сүзле уеннар.

Өйдә бала белән шөгыльләнү өчен сөйләм телен үстерү буенча уеннар тәкъдим ителә....

"Бала белэн уйнарга вакыт табыгыз"

Консультация для родителей о необходимости нахождения времени для игр с детьми....

Инсценировка сказки " Репка иль Шалгъам в народном стиле ярым-пополам" на крымскотаарском языке

Русская народная сказка "Репка" на нлвый лад на крымскотатарском языке....