Өйдә уйнарга мөмкин булган сүзле уеннар.
консультация на тему

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

Өйдә бала белән шөгыльләнү өчен сөйләм телен үстерү буенча уеннар тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suzle_uennar.docx12.61 КБ

Предварительный просмотр:

Өйдә уйнарга мөмкин булган сүзле уеннар.

1. Нәрсә икәнен бел? (4-7 яшьлек балалар өчен)

Кечкенә, соры яки ак, куркак, йомшак, озын колаклы, нәрсә ул?

Соры, үткен тешле, явыз, усал, ач, нәрсә ул?

Озын койрыклы, сары, түгәрәк, әчкелтем, нәрсә ул?

Түгәрәк, баллы, сары, кызыл, яшел, нәрсә ул?

2. Эчендә нәрсә? (4-7 яшьлек балалар өчен)

Өй-өстәл, шкаф, телевизор һ.б.

Шкаф-кофта, сөлге, чынаяк һ.б.

Кастрүл-аш, ботка, бәрәңге һ.б.

Суыткыч-кефир, сөт, кыяр һ.б.

Өн-төлке, бүре, куян һ.б.

Балалар бакчасы-балалар, тәрбиячеләр, уенчыклар һ.б.

Кибет-ашамлыклар, киемнәр, кешеләр һ.б.

Сумка-уенчыклар, китап, кулъяулык һ.б.

3.Кем кайда? Нәрсә кайда? (4-7 яшьлек балалар өчен)

Безнең кухняда нәрсә бар?

Залда нәрсә бар?

Телевизор кайда?

Чәйнек кайда?

Китап кайда?

Урманга, болынга, су буена, шәһәргә һ.б. сәяхәткә китәбез.

Урманда нәрсә бар?

Нәрсә ботакта утыра?

Нәрсә җирдә йөри?

Нәрсә оча?

4.Нәрсә башта, нәрсә ахырдан? (4-7 яшьлек балалар өчен)

Башта чәй кайнаталар, аннары...

Башта балалар бакчасына баралар, аннары...

Башта суган утырталар, аннары...

Башта күлмәкне сатып алалар, аннары...

Башта кош йомырка сала, аннары...

Башта йокларга яталар, аннары...

Башта аш ашыйлар, аннары...

Башта уенчык белән уйныйлар, аннары...

Башта кулны юалар, аннары...

Башта гимнастика ясыйлар, аннары...

Башта кояш чыга, аннары...

5. Ничек эшлиләр? (4-7 яшьлек балалар өчен)

Ипине ашыйлар, ә чәйне...

Караватта яталар, әурындыкта...

Күлмәкне тегәләр, ә шарфны...

Котлетны кыздыралар, ә ашны...

Битне юалар, ә тешне...

Шөрепне боралар, ә кадакны...

6. Кем нәрсә эшли? (4-7 яшьлек балалар өчен)

Кояш яктырта, нурларын сибә, байый, чыга, җылыта һ.б Нинди(якты, матур,  нурлы, җылы, эссе, )

Песи йөри, мырлый, мияулый, ашый, эчә, йоклый һ.б. Песи нинди?

Чеби чүпли, сикерә, эчә, йөри,

Машина бара, кычкырта, туктый, бата,

Кар ява, эри, чагылдыра, җемелди, оча,


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Без уйнарга яратабыз(Мы любим играть)

Оценка знаний детей с помощью игр, диологов и работой на интариктивной доске (на татарском языке)....

Уен-викторина: «Эш беткәч уйнарга ярый!»

Г.Тукайның иҗатына багышланган зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар өчен уен – викторина...

"Бала белэн уйнарга вакыт табыгыз"

Консультация для родителей о необходимости нахождения времени для игр с детьми....

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....

“Эш беткәч уйнарга ярый!” тамчы шоу - уен викторина кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Габдулла Тукайның иҗатына  багышланган  “ Эш беткәч уйнарга ярый! ” тамчы шоу - уен викторина кичәсе....