Уен-викторина: «Эш беткәч уйнарга ярый!»
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Г.Тукайның иҗатына багышланган зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар өчен уен – викторина

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл viktorina_tukay.docx24.73 КБ

Предварительный просмотр:

 Уен-викторина: «Эш беткәч уйнарга ярый!»

Г.Тукайның иҗатына багышланган зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар өчен уен – викторина

 

Бурычлар:

1) Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларны, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Г.Тукайның тормыш юлы (балачак хәтирәләре), иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;

2) – Балаларның сәнгатьле сөйләмен камилләштерү;

– Куелган сорауларга тулы, дөрес җавап алуга ирешү;

– Бергә команда булып уйнауларына ирешү;

– Ярышу теләген уяту;

3) Балаларда әкиятләр, шигырьләр белән кызыксыну уяту; бердәмлек, татулык хисен тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Тукай портреты, Г.Тукай язган китаплар күргәзмәсе, балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр; “Туган тел” җыры язылган диск, эт маскасы, читлек, ширма, су табаклары (2 шт.), ком тутырылган капчыклар, серле капчык, бүре башы, аппликация уены өчен рәсемнәр, клей, очколар өчен тарак һәм балта рәсемнәре.

Алдан әзерлек эше:

Г.Тукай әсәрләрен балаларга кычкырып уку, кайберләрен яттан өйрәтү. Тукай шигырьләренә язылган җырларны аудио тасмадан тыңлау. 

 

Зал Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр,балалар ясаган рәсемнәр белән бизәлгән.Уртада чәчәкләргә күмелгән Г.Тукай портреты. Бер почмакта Г.Тукай иҗат иткән әсәрләр кергән китаплар күргәзмәсе һәм Тукай музееннан күренешләр. Уртада ике яклап командалар өчен урындыклар, биремнәр өчен такталар куелган . “Бәйрәм бүген” җыры (Җ.Фәйзи музыкасы,Г.Тукай сүзләре ) яңгырый. Җыр барышында бүлмәгә бер кыз һәммалай йөгереп керәләр һәм “Бәйрәм бүген” шигырен сөйлиләр.

 

Кыз: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу ?

Малай: – Мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйна сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Кыз: Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

 

Бүлмәгә алып баручы керә һәм балаларга мөрәҗәгать итә:

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Нинди бәйрәм соң сездә, матур җыр яңгырый, йөзләрегез дә нинди шат?!

Кыз: Бүген 26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн.

Алып баручы: Ә сез Г.Тукайның шигырьләрен, җырларын беләсезме? Әкиятләрен яратып тыңлыйсызмы? (Балалар җаваплары)

Алып баручы: Дөрестән дә шулай икәнлегенә ышанам. Сезнең кебек үк мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар да Г.Тукай иҗаты белән яхшы таныш микән!? Хәзер шуны ачыклар өчен аларны залга “Эш беткәч уйнарга ярый!” уенында катнашырга чакырабыз. Каршы алыгыз!

 

(Залга ике команда керә, алар үзләре өчен әзерләнгән урыннарга утыралар.)

Алып баручы: Барлык уенчылар урнашып беттеләр. “Эш беткәч уйнарга ярый!” уенын башлап җибәрәбез. Иң беренче командалар белән танышып китәбез. Моның өчен сүзне капитаннарга бирәбез.Алар үз командаларының исемен атарга, девизын әйтергә тиеш булалар.

 

Беренче команданың сәламләве:

Бергә: Без – “Былтыр” командасы.

Капитан:

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң матур бер җыр, дибез.

Бергә: Безнең девиз: “Былтыр кысканны, быел кычкырмыйлар!”

 

Икенче команданың сәламләве:

Бергә: Без – “Су анасы” командасы.

Капитан:

Тукай әкиятләрен сөйләп,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”,”Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Бергә: Безнең девиз: “Су анасы кебек җитез булырбыз!”

 

Алып баручы: Менә командалар белән дә танышып киттек. Һәр команданың уенда бары тик җиңү, ә кайсы команда җиңүче булачагын без бары тик уен ахырында гына белә алырбыз! Шулай ук аларны жюри билгеләр. ( Жюри сайлана.)

Уенның шарты белән таныштырып китәм. Уен берничә бәйгедән торачак, бәйгедә җиңгән саен “Былтыр” командасына балта, ә “Су анасы”командасына алтын тарак биреп барылачак (балта һәм тарак рәсемнәре күрсәтелә). Ахырдан ике команданың да балталарын һәм таракларын санарбыз да, чагыштырып җиңүчене билгеләрбез. Уңышлар сезгә!

 

1 нче бәйге: “Кем тизрәк …”

Алып баручы: Беренче бәйге “Кем тизрәк …” дип атала. Ике командага да бер үк сорау бирелә, ә алар, үз чиратларында, куелган сорауга бераз уйлап иң беренче булып өч җаваптан дөресен сайлап җавап бирергә тиешләр. Җавап бирергә әзер булгач, капитаннар сигнал бирәләр. (Сигнал бирү тәртибе күрсәтелә) Кайсы капитан беренче булып сигналга баса, шул команда беренче булып җавап бирә, әгәр дә алар ялгышсалар, җавап бирү мөмкинлеге икенче командага күчә. Һәр дөрес җавап өчен бер балта яки тарак бирелә.

 

Сораулар:

1) Чәчен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Вә шуннан соң кинәт суга чума-

Нәрсә кала басмада?

а) шампунь;

б) кармак;

в) тарак;

 

2) Тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз, кайсы әкиятне Г.Тукай иҗат итмәгән? Шул рәсем астындагы санны атагыз.

1 – “Шүрәле”;

2 – “Су анасы”;

3 – “Шалкан “

 

3) Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән?

а) Мәдинә белән;

б) кәҗә белән;

в) эт белән;

 

4) Шүрәле Былтырга нинди уен уйнарга тәкъдим иткән ?

а) Кети-кети;

б) Качышлы;

в) Йөзек салыш;

 

5) Бу җыр Г.Тукайның кайсы шигыренең сүзләренә иҗат ителгән? (“Туган тел” җыры яңгырый)

а) “Туган тел”;

б) “Эшкә өндәү”;

в) “Бала белән күбәләк”;

 

6) Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?

а) 12;

б) 6;

в) 1;

 

Алып баручы: Беренче бәйге тәмам (нәтиҗә ясала). Хәзер бераз ял итеп алыйк. Музыкаль тәнәфес игъланитәм. Сезнең алдыгызда кызлар Г.Тукайның “Бишек җырын” җырлап күрсәтерләр. (Сәхнәгә курчаклар тотканкызлар чыга һәм җырны башкаралар).

Алып баручы:Кызлар матур итеп Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырны башкардылар.Сезгә ошадымы?(Җаваплар) Хәзер инде командаларны сынауны дәвам итик, алар да безгә Г.Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәтсеннәр. Икенче бәйгене башлап җибәрәбез.

 

2 нче бәйге:” Иң матуры кем сөйли?”

Алып баручы: Һәр командадан берничә бала Г.Тукайның үзләре теләгән бер шигырен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтергә тиеш. Залда утыручылар җиңүчене билгелиләр. Ничек дисезме? Бик гади: кайсы командага иң озак һәм каты итеп кул чабалар, шул команда җиңүче була.Тамашачылар, сез игътибарлы булыгыз! Алкышларызны жәлләмәгез!

(“Былтыр” командасы – “Кызыклы шәкерт “, “Су анасы” командасы – “Фатыйма белән сандугач” шигырен сәнгатьле итеп сөйлиләр. Ахырдан нәтиҗә ясала.)

Алып баручы: Сорауларга җавап бирдегез, шигырьләр сөйләдегез, үзегезне гел яхшы яктан гына күрсәттегез, бәлки бераз ял итеп алырсыз? (Балаларның җаваплары)

 

3 нче бәйге: “Физкультминутка”

Алып баручы: Кечкенә чагында Г.Тукай бик тә төрле хәрәкәтле уеннар уйнарга яраткан, ләкин аның сезнеке кебек берсеннән берсе матур уенчыклары булмаган, шуңа күрә ул гади әйберләр кулланып төрле уеннар чыгарган. Әйдәгез Тукайның яратып уйный торган уеннарының берсен без дә уйнап карыйк әле. Уен өчен ком салынган кечкенә капчыклар һәм ике буш су таба кирәк булачак. Командадагы һәр балага икешәр ком салынган капчык бирелә һәм аларны бер-бер артлы табакка атырга кирәк була. Кайсы команда күбрәк кертә, шулар җиңүче була.

(Балаларга ком салынган капчыклар өләшенә, һәр команда алдыны буш су табагы куела. Командалар ике рәт итеп бер-бер артлы тезеләләр һәм чиратлап капчыкларны ыргыталар. Ахырдан ике команданың да табактагы капчыклары санала да, нәтиҗә чыгарыла. Җиңүче командага шакмак бирелә.)

Алып баручы: Бигрәк җитез икән үзегез, төрлә яктан һөнәрләрегезне күрсәттегез, ә менә табышмаклар чишә беләсез микән ?(Залга матур итеп бизәлгән капчык чыгарыла)

 

4нче бәйге: “Серле капчык”

Алып баручы: Сезнең алдыгызда серле капчык, аның эченә мин бер табышмакның җавабын яшердем. Нәрсә яшерелгәнене әлегә сер. Аны сез миңа әйтергә тиеш буласыз. Хәзер мин Г.Тукайның шигыреннән бер өзек укыйм, бу шигырь юлларында тартмага яшерелгән әйбернең узлекләре аталган, ә сез тыңлап утырыгыз, белсәгез сигналга бирегез. Ләкин бер шарт бар: җавапны бер генә тапкыр бирергә була, ялгышсагыз җавап бирү хокукы көндәшегезгә күчә. Табышмакка дөрес җавап биргән команда очко ала.

 

Тыңлагыз:

Кәҗә әйтә: “Микикики! микикики!

Капчыктагы ул бит бар уники!

Ах, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррагын китер табып!”

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,

Капчыктан ул алып килә яңадан шуны.

Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,

Бер-берсенә күзләренә йөрештеләр.

Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,

Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы;

“Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?” –

Һәрбер бүре шуңар салган бөтен уен…

 

Алып баручы: Бу серле капчыкка нәрсә яшерелгән икән соңНәрсә шуның кадәр бүреләрнең котын алган? Кайсы команда әйтә алыр? (Команда исеме әйтелә) командасы җитезрәк булып чыкты, шуңа күрә аларга ….. бирелә.

 

Инде уеныбызның ахыры да якынлашып килә, командаларга таракларын һәм балталарын санар чак та җитә, ләкин әле аларның тагын бер очко алырга мөмкинлекләре бар. Моның өчен командаларга залда утыручы балалар ярдәм итәргә тиешләр. Ничек дисезме? Бик гади, “Былтыр” командасына – малайлар, “Су анасы” командасына – кызлар. Бу бәйге “Ашыгыч ярдәм” дип атала.

Сезнең өчен сорау бик гади: кайсыларыгыз Г.Тукай әсәрләрен күбрәк атый ала? Кемнәр күбрәк атый, шулар командасына бер очко бирелә. (Җаваплар: Туган тел, Кызыклы шәкерт, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык, Карлыгач, Фатыйма белән Сандугач, Безнең гаилә, Шаян песи,Эшкә өндәү,Эш беткәч уйнарга ярый, Гали белән кәҗә, Бишек җыры, Җир йокысы Һ.б.)

Алып баручы: Сез барыгыз да бик акыллы икәнсез, Тукайның шигырьләрен бик күп беләсез, ләкин малайлар (кызлар) җитезрәк булып чыктылар. Шул сәбәпле алар командасына бер(тарак, балта) бирелә.

Хәзер һәр команданың да җыелган таракларын, балталарын санар вакыт та җитте. (тарак, балталар санала һәм саннары тамашачыларга әйтелә)

 

Алып баручы: Соңгы бәйгене башлыйбыз! Шулай итеп “Супер игра -аппликация”. Сезнең барыгызның да шөгыльләрдә кисеп ябыштырганы бар, шулаймы? (Җаваплар) Шуңа күрә сезнең өчен бирем бик гади булачак, ләкин шул ук вакытта игътибарлыкны һәм бергә дус эшләүне тәлап итә торган.Һәр командага Г.Тукайның бер әкиятенең рәсемен җыярга һәм ак кәгазьгә ябыштырырга кирәк булачак. (Өстәлләрдәге алдан әзерләнеп куелган клейга һәм ак кәгазьгә күрсәтелә) Кайсы команда беренче биремне үтәп бетерә, шул очко ала. Ике комаданың да биреме бер үк төрле түгел, шуңа күрә игътибарлы булыгыз. (Балалар биремне үтиләр,нәтиҗәгә карап бәйгедә җиңүче команда билгеләнә).

Алып баручы: Шулай итеп “Эш беткәч, уйнарга ярый!” уены ахырына якынлашты һәм нәтиҗәдә җиңүчеләр булып (команда исеме) командасы танылды. Балалар барысы да бик тырыштылар, үзләренең Тукай шигырьләрен яратуларын һәм белүләрен түрсәттеләр. Моның өчен бик зур рәхмәт аларга.

Карагыз әле, балалар, серле капчык яңадан залда пәйда булган, бәлки аның эчендә сезнең өчен тагын бер сюрприз бардыр!? Ачып карыйбызмы? (Тартма ачыла һәм аның эченнән балалар өчен конфетлар килеп чыга. Капитаннарга бирелә.)

Алып баручы: Әйдәгез бугенге уеныбыз тагын да күңеллерәк тәмамлансын өчен Г.Тукайның “Туган тел” ен бергә күмәкләшеп җырлыйбыз!

(Күмәләшеп “Туган тел” җыры башкарыла. Уен тәмамлана)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без уйнарга яратабыз(Мы любим играть)

Оценка знаний детей с помощью игр, диологов и работой на интариктивной доске (на татарском языке)....

Өйдә уйнарга мөмкин булган сүзле уеннар.

Өйдә бала белән шөгыльләнү өчен сөйләм телен үстерү буенча уеннар тәкъдим ителә....

"Бала белэн уйнарга вакыт табыгыз"

Консультация для родителей о необходимости нахождения времени для игр с детьми....

“Эш беткәч уйнарга ярый!” тамчы шоу - уен викторина кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Габдулла Тукайның иҗатына  багышланган  “ Эш беткәч уйнарга ярый! ” тамчы шоу - уен викторина кичәсе....

Инсценировка сказки " Репка иль Шалгъам в народном стиле ярым-пополам" на крымскотаарском языке

Русская народная сказка "Репка" на нлвый лад на крымскотатарском языке....