Шөгыльләрдә физминуткалар куллану
методическая разработка

Балалар бн грамотага өйрәтү, математика,  рәсем шөгыльләре, өстәл уеннары уйнаганда хәрәкәтсез утыралар. Бер төрле рәвештә генә утырып арыйлар. Аларның игьтибарлылыгы, кызыксынучанлыгы  кими. Ә мондый вакытта  физкультминуткалар ярдәмгә килә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-_klass_2.docx15.31 КБ

Предварительный просмотр:

        Балалар бн грамотага өйрәтү, математика,  рәсем шөгыльләре, өстәл уеннары уйнаганда хәрәкәтсез утыралар. Бер төрле рәвештә генә утырып арыйлар. Аларның игьтибарлылыгы, кызыксынучанлыгы  кими. Аркалары авырта, җилкәләре арый. . 

   Ару билгеләре 3-4 яшьлек  балаларда7-9 минут, 5-6 яшьлекләрдә 10-12 минут, 7-8 яшьлекләрдә12-15 минуттан сизелә. Ә мондый вакытта  физкультминуткалар ярдәмгә килә

  Физминуткаларның төп формалары:

- гомумүстерешле күнегүләр(3-4 күнегү);

- дидактик уеннар хәрәкәт белән;

- бию хәрәкәтләре;

- шигырь формасында.

Эшчәнлекне арттыру өчен :

  1. Уч төбенә бармаклар белән басабыз(баш миенең зшчәнлеген арттыра);
  2.  Уч төпләре белән колакларны сыпырабыз; (Кан йөрешен яхшырта)
  3. Майгайны өч бармак белән сыпыру( игътибарлылыкны арттыра).

      Рәсем, әвәләү шөгыльләре вакытында башында, уртасында, ахырында  хәрәкәтле физминуткалар булса яхшы дип санала. Башында – күзләргә  гимнастика алырга. Күзләр белән оскә-аска, уңга- сулга карау. Зурлар бн түгәрәк, квадрат,  очпочмак ясау  һ.б.    Физминутканы  һәр ел фасылына туры китереп алырга мосмкин. Хәзер бездә  көз.

Агачларда яфраклар

    Җәй буе тирбәлделәр.

(кулларны өскә күтәрәбез, уңга-сулга селкенәләр)

    Сентябрь  килде

    Яфраклар саргая.(Бармакларны  остә селкетәбез)

    Октябрь килгәч

    Яфраклар коела.

( әкрен генә кулларны тошерәбез)

Яфраклар  очалар

Җилдә бииләр.

(урында башта уңга . аннан сул якка әйләнәбез.

        Ноябр ь килеп җитте

        Агачта яфраклар калмады.

  ( чүгәләү)

   Аяк астында яфраклар кыштырдый

( Уч төпләрен бер-берсенә ышкыйбыз)

Дидактик хәрәкәтле уен.

Игра “ Үз парынны тап” Музыка астында таралып йөриләр.

Паласка яфраклар куела.

Тәрбиячеләр  яфракларны алалар, парларын табалар.

“ Көзге букет”Әйдәгез әле әниләргә көзге бәйләм җыябыз. Аның өчен бергәләп бармакларны бөгәбез.

1.2.3.4.5 Каен, миләш,Топол , юкә, Имән яфракларын җыябыз.

Әнигә көзге бәйләм илтәбез.

(Күрсәтү һәм урта бармаклар өстәлдә йөри.)

Математика, танып белү эшчәнлекләре вакытында кулланыла торган физминуткалар.

 Математика.

5 кә кадәр саныйбызһәм герләрне кысабыз.

(Басу. Аяклар ачылган, куллар як-якка менә,төшә. Куллар йомарланган.(4-5 тапкыр.)

Ничә бубинга сугабыз. (Алда -артта кул чабу)

Күпме утын ярабыз.

(Замокланган куллар оскә –аска)

       

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.   Безнең балалар бакчасы иҗади-эстетик юнәлештә эшләүче бакча. Шуңа күрә белем бирүне нәкъ шушы юнәлешткә туры килүче төрле...

Укыту-методик комплектын шөгыльләрдә һәм режим чорларында куллану

Презентация и конспект об использовании УМК на занятиях и в режимных моментах...

Татарча физминуткалар

Татар теле шөгыльләрендә үткәрелә торган физминуткалар....

Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен мастер –класс “ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘБЕЗ”

Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен  куллану....

Кескәйҙәр өсөн башҡортса физминуткалар

Кескәйҙәр өсөн башҡортса физминуткалар, үҙ ижадым...

Кескәйҙәр өсөн башҡортса физминуткалар, мәҡәлә

Кескәйҙәр өсөн башҡорт телендә физминуткалар, үҙ ижадым...