Мастер -класс "Йола курчагы - Колокольчик"
учебно-методический материал

Рамазанова Айсылу Камилевна

Мастер -класс "Йола курчагы - Колокольчик"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

“Дорга балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Тәрбиячеләр өчен мастер – класс

Йола курчагы  “Колокольчик»

      Конспектны I квалификацион категорияле тәрбияче

Рамазанова Айсылу Камил кызы төзеде

Мастер-классның темасы:   Йола курчагы  “Колокольчик”

Мастер- классның максаты:

Тәҗрибә уртаклашу буенча һөнәри аралашу.

Рус халкының йола курчаклары турында тәрбиячеләрнең белемнәрен һәм күзаллауларын баету.

Бурычлар:

1.Урыс халкының йола курчагы “Колокольчик”ны ясау этаплырын аңлату  һәм курчакны тәрбиячеләр белән ясау.

2.Тәрбиячеләрнең һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү.

3.Тәрбиячеләрнең коммуникатив сыйфатларын үстерү, коллективта эшли белү, иҗади мөмкинчелекләрен ачу.

Мастер –класска кирәкле материал:проектор,ноутбук,презентация,эшләү этабының инструкциясе,түгәрәк формасындагы тукыма d=12 см,d=18 см,d=24см; ак төстәге турыпочмаклы тукыма буе 33 см,иңе 10 см; җәенке өчпочмак формасындагы тукыма; төсле бәйли торган җеп; шүрәкә җебе;кайчы; мамык.

                               

                                             Эш  барышы:        

                                            Оештыру өлеше

-Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?  Бүгенге минем  мастер-класс кызык-лы,сезгә файдалы булыр дип өметләнеп калам.  Без сезнең белән бары тик яхшы уйда һәм теләктә булыйк.

                                           Төп өлеш.

- Мин бүген сезнең игътибарга рус халкының” Йола курчагы Колокольчик” темасына мастер-класс тәкъдим итәм.

Слайд 1 

Бакчада балалар һәрвакыт кызыксынып безгә төрле сораулар бирәләр.Мәсәлән бер бала:” Әби-бабаларыбыз яшь вакытта нинди уенчыклар белән уйнаганнар ?- дип сорады. Шуннан мин кызыксынып борынгы уенчыкларның килеп чыгышы һәм ясалышы турында төрле чыганаклардан әкренләп материал туплый башладым. Балаларга да өй эше бирелде: өлкәннәрдән сорашып килергә.

-Ә сез ничек  уйлыйсыз уенчыклар нинди материалдан булган?Димәк, уенчыкларны чүпрәктән, балчыктан, саламнан, мунчаладан, агачтан ясаганнар.

Слайд 2

-Ничек уйлыйсыз, кайсы халыкның йола курчаклары күбрәк сакланган? Әлбәттә һәр милләт  үзенең уенчыгын ясаган. Башка халыклардан аермалы буларак,  урыс  халкы чүпрәктән төреп бик күп йола курчаклары ясаган

Слайд3

Бер бала әбисе белән бергәләп рус халкының  йола курчагы “Пеленашканы”ясап килде. Бу курчак балаларга да бик ошады һәм без аны ясап карадык.(әзер үрнәк күрсәтелә).-Бу курчакны ни өчен” Пеленашка” дип атаганннар? -Бу курчакны ничек куллланганнар дип уйлыйсыз?

Слайд4

Бу йола курчагының төре бик күп. Менә бу курчак”Зерновушка”(әзер үрнәк күрсәтелә).- Ни өчен шулай дип атаганнар? -Нәрсә салып ясалган? -Бу курчаклар өйгә нәрсә алып килә дип уйлаганннар? Бәлки ясап караганыгыз бардыр?Димәк, бу курчакны урып-җыю беткәч ясаганнар, йортка һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт алып килә дип ышанганнар.

Слайд 5

-Бу йола курчагы турында нәрсә әйтерсез? (әзер үрнәк күрсәтелә). Бу курчакны “Кубышка-травница” дип атаганнар. Сизәсезме нинди тәмле ис килә. - Ничек уйлыйсыз, аның кечкенә капчыгында нәрсәләр бар? Димәк, җәй буе үзләренең күңел биреп җыйган үләннәрен салып ясаганнар.Авырганда , үләннәре кирәк булганда файдаланганнар.

Слайд 6

Бу курчакның ничә кулы бар? (ун). Әйе, шуның өчен аны”Деситиручка” дип атаганнар(әзер үрнәк күрсәтелә). Йола курчакларын татарчага тәрҗемә итмәдем, чөнки минем уйлавымча русча матуррак яңгырый. Ни өчен ун куллы дип уйлыйсыз? Бу йола курчагын аш-су бүлмәсенә куйганнар. Әйе, барлык эшне дә эшләргә җиңеллек китерә дип уйлаганнар. Сезгә дә ясап куярга тәкъдим итәм, барыбызда хатын-кызлар, бәлки ярдәме тияр.

Слайд 7

-Шушы йола курчаклары арасыннан иң ошаганы “Колокольчик”(әзер үрнәк күрсәтелә).Бәлки арагызда ясап караучылар бардыр. Ничек уйлыйсыз , ни өчен “Колокольчик” дип атаганнар. Бу курчак һәрбер өйдә булган. Бу курчак бик күңелле, өйгә бары тик шатлык һәм сөенечләр генә алып килә дип ышанганнар. Бу уенчыкларны хәзерге балалар беләме? Күргәннәре бармы? Без, тәрбиячеләр, балаларга ясап күрсәтергә тиеш.Элек тукымалары да булмаган. Кул астында нәрсә тапканнар шуннан  кечкенә итеп ясаганнар.

Слайд 8

Хәзерге вакытта бу курчакны ничек кулланып була? Бу курчакларны зур размерда ясап була. Мин, мәсәлән, кухняда чәйнеккә матурлык өчен һәм суы суынмасын өчен кидереп куям.

                                        Практик эш.

Безгә кирәк булачак материал:

-3 размердагы түгәрәк тукыма;

-ак төстәге турыпочмаклы тукыма;

-яулык өчен җәенке өчпочмак формасындагы ак төстәге тукыма;

- төсле бәйли торган җеп; шүрәкә җебе; мамык.

 Слайд 9

Йола курчагы “Колокольчик”ны ясау тәртибе күрсәтелә.

-Мамыкны алабыз һәм түгәрәк формага китерәбез.

-Зур түгәрәкнең уртасын табып мамыкны тыгып шүрәкә җебе белән ныгытабыз. Бу курчакның беренче кат күлмәге була.

-Уртача түгәрәкнең уртасын табып, шулай ук кидереп бәйләп куябыз. Икенче кат күлмәге әзер. Җыерчыклары калмасын өчен тарткалап куябыз.

- Өченче түгәрәкнең дә уртасын табып, шулай ук кидереп бәйләп куябыз. Өченче кат күлмәге әзер.

-Турыпочмаклык формасындагы тукыманы алып нәкъ уртасыннан башны тыгыз итеп бәйләп куябыз. Курчакның башы әзер.

- Кулларын дөрес итеп бөгәргә кирәк. Озынлыгын чамаларга кирәк.

Беләзектән күлмәгенә туры килә торган бәйләү җебе белән чолгап куябыз. 1 см калдырып өзәсе. Күбрәк кызыл төс кулланганнар, мин башка төсләрне дә алдым.

-Иң ахырдан яулыгын бәйлибез. Безнең йола курчагыбыз “Колокольчик” әзер.

Слайд 10

                      Йомгаклау өлеше. Нәтиҗә ясау.

Ничек уйлыйсыз, курчакның йөзе ни өчен ясалмаган? Бу курчакларны алдагы эшчәнлектә ничек кулланыр идегез? Кайсы курчак иң ошаганы? Ни өчен? Бакчага кайткач, балалар белән ясарсыз дип ышанып калам. Бу курчак алдагы эшегездә  бары тик уңышлар гына китетер дип уйлыйм.Үзегезне бәяләгез әле.Сез нинди тәрбиячеләр? (иң иҗади, иң тырыш, иң акыллы, иң тәҗрибәле, иң ягымлы һ.б.) Уңышлар сезгә! Мастер –класста катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!


Йола курчагы”Пеленашка”

Йола курчагы”Зерновушка”

Йола курчагы”Кубышка-травница”

Йола курчагы”Деситиручка”

Йола курчагы”Колокольчик”      

«Кувадка»


.Слайд11


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс «кукла Колокольчик»

Автор: Лизунова Ольга Геннадьевна, воспитательМесто работы:МКДОУ№8 г.СимОписание: данный мастер-класс предназначен для детей от 5-7 лет, воспитателей, заботливых родителей и просто творческих людейНаз...

Мастер-класс "Кукла-колокольчик"

Детская игра с куклами была весьма уважаемым занятием. Существовала примета: если дети много и весело играют в куклы, в семье будет прибыль....

Мастер-класс "Кукла Колокольчик"

Мастер-класс по русской народной кукле "Колокольчик"...

Конспект Мастер-класс "Куколка-колокольчик"

Данный мастер-класс можно проводить как с родителями и с детьми. так и с педагогами....

Мастер-класс "Новогодний колокольчик"

Новогодний колокольчик для украшения интерьера,  игрушка на елочку, предмет волшебства для новогоднего праздника....

Мастер класс куклы "Колокольчик"

Обережную куклу добрых вестей Колокольчик еще называют Валдайским колокольчиком, так как Родина куклы-Валдай.Кукла проста в изготовлении, и обережная суть ее всем понятна: приносить в дом радость и хо...