Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт
план-конспект занятия (старшая группа)

Зурлар төркеме өчен ачык чара конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл abdulla_alish.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

Татартан Республикасы Түбән Кама Муниципаль  районы

64 нче номерлы урологик авыру балаларны карау һәм сәламәтләндерү бакчасы.

Муниципаль автономияле мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениясе.

Абдулла Алиш әкиятләренә

сәяхәт

Зурлар төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль

                                                                                                                                                 

                                                                                                                                 Төзеде: тәрбияче                            

        Гыймазетдинова Р.А.

                                                                       Түбән Кама

Тема

Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт

Балаларның яшь үзенчәлекләре

Зурлар төркеме

Белем бирү өлкәсе

Сөйләм үстерү

Интеграль белем бирү өлкәсе

Танып белү,Социаль-коммуникатив үсеш,Физик үсеш.

Максат

 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

Сүз байлыгын үстерү. Сорауларга төгәл җавап кайтаруларына, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш-гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү.

Сөйләмдә гади кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту.

 Күләме зур булмаган әкиятләрне  бәйләнешле, эзлекле итеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

А. Алишның әсәрләренә кызыксыну үстерү һәм балаларда– әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу. Тырышлык,сәламәтлекне  ныгыту,серне саклау,ялганламау,мактанмау кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Сертотмас үрдәк ,капкын,киез итек,нечкәбил,хәлсез.

Алдан үткәрелгән эш

А. Алиш әкиятләрен уку, мәкальләр өйрәнү,табышмаклар чишү,үстерешле уеннар уйнау,рәсемнәр ясау.

 Җиһазлау

Посылка,  китап, хат, мнемотаблица, рәсемле  карточкалар, агач, лего-конструктор, А.Алиш портреты .

Алдагы эшләр

А.Алиш әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.

Балалар,безнең бакчабызга посылка килде.Карыйк әле ,нәрсә аның эчендә?(китап)Бу китап безгә бик таныш.

Әкиятләр авторының портреты бар .Сез аны таныйсызмы?(Абдулла Алиш)

Ә кем ул Абдулла Алиш?(татар язучысы)

Балалар,сез А.Алишның нинди әкиятләрен беләсез? (  “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Сертотмас үрдәк”, “Песиләр һәм күселәр”, “Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык”,“Бикбатыр белән Биккуркак”, “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”,“Каз белән Аккош”,”Койрыклар”.)

Әйдәгез карыйк әле бу китапта нинди әкиятләре бар(битләр юк)

Китапның эчендә хат бар икән.Бу хат китапханәдән килгән.Ә нәрсә ул китапханә?(китаплар укый торган,өйгә китапларны бирә торган урын)Ә китапханәдә нинди һөнәр ияләре эшли(китапханәче)

Китапханәчеләр бездән ярдәм сорыйлар.Тәртипсез балалар китапның битләрен ертып югалтканнар икән.Алай ярыймы?

Булышабызмы?Ә ничек ярдәм итәбез(китапның битләрен эзлибез.)

Алайса киттек.

Карагыз балалар,нинди матур агач!Агачта нинди кошлар?Бу кошлар кайсы әкияттән?(Мактанчык чыпчык).Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?(мактанмаска,тыйнак булырга,күршеләр белән тату яшәргә)

Әйдәгез чыпчыкка бер яхшы киңәш бирик.

Мәкаль:Үзең-үзеңне мактама,кеше сине мактасын.

Менә бер әкиятне таптык.

Юлны дәвам итәбез.Утырабыз.

Табышмак.Соскы борын-бакылдык,күп сөйләшә такылдык.

Үрдәк турында нинди әкият беләбез?(Сертотмас үрдәк)

Әйдәгез хәзер  бу әкиятне искә төшерик,схема буенча сөйләп күрсәтик.

Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(серне тотарга,күп сөйләшмәскә)

Булдырдыгыз балалар!Менә тагын бер әкият табылды.

Балалар ,бер тавыш ишетелә ,нәрсә тавышы икән(бал корты)(бал корты рәсеме)

Ул кайсы әкияттән икән?(Нечкәбил)Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(тырыш,эшчән булырга)

Әйдәгез уйнап алыйк.Уен”Нечкәбил”

Нечкәбил  болынга очты .

Әйләнде,бөтерелде,

Чәчәккә килеп кунды,

тәмле бал аннан җыйды.

Очып кайтты ул өйгә.

Бал салды кәрәзләргә.

Менә тагын бер әкиятне таптык.

Карагыз әле Лего-конструктор ята,без аны җыеп карасак бәлки тагын әкият табылыр?

Бу кайсы әкияттән?(Чукмар белән Тукмар)Бу әкиятнең исеме бигрәк сәер ни өчен шулай атала?

Әйдәгез бу әтәчләргз яхшы киңәшләр бирик.

                Дус яшэргэ кирэк жир йозендэ,

                Дуслар кирэк хэрбер кешегэ.

                Дуслык булса яшэу дэ кунелле,

                Унай була һэрбер эшен  дэ.

Менә тагын бер әкият табылды.

Карагыз әле өстәлдә нинди дер әкият таралган әйдәгез уйнап алыйк,әкиятне  бергә җыеп алыйк.Уенның исеме”Нәрсә алдан,нәрсә ахырдан?

Бу әкиятнең исеме ничек?(Куян кызы)Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?(әни сүзен тыңлырга,сәламәтлекне сакларга)

Менә тагын бер  әкият табылды?

Әйдәгез “Әкиятне җый” дигән уен уйнап алыйк.Бу рәсем кайсы әкияттән?

 ( Каз  белән Аккош )

Уен уйнап алыйк”Сыйфатын әйт”

Аккош нинди?(ак,зур,көчле,матур,батыр,тырыш,сәламәт,акыллы,сүз тыңлаучан)

Каз нинди?(бәләкәй,көчсез,ялкау,хәлсез,соры,ямсез,тәртипсез,тыңлаусыз)

Менә балалар тагын бер әкият таптык.Булдырдыгыз балалар ,бөтен әкиятләрне дә  таптыгыз.Китапханәче апалар  сезгә бик зур рәхмәт әйтерләр.

Балалар әкиятләр табырга авыр булдымы?.Нинди әкиятләр таптык.Бу әкиятләрне кем язган?Алар безне нәрсәгә өйрәттеләр?

Булдырдыгыз балалар,рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сказки Абдуллы Алиша

Рассказ о жизни и творчестве Абдуллы Алиша. Прочитывается отрывок одного из произведений Алиша на угадывание детьми. Задаются и анализируются вопросы по сказкам автора. Проводятся игры, песни и театра...

Развлечение по сказкам Абдуллы Алиша "Сказка за Сказкой"

Материал подготовлен к юбилею татарского поэта и писателя А.Алиша для ознокомления детей дошкольного возраста с его творчеством...

Творческий проект для детей подготовительной к школе группы «Знакомство с творчеством Абдуллы Алиша»

Содержание1.Программа проекта.2. Системная паутинка.3. План работы.4. Творчество и биография поэта.5. Знакомство со сказками поэта.6. Детское творчество.7. Итоговое мероприятие «Человекбольшого  ...

Мероприятие «Человек большого и доброго сердца» (посвещенное к творчеству Абдуллы Алиша). Для детей подготовительной к школе группы

Конспектитоговое мероприятие «Человек большого  и  доброго сердца»(посвешенной к творчеству Абдуллы Алиша).Для детей подготовительной к школе группы...

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Өстәл театры. Абдулла Алиш әкиятләрен яратабыз.

* Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларны яхшылык һәм яманлык, бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшенчәләрен аера белергә өйрәтү.*  Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үст...

Абдулла Алиш әкиятләре буенча дидактик уен.

 Абдулла Алиш әкиятләре белән һәр бала сабый чактан ук таныша. Балалар бакчасы программасына язучының “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош&rdq...