Конспект "Татар халык уеннары"
план-конспект занятия

Сания Асхатовна Минабутдинова

Уйный-уйный үсәбез

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Татар халык уеннары" конспект25.51 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида № 64 "

НМР РТ, город Нижнекамск

«Татар халык уеннары»

Выполнили:

                                                                          Минабутдинова Сания Асхатовна

                                            воспитатель высший квалификационный категории,

                                                                           Асхадуллина Алсу Васимовна                  музыкальный руководитель первый

квалификационный категории

                                                                           

                                                                                         

Нижнекамск  - 2021

МАКСАТ:

 1. Балаларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру.

2. Балаларның әти-әниләр, тәрбиячеләр белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм  иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.

 Бурычлар:

–       нинди җырлы-биюле татар халык уеннар белүләрен ачыклау;

–       балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны,  сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

–       туган илгә, милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Балалар яше: 6-7

Проектның дәвамлылыгы: 1 атна

 Катнашучылар:

Балалар бакчасы хезмәткәрләре

 Балалар

 Ата-аналар.

Проектның актуальлеге:

Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында мәгълүмат бирү , аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасынын традицияләренә кертү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

 Балаларның татар халык уеннары турында белемнәре киңәйде;

Ата-аналар, балалар, тәрбиячеләр арасында мөнәсәбәтләр якынайды;

 Балаларда туган як, аның табигатенә, халкына, милли  уеннарына карата хөрмәт  һәм мәхәббәт хисләре уянды.

Ата-аналарда алга таба тәрбиячеләр белән хезмәттәшлек итү теләге көчәйде.

Проектны тормышка ашырунын өч этабы бар

Әзерлек этабы:

- проектның темасын уйлау;

- максатын кую;

- бурычларын уйлау;

- атрибутлар әзерләү;

 - материаллар туплау;

- әти-әниләрне проект белән таныштыру, биремнәр бирү;

- проектны башкарып чыгу өчен шартлар тудыру.                                        

Төп этап

Ата-аналар белән эш:

1. “Балаларның рухи үсешендә татар  халык уеннарының роле” дигән темага әңгәмә уздыру.

2. Оештыру эшенә җәлеп итү.

3. Ата-аналарны бакчада эшләп килүче музейга чакыру, андагы экспонатлар: кулдан чигеп эшләнгән кулъяулык, мендәр тышлары, милли кием һәм бизәнү әйберләре белән таныштыру, татар халык ашлары, бәйрәмнәре, уеннары турында сөйләү.

Балалар белән эш:

1. Татар теле кабинетындагы музейны карарга керү, тотып карау.

2. Балалар белән әңгәмә. Тема: “Татар халык уеннары” (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү).

3. Балалар белән уку елы дәвамында  өйрәнгән “Чума үрдәк, чума каз”,  “Күрсәт әле үскәнем” , “Капкалы” кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

4.  Яна татар халык уеннарын ойрәнү

5. Милли орнаментлар ясау

Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш:

1. Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.

2. Тәрбияче, муз. җитәкчесе  киңәше буенча рольләрне билгеләү.

 Йомгаклау этабы

1. Әти-әниләр булышлыгы белән “Әбием читеге”дигән күргәзмәсе оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2. Әти-әниләр , әби-бабайлар, балалар белән “Җырлыйбыз да, биибез” дигән темага кичә үткәрү.

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Балалар татар халык уеннары  турында күбрәк белделәр.

2. Милли орнаментлар ясарга ойрәнделәр.

3. Ата-аналарда балалар бакчасы хезмәткәрләре белән уңай мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге артты.

Проектны чынга ашыру

Әзерлек этабы:

1. “Музейга сәяхәт” татар теле кабинетына кереп, балалар белән, татар халык киемнәрен һәм йорт җихазларын карау.

2. Әңгәмә. Тема: “Татар халык уеннары” (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү).

Балаларны татар халык уенарының төрләре һәм узенчәлекләре белән таныштыру.

  • - Татар халкык уеннарынын нинди торләре бар?
  • - Анын узенчәлеге?
  • - Тагын ниндимилләт уеннарын беләсез?
  • - Ул нинди уеннар?

3.  “Чума үрдәк, чума каз”,  “Күрсәт әле үскәнем” “Йөзек салыш”кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

“Йөзек салыш “ уены

Уйнаучылар урындыкларга яки сәке йөзлегенә тезелешеп утыралар. Берсе «Мәүлихә» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:

-Кемдә йөзек, Мәүлихә? - дип сорый.

Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Мәүлихәне саташтырырга тырышалар. Мәүлихә берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Мәүлихә булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.

Төп этап:

  1. Әңгәмә Тема: “Татар халык уеннары”  искә тошерү.
  2. Минем яраткан татар халык уеннары

”Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында "буяу сатучы” һәм "буяу алучы”   билгеләнә. Калганннар "буяулар” булып  тезелеп утыралар. "Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. "Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, "буяу сатучы” "буяу алучы” га  килә: "Син минем буяуларымны бир”. "Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның  киемендәге   сәдәф төсен белергә тиешсең.  Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы "буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, "буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

  "Парлашу”. Балалар зур түгәрәк   ясап басалар. Физкультура  дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар.  Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка  биеп китәләр. Көй туктауга  парлашып әйләнергә кирәк.

”Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы  уеннан чыга

"Ак калач”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач    

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

”Исеме кем”. (2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри,  кем  тизрәк язуны  күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

  1. Конкурс: “Әби читеге” темасына рәсем ясау (татар халык орнаментларын кулланып)
  2. “Эбиемнең сандыгы” дидактик уен.

Әби сандыгында тәрле татар халык киемнәре(яулык, йөзек, түбәтәй һ.б) Тәрбиячә сорый:

  • Бу нәрсә?
  • Нинди уенда куланыла?
  • Формасын әйт?
  • Нинди төстә?
  • Ул нинди?
  1. “Бүләк”дидактик уен. Әби сандыгынан чыгарган эйберләрне бер-берсенә бүләк итәләр.
  2. “Дәвам ит” өйрәнгән уеннардан  җөмләләр алына.
  • Чума урдәк....
  • Күрсәт әле үскәнем...
  • Без пешердек..
  • Кәрия – зәкәрия..
  • Тирән күлне...
  1. “Без кунакта” уртанчылар группага кереп, балалар белән бергәләп “Курсәт әле үскәнем” уенын уйнау.
  2. “Яшелчәләр”бу уенны тэрбияче урамга чыгып уйый, рольләрне алыштырсаң да була.

Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар һәм бакчачы аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт сатып алучы килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр нәниләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр сатып алучы шул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра һәм аңа яңа исем кушылып уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

Йомгаклау:

1. Әти-әниләр булышлыгы белән “Әбием читеге”дигән күргәзмәсе оештыру һәм балалар белән презентацияләү.

2. Әти-әниләр , әби-бабайлар, балалар белән “Җырлыйбыз да, биибез” дигән темага кичә үткәрү.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.
  2.  “Көзге раушан”
  3. “Бал бабай”
  4. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000.
  5. Балалар фольклоры / Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1984.
  6. Кабыргалы-камчылы: Татар халык уеннары. – Казан: Мәгариф нәшр., 2002.
  7. Мәктәпкәчә тәрбия: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү / Төзүчесе К. В. Закирова. Фәнни редактор Ф. Ф. Харисов. – Казан: РИЦ “Школа”, 2000.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Татар халык уеннары

Проектның актуальлеге:Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында ...

Татар халык уеннары

Татар халык уеннарын бергәләп уйныйбыз...

Татар халык уеннары

Татар халык уеннары...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Презентация "Татар халык уеннары"

Презентация "Татар халык уеннары"...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...

Чуаш халык уеннары

Чуаш халык уеннарын бергәләп уйныйбыз...