"Степ – эскәмияләрне куллану"
статья
В тексте подчёркивается первостепенная важность здоровья детей — не только физического, но и духовного, психологического и социального. Описывается опыт использования степ‑платформ в детском саду как нетрадиционной формы физического воспитания. Занятия степ‑аэробикой укрепляют организм, развивают координацию и формируют устойчивый интерес детей к здоровому образу жизни.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 99.31 КБ |
Предварительный просмотр:
Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Бала спорт белән шөгыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, игътибарын туплый алмый...
Балаларны сәламәтләндерү һәм физик яктан үстерү безнең балалар бакчасы эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Балаларга физик тәрбия бирү буенча максатчан системалы эш алып барыла, ул традицион һәм традицион булмаган формаларны үз эченә ала.
Физкультура дәресләрендә степ – эскәмияләрне куллану физик үсешнең традицион булмаган формаларыннан берсе булып тора.
Степларда дәресләр нәрсә белән булыша:
- дөрес осанка, сөяк-мускул корсетын формалаштыру.
- хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.
- йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасын ныгыту һәм үстерү.
- гади хәрәкәтләрне ритмик рәвештә килешеп башкара белү.
Степ-аэробика - ул ритмик хәрәкәте, өскә һәм аска таба булган, махсус степ-платформада шогеллэну. Нәтиҗәгә ирешү өчен, степ-эскәмияләрдә күнегүләр башкару озынлыгы 20-30 минуттан да ким булмаска тиеш. Зур әһәмияткә ия булып музыка белән дөрес сайланган күнегүләр тора. Ул бер үк вакытта мотивлаучы фактор булып хезмәт итә һәм хәрәкәт тизлеген җайда тота. Безнең балалар бакчасында степ – эскәмияләр ярдәмендә спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачу программасына кертелә. Бу балаларның физик күнегүләр белән кызыксынуын арттыра һәм аларда уңай эмоциональ фикерләр уята. Күнегүләрнең һәр комплексы алдан әзерлектән һәм төп өлештән тора. Әзерлек өлеше организмның җылынуын, аны төп физик йөкләнешкә әзерләүне тәэмин итә. Аэробика комплексы сулыш алу һәм сүлпәнләнү күнегүләре белән тәмамлана.
Яхшы координация-баланың уңышлы физик үсеше өчен мөһим күрсәткечләрнең берсе. Степ-эскәмияләр белән дәресләр координацияләү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә.
Шулай итеп, степ – эскәмияләрне куллану балаларда физик культура белән шөгыльләнүгә карата ныклы кызыксыну булдырырга мөмкинлек бирә, бу сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның мөһим шартларнын берсе булып тора.
Гөлназ Шакирова
Теләче авылының 3 номерлы балалар
бакчасы физик тәрбия тәрбиячесе
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические рекомендации проведения занятий по аэробике (степ-аэробике) с использованием степ-платформы.
рекомендации помогут педагогам в определении задач занятий, помощь в изготовлении степ-платформ,составлении плана занятия исходя из структуры....

Степ - аэробика с использованием нестандартных степ - досок
Предлагаю вам методическую разработку по непосредственной образовательной деятельности «Физическая культура» по теме «Степ – аэробика на нестандартных степ - досках» для детей старшей и подготов...

Сөйләм телен өйрәтүдә куллану өчен, иҗади яктан куллану өчен дидактик уен эшкәртмәсе
Иҗади яктан куллану өчен дидактик уен эшкәртмәсе...

Презентация для занятий с детьми по ознакомлению с окружающим миом "Вредные и опасные насекомые"
Мтериал для занятий с детьми по окружающему миру....

Презентация для занятий с детьми по ознакомлению с окружающим миом "Насекомые"
Игры для закрепления знаний детей по теме "Насекомые"....
Описание танцевальной композиции на песню «Мой милый, если б не было войны», автор текста: Игорь Шаферан (поэт-песенник), автор музыки: Марк Минков
В работе представено подробное описание танцевальной композиции....

